Мәхкүм[1] Хөкем булды бүген, аны үлем Җәзасына хөкем иттеләр. Ул еламый, соңгы күз яшьләре Күптән инде агып киптеләр… Төрмә тып-тын; моңсу караш белән Күктән карый тулган ай гына. Ә ул, мескен, балам – йөрәк парәм Ятим үсә, диеп кайгыра. Сентябрь, 1943 Төрмәдә төш Төштә миңа нәни кызым килде, Чәчләремне сыйпап тарады. – Ай-һай, әти, озак йөрдең, – диеп, Күзләремә сөеп карады. Мин кызымны кыстым күкрәгемә, Шатлыгымнан шашып, исереп. Шунда сиздем нинди көчлелеген Мәхәббәт һәм сагыш хисенең. Чыгып киттек шуннан без болынга, Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен. Нинди татлы – яшәү, көчле – сөю! Нинди якты, иркен – җир йөзе!.. Мин уяндым. Урным шул ук төрмә, Кулларымда шул ук богаулар… Баш очымда шул ук кайгыларым Уяныр дип көтеп торганнар. Аһ, ник үрти мине хыял белән Тик тилертеп кайтмас язларым, Ник төш кенә минем шатлыкларым, Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?! Сентябрь, 1943 Син онтырсың Минем гомерем сулган чәчкә булып Өзелеп төшәр синең алдыңа. Син үтәрсең аны таптап, яньчеп Көзге салкын, җилле яңгырда. Син онтырсың әле күптән түгел Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең Гөлбакчаңны синең бизәгәнен, Сине назлап хуш ис чәчкәнен. Син онтырсың язгы алсу таңда, Ян тәрәзәң аша сузылып, Аның сине котлап сәламләвен, Таң җиленнән сибелеп, тузылып. Син онтырсың гөлләр арасында Гөрләп үткән исем бәйрәмен, Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә Дулкынланган чәчәк бәйләмен. Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга Танышыңа үткән вактында, Исеңә дә килмәс сулган гөлнең Сыкрануы аяк астында. Син керерсең өйгә көздән качып, Тәрәзәңне ябып бикләрсең. Юк, син инде хәзер сулган гөлне Бусагаңнан атлап кертмәссең. Сынган күңел, наздан мәхрүм булып, Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр. Сөю, вәгъдә, антлар… Аһ, барсы да Һич булмаган кебек онтылыр. Сентябрь, 1943 Төрмә сакчысы («Казан») (Ядкарь хан монологы) Төрмәм ишеген саклап, сакчы йөри, Җиңнәрендә «сөңге» билгесе. Йөрәгемә кадак каккан кебек Аның салмак атлап йөреше. Куркып аның ерткыч күзләреннән, Тынып калган тирә-әйләнә. Җир сыкрыйдыр кебек ул басканга, Кояш аңа артын әйләнә. Кешелеккә ямьсез бүкәй булып, Кулларына тотып камчысын, Ул утыра менә төрмә саклап, – Коллык, вәхшәт, үлем ялчысы. Тоткыннарның йөрәк итен чукып Үтә аның козгын тормышы. Аңа икмәк – кан һәм күз яшьләре, Мәхкүмнәрнең соңгы сулышы. Белсә иде шакшы бу кулларның Күпме гомерләрне буганын, Җир күтәрмәс иде бу кешене, Кояш бирмәс иде нурларын! Сентябрь (?), 1943 Кандала
Төрмә күңелсез, анда тычканнар Һәм сәке тулы кандала туе. Кайвакыт шулай мин эч пошканнан Кандала чүплим, ятып көн буе. Һәм уйлыйм үзем: төрмә нигезен Ватасы иде, сүтәсе иде. Кандала итеп хуҗаның үзен Тотасы иде, сытасы иде. Сентябрь (?), 1943 Хөкем алдыннан. Черчетләр ханы («Кылыч хан» трагедиясенә) Хөкем җитте, безне чыгардылар Һәм тезделәр бер буш урынга. Кояш батты, ахры, теләмәде Бу хурлыкка шаһит булырга. Үлән юеш иде, әллә чыктан, Әллә җирнең зарлы яшеннән. Урман, таулар, күлләр… Бар да куркып Томан арасына яшренгән. Тышта салкын, бары аяк белән Тойдым җирнең таныш җылысын. Җир йөрәкне минем җылытмакчы, Анам төсле өреп сулышын. Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас Синең өстә чакта аяклар. Аның исме белән ачылган тел Үлгәндә дә Аны кабатлар. Менә алар, черчет хакимнәре, Кызыл күзле, юеш танаулы. Тик белсеннәр, алар түгел, ә без Гаепләүче бүген аларны. Җиз балтасын җәллад кайраганда, Эт ләззәтен тоеп канында, Черчетләргә каршы соңгы сүзне Без әйтербез хөкем залында. Килер ул көн, халык хөкем итәр, Карар булыр кискен һәм кыска. Каным белән язган соңгы җырым, Бул гаепләү акты фашистка. Сентябрь (?), 1943 Сөеклемә Еллар буе, бәлки, хатым булмас, Хәбәр булмас минем турымда. Туфрак күмәр баскан эзләремне, Үлән үсәр киткән юлымда. Төшләреңә, бәлки, кара киеп, Кайгы баскан килеш керермен. Еллар юар эзен йөрәгеңнән Сине соңгы үпкән көнемнең. Беләм, сиңа чиксез авыр булыр, Ялыктырыр сине бу көтү. Кирәк төсле булыр күңелеңә «Ул юк» дигән уйны беркетү. Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдән Кыйбат булган сөю хисеңнән Мәхрүм булып, бер көн көтмәгәндә Мин чыгармын синең исеңнән. Аңла, бәгърем, менә шул вакытта, Шул вакытта күңлем кимсенер. Шунда гына үлем җиңсә җиңәр, Кайтыр юлым, бәлки, киселер. Мин моңарчы синең көтү белән Көчле булдым сугыш кырында. Синең сөю серле тылсым булып Саклап килде йөргән юлымда. Егылсам да, «җиңәм» дигән антым Хәтеремдә минем һәркайчан. Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит, Илгә җиңү алып кайтмасам. Көрәш озак, юлы урау булыр, Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне! Уттан, судан исән алып кайтыр Мәхәббәтең сөйгән егетеңне. Сентябрь, 1943 вернутьсяМәхкүм – хөкем ителгән, гаепләнгән кеше. |