Егет юлы Кайтыр иде егет, юлы урау, Каршысында текә таулар бар. Киртә түгел таулар, тау артында Коралланган көчле яулар бар. Ташка басып, егет кылыч кайрый, Акбүз аты йөри аланда. Ялын болгап, кайчак кешнәп куя, Нидер әйткән төсле аңарга. – Тиз бул, егет, тиздән кояш баер, Зәңгәр томан каплар болынны; Адашырбыз, юлны югалтырбыз, Табалмабыз таныш урынны… – Курыкма, атым, кыю «чикмәнлек» нең Караңгы төн туры юлдашы. Безне көтә сугыш, тик артыннан Без килгәнне дошман тоймасын. Җиңү безгә туры юл күрсәтер, Томан тетелер ал таң нурыннан. Туган йортны, дускай, без табарбыз Сөйгәнемнең сагыну җырыннан. Сентябрь, 1943 Чыныккан яшьлек (Корыч)
Корыч менә шулай чыныкты. Н. Островский Мин мыек та әле кырмый идем, Былтыр өйдән чыгып киткәндә; Алтмыш яшьлек картның гомер буе Күргәннәре хәзер җилкәмдә. Бу бер елда баштан кичкәннәрдән Ми күперде, йөрәк кабарды; Егермедә битем җыерчыкланды, Егермедә чәчем агарды. Бу порохлы, канлы, яшьле елның Авырлыгы төште аякка. Мина екты мине, егермедә Мин таяндым, ахры, таякка. Сез тапмассыз хәзер күзләремдә Малай чакның юләр шуклыгын. Каш сикерми тиле дәртләр белән, Күңел куйды инде мутлыгын. Йөрәк каты, йөздә яшьлеккә ят Җитдилек һәм сабыр уйчанлык. Яшьлек янды кипкән дары кебек, Гомре булды аның өч айлык. Яшьлек, яшьлек! Кайда «айлы кичең»? Кайда синең «зәңгәр күзләрең»? Дон буенда, окоп базларында Ятып калды кайнар эзләрең. Сандугачлы алсу таңда түгел, Син давыллы төндә кабындың. Җиңеп алган чиккә сине канлы Байрак итеп кадап калдырдым. Үкенә дип ләкин уйламагыз, Мин шат, күреп җиңгән илемне. Йөз яшьлегем булса, мин барсын да Шушы юлга бирмәс идемме? Яшьлек, дисез, өскә үрләр өчен Бирелгән бит аңа канатлар! Исе китеп сөйләр аны картлар, Гасырларга тарих кабатлар. Утны-суны кичеп, кешелеккә Яулап алдык бөек чынлыкны. Безнең яшьлек менә шулай үтте, Корыч менә шулай чыныкты. 30 сентябрь, 1943 Юллар Юллар, юллар! Мине туган йорттан Аерып ерак алып киттегез. Җитәр инде, озак кунак булдым, Хәзер кире өйгә илтегез. Бик сагындым таныш кырларымны, Урманымны, күпер башымны; Бик сагындым мине өзелеп сөйгән Нечкә билем, кара кашымны. Көн яңгырлы иде, мин киткәндә, Карап калды боегып сердәшем; Юешләтте аның керфекләрен Яңгыр түгел, назлы күз яше. Читен дә соң, читкә киткән чакта, Ярты җаның калса өзелеп! Ярый әле сөю белән бергә Бар йөрәктә корыч түземлек. Юллар, юллар! Сез бит барыгыз да Менә шундый каты, аяусыз! Йә, әйтегез, кемнәр үтте сездән, Салындыгыз башлап каян сез? Минем кебек кайсы шашкын йөрәк Беренче кат шуннан атлады? Кемне шулай өмит дәртләндереп Еракларга илтеп ташлады? Беләм, дәртләр ташый безне(ң) шулай, Яшьлек куша кыдырып йөрергә! Сезне, юллар, аяк эзе түгел, Йөрәк хисе салган бу җиргә. Кая гына ләкин китсәк тә без, Сукбайлыкка яшьли салышып, Шул юллардан кире алып кайта Туган йортка йөрәк сагышы. Юллар, юллар! Мине илкәемнән Аерып ерак алып киттегез. Яңа дәртләр, яңа хисләр белән Сөйгәнемә кире илтегез. Октябрь, 1943 Күлмәк Җырлый-җырлый, Дилбәр күлмәк тегә, Кулларында көмеш инәсе. Җырлар түгел, җилләр җитә алмас Ерак җирдә күлмәк иясе. Кулы йөгрә ефәк сатин буйлап, Тирән сагыш уйчан йөзендә. Ефәк чигеш булып ятып кала Йөрәк сере инә эзендә. Атлас белән кайый ул якасын, Ука белән тота җиң очын. Шул күлмәккә җыйнап биргән төсле Йөрәгенең бөтен җылысын. Һәр чигештә күпме яшь тамчысы, Күпме сагыш һәрбер җөендә. Шул күлмәкме булмас яшь егетнең Йөрәк дусты йөргән җирендә! Җырлый-җырлый, Дилбәр күлмәк тегә, Күлмәккәем дусын тапсын дип. Шул күлмәкне киеп, сөйгән егтем Сугышлардан җиңеп кайтсын дип. Тагын бизәк… Аннан күлмәк әзер, Тик тагасы кала чукларын. Көлемсерәп, Дилбәр карап тора, Үз эшенә үзе сокланып. Тәрәзәдән, сузылып, кояш карый, Күк күлмәктә алсу шәүләсе. Кояш булып күлмәк үтәсеннән Күренә төсле егет гәүдәсе. Ашыгып, шунда берәү килеп керде, Хат тоттырды Дилбәр кулына. Хатта язган: «Егтең батырларча Үлде, – диеп, – сугыш кырында». Озак торды Дилбәр сүзсез катып, Каны качты юка ирненнән. Тик күкрәге еш-еш күтәрелде, Күл тибрәнгән кебек җил белән. – Юк, ышанмыйм… – диде, тавшы чыкты Калтыранып, авыр көрсенеп. Ике генә тамчы яшь чылатты Гөл чуклары төсле керфеген. Ә аннан соң тиз-тиз пөхтә итеп Төрде дә ул зәңгәр күлмәкне, Китте ашгып почта бүлегенә, – Алыгыз, – диде, – минем бүләкне! – Ул бит үлгән. Ничек илтик аңа? – Сез илтегез, үлгән булса да! Кигерегез аңа бу күлмәкне, Тәнен туфрак күмгән булса да. Ул терелер кигәч бу күлмәкне, Йөрәк уты тагын кабыныр. Мин бит аны сөйдем чын күңелдән, Мин бит аны көттем сагынып… Тыңладылар аны. Сөйгән кызның Сүзе чындыр кебек күренде. Һәм күлмәкне илтеп яшь егеткә Кигерделәр… Егет терелде. Кояш калка, Дилбәр тәрәзәдә, Ул ашкынып көтә сөйгәнен. Егет кайта, йөзе кояш төсле, Ә өстендә зәңгәр күлмәге. Әкиятме бу? – Әйе. Тик әйт миңа, Йөрәгемнең назлы иркәсе, Син түгелме сөю нурың белән Кабызучы гомрем иртәсен?! Азмы күрдем окоп алларында Мин үлемнең кыргый биюен, Йөз үлемнән мине тартып алды Синең керсез, кайнар сөюең. Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнән Терелеп бастым аякларыма. Яшең белән чиккән күлмәгеңне Киеп кайттым менә яныңа. Октябрь, 1943 |