Литмир - Электронная Библиотека
A
A

Фатих-Сәйфи Казанлы (1889–1937) – күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның хәзерге Әлки районы Карамалы авылында туа. Казанда «Мөхәммәдия» мәд- рәсәсен тәмамлый. Уфада «Ирек» газетасын нәшер итүдә катнаша. 1923–1929 елларда «Кызыл Та- тарстан», «Крәстиян гәзите» газета- ларының, «Яңалиф» журналының баш мөхәррире була. Уфада «Галия» мәдрәсәсендә, Казан пе- дагогия институтында укыта. «Без- нең заман», «Дошманнар», «Зөбәрҗәт» һ. б. әсәрләре басыла. Моннан тыш публицистика, тарихи хезмәтләре дөнья күрә, журналистика өлкәсендә дә күп эшли. Ул – репрессия корбаны.

«Ирек» газетасы – татар-башкорт социал-революционерлары басмасы. Биш ай ярым тирәсе эшли. Сентябрь аенда «Авыл халкы» һәм «Солдат теләге» дигән газеталар белән берләшеп, «Безнең юл» исемендә чыга башлый.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - i_010.jpg

«Ирек» газетасы урнашкан йорт

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - i_011.jpg

Йортның хәзерге күренеше

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - i_012.jpg

КырымныңЯлта шәһәрендәГалимҗан Ибраһимов 1927・1936 елларда яшәгән йорт

1917 елның мартында Галимҗан Ибраһимов «Галия» дә укытучы хезмәттәше Фатих Сәйфи-Казанлы белән берлектә «Ирек» газетасын, берничә айдан «Безнең юл» газетасын чыгара. Газета эшеннән тыш ул халык арасында инкыйлаб мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып бара. Милли дәүләтчелек мәсьәләләрен хәл итү өчен, 1917 ел- ның маенда Мәскәүдә һәм июль аенда Казанда җыелган Бөтенроссия мөселманнарының ике корылтаенда катнаша. Хакимият башына большевиклар килгәннән соң да Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында татарлар өчен җирле мохтарият идеясен яклап чыгышлар ясый. Учредительное собраниегә Уфа губернасы татарлары исеменнән делегат булып сайлана. 1918 елда Петроградта (хәзер Санкт-Петербург) Үзәк Мөселман комитеты рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары булып эшли.

Г. Ибраһимов Гражданнар сугышыннан соң Казанда яши, иҗат эше белән шөгыльләнә, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Үз чорындагы татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып, инкыйлаб, Гражданнар сугышы вакыйгалары («Яңа кешеләр», «Кызыл чәчәкләр»), авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен көрәш картиналары тасвирланган әсәрләрен («Адәмнәр», «Татар хатыны ниләр күрми» (яңа варианты), «Безнең көннәр» (яңа варианты)) бастырып чыгара.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - i_013.jpg

Йортның хәзерге күренеше

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - i_014.jpg

Кырымның Ялта шәһәрендә Галимҗан Ибраһимов 1936 елдан соң яшәгән йорт

1927 елдан башлап Г. Ибраһимов көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында даими рәвештә Кырымда яшәргә мәҗбүр була.

Авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, ул әдәби һәм гыйльми иҗат эшен дәвам иттерергә тырыша. Ләкин аңа иҗат планнарын үтәргә насыйп булмый, 1937 елның 29 августында аны, «халык дошманы» булуда гаепләп, Ялтадагы йортында кулга алалар һәм Казан- ның Пләтән төрмәсенә озаталар. Каты җәзалау һәм төрмә шартларында азып, соңгы ноктага җиткән авыруы аркасында ул 1938 елның 21 гыйнварында төрмәдә җан бирә. Җирләнүе Казан шәһәренең Архангель зиратында дип фараз ителә.

* * *

Галимҗан Ибраһимов 1955 елда акланды. Аның якты исеме һәм әсәрләре рухи тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтты.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - i_015.jpg

Галимҗан Ибраһимовның Солтанморат авылындагы музей-йорты

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - i_016.jpg

Архангель зираты

Гөлсем Мөхәммәдова

Шәҗәрә  агачы[1]
Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - i_017.jpg

Истәлек Гөлсем Мөхәммәдова

Зур тормыш (Кыскартып бирелә)

Мин 1923 елның җәендә, егерменче яшемдә, Галимҗан Ибраһимов белән таныштым һәм аңа кияүгә чыктым. Бу вакытка кадәр әле мин бик тирәннән уйлана белми торган, уйнап, көлеп, биеп йөргән бер кыз идем. Шулай да минем беркадәр белемем бар иде инде, – рус һәм рус теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбиятлары белән яхшы ук таныш идем. Татар телендә чыккан әдәби китапларны да кызыксынып укый идем.

