Литмир - Электронная Библиотека

– Надя! – дип кычкырды Галина Герасимовна, ишектән башын тыгып.

"Бу якка карама!" – дип ялварды кыз күңеленнән, һәм кайчандыр дәү әнисеннән ишеткән сүзләрне исенә төшерде, – "Дошман күзләрен сукыр ит…" Карамады. Ул арада коридорның теге очыннан Надя килгәне күренде. Тәнзилә тын алырга куркып стенага сарылып басып торды. Надя әйбәт, әлбәттә. Тик аның да күрмәве яхшырак иде. Хатын Галина Герасимовна бүлмәсенә җиткәч, Тәнзилә ягына бер тын карап торды да кереп югалды. Тәнзилә ишеккә ташланды. Ул арада коридорда тагын аяк тавышы ишетелде. Кыз җиңел сулап куйды. Хәзер ул коридорда йөрүчеләргә күренми иде инде. Тик шундук урамга чыга торган ишек янында утырган абзыйны шәйләп катып калды. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Хәзер ул торыр да Тәнзиләне сөйрәп алып китәр кебек тоелды. Ләкин абзый торырга уйламады да. Кыз моңа бераз гаҗәпләнде, әмма сәбәбенә тиз төшенде. Каравылчы абзый гырлый иде. Йоклый. Кыз тиз генә килеп ишекне этеп карады. Ачылмады. Тартты. Юк. Ишек бикле иде. Ул буынсыз булып ишек яңагына сөялде. Бетте! Барсы да бетте… Инде булды, котылдым дигәндә генә…

Шунда келәгә күзе төште һәм өмет чаткысы ялтлап китте. Кыз шунда үрелде, тик аяк очларына басып та буе җитәрлек түгел иде. Ул аяк киемен салып кулына тоттыда шуның белән келәне этәргә тотынды. Бераз тырышканнан соң келә ычкынды. Челтерәгән тавыш чыкты. Каравылчы кыймшанып алды. Уянып җитәлмәде. Зур бер кинәнеү белән Тәнзилә ишекне этеп җибәрде. Тик ул ачылмады.

Кыз авыр сулап куйды. Тынычланырга кирәк. Үзеңне кулга алырга. Ныклы булырга кирәк, көчле булырга. Кыз тагын бер кат ишеккә күз йөгертте. Аста да келә булган икән. Коридорда инде аяк тавышлары, кемнәрнеңдер сөйләшүе ишетелә, ыгы-зыгы купканлыгы сизелә иде. Тәнзилә каудырланып аскы келәне тартты. Монсы тиз ачылды. Әмма келә тавышына каравылчы уянды. Ул шундук аягына басып Тәнзиләгә ташланды. Кыз читкә тайчанып, ишекне этеп җибәрде. Һәм ачык ишектән ишегалдына ыргылды.

Тик баскыч турында ул оныткан иде. Бары тик җиргә тәгәрәп күзләреннән утлар күренгәч кенә ялгышуын аңлады. Нәрсәседер авыртты бугай. Әмма кыз игътибар итмәде. Тиз генә сикереп торды да урамга йөгерде. Каравылчы аның артыннан төште. Шәп йөгерә, каһәрең. Ләкин Тәнзилә дә төшеп калганнардан түгел, иптәшләренең берсе дә аны куып тота алмый.

Бәхеткә каршы, капка ачык иде. Кыз капкадан чыгып, кайсыдыр якка йөгерде. Каравылчы менә-менә куып тотам дигәндәй артыннан чапты-чапты да тыны бетеп акырынайды, соңыннан бөтенләй туктап калды. Ул күздән югалгач та Тәнзилә йөгерүдән туктамады. Бары тик авыл читенә чыгып җиткәч кенә хәлсезләнеп җиргә чүгәләде. Болай гына булмый иде. Ул аякларын сузып утырды, тирә-ягына каранып алды. Куркыныч юк шикелле иде. Һәм кулларын җәеп чалкан төшеп сузылып ятты.

Ирек! Иректән дә татлы нәрсә юк шикелле иде.

7

Ирекле икәнеңне белү өчен, аның бөтен ләззәтләрен үзеңнең бөтен күзәнәкләреңдә тою өчен күзләреңне йомарга кирәк. Ул да күзләрен йомды. Күк йөзендә җемелдәшкән йолдызларны тойды. Әнә тегендә җидегән йолдыз балкый. Чүмечкә охшаган җиде нокта. Ә мондарак Зөһрә йолдыз. Монсы таң атканда да сүнми, сүрелми калачак. Әнисе сөйләгән әкиятләр аша җанына сеңеп калган йолдызлар. Шушы йолдызларны күрү өчен дә ирекле булу кирәк. Алар бары тик менә монда, авыл читендәге юл чатында гына күренәләр. Детприемник дип аталган төрмәдә аларны күреп булмый.

Тәнзилә күзләрен ачты. Күк йөзе ул күз алдына китергәнчә түгел иде. Бөтен дөньяны томан каплап алган. Һавада бер йолдыз эзе дә юк. Җидегән дә… Зөһрә дә… Аларның барсы да куе томан артында, болытлар артында.

"Һаваны бикләп куйганнар", – дип уйлады кыз. Күкләрнең шулай биктә булуы табигый кебек тоелды. Аны да бикләргә тырышканнар иде. Ул качты. Ачык һавага чыкты. Ләкин һава да ул теләгәнчә түгел иде. Һава бикле иде. Шушы бикле дөнья аның әтисен алып китте. Әнисен. Үзен… Ул качты. Тик бу дөньядан беркайда да качып котылу мөмкин түгел икән. Хәтта иреккә чыктым дип колачларыңны җәеп ятсаң да йолдызларны күрә алмыйсың. Йолдызсызлыктан арыган үләннәрнең сизелер-сизелмәс кенә итеп җилгә зарлануын гына ишетәсең.

Үләннәр зарын озак тыңларга туры килмәде. Юл буйлап якынлашкан машинаның яктылыгы күзләрен чагылдырып үтте. Тәнзилә үзе дә сизмәстән юл читенә тәгәрәде. Шундагы әрекмән ышыгына яшеренеп тынып калды. Машина аның дөньяда барлыгын белмичә узып китте. Бу эмка иде. Кинәт Тәнзиләнең арка үзәгенә салкын йөгерде. Бәлки мине эзләп чыкканнардыр, дип уйлады ул.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

8
{"b":"721757","o":1}