Каргыш Коткы дигән нәрсә бу татарга Нишләп икән шулай тиз керә? – Хәер, тилегә «син – тиле» дисәң, Ул тигәнәк буе сикерә! Җир тырмашып гомер иткән чакта Гел иманнан җанга кот кунып, Денсез чирү килгән ил өстенә – Осталары кызыл коткының! И мәчетле татар авыллары! Җир белән күк гүя тоташкан... Манараның айга орынуы – Ашкынуы җанның Илаһка. Денсез чирү белгән җиңеләсен, Җан һәм Илаһ һаман бер булса, Чирү җиңәр – күккә төбәлгән шул Манаралар җиргә егылса. Мөселманның бары үзеннән гел Аллаһ йортын чирү иштергән. Табылган бит шундый мөртәт затлар – Кара төндә иблис өшкергән! Риваять бар: илдә иң беренче Манараны кискән бер бәндә, Бар халыкның тәкбир әйтә-әйтә Үксеп елаганын күргән дә Шаркылдап бер көлгән: – Һай, ахмаклар! Күрдегез – зур гөнаһ эшләдем! Ә ник Аллаһ миңа җәза бирми?! Ник башыма яшен төшмәде?! Ак чалмалы мулла шунда аңа Кырыс хөкем булып калкынган: – Үз җәзасын Ходай биргән инде – Мәхрүм иткән сине акылдан! ...Мәчет манарасы кисүчеләр... Илемдә күп юллар кичеп, мин Шулар хакында гел шомландыргыч, Яман хикәятләр ишеттем. Кот кунмаган алар нәселенә, Һәммәсенең яман язмышы. Уйлап-уйлап әйтеп куярлар гел: – Җибәрми шул мәчет каргышы! Каян тапкан теге денсез затлар Җанын сатар шундый имгәкне? – Мәчете бар һәрбер авылның үз Геростраты булган, димәк ки! ...Мәчетле чор кайтты... Ә кем әйтер, Агым, диеп, кире агылмас, Кабат күккә ашкан манарага Яңа Герострат, дип, табылмас?! Йә, кем әйтә ала?! Качты иман җәяүләп Күзгә генә күрендеме әллә, Саташканда төштә күрдемме, – Өнсез итте, сүзсез итте мине Кара көне мескен бер җирнең! «Бер җир» дигән җирдә, Киртә корып, Ясаганнар чучка җәйләве... Ниндидер көч: «Күрәсен күр!» – диеп, Шул җәйләүгә мине әйдәде. Рәхәт чигә монда мырыйк заты – Танау белән кәзне ерт, актар! – Дуңгыз нәҗесенә чумган инде Чәчәк өчен үскән куаклар... Чирәмлекне аунар саз иткәннәр, Ышкынырга җайлы ташлары... ...Шул ташларны күргәч, Күк ишелеп, Әйләнде дә китте башларым. Нәҗесләнгән шул ташларның берсен Чирәм белән сөртеп карасам... Җаны тере һәр мөэмингә газиз Коръән хәрефләре ләбаса! Бу... борынгы кабер ташлары ла! – Кайсы ауган, кайсы янтайган... Сиңа иман китергәннәр рухын Нигә якламыйсың, и Аллам! Догалы таш мәсхәрәгә төшкән, Дуңгыз ышкынырга таш калган... Яки кавем юкка чыккан монда, Яки кавем... иман ташлаган! – Дияр идең... Юлыктым мин моңа Үзебездә, читтә түгел лә! – Елгалары бөтерелеп аккан Исән, тере татар илендә... Ә бер күмәк хуҗалыкның әнә «Хуҗа»сына шайтан көч биргән, – Зиратны ул кат-кат сөрдергән дә Шунда... карабодай чәчтергән!.. Юкса җан бит һәркемдә дә бары Тик бер генә көнлек күбәләк... Кем өчендер ул – мәңгелек сыман! – Иман, ахры, качты җәяүләп. Үз гөнаһың өчен аһ орулар Кайтмас булып качты хәтердән... Сөенәләр шуңа – әйтерсең лә Явыз ристан качты кәтердән! ...Иман сатып, зина кылу бит бу Ходайның нәкъ Үзе алдында Асыл мөэминнәрнең оныклары Бүген яшәп яткан авылда... Сөйләшик, дисең…
Илдәшем минем, сөйләшик, дисең Илдә гарасат уйнаган чакта... Нинди көннәр бит кайтмаска китә! Нинди төннәр бит китмәскә кайта! Килгән бу төннәр китәр, дисеңме, Көн кайтыр көннәр җитәр, дисеңме? Үлмәс-терелмәс ил җәйрәп ята – Калка да бата, бата да калка... Ни дип сөйләшик, илдәш, бу хакта?! Гомерлек ырымнарым Ничекләр түзә комнары, Ничекләр түзә яры? – Вакыт адымнары сыман Ыгымның агымнары... Чиге бар микән дөньяда Шулкадәр ыргылуның? Туктата алмастыр сине Кыямәт хәтта, Ыгым! Табан астыннан комнарны Умырып ала Ыгым... Кинәнә Җир синең көчтән: – Йә, тагын... тагын, ныгым! ...Күрсәт, Ык, тагынлыгың! Талпынган тере суым син, Алкынган тере суым, Төн йокылары белмәгән Гашыйклар сере – Ыгым... Гомернең адымнары бу Ыгымның агымнары, Ыгымның агымнары шул, Агымның ырымнары – Гомерлек ырымнарым! |