Гөлсем Мөхәммәдова (1903–1988) – СССР Язучылар союзы әгъзасы, тәрҗемәче, табибә, биология фәннәре кандидаты, 1923–1933 елларда Галимҗан Ибраһимовның хатыны, аның кайбер әсәрләрен («Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», «Кызыл чәчәкләр») рус теленә тәрҗемә итүче.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - i_018.jpg

Гөлсем Мөхәммәдова Ялтада улы Рөстәм белән

Галимҗан, миңа өйләнеп ике-өч ай торганнан соң, Анапага ял итәргә китте. Мин өйдә ялгыз калдым. Миңа иптәшкә Әстерханнан Гайшә апам килеп төште. Беркөн ул миңа:

– Әйдә әле, Гөлсем, бүлмәңне бераз җыештырыйк. Син өйдә мондый эшне яратмый идең, хәзер дә өеңне пөхтәләп җыештырмыйсың икән, – диде.

Ул вакытта без Чернышевский урамындагы 2 нче номерлы Советлар йортында (хәзерге Кремль урамы) 33 нче бүлмәдә тора идек… Без җиң сызганып эшкә керештек. Башта китапларны рәтләп куярга кирәк дигән карарга килдек. Аларның кайберләре берсе эченә икенчесе тыгылып куелган. Китапларны берәм-берәм аерып, тузаннарын сөрттек, күләменә, тышының матурлыгына карап, киштәләргә яңадан тезеп куйдык. Күп китаплар сыймыйча артып калды. Аларын идәнгә өстәл рәвешендә өеп куйдык. Шунда Һади Такташ килеп керде… Китап киштәләренә якын килгәч аптырап калды:

– Китапларга тимәскә кирәк булгандыр, – дип шикләнеп, башын чайкап торды.

Берничә көннән Галимҗан кайтты. Китапларны күргәч, йөзенә курку галәмәте чыкты.

– Син ни эшләдең, балакай, минем бөтен материалны тараткансың ич, – диде.

– Нинди материал? Без анда бернинди материя дә күрмәдек.

– Бөтенләй сабыйларча уйлыйсың икән әле син, балакай. Күп нәрсәне өйрәтергә кирәк икән сиңа. Ләкин борчылма, барысын да белерсең,– диде һәм башымнан сыйпады.

Ул миннән уналты яшькә олырак иде. Әллә шуңа, әллә тәҗрибәм җитмәгәнгә, миңа «балакай» дип эндәшә иде. Икенче көнне без икәүләп китапханәне яңадан иске хәленә китерә башладык. Эш арасында мин «материал» дигән сүзнең мәгънәсен тәмам аңладым һәм китапларны, эчтәлекләренә карап, берсе янына икенчесен үз кулым белән тезә башладым. Аның миңа биргән беренче дәресе шул булды.

Аннары ул мине чынлап укыту эшенә кереште. Мин Гомер, Данте әсәрләреннән башлап Блок һәм Маяковский әсәрләренә кадәр яңадан укып чыктым. Әдәби-теоретик әсәрләрне дә ул бик җитди укытты…

Галимҗан белән яшәвем минем өчен гаилә тормышы гына түгел, үзенә бер мәдәният университеты булды.

1926 елның көз башы. Урамда салкын. Көн саен диярлек яңгыр ява. Галимҗан эштән кайта да, каминны яктырып, утка карап утырып ял итә. Аннары кабинетына кереп утырып эшли башлый. «Әдәбият кануннары» н яза. Бер кичне ул миңа:

– Балакай, Феняга әйт әле, самовар куйсын! – диде.

Сәгатькә карасам, төнге ике. Хезмәтче хатынны йокысыннан уятырга кыймадым, кухняга үзем төшеп киттем.

– Самовар кайнагач, миңа әйтерсең, үзең күтәрә күрмә,– диде Галимҗан.

Ул вакыт мин йөкле идем. Самовар кайнады. Инде Галимҗанны чакырыйм дип торганда, югарыда буылып-буылып йөткергән тавыш ишеттем. «Бу кем микән?» – дип уйладым. Галимҗанның болай итеп йөткергәнен беркайчан да ишеткәнем юк иде… Мин баскычтан менгәндә, ул юынгыч янында бөгелеп басып тора иде. Мине күргәч, кулы белән генә «яныма кил» дип ишарә итте. Янына барып карасам, ни күрим, юынгыч ләгәне кан белән тулган. Беренче минутта мин куркудан кычкырып җибәрдем дә, артка чигенеп, аркам белән шифоньерга килеп бәрелдем. Ләкин шунда ук үземне кулга алып, врач Терегуловка шалтыраттым.

вернуться

1

Шәҗәрә агачы түбәндәге китаптан алынды: Галимджан Ибрагимов: документы и факты; Галимджан Ибрагимов глазами молодых / авт. – сост. М. Х. Ибрагимов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. – С. 293.

2
{"b":"759228","o":1}