Литмир - Электронная Библиотека
Содержание  
A
A

Ихлас сүз шыпырт кына, күзгә карап кына әйтелә. Мәхәббәт хакында мәйданнарга чыгып кычкырмыйлар. Гади сүз кайчан шигырьгә әверелә? Моны миңа бергәләп көтү көткән бабай бик гади генә иттереп аңлатты:

– Пәке-пычак та тидермә! Кулың белән дә кагылма! Әмма шушы чыбыркы сабын кыскарт! – диде ул.

Уйлый-уйлый тәмам диванага әверелә яздым бит, әй!

Кызганды булса кирәк, бабай кеткелдәп көлеп куйды да:

– Сере бик гади аның, олан, – диде. – Киресен түгел, киредән уйларга өйрән... – Һәм ул үзенең озын чыбыркы са­бын минем кыскарак чыбыркы сабы янына куйды да: – Йә, кыс­кардымы? – диде.

Ә без һаман сап кыскартабыз, дип, гел каерылып балта чабабыз.

Мактана килдек: «Татар поэзиясе – солдат поэзиясе! Безнең поэзия – көрәшчеләр поэзиясе! Көрәшчеләр кирәк!» Ә татар, борынгыдан килгән каргышлы язмышы хакында эченнән сызып, болай дип сыкранган:

Карадагынай урман... Караңгы төн...
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә...
Заманалар авыр... Юллар ябык! –
Дус-иш кирәк дөнья көтәргә...

Колонизатор ыштыр урынына салып таптаган халык язмышы хакында язылырга тиешле меңәр томнарга тора бу дүрт юл. Татар язмышын аңлатыр өчен, бүтән сүзләр эзлисе юк. Татар поэзиясе – каргышлы язмыш поэзиясе. Калганы – ялган.

«Юллар ябык!» – Безнең язмыш тамгасы әнә шул. Моны беренче тапкыр кем, кайда җырлады икән? Тукмалган халык, шушы җырга тотына-тотына, бүгенгесенә килеп егылган. Бу җырны оныткан яшьләребез нәрсәгә тотыныр? Башаклы тагаракка баш тыгып мыркылдаудан туктап, йолдызларга күз салган һәр дуңгыз – шагыйрь. Көрәшкә чакыру – вәхшилек.

Көрәш – талау, үтерү, көчләү, җимерү, мыскыллау-рәнҗетү. Көрәш – кыргыйлык гамәле. Аның максаты – җиңү. Җиңү – җирәнгеч тантана. Асыл шигырь догага тәңгәл. Аның башка тәһарәтсез сүзләрдән аермасы әнә шунда. Асыл сүзләр шагыйрь теленә эләгүне көтеп тилмерә. Дөньяны аңларга түгел, аңлатырга маташу – шагыйрьнең һәлакәте.

Дан-алкыш өчен шигырь язу – гөнаһ. Үз шагыйрьләрен акча өчен шигырь язарга мәҗбүр иткән җәмгыять икеләтә гөнаһлы. Чөнки ул Ходай Үзенең яраткан бәндәсенә генә биргән сирәк бүләкне – Талантны үзенең шәхси мәнфәгатьләрендә файдалана. «Ходай» сүзен ялварып түгел, сатып ала. Минем шигырьне укыгач, кыз белән егет үбешә икән, яшәвемнең мәгънәсе бар, димәк. Минем шигырьне укыганнан соң кемдер бүтәнне суя икән, мин – тәмуг кисәве.

Уйлана торгач, сүзләр шигырьгә әверелә башлады:

Куыра илне кайнар җил,
Дулап, гүләп, калкынып...
Чыгам уттан ышыкларга.
Мин – караңгы бер болыт.
Үтәр дә китәр эссе җил...
Каргарсыз күккә карап: –
Ияләнде генә бит бу! –
Китмәсә, эшләр харап...
Ә мин йөрим... Тамчы җыям
Ишелеп явар өчен –
Соңгы дым көткән иренгә
Өзелеп тамар өчен!
Йөримен баш очыгызда,
Ачылмас бер сер булып –
Аллаһ түгел,
Рәсүл түгел,
Мин –
        караңгы бер болыт...

Һәм, әле генә әйткәннәремне сызып ташлап, күз алдыма даһи Кол Гали язмышы килеп баса:

...Мин борынгы иреннәрне үбәм.
Яшәешем! Тамырларың тирән! –
Кан тибешем кайнар дулкын булып
Күтәрелә мәңгелек туң җирдән.
Катламнарга тирән төшкән саен,
Тирәнлектән күккә тия түбәм.
Алла үзе яшәр биеклектән
Җиркәемнең тирән җанын үбәм.
Таң сулкылдый ерак тамырларда.
Киенгәнем – көбәм.
Күгем – түбәм.
...Соңгы яу алдыннан кылыч кайрыйм
Һәм борынгы иреннәрне үбәм...

Хәзерге замана исә шагыйрьгә кылыч тоттырган, аның якты хыяллардан балкып торган башын Моабитта чапкан, Колымада череткән. Ә югыйсә борынгы бер бөек хан хакында шундый бер игелекле вакыйга сакланып калган. Янәсе, орышка керер алдыннан, ул мондый фәрман бирә торган булган:

– Шагыйрьләрне һәм ишәкләрне уртада калдырыгыз! Алар сугыштан соң кирәк булачак!

