Яулык Аерылганда, миңа йөрәк дустым Бүләк итте ефәк яулыгын; Мин ярама яптым ул яулыкны, Басар өчен агышын канымның. Кан табыннан куе кызыл төстә Яулык минем йөрәк турында, Сөйли миңа аның җылы назы Һәм ялкынлы сөюе турында. Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та, Батырларча алга атладым. Яулык шаһит: сине һәм илемне Йөрәк каным белән сакладым. Июль, 1942 Ирек
Кая гына башым куйсам да, Кайгы талый йөрәк итемне. Кич ятсам да, иртә торсам да, Әллә нәрсәм җитми шикелле. Аяк-кулым бөтен бөтенен, Буй-сынның да сизмим кимлеген, Бар нәрсәм дә җитә җитүен, Җитми бары иркем – хөрлегем. Үзем теләп йөртер булмагач, Юк аягым минем, юк кулым. Нәрсә соң ул, иркем булмагач, Бар булуым белән юклыгым. Атам-анам юкта, илемдә, Әйтегез, мин ятим идемме? Мин югалттым дошман җирендә Анамнан да якын илемне. Мин кол монда, йортсыз-ирексез, Ирексез һәм илсез – мин үксез. Атам-анам булган булса да, Булыр иде урным бусага. Булыр идем һаман мин ятим, Тик таланган этләр миңа тиң. Алтын иркем, азат тормышым, Кая очтың киек кош булып? Ник очмады соңгы сулышым Шунда бергә, сиңа кушылып? Белдем микән ирек кадерен Хөр чагында, дуслар, элек мин? Татып авыр коллык җәберен, Инде белдем тәмен ирекнең! Шатландырса язмыш күңелне, Кавыштырып ирек-сердәшкә, Багышлармын калган гомерне Ирек өчен изге көрәшкә. Июль, 1942 Тик булса иде ирек (Җыр) 1 Карлыгач булса идем, Канат кагынса идем, Ж,идгән йолдыз батканда, Чулпан йолдыз калыкканда, Туган илем, якты өем, Очып сиңа кайтыр идем, Сызылып таңнар атканда. 2 Йә булсам алтын балык, Ак дулкыннарын кагып, Ярсып дәрья акканда, Ташып ярдан ашканда, Таң сөмбелем, нечкә билем, Йөзеп сиңа кайтыр идем, Күлне томан япканда. 3 Булсам җитез аргамак, Көмеш ялымны тарап, Таң җилләре искәндә, Үләнгә чык төшкәндә, Чулпан кызым, таң йолдызым, Чабып сиңа кайтыр идем, Гөлләр хуш ис сипкәндә. 4 Юк, барсыннан да элек, Тик булса иде ирек, Кылчым булса кынымда, Карабиным кулымда, Сине саклап, туган җирем, Мин ирләрчә үләр идем Данлы сугыш кырында. 1942 Урман Кояш батты күптән, ә мин һаман, Авыр уйлар тулы күңелдә, Күз алмыйча күрше урманнардан, Басып торам ишегем төбендә. Бу урманда, бәлки, партизаннар Кичке ашка учак яккандыр. «Бабакай» ның батыр егетләре Разведкадан йөреп кайткандыр. Партизан «Т», бәлки, төнге яңа Кыю эшкә план корадыр. Аның утырып кылыч кайраганын Ишеткәндәй була колагым. Урман, урман, мине синнән аера Чәнечкеле тимер коймалар. Аерса да тәнне, коллык сөймәс Мәгърур күңлем өчен юк алар. Күңелем оча, урман, буйларыңда Сукмагыңны барлый, тикшерә. Кич ятсам да, иртә уянсам да, Синең дәшкән тавышың иштелә. Урман, урман, мине син чакрасың, Наратларың җилдән тибрәтеп. Син шаулыйсың, миңа канлы үч һәм Соңгы көрәш җырын өйрәтеп. Урман, урман, миңа чиксез авыр Бу хурлыклы түбән әсирлек! Әйт син миңа, илдәш дусларымны Кайсы почмагыңа яшердең? Урман, урман, мине илт син шунда Һәм корал бир минем кулыма! Үләр идем аклап йөрәгемнең Керсез антын сугыш кырында. Июль, 1942 Кызыл ромашка Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып, Күзгә-күз караштылар. Назлады җил аларны, Тибрәтеп ак чукларын. Таң сипте өсләренә Хуш исле саф чыкларын. Чәчкәләр, кәефләнеп, Җай гына селкенделәр. Һәм кинәт шунда гаҗәп Бер яңа хәл күрделәр. Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы, Тик чуклары ак түгел, Кан шикелле кып-кызыл. Ромашкалар бар да ак, Аерылмый бер-береннән; Ничек болай берүзе Ул кызылдан киенгән? Әйттеләр: «Син, сеңелкәй, Ник үзгәрдең? Нишләдең? Нигә кызыл чукларың? Нидән алсу төсләрең?» Әйтте кызыл ромашка: «Төнлә минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына. Ул берүзе сугышты Унбиш укчыга каршы; Чигенмәде, тик таңда Яраланды кулбашы. Аның батыр ал каны Тамды минем чукларга. Минем кызыл күлмәгем Бик ошады Чулпанга. Егет китте, мин калдым Канын саклап чугымда, Көн дә аны сагынып Балкыйм мин таң нурында». Июль, 1942 |