Литмир - Электронная Библиотека
A
A

Хәзерге минутта рухымның ни дәрәҗәдә дулкынланганын әйтеп җиткерергә сүз таба алмыйм. Гыйльманның килеп китүе миңа чыннан да бик авыр тәэсир итте. Ул миңа тормышымның ни хәлдә икәнен кәшеф иттереп[74], йөрәгемне – тынган, йоклаган йөрәгемне бөтен урыны белән кузгатты. Мин, чынлап та, сискәнеп киткәндәй булдым. Гүя әллә ничә еллар мәрткә китеп торып, яңа терелдем яисә исереп, яңа айныдым да, хәзерге торган халәтемне аңлап, шаша калдым. Исрафил өченче «сур» ны өргәч[75], адәмнәр каберләреннән кубарылып чыгарылалар да туфрак өстендә ни кылырга белми вә ни хәлдә идекләрен аңламый хәйран булып утырырлар, ди. Мин дә шулай булдым. Мин чынлап та әхваль һәм язмыш колы икәнмен. Бик гади, бик иттифакый[76] бер эш мине дер селкетте, бөтенләй икенче төрле тойгылар эченә салды. Мин хәйрәттәмен[77]: мин кем булырга уйлый идем, минем идеалым нәрсә иде? Ә вакыйгдә[78] кем булып калганмын, хәзер кеммен? – Менә шушы ике сөальнең җаваплары арасында җир белән күк арасы чаклы аерма бар, чыннан да, әнә шул мине хәзер изтираб дулкынында әйләндерә.

Чыннан да, мин кем идем, мин кем булырга уйлый идем? Үзеңне тәгъйин итү[79] авыр, шулай да әйтә алам: мин бик бай хыяллы, хәяттан бик күп нәрсә өмет итүче адәмнәрдән бере идем. Төрле мәдрәсәләрдә укыган соң үзеңне үзгәртү, мәдәниләшү, дөнья фәннәре тәхсил итеп[80], иҗтимагый эшләрнең бере артыннан йөри торган бер халык хезмәтчесе булу – минем баш теләгем иде. Бүгенге кебек исемдә: үзем ач булам, бер тиенгә аптырап, каңгырып йөрим; шулай да рух куәтле, йөрәк таза, хәзерге ачлыкны, газапны алдагы өмет белән җуя торган идем. Мин ул чакта алдымда бик күп, бик олуг эшләр, мәртәбәләр барлыгына ышана, шуңа омтыла идем. Үземне ничек тә дөньяга килгәнгә оялмаслык бер рәвештә фараз кыла идем.

Була вакытлар: ачсың, эчең тырный, бер кабым икмәккә мохтаҗсың, ә шулвакыт хыялың, барлык авырлыкны оныттырып, алдагы нәрсәләр белән юата. Лампаны басып куясың да киләчәкне уйларга тотынасың. Ул төрлечә күренә: кайбер халык өчен бик зур эшләр кыла торган бер фидаи буласың. Сине тотып асалар, ләкин син үлемнең күзенә көлеп кенә карыйсың. Син мәсгудсең, чөнки фидаилек шәрәфенә ирешкәнсең яки, халык өчен утыз еллап зинданда ятып, сакалың агаргач чыгарылып, халык тарафыннан зур ихтирам илә каршы алынасың. Син мәсгудсең, ак сакалың буйлап шатлык яшьләре ага, чөнки гомерең идеалыңа ирешү юлында үткән. Кайбер вакыт үзеңне һәркайчан җәмәгать файдасын гына уйлый торган бер доктор яки атаклы бер галим ясап, яки халыкның мәдәни күтәрелүе юлында иң зур урын тоткан бер адәм итеп уйлыйсың. Ләкин һичбер тәкъдирдә, яңлыш кына да үзеңнең бер караңгы авылга мулла булып, фидия[81] ашап гомер итүең уйланмый, истикъбальдә бу көн килүе һичбер ихтимал тотылмый; ул ихтимал юк, бөтенләй үк юк.

