– Мин кояш баткандагы күренешне яратам. Шуңа таба баруда аерым бер ләззәт бар, – ди.
Бераздан шәһәр турысыннан узып, һәрьяктан табигать уртасында гына калдык. Елганың бер ягы – зур һәм карт урманлы биек таулар, икенчесе – яшел үләннәр, аллы-гөлле чәчәкләр белән түшәлгән зур, киң тугай; бара торган суыбыз яхшы ук киң генә; аның өсте тымызык, тигез, шома. Кояш батып бара, шуның тәэсиреннән көзге кебек ялтыраган су өсте, саргылт алтынга әйләнеп, күңелне әллә кая, күккә, мәхәббәт галәменә ашыра, җанга аерым бер рәхәтлек, ләтыйф бер тәэсир килә.
Кояш бата. Җирдән тын гына, сизелми генә караңгылык күтәрелә – төн килә. Аның белән бергә тынлык килә, сиррият[39] килә.
Сизелмәстән генә артып барган караңгылык бераздан куера, бөтен нәрсәне чолгап, күзнең күрә алачак җирләрен тарайта, кыса килә, ниһаять, тәмам куерып, кара төнгә әйләнә. Монда матурлык юк, ләкин серрият бар, җанга үзенә башка бер тәэсир бар.
X., бераз куркына төшеп, минем янымарак килә, куеныма керә. Без, биш атна күрешә алмый, бу көн кавышкан идек. Шуңа күрә беренче кичә кадәрле үк ялкын эчендәбез.
Иреннәр, беренче мәртәбә буларак, озын, үтә тәмле, ниһаясез татлы булган үбешүгә бирелә. Бераздан соң теге калын урманлы, зур куәтле мөтәкәббир[40] тау артыннан тулган ай күтәрелә башлый. Дөнья вә табигатькә яңа күрек, яңа матурлык арта. Айның бу нуры һәрнәрсәгә хыялый, мөәссир, ләкин бик мөлаем, гүзәл, шигъри һәм серри төс бирә.
Без һаман барабыз, ләкин бик акрын, бик җай гына.
Бераздан суның төньяк ярындагы әрәмәдән бик сузып, бик өзеп, үзенең бөтен сәнгатен сарыф итеп, сандугачның ниһаясез гали булган сөю һәм моң белән тулган музыкасы – сайравы ишетелә.
Аның тавышында моң, матурлык, мөәссирлек кенә түгел, болар өстенә тирән бер шатлык та, сәгадәт тә, тәбрик тә бар төсле тоела. Гүя ул безне, безнең күңелдәге ялкынны белә дә, адәм гомерендә бер генә килеп кичә торган мәсәлсез[41] бәхет белән безне тәбрик кыла, шуны бөтен дөньяга чәчә кебек хис кылына.
Табигать тагы бер кат тына. Тирә-яктагы барлык нәрсәләр, Тәңренең бәхетле колы – сандугачның музыкасы тәэсиренә чумып, үлем тынлыгына бата һәм тыннарын эчтән алалар.
Беләмсең, ни ди былбыл?
«Безнең күңелдәге хиссиятне табигатькә шатлык белән хәбәр итә… аны дөньяга фаш кыла… Безне гали бәхет белән тәбрик итә…», – диешә безнең җаннарыбыз, ләкин тел сөйләргә моктәдир[42] түгел.
Ай үзенең саф, тонык нурын безнең өчен коя. Ул безне иркәли, Тәңредән бер чаткы булган күңел ялкынын арттырасы, сәгадәтебезне тагын голүләндерәсе[43] килә.
