Литмир - Электронная Библиотека

– Син дә. Әйдә, икәү ашыйбыз.

Әнисе аңа беркадәр сокланып карап торды да икмәкне алып ашый башлады.

– Тиз булыгыз! – дип ашыктырды башлыклары, – Таңга кадәр ашарга уйладыгызмы әллә?

Капка алдында ике машина тора иде. Әнисе арттагы эмкага атлады. Ишек тоткасына үрелүгә кырыс тавыш ишетелде:

– Баланы калдыр! Кая барасың?

Моны ишетүгә Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады.

– Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы җебек иде, күз яшьләренә чыланган шикелле, – Кызым!

– Әни! Тимәгез минем әнигә!

Әнисе аның битләреннән котырынып үбәргә тотынды, үзе туктаусыз рәвештә:

– Кызым, балакаем… Бердәнберем минем… – дип пышылдады.

Кинәт көчле куллар Тәнзиләне әнисе куеныннан йолкып алды да кайдадыр алып китте. Кыз чәбәләнде, кычкырды, үзен эләктергән кулларны тешләргә тырышты. Тик берни дә үзгәрмәде. Бары тик әнисенең җан өзгеч тавышы гына ишетелде:

– Кызым! Балакаем!

– Әни! Әнием! – дип өзгәләнде Тәнзилә дә, – Әтием, кайт! Коткар безне!

– Кызым…

6

Район үзәгенә җиткәч, машина бер катлы агач йорт янына килеп туктады. Бу чамадан тыш озын йорт такта койма белән әйләндереп алынган, ихатасында эскәмияләр, атынгычлар эшләп куелган. Озаклап күзәтергә ирек бирмәделәр, янында утырган күн курткалы ир:

– Килеп җиттек! – дип кызны машинадан сөйрәп диярлек төшерде дә җилтерәтеп алып кереп китте.

Ишектән керүгә аларны озын буйлы, таза гәүдәле ханым каршылады:

– Контрамы? – диде ул, усал карашлары белән кызга күз йөгеретеп, – Әйдәгез.

Ханым артыннан бер бүлмәгә уздылар. Түрдә, Сталин портреты астында зур өстәл, бер як стена буенда – урындыклар, икенчесендә – зур шкаф. Башка бернәрсә дә юк.

Күн курткалы ир Тәнзиләне урындыкларның берсенә утыртып куйды да пакасыннан кәгазьләр чыгарып өстәл башына кереп утырган ханыма сузды. Ханым аларга күз йөгертеп чыкты, нәрсәдер язды һәм берничә кәгазьне иргә сузды:

– Кул куегыз.

Аның тавышы да кырыс, салкын кеше тавышына охшамаган иде. Тәнзилә шушы хатынның кыяфәтенә, йөзенә, хәрәкәтләренә карап кына да монда үзен рәхәтлек көтмәячәген чамалады. Ә тавышы моны тулысынча куәтләде. "Контра" сүзенең нәрсә аңлатканын ул төгәл белми, әмма дошманнарга карата кулланылганын аңлый иде. Ишектән керү белән аны дошман итеп каршыладылар…

Эшләре беткәч, хатын күн курткалы ирне ишек төбенә кадәр озатты да коридорга кычкырды:

– Надя!

Хатын үз урынына барып утыруга ишектә ябык гәүдәле уртача буйлы утыз яшьләр тирәсендәге ханым күренде:

– Әйе, Галина Герасимовна…

"Галина Герасимовна…" – дип кабатлады Тәнзилә эчтән генә. Һәм өстәл башында утырган хатынга тагы бер карап алды да: "Гадина…" – дип өстәде. Хатын моны сизмәде, әлбәттә.

– Менә сиңа тагын бер буржуй мунчаласы, – диде ул Тәнзиләгә ымлап, – Эш итеп куй, иртәгә килергә мөмкиннәр.

Надя аның кулыннан эләктерде дә утыргычтан йолкып алды һәм җилтерәтеп бүлмәдән алып чыгып китте. Коридордан чыккач кулын бераз йомшартты, адымын да акырынайтты. Күп тә үтми кечкенә бер бүлмәгә керделәр. Уртада – аркалы урындык, түрдә – кечкенә өстәл, бер як читтә – зур булмаган шкаф…

– Чишен!

Надя кызны ишек төбендә калдырды да шкафта актарынырга кереште. Тәнзилә җылы киемнәрен салды да күлмәктән генә калды. Бераздан Надя шкафтан ак җәймә алып аның янына килеп басты:

– Утыр әнә шунда.

Кыз утыруга, иңенә җәймә япты да кайчы уйнатырга тотынды. Чәчне алалар… Тәнзиләнең күңелендә ниндидер рәхәтлек тойгысы кабынды. Ул инде шәһәрдән кайткан апаларныкы шикелле матур итеп чәчен кистерергә күптән хыяллана иде. Менә, ниһаять… Бу урын әллә бик начар җир түгел инде? Шулай гына булсын иде. Кызганыч, көзге юк. Ниндирәк прическа ясый икән, күрәсе иде.

Бераздан Надя эшен тәмамлады. Тәнзиләнең башы җиңеләеп калгандай булды, бераз өшегән дә кебек. Шулкадәр калын чәчне юкарткач, өшер дә инде. Күрәсе иде… Һәм ул Надяга карады:

– Надя апа, ә көзге мөмкинме?

Надя пырхылдап көлеп җибәрде һәм кечкенә көзге алып кызның йөзенә китерде.

