Г. Т. Арыслан, вәхши бер хайван булса да, чыпчык авызыннан корт алып вакланмыйдыр.
– Нигезсез хурлаулар йөрәккә кадалучан. Һәр көндәшнең кимчелеген табып була, шул исәптән Галимҗан Ибраһимовныкын да…
Г. Т. Ник саныйм гаебен аның соң? Мин түгел бухгалтеры!
– Шәригать кагыйдәләре кушканча, ялгышучан адәм баласы үзенә дә тәнкыйть белән карарга бурычлы.
Г. Т. Инсаф кирәк… Ваз кичик мин-минлектән.
– Әмма чәнечкеләрдән арынырга исәбегез юктыр бит?
Г. Т. Йокыга ятканда, кулыма чыбыркы тотып ятам.
– Төшегезгә кергән берәр бәхетсезе, димәк, тагын сезнең кыенны ашаячак… Инде форсат чыккан чакта шуны да белдереп үтик: безнең татар дөньясында «чыбыркылы Тукай» хөрмәтен казанган, мәдхиягә лаек булган затлар да байтак ич. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Ямашев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская… Шулай ук Ризаэтдин Фәхретдин белән Заһир Бигиев җәнапларына да сез төрле уңайдан җылы сүзләр әйтеп узуны кирәк тапкансыз. Шәхесләргә бай кавем генә олы халык була ала. Һәрхәлдә, бу әңгәмәбездә телгә алынган таныш затларга сезнең аяусыз тәнкыйтегез дә, рух күтәрерлек мактау сүзләрегез дә ярдәм иткәндер дип уйлыйсы килә. Әлбәттә, атаклы шәхесләр турында сөйләшү гаять катлаулы, шуңадыр да сорау-җаваплар күпкәрәк китте шикелле.
Г. Т. Әлегә җитәр.
– Әмма бер нәрсәгә ачыклык кертү сорала. Сүз дә юк, шәхесләрнең үзара көндәшлектә торуы каршылыклы дөньяда табигый күренештер. Тик әлеге котылгысыз көрәш чик-чама кысаларында булырга тиеш. Шул ук вакытта безнең арада бернинди мантыйкка да сыешмаучы, һәрдаим киртәләр коручы җаһил груһлар да бар бит әле. Алары белән нишләргә?
Г. Т. Яңадан да безгә аяк чалырга маташсалар, янә безне алар белән кычкырышу кебек түбәнлеккә сөйрәсәләр, без аларны бергәләшеп юлдан алып ташлап, яки «Безнең юл беләнме, әллә түгелме?» дигән сорау куеп, ничек тә аларны ераклаштырыйк.
– Нигә соң безнең халык һаман бердәм көч булып туплана алмый?
Г. Т. «Милләт!» диләр – ул чынмыни, ихласмыни!.. Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык, төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык. Нифакъ54 выставкасында күп медаль алганымыз бардыр… Пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч… Әхлак, вөҗдан, инсафларны сөреп чыгардык истән дә; бозылдык шулкадәр начар, уздырдык без иблистән дә.
– Димәк ки, бу таркаулык галәмәте милләтнең вөҗүденнән килә?
Г. Т. Иң начары: җан картайган – һәрнәрсәгә «барыбер» дип карый башлаган… Бетте иман мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам… Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без.
– Югыйсә күпләребез тыштан шактый инсафлы күренә. Арабызда шундый тәкъва кыяфәтле бәндәләр дә хәтсез очрый, гүяки алар ана карынында ук Коръән укып утырган.
Г. Т. Өстеңдә әйбәт кием булгач, синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә?
– Һаман да шул ук сорау: нишләргә?
Г. Т. Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас… Эрелек, төче теллелекне ташлыйк.
– «Бозылдык шулкадәр», – дип хак әйтәсез. Ә бит «бозыклык» төшенчәсен нечкәләп шәрехли башласак, әхлак кагыйдәләренә сыймаган башка начарлыклар да килеп чыга. Хәтерлисездер, балачакта сезнең белән күрешергә кергән Ситдыйк абзыйга кул бирмәгәнсез, чөнки кечкенә Апушка бу могтәбәр кешенең салмыш булуы ошамаган.
Г. Т. Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, …хәләл дип тә, хәрәм дип тә… Эчкән була карчык та – үзе беткән бетәшеп… Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та, бик нык суга гөнаһы юк бутылкага, диеп аңар: «Эчеңдәге суың чыгар, аның белән безне җылыт, безне сугар; эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт, көчле хәмер! Синең кулда зур ихтыяр»… Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма: «Оялгандыр», – димә яңлыш, «Җибәргәндер», – дисәң – әүля!
– Метрополия башка халыкларга үзенең гадәтләрен сеңдерүчән. Шул исәптән яманнарын да. Безне руслар эчәргә өйрәтте, дип, ничәмә-ничә гасыр акланырга тырышабыз. Дөрес, әдәпсез үрнәк үзенчә әгъвалый.
Г. Т. Мәсәлән, мин сезгә мисал өчен генә әйтим… Ике марҗа, бер шешә артыннан икенчесен бушатып, аракы эчеп утыралар; камыр кеби изелгәннәр, аракыдан тамаклары карылган…
– Хәзер инде татар хатын-кызлары арасында да «остаз»ларын уздырып эчүчеләр күбәя бара. Гафу, сүзегезне бүлдем – дәвам иттерегез.