Моның киресе: гарепнең бөек яугирләреннән берсе орыш алдыннан мондый фәрман бирә торган булган:

– Бу кайнар канлы, хыялый егетләрне – шагыйрьләр­не – яуга алдан кертегез! Бүтән солдатларны рухландырсыннар!

Яшьлегемдә, Муса Җәлил хакында уйланып, болай дип язган идем:

...Сугыша белгән былбыл ул
Һәм җырлый белгән бөркет...

Былбылын сугыш бөркете урынына яуга чыгарга мәҗбүр иткән илнең, халыкның гөнаһларын кем күтәрер?

Әдәбиятыбызның канын корыткан бер яман төшенчә әле дә хакимияткә ирешеп алганнары өчен генә «популяр» язучы булып кәеф-сафа корган абзыкайларны яклый. Ул төшенчә – «халыкчанлык». Халыкның ул вәкиле – алып-сатып баеган, акчадан бетләгән бер татар – театрга килгәч нишләгән ди? Ул киерелеп утыруга ук, пәрдә ачылмагач, әлеге «халык вәкиле» мыжгый башлаган:

– Машнасагыз машнагыз... Машнамасагыз, нәфләвәйт, кайтам да китәм!

Ә тамаша башлангач, буфеттан «кәгеп» кергән дә бу:

– Көләсем килә! Артистлар! Төшегез монда! Кытыклагыз мине! – дип, бөтен театрга кычкырып утыра икән.

Йә, халыкчан булыйм дип, шушы убырның корсагын кытык­лау өчен языйммыни инде? Ничә еллар буена сәнгатебезне шул «Прокруст ятагы»на салып, тере тәнен-җанын кыйдык. Зур сәнгатькә лаек булсын өчен, халык үзе «Халык» дәрәҗәсенә күтәрелсен!

Сибгат ага Хәкимнең бер сүзе истә калган: «Җырның җыр булуы өчен өчәүнең – шагыйрь, композитор, җырчының – бер-берсенә бик нык туры килүе кирәк». Җир, су, күк берлеге түгелме соң бу? Шигырьнең йолдызлы күк булуы мәҗбүри түгел, бакалы сазлык булса да, бик шөкер – тере генә була күрсен! Миңа күп чыгышлар ясарга туры килде. Беренче «тамаша» әле дә күз алдында тора. Чыгыш ясыйсы шагыйрьләр, китапларын, куен дәфтәрләрен актара-актара, «үтемлерәк» шигырьләр эзлиләр: «Бу залда бусы үтә, бу клубка монысы да ярый... Кирәкми – затлылар өчен! Аңламаячаклар!» Җырчылар исә халыкны елатып кул чаптырырдайларын – «Әнкәем, бәгърем» темасы тирәсеннән актарырга тотыналар.

Шулай булгач, зәүкыбызның түбән тәгәрәвенә кем гаеп­ле?

Бүгенге татарның фикер сөреше митингтагы мегафон дәрәҗәсенә төшкән икән, моның өчен кем җавап бирергә тиеш?

Белмим, әмма бүгенге шигърият, ниһаять, үз биеклегеннән карап яңгырый башларга тиеш. Иелеп тә, тезләнеп тә түгел! Ишетмисең, аңламыйсың икән, тагарактан башыңны күтәреп, өскәрәк кара! Симез муеның баш күтәрергә ирек бирми икән, моңа син үзең генә гаепле, туганкай! Сандугачның бәхете – сайрауда. Аның һәлакәте дә сайрауда – сандугач йөрәген кыздырып ашауны Рим императорлары шөһрәт, байлык, муллык билгесе итеп санаган. Ә безнең халык, куш йөрәк булмыйча торып, киләчәккә исән-имин барып җитә алмас. Бер йөрәк – батыр йөрәге, икенче йөрәк – сандугач йөрәге. Ә керпенең бәхете – аулакта. Чикләвек куагы төбендәге тыныч өйдә.

Бәләкәй чакларымда мин, коеп яңгыр яуганда, зур әрек­мән яфрагы астына кереп, тыгыз яшел яфракка шаң-шоң килеп тамчы шоңгырдаганын тыңларга хыялландым.

Ышанам – үзен артык һавалы тойган шагыйрьләр, иртән Кояш тәртә буе күтәрелгән арада, чирәмнең көчәнә-көчәнә шытуын ишетмидер дә. Чөнки аларның колак шәрифе артык югары. Шигырь – болытның, Кояшның, туфракның кушылмасы – гап-гади чирәм. Шул чирәмгә куе чык төшкәндә, тәпиләрең ап-ак булып агарганчы, саф, салкын, балкып торган чыкларны чәчрәтә-чәчрәтә йөгер дә йөгер! Һәм шуның рәхәтен сүзләр белән генә бүтәннәргә сөйләп бир. Ул салкын чык бүтәннәрнең дә табанын кыздырсын.

2
{"b":"670391","o":1}