– Менә…

Я, ходай! Тәнзиләнең башы ялтырап тора иде. Малайларныкы кебек. Авылга кайтса, ахирәтләре ирештерәчәк инде хәзер, "Бетле!" – диячәкләр. Авылда бары тик бетле кызларны гына шулай пеләшкә әйләндерәләр. Ә монда…

– Мин бетле түгел! – кыз көзгене читкә этәрде.

Надя тагын елмайды:

– Монда тәртибе шундый. Бөтен баланы да пеләшкә алалар.

Надя шкаф янына барып тагын нәрсәләрдер актарырга кереште.

– Тамагың ачмы? – диде ул бераздан һәм бер сынык икмәк тоттырды, – Шушында гына аша, тегеләр күрмәсен. Аннан эшне дәвам итәрбез.

Тәнзилә бер Надяга, бер икмәккә карап алды.

– Аша, аша… – Дип елмайды хатын, – Монда сиңа әти-әниең юк.

Тәнзилә икмәкне алып ашарга тотынды. Шул арада үзе:

– Ә без кайда? – дип кызыксынды.

– Балалар йортында, – Надя көрсенеп куйды, – Авыллардан җыеп шушында китерәләр. Аннан төяп зур шәһәрләрнең приемнигына озаталар. Моны беркемгә дә әйтмә, үзең генә бел.

Чәчен такырга алса да Надя әйбәт иде. Әнә ич, икмәк бирде, сер бүлешә…

– Монда тормыш аяусыз, – дип дәвам итте Надя, – Балалар ике төркемгә бүленә. Берсендә – җинаятьчеләрнең балалары. Алар тәртипсез, сугышырга, әйбереңне талап алырга, кимсетергә генә торалар, моңа тәрбиячеләр дә ирек куя. Икечесе – сәяси тоткыннарның балалары. Алар тыныч, үзара тату яши. Тик аларны тәрбиячеләр дә, җинаятьче балалары да кимсетә. Бәйләнәләр икән, җавап кайтар. Җебеп торсаң, тагы рәнҗетәчәкләр. Сиңа сугалар икән, үзең дә сук. Монда шунсыз булмый…

Тәнзилә аның һәр сүзен сеңдерергә тырышып тыңлады. Һәм үзенең коточкыч урынга эләгүен аңлап телсез калды. Надя дәвам итте:

– Ә тәрбиячеләр белән киресенчә, тыңлашырга кирәк. Җавап кайтармаска, күзләренә бик күренмәскә. Сәяси тоткыннарның балаларын алар күралмый. Җае чыкса-чыкмаса да рәнҗетергә генә торалар. Аларны ачуландырмаска тырыш. Бу сүзләр дә икебез арасында гына калсын.

Кинәт Надяның җитдилеге юкка чыкты, аның йөзендә Тәнзиләнең әнисенеке шикелле ягымлылык, наз чаткылары пәйда булды. Ул кызга бер тын яратып карап торда да аркасыннан сөйде:

– И, балакай… Ошадың әле син ни өчендер… Нык бул инде син, бирешмәскә тырыш, – тавышы да җылы, хәстәрлекле иде, – Ашап бетердеңме? Яхшы, хәзер фотографка барырбыз.

Кыз баш какты да җылы киемнәрен кияргә тотынды. Надяның сүзләренә, аннан бигрәк кыяфәтенә караганда, Тәнзиләне аяусыз тормыш көтәчәк иде. Коридорга чыгу белән ул моңа тагын бер кат ышанды. Бер бүлмәнең ачык калган ишеге аша үзе күрде. Бер ханым нәфрәтенә тончыгып ысылдый-ысылдый кечкенә малайны яңаклый иде:

– Сасыгын эт баласы, син монда беркемгә дә кирәкмисең!

Тегесе шыңшый, тавышын чыгармаска, башкаларга ишеттермәскә тырыша, ә ханым аның саен котыра, аны төйгечли…

Надя Тәнзилә күреп калсын дигәндәй беркадәр тукталып торды да кызның кулыннан тартты:

– Әйдә… – дип пышылдады ул. Һәм Галина Герасимовнаның бүлмәсеннән чыкканын күреп, җилтерәтеп алып китте. Фотограф бүлмәсенә керткәч:

– Менә, сезгә тагын бер эш, – дип кызны бүлмә уртасында калдырды да чыгып китте.

Фотограф бүлмәсендәге ханым аңа күз йөгертеп чыкты да каралып, пычранып беткән кечкенә келәмгә бастырды, муенына җепкә тагылган табличка элде. Һәм фотога төшерде. Бу бик сүзчән хатын түгел иде. Берничек тә кимсетмәде дә, юатмады да. Уңга, сулга борылырга кушты. Башын күтәрергә. Һәм сүгенеп куйды:

– Пленка беткән, шайтан алгыры, – Һәм кызга борылды, – Мин хәзер киләм. Шунда гына тор. Бер кая да китмә!

"Бер кая да китмә…" Бу сүзне ишетүгә, Тәнзиләнең күңелендә ашкынулы бер хис ялтлап куйды. Китмә… Китәргә кирәк, әлбәттә! Әнә ич, Надя нәрсәләр сөйләде. Ачык ишекле бүлмәдә ялгыз калу – мөмкинлек иде. Ычкынырга кирәк!

Тәнзилә ишеккә ташланды. Аны сак кына ачып коридорга күз салды. Кеше заты күренми иде. Ул коридорга чыгып аяк киемен салды да тавыш-тын чыгармаска тырышып ишеккә юнәлде. Йөрәге дөп-дөп типте, менә-менә кемдер килеп чыгар да аны эләктереп алыр кебек тоелды. Берничә адым гына кала… Шуны уза алсаң, ирек көтә. Артта кинәт ишек ачылып китте. Кыз коты алынып стенага сыланды.

7
{"b":"721757","o":1}