Литмир - Электронная Библиотека

– Юк, көтмибез! – Наташа катгый иде, – Югыйсә, соңга калабыз. Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни.

– Кайчан китәргә җыенасың соң? – дип елмайды Ольга, – Хет бер-ике көн әзерләнергә кирәк бит.

– Нәрсәсен әзерләнеп торасың? – Наташа яткан җиреннән сикереп торды, – Юллык ашарга алабыз да вәссәлам. Анда баргач, солдат киеме дә, мылтык та бирәләр. Бездән бары тик батырлык кына сорала. Ризасызмы? Иртәгәгә?

– Риза, – Катя да торып утырды.

– Иртәгә түгел, берсекөнгә, – диде Ольга.

– Ярый, – дип килеште Наташа, – Ә син Тәнзилә?

Тәнзилә иңнәрен генә сикертеп куйды:

– Мин бармыйм. Үзегез генә җиңеп кайтыгыз.

– Ник? – Наташаның күзләре маңгаена менде, – Ник бармыйсың?

– Мин бит кечкенә, – Тәнзиләнең күзләрендә очкыннар уйнаклап алды, – Барыбер файдам тимәячәк.

– Танкист булырсың, – диде Наташа шуны гына көтеп торгандай, – Яки разведчик.

– Разведчик! Разведчик! – Катя хәтта кулларын чәбәкләп алды, – Кечкенә булгач, сине беркем дә күрмәячәк.

– Атсалар да тидерә алмаячаклар, – дип өстәде Ольга, – Сиңа тидерү өчен ашыкмыйча озак итеп төзәргә кирәк.

– Барыбер бармыйм, – диде Тәнзилә, – Сугышасым килми минем.

– Барырга кирәк, – дип кистерде Наташа, – Батырлык эшләргә мондый мөмкинлек бүтән әллә була әллә юк. Булганын кулдан ычкындырырга ярамый. Иртәгәгә кадәр уйла әле син, Тәнзилә.

Сугыш турындагы сүз шуның белән тәмамланды да басудагы эшләр турында сөйләшүгә күчтеләр. Ул арада кәнсәләр алдындагы халык таралыша башлады.

– Халык тарала, – диде Катя, – Безгә дә барырга вакыт. Юкса кирәкне бирәчәкләр.

– Киттек! – Ольга йөгерергә тотынды, – Әйдә, кем беренче?

– Мин! – Наташа кинәт кенә тизләнде дә Ольганы узып китте.

Кызлар шулай узыша-узыша кәнсәләргә йөгерделәр. Бу аларның үзара шаярышуы гына түгел иде. Эшкә бер минут та соңларга ярамый. Бригадир, яки рәис сизеп калса, трудиннән колак кактым дигән сүз. Азга гына соңарсаң да көн озыны бушка эшләячәксең. Хәтта алар үзләре күрмәсә дә әләкләүчелер табылып тора. Аннан кәнсәләргә чакыртып сорау алалар: "Кайда йөрдең? Нишләп эш урынында түгел идең?" Мондый сорауларга бик исе китми торган усал хатыннар да бар. Наташаның әнисе, әнә, чәчрәп чыгып талаша, барыбер үзенекен итә. Район үзәгендә ниндидер туганы зур урында утыра, диләр. Шуңа сүзе үтә. Ә Тәнзиләнең әнисе алай итәлми, үзе дә юаш, ире дә "тегендә" җибәрелгән. Тәнзилә үзе дә, аның ахирәтләре дә олы кешеләр белән талашып, үз дигәненә ирешә алырлык кешеләр түгел. Шуңа йөгерергә, бер минут та соңламаска туры килә.

– Кайда йөрисең инде, тагын бушка эшлисең килә мени? – дип каршылады аны әнисе, – Әйдә, тизрәк. Безнекеләр, әнә, эшкә дә тотынган инде.

Тәнзилә дәшми-тынмый гына әнисенә иярде. Аның эшлисе түгел, ә ашыйсы килә иде. Тик нишлисең… Кичкә кадәр түзәргә кирәк инде. Үч иткәндәй, көне дә озын әле аның.

2

Авыл белән идарә итүче өч кеше бар. Колхоз рәисе, читауат һәм бригадир. Читауат ул кергән-чыккан акчаларны чутлап кәнсәләрдә утыра. Рәис эрерәк мәсьәләләр буенча эшли һәм кешеләр арасында бик еш булмый. Халык белән иңгә-иң эшләүче кеше – бригадир. Качкының бригадиры – Барый Васил улы Борханов, Герман сугышында аягын имгәтеп кайткан илле яшьләр тирәсендәге ир. Халык аны үз артында Барбос дип йөртә. Ул таң тишеге белән авылның бер очында пәйда була да капка саен туктап сүгенергә тотына:

– Эт ялкаулары! Кояш әллә кайчан калыкты бит инде, ә сез әле иртәнге ашны да ашамагансыз. Нәрсә, коммунизм килгәнен көтеп ятасыз мени, аңгыра сарыклар? Үзе генә килми ул, аны яулап алалар. Җыен беткән баш. Нигә кичә башлаган эшегезне бетереп кайтмадыгыз? Атаң башы дип кайтып киттегез мени кояш та батмас борын? Бүген төшкә кадәр эшләп бетерегез. Үзем барып тикшерәм. Төшкә кадәр бетмәсә, начар эшләнгән булса, труддин дә юк сезгә, икмәк тә юк. Эшләмисез икән, ашамыйсыз. Ятыгыз, әнә, кәҗә тәкәгезнең фәлән нәрсәсен суырып. Аңладыгызмы? Бүген дә кичәге эшегезгә чыгасыз. Ярты сәгатьтән шунда булмыйсыз икән, кичәге труддинегезне сызып ташлыйм, анагызны сатыйм нәрсәләр.