Без һаман икәү генә. Көймәбез, тын, шома, тигез һәм дә ай яктысы белән бик зур, ләкин һичбер тапсыз көзгегә әйләнгән суны ярып, акрын гына бара. Сөйләшергә икътидар[44] юк. Көймәне бөтенләй су агымы ихтыярына тапшырып, бер-беребезнең муенына сарылышкан хәлдә, төннең тынлыгын бозарга, рухыбызны тутырган сәгадәтне тибрәтергә теләмәгән кебек, күп сөйләшмичә, эчке ялкын белән кызган, сусаган иреннәребезне аермыйча, кичәнең моңына, табигатьнең матурлыгына, эчебездәге иге-чиге булмаган, дәрәҗәсен әйтергә адәм теле җитешмәгән, ниһаясез мәхәббәткә чумып, җай гына агабыз.
– Өнме?
– Төшме?
– Җәннәтме?
– Өчесе дә!
Шулвакыт ерактан, тауның суга төшкән күләгәсе эченнән, бер шәүлә заһир була[45]. Бераздан соң аның егетләр төялгән бер көймә икәнлеге беленә, һәм шул арада ук, тын вә саф һаваны, рәхәт вә серри кичәне ярып, бик өзеп, бик елап уйнаган музыка – үз музыкабыз ишетелә.
Ул елый, ул моңлана. Ләкин аның бу елавы, бу моңы кайгыдан, әрнүдән түгел, бәхет вә сәгадәтенең ниһаясез югары ашуыннан, күңелнең үз сәгадәтен күтәрә алмый ашкынуыннандыр кебек тоела. Моны күтәрергә куәтем җитми. Ни дияргә, ни эшләргә белмичә, бәхет Тәңресенең каршысына барып, бу сәгадәте өчен сәҗдә итәсе, әллә ниләр кыласы килә…
Янымдагы туташым, минем күкрәгемә башын куеп, йомшак, кечкенә кулларын муеныма үрде дә:
– Ух… Риза… Риза… үләм… үләм… сәгадәтемне, бәхетемне күтәрә алмаудан, күңелемнең ашкынуыннан үләм, – ди.
8
Артыгын уйларга куәтем җитми.
Хыялым шул ноктага килү белән, күземә яшь тулып, бугазыма нидер килеп тыгыла.
Күрәсез, күптән кичкән эшләрне хәтерлибез. Ул көннән бирле миңа бик күп алмашынулар килде. Көрәк кебек сакал чыгып, инде аңар чал да керә башлады. Рухым әллә нинди дәверләр кичереп, мин кайбер заманнарда үземнең бу кичәләремә ләгънәт тә укыдым, шуларны үземнең хәятыма кара тап итеп уйлап үкенгән чакларым да булды. Болар бәгъзан ваклык та, түбәнлек тә тоелдылар. Үзем өчен чын сәгадәт итеп, тагы башка әллә ничаклы нәрсәләргә табындым. Ләкин боларның һәммәсе бетте, һәммәсе килде дә кичте. Инде алар, мазыйның[46] караңгы пәрдәсе артына кереп, мәңгегә югалдылар. Кайбер вакыт, көчләнеп, шуларны искә алырга тырышам, ләкин булдырып булмый. Алар рухка бертөрле генә азык булганнар, йөрәкнең төбенә, үзәккә китмәгәннәр. Шуңа күрә хатирәдән күренешләре үк югалган, тик исемнәре белән күләгәләре генә калган.
Мин инде картаям.
Табигатьнең шагыйрь вә сентименталист итеп яраткан минем кебек кызганыч бәндәләре хәятның һәрнәрсәсеннән артык мөтәәссир булалар. Боларның рухлары мәңге матурлык һәм тәәссер эзли. Хәзерге тормышында тапмаса, үткәннәрен уйлап юана.
Табигый, мин дә шулаймын. Миңа да дөнья вә табигатьнең матур вә мөәссир булучылыгы һәрнәрсәдән алда һәм якын күренә.
Әнә кояш бата. Әнә шул кояш нуры белән сары алтын төсенә әйләнгән зур күл ялтырый. Әнә ат менгән бер егет күл буйлап бик акрын гына көйләп бара. Һәммәсе матур, һәммәсе моң, һәммәсе мөәссир.
