– Карагыз әле, Салихка чәнчә бармактан да зур бер балык капкан! – дип көлештеләр.
Җитмәсә тагы, бер явызы:
– Ну, Салих, батыр икәнсең, ничек тартып чыгара алдың шундый зур балыкны! – дип мәсхәрә кылды.
Мин эчемнән янсам да, тыштан сер бирмәдем:
– Ә, алаймыни?.. Күзегез кызамыни?.. Сезгә ул да юк бит әле! – дидем.
3
Башлап алучының кул арты яман булмады, килгән бушка китмәде, һәммәбез дә диярлек балыклар тотып, арада кармакка бик сирәк туры килә торган зур алабугалар, шүкәләр, шамбы, карабалык кебекләр дә бар иде. Шулай булса да, иптәшләрдән кайберәүләре, моның белән генә канәгатьләнмичә, Юныс картның күлгә салган мурдасыннан берничә чуртан да урладылар.
Күлдән китми каптыруыбыз берничә сәгать дәвам итте. Тоташтан кармак саклап утыруыбыз бераз ялыктыра да башлаган иде. Кармакларыбызны зур балыклар гына кабарлык итеп тирәнәйттек тә тау башына менеп киттек. Анда безнең өчен берничә төрле юаныч бар иде. Кош ояларын, йомран өннәрен карадык. Еланнар эзләдек, катканрак булса да, юалар, яңа гына чыга башлаган балтырган көпшәләре ашап, соңра уҗым ягына какыга чыктык.
Алып килгән икмәкләр бар иде, аны ашадык. Тирләүне басу өчен коенып алдык. Көн эссе, һава кызу иде. Йомшак вә җылы суда бик рәхәт булып калды. Инде башка кызыклар беткән иде, тау буенда киң, юка ташлар җыйнадык та дулкынсыз күл өстеннән «сиңа ничә әпәй кирәк?» дип атыша башладык. Ләкин мин, моңа оста булмаганга, артык кызыгын тапмадым.
Шулай итеп, җәйнең озын көне безгә, бигрәк тә миңа, бер дә тоелмый, бәйрәм кебек күңелле үтеп китте. Кояш түбәнәйде, көн кичекте, һава көндезгедән әллә ничә дәрәҗә йомшарып, эчеп туйгысыз бер хәлгә килде. Өстебезгә карап торган карт урманның киң яфракларыннан, икенче яктагы уҗымнардан чыккан дымлы һава чәчәк исләре белән бергә кушылып, борынга тоелырлык мәртәбәдә булган бер тәм аңкый иде. Бу үзенә башка бер рәхәтлек бирә иде.
Иптәшләрдә ялыкканлык сизелә башлады. Малайлар, авыл ягына карангалап, җилкәләрен кашыйлар. Әллә нидән, бик үк кызык тапмаган Гали атлы бер иптәшебез:
– Кич тә булып килә, кайтырга кирәк инде, малайлар, – диде.
Күбебез моның сүзен куәтләдек.
Тик әллә нинди бер көч белән малайларны буйсындыра торган Тимеркәй белән Апрай гына каршы төштеләр. Алар һәрвакыт тискәреләнергә ярата. Әле дә кечек башларыннан, әллә нинди сүзләр чыгарып, телләренә салыштылар:
– Нәкъ кабар чак җиткәч кенә кайту була диме?! Кичкә таба балык бик каба ул!.. Чөнки… фәлән… төгән! – дип, кире тордылар.
Иртә кайтсалар, аларны эшкә кушачаклар, шуның өчен алар булган чаклы соңга калырга тырышалар икән. Без барыбыз да кайтуны теләсәк тә, җиңә алмадык, тагы каптыра башладык… Ләкин баягы дәрт беткән, күңел сүнгән иде. Кармакка күп карамыйча, җилкәләрне кашып яисә балык санап маташа идек.