Шуннан ул икенче йортка күчә. Кереп ишекләрен дөбердәтә, үзе кычкыра:

– Нәрсә, көпә-көндез ишек элеп утырасыз? Төрмәдәге кебек. Төрмәне сагынсагыз, хәзер чакыртам кирәкле кешеләрен. Фәлән нәрсәгездән сөйрәп алып китәрләр. Ачыгыз ишегегезне! Кем бара бүген сезнең өчен колхоз эшенә? Кара син аны, киенмәгәннәр дә бит алар, ялкау тәреләр. Дөньяның бөтен ялкауларын җыеп, урман эчендәге Үләт базына илтеп ташлыйсы гына калды хәзер. Эшкә чыга беләсезме сез, эт җаннар? Или сезнең өчен аксак аягым белән мин селкенеп йөримме? Тиз генә басуга менегез. Чүп утарга кирәк. Чүпнең иң уңган җирен сезнең өчен калдырдым, тәмуг кисәүләре. Бүген кичкә эшләп чыксагыз икеләтә труддин язам, булдыра алмасагыз – дүртләтә кисәм. Күтегезне кулыгызга тотыгыз да тиз генә басуга элдертегез. Бер аягыгыз монда, икенчесе тегендә булсын.

Хуҗаларны шулай аякка бастырып, эш кушкач, чираттагы йортка күчә. Авызындагын эт җыярлык түгел инде аның. Тик беркем дә каршы төшми, аркылы сүз әйтми. Аның сүзләрен тыңлый-тыңлый җыеналар да эшкә чыгып китәләр. Чөнки Барбос кабәхать телле булса да яхшы күңелле кеше. Үз эшчеләрен колхоз рәисеннән дә, районнан килгән түрәләрдән дә рәнҗеттермәскә тырыша. Гаебе булганнарны да яклап калырга җай эзли.

Бер мәлне үрге оч Зәйнәп апа бер уч бодай урлап тотылгач та шушы Барбос төрмәдән алып калды.

– Гаебе юк аның. Мин алырга рөхсәт иттем, – диде ул районнан килгән түрәгә, – Әнкәсе үлем хәлендә, берсеннән-берсе кечкенә биш баласы бар. Ачыгалар. Күрәләтә үтерергә мени аларны? Мин дөрес эшләвемә шикләнмим. Икенче көнне Зәйнәп планын икеләтә арттырып үтәде.

– Дәүләт милкен үз белдегегез белән таратырга сезнең хакыгыз юк, – дип каршы төште район түрәсе, – Сезгә андый хокук бирелмәгән.

Барбосның моңа исе дә китмәде:

– Бу дәүләт милке түгел, – диде ул корыч тавыш белән, – Бу аның труддингә бирелә торган икмәге хисабына.

Авыл халкының Барбос яклы икәнен сизенгән район түрәсе сүз озайтып тормады, юл куярга булды. Шул хакта сүзен әйткәч, халык та аны алкышлады. Ә Барбос ул труддин икмәге хисабына дип болай гына әйтә инде, алып калмый, аның ише нәрсәләр белән вакланып тормый. Шуңа авыл халкы аны санга суга, нинди начар сүзләр белән генә сүксә дә карышмый, ул әйткәнне тыңлый. Район түрәләре дә артык бәйләнеп бармый, чөнки колхозның күрсәткечләре яхшы.

Ә Барбос көн саен кояш чыгыр чыкмастан авыл очында пәйда була. Һәм авыл халкын уятып эшкә җибәрә. Аннан соң үзе дә басу-кырларга, көтүлекләргә барып эшчеләренең хәл-әхвәлен белешә, проблемалары булса хәл итә, тәртип бозсалар эт итеп сүгеп китә.

Ләкин сугыш башланганның икенче көнендә Барбос таң тишеге белән күренмәде, авыл көтүе киткәч кенә пәйда булды. Анда да өй ишеген кагып, аты-юлы белән сүгенеп гомер үткәрмәде. Бүген ул бик тәртипле һәм итәагтьле иде. Хәтта кешеләрдән беркадәр кыенсынган, үзен гаепле итеп сизгән кебек тә тоелды. Сак кына итеп ишекләрне какты да хуҗа чыккач:

– Исән-саулармысыз, туганнар! – дип күзләрен яшерде, – Сезнең өйдә арысландай ирләр бар бит инде. Бүген сәгать тугызга юл биштәрләрегезне әзерләп кәнсәләр янына җыелырга кирәк булыр. Хәрби комиссарияттан киләләр. Ашыгыч мобилизация игълан иткәннәр. Төшкә кадәр үк китәргә кирәк булачак.

Ул шулай өй беренчә йөреп аңлатып чыкты. Эш турында бернәрсә дә сөйләнмәде. Ирләре, балалары сугышка киткәндә хатын-кызлар, аналар басуда калмасын, дигәндер инде. Аның сүзләрен дә төрлечә кабул иттеләр. Кемнәрдер моңсу гына баш какты, кемнәрдер сыгылып кына елап җибәрде, кемнәрдер башына суккандай исәңгерәп калды.

– Нишләп шулай тиз, сугыш кичә генә башланды бит? – диючеләр дә булды.

Барбос аларга хәлне сабыр гына аңлатырга тырышты:

– Фашистлар бик зур көч белән һөҗүм иткәннәр, аларны туктату өчен бик күп кеше кирәк. Ашыгыч рәвештә. Югыйсә, монда килеп җитүләре дә бар.

Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыгарга тотынды. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чагалар пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе булды. Беришләре салмак кына атлап кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына китте. Кәнсәләр янында күп кешелек төркем хасил булды. Урманга ашыгучылар да шактый иде.

2
{"b":"721757","o":1}