Литмир - Электронная Библиотека
A
A

Хатыным күптән йоклый. Ул миңа берничә тапкыр:

– Садыйк, сиңа ни булды, ят инде! – дип караса да, мин аны тыңламадым.

Ул мине көтә-көтә аптырагач:

– Җә инде, Садыйк! Иртәгә иртә үк базарга барасың бар ич! – дип, тагы бер кыстап карады, ләкин мин һаман утыра бирәм.

Йокы каядыр качкан. Шул тигез, вак һәм туктаусыз коелган яңгырны озак, бик озак тыңлыйсым килә. Йөрәгемне кайнаткан, җанымны дулкынлаткан бүгенге вакыйга уңае белән очсыз-кырыйсыз хыялга ихтыярсыз тартылып барам.

Мин, гомумән, төнге яңгырны бик яратам. Хәзерге кебек салмак, ләкин еш һәм тигез генә, җиңел генә шыбырдап торса, бөтен җаным белән биреләм. Аның сак кына, тын һәм акрын гына коюы мине дә башка вакытларда белми торган акрын шатлыкларгамы, тын гына кайгыгамы, белмим, нәрсәгә алып китә. Рухымның әллә кайчаннан бирле эзләп тә таба алмый йөргән теләге шул вакытта, шул караңгы төндә өзлексез коелган вак яңгырның шыбырдавы астында табылгандай тоела. Шуның тәэсирендә бай вә киң бер хыялга чумып, барын да онытам. Хәятның көндезге аек һәм шау-шулы чагында сизелмәгән, илтифат ителмәгән нәрсәләр бу вакытта кояш кебек ачык күрелә. Бу вакытның хыялында да аерым бер тәм, бөтенләй башка булган бер ямь була; моны хис кылмаган адәмнәр зур бер сәгадәттән мәхрүмнәрдер дип уйлыйсың, аларны кызганасың…

Бу көн, хосусый бүгенге көн исә рухымны бик тирәннән дулкынландырган башка бер вакыйга да бар. Ахры, шул хыялны гадәттәгедән артык җанландырды, йөрәкне, тынган, йоклаган йөрәкне кузгатты.

2

Иртәнчәк хатыным белән тәмләп кенә чәй эчеп утыра идек. Арада кызык бер әңгәмә бара: ул, яшь чагында үзенә гашыйк булып, «саргайдым, үләм» дип йөргән бер җегетнең вакыйгаларын сөйли башлаганга, чәебездә аерым бер тәм булачак иде. Күп булса берәр чынаяк эчкәнбездер, кинәт бер кыңгырау тавышы ишетелде: ул авылның югары ягыннан безгә таба килә иде. Тиз арада безнең турыга җитеп, кемгәдер туктагандай булды, һәм шул минутта ук берничә малай, күзләрен акайтып, безнең өйгә чабып керделәр дә, берсеннән-берсе ашыгып:

– Мулла абзый, мулла абзый! Сезгә зимски нәчәлник килде, – дип акырыштылар.

Без каушый калдык. Минем мулла булганыма ике генә ел, земский белән таныш та түгелмен. Башкача да йомыш юк кебек, ник килер икән?

Өстемә бишмәтне кидем дә «зимски» ны каршы алырга дип чыктым. Яңа тарантаска җигелгән ике яхшы кара атны, әйбәт киемле кучерны, арбага ята төшеп утырган, бөтенләй европача киенгән алтын күзлекле русны күреп, башта эчем жу итеп китте. Ләкин бер секундта эш бөтенләй үзгәрде. Ни күзем белән күрим – көләргә дә, кычкырырга да белмәдем… Земский дип каршыларга чыккан адәмем бөтенләй башка кеше булып, үземнең яшьлек елларымның күбесен бергә уздырган бер танышым булып чыкты.

3

Мин мәдрәсәдә чагымда бай балаларына, зур хәзрәтләрнең мәхдүмнәренә хас булган дәресханәдә байларча гына яши идем. Өйдән килгән азыкның, төрле ашамлыкларның иге-чиге булмый иде. Байлыгым шундый шәп булып, дәрәҗә дә зарарсыз булганга, мин, әлбәттә, үзем самовар куеп, пешеренеп йөрмәдем. Минем мондый эшләрне бер ярлы ятим шәкерт үти, ул бичара акча алмый, тик тамак ялына эшли иде.