Менә мин хыялым белән шундый идем; минем күзләрем тугры гарешкә карый, минем күңелем үземчә мөкаддәс[82] дип, гали дип таныган идеалыма гына табына, шуңа гына сәҗдә кыла иде. Ләкин мин йомшак һәм куәтсез кеше икәнмен. Минем хакта теге иптәшемнең сүзләре бар да тугры булган. Мин тормышны, әхвальне үзем теләгән якка борырлык куәтем бар дип уйласам да, вакыйгдә әхвальнең агымына кол икәнмен. Тормыш тәэсир иткән дә, минем фикерем ачылып, теге «мөкаддәс идеал» га табынырлык бер мәртәбәгә килгән. Икенче яктан дулкын чыккан, әхваль алышынган, шуның белән бергә мин дә агымга каршы бара алмаганмын, җиңелгәнмен. Тоткасыннан тотып, ишекне уңга да, сулга да борган кебек, үзем теләгән якка борырга уйлаган хәят куәтле дулкыны илә элеп алган да, диңгезгә ташланган бер йомычка рәвешендә уйнатып йөртеп, ниһаять, караңгы бер авылга, томан эченә китереп ташлаган, шунда мулла ясаган. Мин хәзер читек кунычы кайтарылган бер мулла: җеназа укыйм, фидия алам, бәлеш ашыйм. Барлыгы шул: менә теге идеалдан, теге хыялдан шул көнге хәлгә төшкәнмен. Теге вакытта моны уйлау түгел, зиһенемә дә китерми идем. Хәятта һәрнәрсә акрын бара, сизелмәстән килә, мин дә шулай булдым. Минем теге юлдан чыгуым, авышуым бар да табигый, бар да сәбәбе белән булды. Ни булса булган, кителгән, бетелгән. Мин моны үзем тоймый, ачык иттереп уйлый алмый идем. Бүген Каһиров килеп, аның нәкъ шул мин уйлаган юлда, шул йолдызга таба баруын, миннән күп түбән җирдән күтәрелеп, һаман егылмавын күргәч кенә, бөтен дәһшәте белән ул хыяллар уянып, җанланып чыктылар. Аның армый-талмый шул идеалга омтылуын күрү миңа ачык күрсәтте ки: мин хәят юлында бик зур ялгышлыклар эшләгәнмен яки миндә куәт булмаган. Ни дә булса булган, мин күктән, гарештән егылып, әллә кая төпкә, аска, коточкыч түбәнгә киткәнмен. Бу, бәлки, ят яки яңлыш тоелыр. Ни булса булсын, ләкин мин хәзерге минутта шуны хис кылам. Үзенә бу хәл вакыйг булмаган адәмнәр моны табигый түгел диярләр. Бәлки шулайдыр, көннең шау-шулы, аек чагымда, бәлки, үземә дә башкачарак тоелыр: ләкин тын, караңгы төндә бу бөтен дәһшәте белән каршы килеп баса да, рухны ни дип тә тәгъбир итеп булмый торган бер изтираб каплый, йөрәкне тын, ләкин гаять көчле бер әрнү баса. Хәят мәңгелеккә җимерелгән, алдагы көнең хәзергедән дә күп түбән, күп караңгы булыр шикелле тоела, шул тойгы йөрәгеңне яра.

6

Салмак кына, тигез һәм әкрен генә шыбырдап торган яңгырны тыңлый торгач, мин бик әз генә шагыйрь дә, бик әз генә фәйләсуф та булып китәм бугай. Шул изтираблар, әрнүләр эчендә күңелгә илһами бер уй килә. Уйлыйм: ничек, дим, табигатькә хозур. Бүген көн буена аяз булды. Күк йөзе киң һәм ачык булып, кояш туры, сөеп карый иде, дөнья рәхәтләнде, көлде.

Бу табигатьтә уртак бәхет иде, ләкин бу бәхет озакка бармады, кичкә таба бо- лыт чыкты. Дөньяны яшен-гөрелте, ут, куркыныч караңгылык каплады. Яңгыр башлады, әле һаман да коя. Менә тагы иртәгә, өченче көнгә, һич булмаса, бер атнадан, бер айдан соң тагы аязыр, тагы ачылыр, тагы якты, шат көн туар. Килә ачы җилле, салкын яңгырлы көз көннәре… Аннан соң каты, рәхимсез кыш килеп, хәят нурын сүндерә, дөньяны карга күмә, салкыны белән йөрәкләргә үтә. Бу вакыт адәмнәр, дөньяга, табигатькә ләгънәт укып, җаннарын кая куярга белмиләр. Ләкин бу хәл мәңге булмый. Озакламый тагы яз килә, тагы матурлык, яктылык туып, кояш иркәләп карый башлый. Тагы сулар ага, кырлар яшәрә, тагы сандугач сайрый. Дөнья тагы шатлана, мәсгуд була. Шулай итеп табигатьтә ямь белән тәм алышынып тора; алар, дөрес, бетәләр, ләкин мәңгегә түгел, вакытлы гына бетәләр, тагы килеп, үзләрен ныграк хис кылдыру өчен генә бетәләр. Ә бездә, адәмнәрнең хәятында, алай түгел. Безнең хәятыбызда «яз» кыска – ул ялтыраган яшен кебек кенә килеп кичә торган мәхәббәтле яшьлек дәвереннән гыйбарәт. Ул үтә дә куркыныч кара төн булган усал кыш килә. Ләкин ул табигатьтәге кебек вакытлы түгел, ул мәңге, ул кабергәчә. Хәятыбызның кояшы бер баеса, янәдән чыкмый, аннан соң син авыр, тәмсез караңгылыкта яшәргә каласың. Менә бервакыт минем көннәрем аяз, күгемнең нәкъ уртасында торып, кояш көлә, сандугач сайрый, һәр эш күңелчә булып, сәгадәтнең иге-чиге булмый, шул дәрәҗә ки, дөньяга китергән Тәңреңә сәҗдәдән торасың килми иде…

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

вернуться

74

Кәшеф иттерү – ачыш ясату.

вернуться

75

Сур – быргы.

вернуться

76

Иттифакый – көтелмәгән.

вернуться

77

Хәйрәт – искитү, аптырау.

вернуться

78

Вакыйгдә – чынлыкта.

вернуться

79

Үзеңне тәгъйин итү – кем икәнеңне билгеләү, әйтү.

вернуться

80

Тәхсил итү – өйрәнү, уку.

вернуться

81

Фидия – үлгән кешенең гөнаһын йолып алу өчен бирелгән мал.

вернуться

82

Мөкаддәс – изге, мөһим.

16
{"b":"759228","o":1}