Г. Т. Арадан бер рус, чыгып, гармун уйный башлый, теге марҗалар, торып, ава-түнә бииләр… Кыяфәтләре вә тавышлары көленеч булганга, халык алардан көлә… Шул арада мәҗлескә яланаяклы бер хулиган килеп утыра. Сорап та тормый, салып куйган аракыны алып каплый. Башына киткәч:
Милая Маруся,
Будешь ли моя?
Куплю пуд картошки,
Лопай как свинья, –
дип, …исерек марҗага мәдхия җырлый.
– Нишлисең, әшәке гамәлләр ымсындырып торучан. Шуңадыр нәфес коллары һәрвакытта да үрчемле, чөнки инсан иблис токымына үзе булыша… Кышкы салкын көннәрнең берсендә Өчиледән Казанга кайтуыгыз истәме? Чыпчык авылында тукталыш ясавыгыз? Шундагы мәйханәгә кереп чыккан ямщик кәефләнеп алуын ничек белдерде әле?
Г. Т. Аның эчүе түгел, шуны «шайтан коткару» дип тәгъбир кылуы көлке тоелды.
– Чынлыкта без шайтан дигәннәрен бөтен ил белән коткарабыз. Һәммәсе дә эчә: өлкәннәр дә, урта буын да, яшьләр дә, шул исәптән ир-атлар да, хатын-кызлар да… Чир китәр, гадәт китмәс. Шайтан ачыткысы элгәрләр сүзенә дә үзенчә төзәтмә кертергә өлгерде. Икенче төрле әйткәндә, эчкечелек китмәс чиргә, китмәс гадәткә әверелде. Аракы милләтнең үзенчәлекләрен билгеләүче күзәнәкләргә үтеп, ыруның шушы авыруга каршы торучанлыгын җимерде. Аннан ваз кичү, ай-һай, мөмкин эш микән?!
Г. Т. Туктаңыз әле, бер хикәя хәтеремә килде…
– Әй син, товарищ! Син хәзер эчүне ташладың бугай?
– Әйе, әйе, ташладым.
– Алайса, бир миңа акчаңны, синең өчен ул акчаны мин эчеп бетерим!
– Иң аянычы, татарның рухи кыйммәтләрен саф-чиста килеш саклаган авылда да эчү-тарту тамырлары һаман саен киңрәк җәелә бара. Сез куйган сорау гелән искә төшә: «Авыл халкына ни җитми?»
Г. Т. Казённый булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар; казённый булса да гәрчә, эчим дисә – аракы бар…
– Анысы, әйе, йөзәрлек! Безнең өммәткә Аллаһ бүләк иткән кебек тоелган Сабан туе да инде үзенең асылына туры килмәгән эчемлекле бәйрәмгә охшап калды. Сездәй ятим баланы сыендырган Кырлай авылындагыча бүләк җыю йолалары, бер көнгә генә сыймаган мавыктыргыч тамашалар отыры тарихка күчә. Бу уңайдан сорау туа: әгәр Сабан туе дөнья күләмендә әһәмиятле бәйрәмнәр рәтеннән теркәлсә, аны бу исемлеккә «аракылы кушымта»сы белән бергә кертерләр микән?.. Гомумән, без һәрбер яман гамәлебез җәһәтеннән иманыбыз алдында хисап тотарга тиеш.
Г. Т. Мин әле кая барам?.. «Шайтан аздырган», имеш! «Юлдан яздырган», имеш! Кире татар, иң элек вөҗданың берлән килеш!
– Дәүләтсезлек шартларында татар булып калу өчен үзеңә гаять зур җаваплылык алырга кирәктер. Милләтнең яшәүчәнлеген тәэмин итүдә авылга мөһим вазифалар йөкләнгән. Бәлки, халыкка менә шушы мөкатдәс миссияне тирәнтен аңлау, аны иң-иң олуг гамь итеп тою җитмидер. Ә моның өчен басып тора алырлык, тамыр җибәрерлек зәмин дә кирәк бит.
Г. Т. Җир – аны эшләүчеләр өчен, дию тәмам юк ителгән.
– II Дәүләт Думасындагы уң депутатлар юмалавы, ягъни бюрократлар нәсихәте сезгә яхшы мәгълүм: «Крестьяннарга җир бирергә ярамый, чөнки җир бирелсә, элгәредән күп мәртәбә фәкыйрь булуыгыз ихтимал. Тигезлек мөмкин түгел. Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсанның кадере бетәчәк».
Г. Т. Бюрократларның бу сүзе әбиләрнең «Май ашама, сукыр булырсың» дигән сүзләренә бик охшый икән.
– Сөйләшү маузугы тирәнгәрәк китте. Эчү турында гәпләшә идек. Фикер сөреше юнәлешен үзгәртер алдыннан шуны да калкытып үтәсе килә: бездә әле авылдан шәһәргә күчеп, аракы мичкәсенә әверелүчеләр да байтак. Моның ише алаканатларга үгетләп ни әйтергә?
Г. Т.
Җөрмә монда, кайт илеңә, илеңдә иген игәрсең;
Стаканыңны ат итеп, бутылкаңны җигәрсең.