Бу шәкертнең йөзе күңелсез, өсте-башы һәрвакыт ертык һәм керле булганга, сабакка да чамалы күрелгәнгә, аны бер дә санга сукмыйлар иде. Ул безнең мәдрәсәдә байтак еллар торды, аның иптәшләренең дәрәҗә һәм урыннары югары ашты исә дә, аның урыны мич буеннан күчмәде. Ул үзе дә бик югарылыкны теләми иде бугай. Аны һәммәсе кимсетәләр, яратмыйлар, җәберлиләр, теләгәнчә мыскыллыйлар, исеме белән дәшмичә, башы зурлыктан «Тубал» дип кенә йөртәләр иде.

Бу Тубал тыштан караганда бик гади, бик садә, бераз тилемсәрәк кебек күренсә дә, аның эчендә тышына башка булган бер дөнья бар шикелле тоела, күзендә кайбер вакыт куркыныч галәмәтләр ялтырап китә иде. Һәм нәтиҗәдә шундый бер халәт аңлашылды да.

Ул бер елны үзгәреп китеп, һәрвакыт сагышка батып йөри башлады. Башка вакытларда беркая чыкмый торган Тубал, бу елның рамазаны кергәч, икешәр көн югалып торгалады. Үзе һаман уйлана иде. Шәкертләр, аңардан көлеп:

– Тубалга дәрт тулган бу ел! – диләр иде.

Уразаның егерме җидесендә Кадер кичәсе булды. Бөтен шәкерт тәравихка[67] китте. Тубал исә, «авырыйм» дип, мәдрәсәдә калган.

Ышанырсыңмы? – Кайтсам, Тубалдан җилләр искән, әйберләре дә күренми. Белгән-күргән дә юк. Шул юктан юк. Шулай итеп Тубалыбыз югалды. Яңа малай тапканчы, миңа да үзем өчен самовар куеп йөрергә туры килде.

Үзеннән соң аның хакында төрле хәбәрләр чыгып, кайсылар: «Хаҗилар белән Мәккәгә киткән, имеш», – ди. Кайберәүләр: «Сартларга[68] ияреп, Бохарага качкан, имеш», – дип сөйләнсәләр дә, аныгын белә алмадылар.

Мин үзем тагы малай таптым. Шул көннән аны исемнән чыгарып, инде исемен дә оныткан идем.

Бу көн, земский каршысына дип каушый-каушый чыгып, каршымда теге алтын күзлекле франт адәм эчендә шул Тубалны таныгач шаша калдым. Төшме, дим. Юк, ул өн иде. Дөнья күрмәгән авыл малаеның күзенә земский начальник булып күренерлек рәвештә киенеп, кыңгырау илә миңа килеп төшкән адәм чынлап та шул Тубал, шул кайчандыр тамагы ач, өсте ялангач, миңа тамак ялына самовар куйган малай иде. Кинәт очрауда шашарлык та бар. Ул уйга килмәслек дәрәҗәдә үзгәргән. Зиһендә сакланган сурәт белән хәзер каршыңда торган бу егет арасында мөнәсәбәт табу бик читен. Аңа хәзер Тубал дигән исем ятмый да, аны Тубал дип атау, борын табигый күренсә дә, инде бер дә килми дә, килешми дә, мөнәсәбәтсез дә шикелле. Ул хәзер тышкы ягы белән халыкның «зур түрәсе», ул – европеец, ул – мөкәммәл франт… вәссәлам.