Кояш баешы ягыннан кара куе болыт чыгуы безне тагы борчый башлады. Төрле яктан кайтуны кайгырта башладылар. Бая ук кайтырга омтылган Гали:
– Яхшы чакта кайтып калыйк, малайлар, инеш ягыннан кап-кара болыт та күтәрелде, – дип сөйләнә башлады. Башкалар да:
– Кайтыйк, малайлар, кайтыйк, – дип, моны куәтләделәр.
Ләкин теге тискәреләрне җиңеп булмый, алар һаман:
– Яңгыр килсә ни була ди… Тоз түгелсеңдер әле, эремәссең! Өйдә ашың суынмыйдыр! – дип, кире суга бирделәр.
Болыт тизлек белән зурайды. Тагы ныграк калыная да, карала да төшеп, безгә якыная бара иде: җил чыгуы аңа тагы зур куәт булды.
Башта кояш баешыннан гына чыккан болыт тиз арада киңәйде: катлаулы-катлаулы булып, безгә таба ишелеп килгәндәй агып, берничә минут эчендә күк йөзен каплап алды.
Җил көчәйде. Шуның белән бергә күлнең йөзе, бердәнбер үзгәреп, тын вә шома хәленнән каты вә куәтле дулкынга әйләнде, әллә нинди шомлы тавыш белән шаулый, күккә таба куркыныч рәвештә омтылган кебек тоела башлады.
Кояш болыт эчендә югалып, ак вә якты дөнья берьюлы караңгы, күңелсез хәлгә керде. Болар өстенә тау-таш җимергәндәй булып, күк күкри, бер минутта бөтен дөньяны утка чолгардай күренгән коточкыч яшен яшьни башлады. Ни дип тә әйтү мөмкин булмаган бер курку, каушау эченә чумдыра иде. Аяз матур көннең кинәт коточкыч караңгы бер күренешкә әйләнеп, җил-давыл, яшеннәрнең кузгалуы теге тискәре иптәшләребезне дә яхшы ук каушатты булса кирәк. Алар инде хәзер үзләре: «Йә, сыерланмагыз, тизрәк булыгыз. Тизрәк чабыйк!» – дип кыстарга тотындылар.
Без барыбыз да балалар булып, мондый яшенле яңгырлардан куркып гадәтләнгәнгә, бер кулга кармакны, икенчесенә җепкә тезгән балыкларны тоттык та күл буйлап чаба башладык. Күлнең аргы башында булдыгыбыздан, авылга кайту өчен бер чакрым озынлыгындагы күл буе белән барып, теге куркыныч камышны үтү лазем иде.
Җил тагы көчәйде. Дулкыннар тагы шәбәеп, караңгы күл әллә нинди бер тавыш белән улый, бөтен күл күккә таба сикереп, әллә нинди яман итеп шаулый, ямьсез төс бирә иде. Бая күзне ала алмыйча караган күл хәзер, күз төшсә, җанны туңдырып җибәрә иде.
Күк йөзендәге болыт катлавы һаман арта, һаман калыная, куе томанлы караңгылык кушыла бара, яшен, күк күкрәү баягыдан да яман рәвешкә керә, шулар бары җыелып, җаныңны бармак очына китерердәй була. Өстеңә тау-таш ишелеп килә дә, шул минутта яшен, башыңа тиеп, бөтен гәүдәңне яндырып ташлар кебек тоела иде.
Шулар өстенә үзебезнең теге куркыныч камышка якынлашуыбыз безнең куркуны тагы мең кат арттырып җибәрә иде.
Җитмәсә тагы, бая гына: «Тоз түгелдерсең, эремәссең!» – дип батырайган тискә- ре малайларның беренчесе, бездән дә артык каушап, әллә нинди куркынычлар хакында тукый башлады:
– Тизрәк чабыйк, малайлар, тизрәк… ул-бу булганчы, менә бу камышлыкны чыгып калыйк. Минем абзый бу камышлык эчендә аждаһа күргән. Ул җил-давыл, болыт белән күтәрелә, имеш, ди. Шуңа очрый күрмик!.. – ди.
