— Килə алам.
— Мин сине кӨтəм. ЗинҺар, кил, яме.
— Ярар, апа.
Вводные слова минемчə (по-моему), синеңчə (по-твоему), безнеңчə (по-нашему) выражают источник данного сообщения и отношение говорящего к происходящему:
1. — Минемчə, концерт бик матур булды.
— ə минемчə, нəрсəдер Җитмəде.
— Минемчə, концертны алып баручы оста тҮгел иде.
2. — Синеңчə, Рəиф нишлəргə тиеш?
— Гафу Үтенергə тиеш.
— Ул гаепле тҮгел бит!
— Минемчə, ул гаепле.
3. — Минемчə, сез ялгышасыз.
— Минме? Гафу итегез, мин ул кешене бик яхшы белəм. Мин аның белəн 20 ел эшлəдем бит.
Вводное слово ниҺаять (наконец) употребляется для выражения процесса, который наконец совершился.
1. — НиҺаять, бу китапны язып бетердем.
— Озак яздыңмы?
— Озак, 2 ел.
2. — НиҺаять, мин виза алдым. Иртəгə ТӨркиягə очабыз.
— Ничə кӨнгə?
— Ике атнага.
3. — Улым, ниҺаять, университетны тəмамлады.
— Ник «ниҺаять» дисең?
— Озак укыды. Беренче курстан соң армиягə китте. Анда ике ел хезмəт итте. Кайткач, икенче курска керде. Менə быел гына бетерде.
— Тəбрик итəм.
— Рəхмəт.
Вводные слова беренчедəн (во-первых), икенчедəн (во-вторых), Өченчедəн (в-третьих) выражают порядок перечисления фактов:
1. — Сания, син ничек уйлыйсың?
— Беренчедəн, мин ул кешене белмим.
— Икенчедəн?
— Икенчедəн, мин бит Үзем дə пенсиядə.
— Өченчедəн?
— Өченчедəн, минем дə балаларым бар.
2. — Балалар, əйдəгез əле, бу малайның тəртибен тикшерик. əйдə, Рəсим, син əйт.
— Беренчедəн, РӨстəм безне алдаган. Икенчедəн, РӨстəм Өй эшен эшлəмəгəн. Өченчедəн, ул дəфтəрендəге «икеле» билгесен бетергəн…
Вводное слово димəк (значит) выражает умозаключение, обобщение:
1. — Равия, син безгə юбилейга килмəдең. Димəк, син безне яратмыйсың.
— Юк инде, Солтания апа. Мин сезне бик яратам. Мин икенче сменада эштə идем шул. Гафу итегез инде.
2. — Монда ике мең ярым гына акча бар.
— Кая киткəн соң аның биш йӨзе?
— Белмим шул. Димəк, мин ялгышканмын…
3. — Бакчада колорадо коңгызы кҮренə башлады.
— Димəк, быел бəрəңге булмый инде.
4. — РӨстəм, син яхшы укыйсыңмы?
— əйе, минем барлык фəннəрдəн бишле генə.
— Димəк, син алтын медаль алачаксың.
— Белмим əле. Алда имтиханнар бик кҮп.
— Сиңа уңышлар телим.
Вводное слово гадəттə (обычно) выражает известность, общепринятость данного сообщения:
1. — Равил абый, гадəттə, халык Җырларын Җырлый.
— Каян белəсең?
— Мин аларда бик кҮп кунакта булдым. Ул Үзе баянда уйный, Үзе Җырлый.
— Матур Җырлыймы?
— Бик моңлы Җырлый.
2. — Театрга барганда, мин, гадəттə, кара кҮлмəк, кара тҮфли киям.
— Мин, гадəттə, Үземнең теге кҮк костюмымны киям.
— Нинди костюм, яңамы?
— Яңа тҮгел инде. Син белəсең аны.
— ə-ə-ə, син аны Петербургтан алып кайткан идең.
— əйе шул!
3. — Сабантуйга, гадəттə, без барыбыз бергə Җыелып авылга кайтабыз.
— ə без, гадəттə, ял паркына барабыз. Анда да сабантуй була.
— ə без, гадəттə, Арча поездына утырып, Арчага кайтабыз. Анда сабантуй бик кҮңелле була.
— Икенче елга мине дə алыгыз əле. Минем кҮптəн авыл сабантуе кҮргəнем юк.
