Чынлап та, сукасын, сабанын, әвенен, хатын, бала-чагасын онытып, эчеп утырган бер сала мужигына, шулай итеп, каладан китәргә киңәш бирмичә, ни дип әйтергә кирәк?.. Бераз вакыт шатлык таба исерек кенә, үз-үзенә ачы агу эчереп кенә.
– «Казан! Фахиш шәһәр…» Безнең бу бердәнбер пайтәхетебез хакында шундыйрак шигъри билгеләмәләр дә булды. Мондый калада кулыңдагы каурыйны ак килеш саклар өчен өстәмә рәвештә күпме йөрәк көчен түгәргә мәҗбүр ителәсең.
Г. Т. Торам, торам да: «Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да сакланып килдекем истигъдад55 очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?» – дим… Русиядә хәзер уйнаган җилләр вә Русия һавасы… шул халәте рухиягә китергән…
– Хәл-халәтебез күңел ачарлык булмаса да, әнә нинди мәкаль уйлап чыгарганбыз: көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй.
Г. Т. Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә… ике генә… буладыр.
– Ягъни монда әһле исламның төп бәйрәмнәре күздә тотыла.
Г. Т. Әйе… Димәк, без бик эшчән, тырышчан бер халык икәнбез. Чөнки ел буе дөньяның һәртөрле авырлыкларын, михнәтләрен күтәрәмез дә, шул авырлыкларны өстемездән ике тапкыр гына төшереп, тынычлап торабыз… Безнең ватандашларымыз русларның атлаган саен бәйрәмнәре була. Алар, якшәмбене чынлап бәйрәм итдекләре кеби, әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр. Хәтта бер юморист: «Ел тәүлегендә 365 көн була, руслар 300 көн бәйрәм итәләр, 65 көн эшлиләр», – дисә, бу сүз бөтенләй үк көлкегә охшап бетмәячәктер.
– Сигез көнгә тугыз бәйрәм, дип әйтүләр шуннан киләдер.
Г. Т. Моннан русларның ялкау, эшсез вә бөтен гомерләрен уйнап-көлеп үткәрүче бер халык икәнлеге, безнең исә кәеф, хозур вә тәгътилләргә56 әһәмият бирми торган булуымыз күренәдер. Соң, без күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең алга баруымыз, аларның артка калулары тиеш ләбаса! Хакыйкатьтә нидәндер болай түгел: без һаман артта… Алар мәгыйшәт сәфәрендә бергәләшеп бер йөк тартып алып бармакчы булсалар, һәммәсе дә алга тарталар; без, йөкне төрлебез төрле якка тартып, һаман бер урында әйләнәбез… Ләкин без бер дә тик тормыйбыз, ел буе эшлибез дә эшлибез. Без нишләгәнмез? Без ел буе аюның дуга бөгүе кеби эшләгәнбез. Ягъни без эшләү сурәтендә тәмам 365 көн уйнаганбыз да, инде уйнап арып, ял итәбез. Безнең эшле көнебез дә көлке, бәйрәм итүебез дә көлке. Безнең бәйрәм итәргә хакымыз юк.
– Карарыгыз үтә кискен түгелме?
Г. Т. Бәйрәм дип, күбрәк вакытта, бер замандагы алга барышны искә төшереп тәбрик итүгә әйтеләдер. Безнең һаман бер көпчәк әйләнәсендә әйләнүебезгә алга бару дип әйтеп булмый, ерак киттек дип, үзебезне үзебез тәбрик тә итеп булмый.
– Җиңел баштан дөнья онытыла. Мондый халәттә бәндә үзеннән-үзе кәеф-сафа коруга тартыла башлый. Инде безнең бәйрәмнәр дә русныкыннан ким түгелдер. Өстәвенә татар халкы театрны, һәртөрле уен-тамашаны үлеп ярата. Кайвакыт күңел ачулар оештыруда гап-гади чама хисен югалтабыз. Күңелгә шик тә килгәли: без үзебезнең инкыйразга җырлап-биеп бармыйбызмы икән?!
