Гөл кабере Өзелеп төште бер гөл сабагыннан Төньягыннан искән җил белән. Озакламый җилнең канатына Төялешеп карлар килделәр. Мамык карлар гөлгә кәфен булды, Кабер булды бакча түтәле; Шунда үскән ялгыз бер ак каен Кабер ташы ролен үтәде. Кар бураны яңа корбан эзләп Бөтерелә койма буенда. Гөл уянмас, татлы йокы белән Изелеп йоклый җирнең куенында. Тик яз килгәч, гөлнең каберенә Яңгыр явар, уйнар яшеннәр. Һәм, түтәлне тутырып, таң алдыннан Чәчәк атар яңа яшь гөлләр. Сулган гөл күк, мин дә кышны көтәм, Йоклар өчен ябынып юрганын; Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым. Сентябрь, 1943 Сәгать
Иркәм белән икебез, Пар алмадай битебез; Чөкердәшеп, гөрләшеп, Утырабыз серләшеп. Иркәм минем бик күркәм, Яратмый дип, юк үпкәм; Керфекләре гөл генә, Түбән карый гел генә. Кыйгач аның кашлары, Матур чәч тарашлары. Барысыннан да бигрәк Үтерә карашлары. Ул ягымлы елмая, Утырган да каршыма, Ләкин шунсы ошамый, Әллә кая ашыга. Һаман карый сәгатькә, Утырган күк сәнәккә. – Күп утырдым, җитәр, – ди, – Соңаям, – ди, – китәм, – ди. Үч иткән күк сәгате, Кая чаба – җен белсен! Абау, ямьсез сугуы, Чиркәү кага диярсең. Мин ялынам: – Китмә, – дим. – Әле вакыт иртә, – дим. Иркәм карый сәгатькә: – Китәм, вакыт үтә, – ди. Мин түзмәдем, ахрысы, Бар сабрымны югалттым. Барып, юләр сәгатьнең Телен тартып туктаттым. – Бәхетлеләр сәгатькә Карамыйлар, аппагым! – Шулай итеп, без сизмәдек Кызарып таң атканын. Сентябрь, 1943 Иркәм Иртән миңа иркәм килгән, Бәйрәм күлмәген кигән. Су буена чакыра килгән, Кичекми барсын, дигән. Шул хәбәрне ишеттем дә Ашыгып иркәмә киттем. Өч адымны бер иттем дә Иркәмә барып җиттем. Иркәм әйтә: – Тальяныңны Ник алмадың, акыллым? Мин бит синең уйнавыңны Яратканга чакырдым. Сүзен тыңлап утырдым да Торып өйгә йөгердем. Тальянымны кыстырдым да Чак-чак килеп өлгердем. Иркәм әйтә: – Итекләрең Майламаган икән бит! Әллә шулмы үчекләвең? Мин соң синең иркәң бит! Шул шелтәсен ишеттем дә Кире өйгә ычкындым. Учлап-учлап май сөрттем дә Итекләрне ышкыдым. Килеп кердем, иркәм әйтә: – Кырмаган бит сакалың! Шуның өчен бит таң иртә Барып ишегең шакыдым. Болан төсле чабып кайттым, Пәкене эзләп таптым. Ары тарттым, бире тарттым, Сакалны кырып аттым. Инде килдем, әйтә иркәм: – Кискәнсең иягеңне, Үз-үзеңә син үч икән, Биргәнсең кирәгеңне! Сугышканнар, дип әйтерләр, Мин бармыйм синең белән – Иркәм белән йөрү бергә Чикләнде шуның белән. Акрын гына, сүлпән генә Мин өемә атладым. Кайткач, үзем: – Иркәм белән Йөредем, – дип мактандым. Иркәм минем бигрәк иркә, Үрле-кырлы сикертә. Иртә үпкә, кич тә үпкә, Ә шулай да сөйдертә. Сентябрь, 1943 Бәла – Мин яратам бер хатынны, Матурларның матуры. Тик шунсы бар: ул матурым Үзе бер ир хатыны. – Гаҗәп түгел ансы, тик әйт: Ул ирен яратамы? Яратмаса, кыен түгел Төзәтү бу хатаны. – Ул яратмый бер дә ирен, Җене белән бер күрә. Утырып-утырып, бу иренә Чыкканына үкенә. – Ә алайса, ул иреннән Аерылсын, әйт син аңа. Гөрләтеп бер туй итәрсез, Кояш чыгар сиңа да. – Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа, Алтын синең бу сүзең, Ләкин бөтен бәла шунда: Аның ире – мин үзем. Сентябрь, 1943 Ана бәйрәме
– Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп, Сагыш белән кипкән анага: Кайда йөри минем улларым? Ана күңеле тели белергә: Кая илтә язмыш юлларын, Җиңүгәме, әллә үлемгә? Көньягыннан очып, күгәрчен Кайтып керде ана йортына. – Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең, Салма мине сагыш утына. Сөйлә дөресен, кая зур улым? Дөньядамы бәгърем, күз нурым? – Кайгы сиңа, ана. Кырымда Улың үлде сугыш кырында. Катып калды ана, дәшмәде, Ярсып чыкты кайнар яшьләре. Кайгысыннан өлкән улының Көмеш төсле булды чәчләре. – Өч улымны, очар кош итеп, Мин очырдым ерак далага. Әйтсәгезче, якын дус итеп, Кайгы белән сулган анага. Кайталмады өйгә зур улым, Сугшып үлде бәгърем, күз нурым. Уртанчысы, бәлки, исәндер, Җил аңардан миңа исәдер? Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә Нидер әйткән төсле кылынды. – Әйтче, җилкәй, йөргән җирендә Күрмәдеңме минем улымны? – Кайгы сиңа, ана, уртанчы Улың үлде сугыш кырында. Соңгы йөрәк тибеше тынганчы Алмаз кылычы булды кулында. Ауды ана таеп һушыннан, Парчаланган йөрәк түзмәде. Елый-елый улы сагышыннан Сукырайды аның күзләре. – Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым шомлы далага. Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп, Хәсрәтеннән көйгән анага. Ике улым үлде сугышта, Бер өмитем калды тормышта: Күрмәсәм дә бергә өчесен, Мин күрермен, бәлки, кечесен? Никтер очмый күктә күгәрчен, Җил дә тынган, йоклый, күрәсең. Тик яңратып урман буйларын Ишетелә быргы уйнавы. Таң алдыннан ана уянды Җир тетрәткән тояк тавышына. Тәрәзәгә килеп таянды, Чик-чама юк аның сагышына. Шыңгырдатып тавышын даганың Бер ат килә, ярсый йөрәге. Ат өстендә улы ананың, Иң кечесе, өзелеп сөйгәне. Күкрәгендә медаль алтынлы, Кулларында җиңү байрагы. Каршы ала котлап батырны Таң нурлары, кошлар сайравы. Күрмәсә дә ана улкаен, Күңеле белән сизеп таныды. – Балам! – диеп елап, ул аның Күкрәгенә килеп сарылды. – Кайттыңмы, улым, алтыным! Куанычым минем, актыгым! Карт ананың көмеш чәченә Алтын яше тама батырның. – Йә, тынычлан, анам, борчылма, Сиңа улың, синең актыгың Алып кайтты алмаз кылычында Ил саулыгын, җиңү шатлыгын. Абыйларым канлы сугышта Җиңү юлын сызып үлделәр. Гомерләрен соңгы сулышта Мәңге үлмәс данга төрделәр. Калдырсам да күмеп еракта Абыйларның батыр гәүдәсен, Алып кайттым данлы байракта Каннарының алсу шәүләсен… Ана алды алсу байракны, Күзен сөртте – күзе ачылды: Каршысында тора гайрәтле, Киң күкрәкле батыр лачыны. – Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. Сез килегез, якын дус итеп, Күп кайгылар кичкән анага. Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп, Мин өч лачын илгә үстердем. Батыр көрәш җырын өйрәтеп, Кошларымны кырга очырдым. Ике улым кире кайтмады, Кешнәп йөри кырда атлары; Мин аларга бирдем канымны, Алар аны ерак калдырды. Изге Ватан өчен агызып, Җиңү таңын җиргә кабызып, Алып кайтты илгә ул таңны Кече улым, батыр лачыным. Ал медале аның путаллы, Куандырды анай карчыгын. Һич үлмәгән төсле улларым, Өем тулы кызлар, егетләр; Туя алмыйм тыңлап җырларын, Минем балаларым кебекләр. Бер кайгырсам, ике шатланам: Һәр тамчысы хәләл сөтемнең; Илдә мәңге үлмәс ат белән Үлә белгән уллар үстердем. Сез килегез бу шат анага, Аның бүген туган бәйрәме. Агыла аңа картлар, балалар, Өе тулы чәчәк бәйләме. Ил шатлыгы белән төзәлде Йөрәгенең авыр ярасы. Ил түрендә, гөлләр эчендә Өч батырның туган анасы. Сентябрь, 1943 |