Ләкин боларның матурлыгы, боларның тәэсире теге кичәләрдәге матурлыкка башка. Боларның матурлыгын беләсең, аңлыйсың; әмма ул вакытларда, ул үз ялкыныңа үзең янып йөргән чакларда, һәрнәрсәнең күрке, матурлыгы рухның әллә кай җирләре белән сизелә – ул заманда һәрнәрсә йөрәкнең туры үзенә, рухның төбенә китә иде.
Шуңа күрә рухым хәзерге тормыш белән канәгатьләнмичә, башымны кая куярга, үземне ни белән юатырга аптыраган чакларымда, мин ирексез үткән гомерне уйлыйм. Анда ләззәт тә, рәхәт тә, ямь дә бар. Анда яшьлек бар. Анда яшьлегемдәге беренче мәхәббәтем бар. Анда минем урта, ләкин зифа буйлы, алсу яңаклы, ялкын вә шигърият балкып торган, гаҗәп күзле фәрештәм бар. Үткәндәгеләрдән күп нәрсә үзенең бөтенлеген, хәятын җуйган. Андагы хәлләрнең кайберсен уйлау белән хәзер рухыма салкынлык йөгерә. Әмма… Әмма бу дәвер, бу минем беренче мәхәббәт дәверем, бу кичәләребез, минем ул фәрештәм… Аһ, болар һәммәсе минем рухымда шун- дый урын алганнар ки, мин һичбер вакытта аларны онытырга, үзем теләсәм дә, моктәдир булмаячакмын. Кайчан гына үткән гомергә, артка борылып карамыйм – болар минем гомер күгемдә ачык кояш кебек ялтырап ята. Аңа бер генә мәртәбә карау да минем рухымны хәзерге карт, тәҗрибәле тормышның тупаслыгыннан, каралыгыннан коткарып, пакь, якты, мөкаддәс һәм мәсгудиятле булган икенче галәмгә алып китә.
Ни дияргә, аларны уйлаудан килгән тәэсирне ничек аңлатырга белмим. Карт күңел ашкынырга уйлый. Тагы шуңа охшаш бер сәгадәт эзли. Ләкин ни генә кылма – һичбер эш аны бирә алмаячак. Мин картаям. Еллар мазыйны күмә, югалта бара. Әмма ул кичәләрне һичнәрсә минем хатирә дөньямнан югалта алмый.
Күземдә яшь. Хыялымда шул кичә үзенең бөтен матурлыгы белән балкып тора.
Ул кичә, ул кичәдә таулар, болыннар уртасыннан аккан киң суның тулган ай белән көмеш төсенә, тапсыз зур көзгегә әйләнгән халәте, шул суны тын гына, акрын гына ярып барган көймә менә хәзер дә күз алдымда. Су түбәненә сак кына агып барган шул көймәдә, тирә-якта булган һәммә нәрсәнең сүзсез, тавышсыз телләре белән тән вә табигатьнең тирән серләре хакында эчтән зикер әйтүләрен[47] хис кылган хәлдә, безнең аның белән икәү генә, икебезнең рухлар бергә кайнаган, йөрәгебездән кайнап чыккан ялкынлы мәхәббәт утыны иреннәребез аркылы туктаусыз юлыктырган халәттә, дөньяны онытып, эчебезне вә тирә-ягыбызны тутырган сәгадәткә чумган минутларыбыз, әле яңа гына булып кичкән кебек, үтә татлы бер хис бирәләр. Шулвакыт, шул тирән тынлыкны ярып, бөтен табигатьне үзенең моңына, сәнгатенә хәйран итеп, бер моңаеп, бер елап, бер ниһаясез югарыга ашкынып килмәктә булган музыка әле дә рухыма үтә, мин аны әле дә ишетәм, ул әле дә елый, әле дә каядыр ашкына кебек тоела.