Аждаһа… аждаһа!.. Ух… нинди коточкыч нәрсә! Моның исемен генә ишетү белән, минем куркуым әллә ничә кат артып китә. Бу мин уйлый ала торган нәрсәләрнең иң усалы, иң явызы һәм иң коточкычы иде. Җеннән, албасты, су анасыннан, упкыннан бигрәк мин шуңардан курка идем. Аның үзен күрү түгел, хакында сөйләгән әкиятләрне тыңлаган чакта да, күз алдыма әллә нинди явыз, куркыныч сыйфатлар килеп, тәннәрем чымырдап китә, кая булса да сыенырга бер урын эзли башлый идем. Бу чакта авылыбызның тәмле, килешле итеп әкият сөйләү белән даны чыккан Фәхринең сөйләгәннәре, иң элек ишетүем булганга, әле дә исемнән чыкмый: «Тауларда йөри торган туз башлы кечкенә еланнар бармы, – әнә шулар, йөз яшәсә, аждаһага әйләнәдер, ди. Шуның өчен аны күргән берен үтерә барырга кирәк, ди. Аның өчен бер дә гөнаһ булмый, ди. Әгәр инде аны үтермәсәләр, йөзгә җитә дә, ди, аждаһа бу- ла, ди.
Ул камышлы һәм кеше керә алмый торган күтерлекләрдә[2] була, ди. Аны минем бабам күргән: буе унбиш колач, калынлыгы ат чикле, ди. Шундый батыр, ди, сулышы-теше белән зур үгезләрне ерактан суырып аладыр, ди. Ул шул камышта ята бирә, ди. Әгәр дә тирә-якка зыяны булмаса, ята да ята, ди. Зыян итә башласа, маллар, адәмнәр, хайваннар алса, болыт килеп, җил-давыл белән күтәреп китә, ди.
Шуннан алып китә, китә, китә икән дә, ди, җиде диңгезне, җитмеш дәрьяны чыгып, Каф тауларына алып барып, гел еланнар, аждаһалар гына кайнап, ыжгырып ята торган бер төпсез мәмерҗәгә[3] ташлыйдыр, ди. Моннан күтәргән чакта аждаһа каршы торырга тели икән, ди. Фәрештә аны тимер чылбырлар белән авызлыклаган булганга, ай-ваена карамыйча тарта бирә, аждаһа тирә-яктагы зур агачларга, ташлар- га урала икән, ди. Ләкин фәрештә аны калдырмый, шунлыктан карт агачлар тамырлары белән өзелеп чыгалар, ташлар күчәләр, ди.
Әгәр дә аждаһа тирә-якка зыян тидермәсә, меңгәчә яши икән дә, ди, аннан ары юха еланга әйләнә икән, ди. Юха булгач, ул җен, пәри кебек булып, төрле сыйфатларга керә ала, имеш, ди… Элгәре безнең авылда бер карт булган. Берзаман шул карт яшенле көндә урманнан кайтып килә икән, ди. Юлда япь-яшь бер кыз очрап: «Абзыкаем, мине генә арбаңа утыртсана!» – дип ялына башлаган, имеш, ди. Бабай кызганып утырткан, ди. Менә аты гыжлый башлаган, манма суга төшкән, ди. Бераздан соң теге кыз: «Туңам, туңам, куеныңа алсана», – дип әйтәдер, ди. Бабай алган, кыз тагы, елый башлап: «Авызыңа кертсәнә», – ди башлаган. Шул чакта яман тавыш белән күк күкрәп, яшен яшьнәп җибәргән дә, ди, кызны яшен ташы атып, шул җирдә юк иткән, ди. Менә бу да чын кыз булмаган, юха елан булган, ди. Теге картның авызына кергән булса, аны да яшен суккан булыр иде, ди. Яшен ул мөселман кешегә тимидер, ди, тик шундый җен, иблисне атам дип, ялгыш кына эләгәдер, ди…»