— Ярар. əйтербез.
Вводное слово киресенчə (наоборот) выражает противопоставление:
1. — Болай ярамый, иптəшлəр!
— Киресенчə, нəкъ шулай кирəк.
2. — Мин моны əйтмəскə тиеш!
— Киресенчə, син əйтергə тиеш!
— Юк, юк, əйтмим!
3. — Җитте, бҮген мин анда бармыйм!
— Юк, киресенчə, син анда барырга тиеш. Син аңа аңлатырга тиеш. Ул сине аңлар. Мин ышанам.
— Рəхмəт киңəшеңə.
Вводное слово гомумəн (вообще) выражает обобщение:
1. — Гомумəн, бу мəсьəлə əзер тҮгел.
— Минемчə, уйларга кирəк.
2. — Мин сине, гомумəн, аңламыйм.
— Ничек аңламыйсың?
— Аңламыйм шул. Кичə син болай сӨйлəдең. БҮген — тегелəй (по-другому).
3. — Сез, гомумəн, бу проблеманы хəл итəргə мӨмкин дип уйлыйсызмы?
— Минемчə, мӨмкин.
Вводное слово мəсəлəн (например) особенно часто употребляется при перечислении, в учебниках:
1. — Мин, мəсəлəн, болай уйлыйм: сез безгə килəсез, аннан соң бергəлəп вокзалга тӨшəбез дə поезд кӨтəбез.
— Ярар, мин риза.
2. — Укучылар, мин сҮзлəр əйтəм. Сез ул сҮзлəрне тəрҖемə итегез. Мəсəлəн, су — вода, Җир — земля, кҮк — небо. Аңладыгызмы?
— Аңладык, ГҮзəлия апа.
3. — Балалар, əйдəгез, саныйбыз. Лəкин болай саныйбыз: 1, 3, 5, 7… Мəсəлəн, Лена 1 ди, Саша 3 ди. АйгӨл 5 ди. Айдар 7 ди. Аңладыгызмы? əйдə, Лена, башла.
— Мин русча əйтимме?
— Юк, Лена, татарча саныйбыз.
Вводное слово дӨрес (правда) выражает подтверждение факта, некоторую уступку, признание:
1. — ДӨрес, мин укымадым. Лəкин мин лекциялəргə йӨрдем.
— Сез бит материалны белмисез. Тагын бер тапкыр укып килегез.
— Кайчан килим?
— Өч кӨннəн.
— Ярый. Сау булыгыз.
2. — Мин кичə вокзалга бардым бит. ДӨрес, мин унбиш минутка соңга калдым. Транспорт юк иде.
— Мин сезне кӨттем дə таксига утырып, кунакханəгə (гостиницага) киттем.
— Кызганыч, гафу итегез.
3. — Сез, дӨрес, яхшы спортчы. Лəкин лекциялəргə йӨрмəдегез. Практик дəреслəрдə булмадыгыз. КҮп нəрсəлəрне белмисез. Сез бит математика укытучысы булачаксыз, физкультура укытучысы тҮгел. Мин сезгə Өчле куя алмыйм.
— Куегыз инде!
— Юк, тагын килегез.
4. — ДӨрес, ул соңыннан килде. Гафу Үтенде.
— Син гафу иттеңме соң?
— Юк, гафу итмəдем.
Вводные слова тукта əле (постой-ка), кара əле (смотри-ка), белəсең килсə (если хочешь знать) и другие служат для привлечения внимания собеседника.
1. — Кара əле, ишеттеңме: Данияр Өйлəнгəн.
— Кайсы Данияр?
— Безнең белəн икенче цехта эшлəгəн иде.
— əйе, белəм. Кемгə Өйлəнгəн?
— Бер студент кызга.
2. — Тукта əле, Гайния апа, син нəрсə сӨйлисең?
— Миңа бу сҮзне МиңнегӨл əби əйтте.
— ə ул каян ишеткəн?
— Кызлары əйткəн.
— Алай икəн!
3. — Алмаз безнең авылда туган.
— Белəсең килсə, Алмаз безнең авылда туган.
— Шулаймыни?
— əйе шул.
4. — Кара инде, нинди зур Үскəн бу малай!
— əйе шул. Айдарга Өч яшь инде.
— Тукта əле, ул, чыннан да, без Казанда чакта туган иде.