4

Аның чын исеме Гыйльман икән, фамилиям – Каһиров, ди. Ул миндә кичкә чаклы торып, кояш баер алдыннан гына китте. Кыш көне шәһәрдә укуда булып, җәйлигә безнең күрше авылдагы бер байның балаларын укытырга килә. Миңа шунда барышлый кергән. Без очрашуыбызга бик шатландык. Ул бигрәк тә. Аның белән күп һәм иркен сөйләштек. Бигрәк ул сөйләде. Минем исем китте дә торды. Шуны кара: ул үзенең әллә нәрсәсе белән мине баса, тыгызландыра, тартындыра шикелле тоелып китә. Адәм үзгәрсә үзгәрә икән, Ходаем! Ул бөтенләй икенче кеше булган – ул ачык, ул мәдәни, ул белемле. Аның башыннан әллә ниләр кичкән. Ул, безнең мәдрәсәдән киткәч, казакъ хаҗиларына ияреп, Мәккәгә барган, аннан, хаҗ кылмыйча ук, кире Истанбулга килеп, мәктәптә берничә ел укыган да, Русиягә кайтып, хак белән мөгаллимлек кылган. Соңра фикере үзгәреп, мөгаллимлектән җыйган акчасы белән русча укырга тотынган. Шуннан бирле һаман укыган, әле дә укый.

Безнең аерылышканга тугызынчы ел. Ул шушы гомердә төрле дәверләр кичереп, урта мәктәпләрдәге хәтле укып та өлгергән. Мәктәп програмыннан тыш та бик күп нәрсә күргән. Ни турында гына сүз чыкмасын, мине күмә дә ташлый. Мин күп урында аның сүзен аңлап җитә алмый интегәм. Мин үземнең бернәрсә дә белмәүне, минем һәр сүзем коры «авыз фәлсәфәсе» генә идекен бүген, Каһиров белән сөйләшкәннән соң, ачык белдем. Моның өстенә ул хәзер һавадагы кош дәрәҗәсендә ирекле, дүрт ягы кыйбла, кая китсә дә, ни кылса да, иреге бар. Укуы, белүе һәм азатлыгы гына тагы бер хәл: ул алдагы көннәренә бөтенләй икенче төрле карый. Ул: «Әле мин хәятны башламаганмын, мин әле аңа әзерләнәм генә, чын хәят алда булачак», – ди. Ул ерак, югары һәм алга омтыла. Ул, күзен күккә, гарешкә терәп, хәяттан алуы мөмкин булган насыйбына ирешергә үкереп бара.

Ничек тә истикъбален[69], үткәне белән хәзергесен дә алда һәм гали күрә, шуны өмид итә, һәм хакы да бар.

5

Адәмнәр табигатьләре, куәтләре буенча берничәгә бүленәләр: бертөрлесе үзенең тимер кулы, куәтле ирадәсе[70] белән әхвальне үзе теләгән якка бора – болар хәятның чыннан иясе, идарә кылучысы булалар. Икенче бүлеге исә идарә куәтләре аз булган адәмнәр булып, алар әхвальнең агымына буйсынырга мәҗбүрләр, алар хәятның үз язмышларына хаким түгел, бәлки аның колы була. Мин икенче бүлектәнмен, ахрысы. Шундый бер мәсьәлә хаккында сүз чыкканда, миңа бер иптәшем: «Син тышкы тәэссоратка һәрвакыт җиңеләсең, син гакыл белән, ноткың белән[71] түгел, миең белән эш кыласың. Син – әхваль һәм хиссият колы, син әхваль агымына ятмый кала алмыйсың!» – дигән иде. Бу вакытта мин, бу сүзгә каршы барып, сүздә аны рәд кылган[72], янымдагы ишекнең тоткасыннан тотып: «Син яңлышасың, син минем тимер ирадәле икәнемне белмисең, тоткасыннан тоткан менә шул ишекне теләгән якка борып йөртә алган шикелле, тормыш агымнарын үзем теләгән якка шулай бора алам», – дигән идем. Һәм шул игътикадта[73] идем. Бүген исә ялгышканымны ачык белдем, үземнең «әхваль агымына кол» идекемне бүген сиздем. Моңа да Каһиров белән очрашу сәбәп булды.

вернуться

67

Тәравих – ураза аендагы кичке намаз.

вернуться

68

Сарт – үзбәк халкын Октябрь инкылабына кадәр мыскыллап шулай атаганнар.

вернуться

69

Истикъбаль – киләчәк.

вернуться

70

Ирадә – ихтыяр.

вернуться

71

Ноткың белән – телең сөйләгәнчә.

вернуться

72

Рәд кылу – кире кагу.

вернуться

73

Шул игътикад – шулай дип ышану.

15
{"b":"759228","o":1}