Таңтирәк Тыңлыймчы ак тынлыгыңны, Ак бәсле тугай... Сискәнеп куйды таңтирәк – Төш күрә бугай... Таңтирәккә язлы төшләр Кергәнме әллә? – Яздан адашып былбылы Килгәнме әллә? Кунгандыр былбыл нәкъ шушы Тирәкне сайлап, Үзе белгән сөю җырын Туйганчы сайрап. Йокыга чумган тирәкне Сискәндергәндер – Таңтирәкнең җаныдыр – җыр, Ә җан – бердәнбер... Шулайдыр... Ак бәсле тугай Тынлыгын җуйды – Сискәнде кинәт таңтирәк, Ак бәсен койды. ...Гаҗәеп мәле җиһанның... Актан ак йокы... Хәтта йолдызлы күкне дә Сарыган сыкы... Җаннарга тия шул… Татар җыры... Бер юлдашның Әйткәне искә килә: – Сезнең җырларны тыңлавы Авыр бит... җанга тия! Тугарылып алмыйсыз бер – Санаулы бит һәр көне! Сез, татарлар, җырлашмыйсыз – Елашасыз шикелле... ...Хаклысың, юлдаш! Күргән һәм Көн иткән гомерендә Уйлаган уйга иңә шул, Җырлаган җырга иңә. Бетмәс-төкәнмәс аһ-зарлар Җырдан җырга күчкәннәр: «Сөялеп ял итә торган Талларымны кискәннәр...» Ничек һаман исән татар? Ничек калды? Бетмәде? Атлаган саен бит аның Киселгән өметләре! Хәлләр бөтенләй башка шул: Җиңелсә горур халык, Җиңүче туйдан туктамас, Гомерлек үчен алып Изәр дә сытар горурны, Гарьләнеп үзе өчен, Моңарчы шушы горурга Тезләнгән тезе өчен! Үч алып туймас! Китәр үч Гасырлардан гасырга, Җиңелгәннең сыкранулы Өмете күчәр җырга. Әйе, җанга тияр бу җыр, Искәртеп торыр һаман: «Түз! Хәлең җый! Көнең килер, Синеке булыр заман!» Һай бормалы, бормалы ла, Бормалы җырларыбыз Җанга тия: – Көн киләчәк! Күз ачып уйланыгыз! Кайларга барып сөялеп, Кайларда хәл алсын ул? Ничек кенә аягүрә Горур килеш калсын ул? Атлаган саен, упкынга Эткәннәр дә төрткәннәр – Күз алдында намазлыгын Ертып ыштыр иткәннәр! Күпме балталар чабылып, Туралган тамырлары, Тамыр ярасыдай сызлап Сыкраган моң-җырлары... Шашар иде бүтән халык Шулкадәр тилмерүгә, Һәр җыры шаһит Милләтнең Богаулы гомеренә! Җиңүче безне алай да, Болай да иткән була! Җиңелгәнбез... Җиңелгәннең Җырлары бүтән була... Хәер, мескен дә җиңелә, Һәм җиңелгән мескенгә Һич тә каныкмый җиңүче Һәм биеми өстендә! Уйланыгыз! Кара язмыш Алып китмәсен кире! ...Менә шунда инде, юлдаш, Сезгә бик авыр тоелган Безнең җырларның сере... Көнгә юл ярган чишмә күк, Тирәннән килә алар... Әйе, Каннарга тия шул алар, Җаннарны кыя алар... Ат тугарасы болын
Булган, бар һәм булачак гел Мәңгедәй бөек илләр... Аларның баш очында да Соңгы каен җилфердәр! Үз иленең ни кылганын Аңлый, күрә бу бәндә – Кыямәтсез булмый хәтта Дөнья яулаган ил дә! Гомер арбасына артык Төялмәсен, тулмасын, Миннән кала дип үксерлек, Кычкырырлык булмасын. Әйтим тугаргач атымны, Йөгән калгач кулымда: – Килеп җиттем... Ат тугардым Иң-иң соңгы болында... Мәгърур илләр! Сезнең атлар Күп илләрне таптады... Тугарасы көннәр килә Ил таптаган атларны! Очкындай чагым Күзләдем учак очкынын, Күрдем учак утларын... Очкыннар сыман, күңелем Очардай минутларым... Җемелдәп күкне теләгән Очкындай чагым, җаным... Кайчан күрербез Күңелдә Очкыннар уйнаганын? Җир җаны төптән кузгала, Йолдызлар төшә күктән... «Яратам» дигән сүз Шушы Хәрәкәт түгел микән? ...Аһ, гөнаһлар бар икән шул, Торсын алар өстәлеп... Юкса каян килсен безгә Мондый ак фәрештәлек? ...Ярый әле һич гөнаһсыз Ап-ак бер күңел иде... Саваплы еллар югыйсә Киләсе түгел иде... Ниләр дип хушлашыйм икән? Инде мин китеп барам – Ак гөнаһлы Ак юлымны Соңгача үтеп барам... |