Г. Т. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел…
– Чыннан да, безнең һәрбер гамәлебез фәкать милләт тәрәккыенә хезмәт итәргә, менә шундый хезмәткә мәхәббәт һәркемнең йөрәгендә яшәргә тиеш.
Г. Т. Барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр… Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек… Инде эшлик саф, ачык күзләр белән… Тырышып, күп акчалар тотып һәм төрле-төрле чаралар күреп, ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!
– Үзенчә гомер итәр өчен, бәлки, аның акчасы җитеп бетмидер? Борынгылар искәрткәнчә, акча булса, гакыл табылыр.
Г. Т. Татар акча тапмый түгел, таба.
– Сәбәп нидә соң?
Г. Т. Милләтнең чире – керешмәүдә эшкә… Ни эшлим, халкым баштан ук дошман һәрнәрсәгә… Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, ысулы җәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән «тавык аягы» да эзләп маташтылар. Бара торгач белделәр ки, кара тактаның эчендә «тавык аягы» түгел, «чебеш аягы» да юк, имеш!
– Безнең милләт әллә инде олыгаеп киткән, әллә аның балаларча кирелеге чыгып бетмәгән.
Г. Т. Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң, яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзегез өчен яхшы булыр, дисәң: «Э… э… кирәкми, э… э…» – дип киреләнәләр… Нә исә, сөйләсәң сүз күп булыр.
– Ачы гыйбрәт тулы мондый сүзләр ниндидер максат белән әйтелә бит.
Г. Т. Милләтемә олуг файдалар килүен өмет итеп…
– Әмма олуг файдалар үзеннән-үзе генә килми. Моның өчен кәвемеңнең рухияте мөкәммәл, фәһемлелек дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Һәрхәлдә, шуңа омтылу лазем. Әгәренки туфракның гумус катлавы чагыштырмача юка икән, димәк, аннан әллә нинди зур уңышлар көтә алмыйсың. Зыялылык зәмине саллы булмаса…
Г. Т. Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар.
– Тик безгә андый затлар һаман җитеп бетми әле. Килешәсезме?
Г. Т. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ… Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр.
– Сөйләгән сүзебез барыбер укуга килеп тоташа. Милләт хадимнәре тәрбияләү өчен мәктәпнең көчле булуы зарур.
Г. Т. Дөрест сүз бу… Әүвәл милләт укысын, белсен, француз, немецләр кадәр күзе ачылсын… Без дә алар юлыннан барыйк, Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк… Без дә… адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон… Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк!.. Күтәрелеш юлларына атлап үтик… Файдаланыйк киңлектән… Надан булу гарь… Наданлык таптамасын – яньчелербез… Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене.
– Сезнең сүзләрдән дә күренеп торганча, һәртөрле белем бирү йортына биниһая зур вазифа йөкләнгән. Татар мәктәбенә бигрәк тә. Үз дәүләте булмаган халыкны саклап калу өчен һәрбер укытучы үзенчә фидакарьлек үрнәге күрсәтергә тиеш.
Г. Т. Мәктәпләр – безнең арсенал…
– Әмма шунысы эчне пошыра: алар һәрбер заманда да камиллектән ерак тора.
Г. Т. Бармак берлән каткан җирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, «Тәрәккый!» – дип кычкырырга базып булмый.
– Нишләргә икәнен дә әйтеп үтсәгез…
Г. Т. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб… Туган вә туачак балаларыбызның күңеленә яңга-яңга милләт хисләре, истикъбаль57 дәртләре салырга хезмәт итеп.
– Әлбәттә, бармак белән каткан җирне казып булмый. Югары әзерлекле мөгаллимгә җитешле дәреслекләр кирәк.
Г. Т. Хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар…
– Сезгә инде яхшы мәгълүм, 1905–1907 елгы инкыйлаб алып килгән азмы-күпме хөррият шартларында башлангыч мәктәпләр өчен язма әсбаплар әзерләү ешаеп китә. Белем ягы чамалы «эшлеклеләр» хәтта әлифба төзергә алына. Методика таләпләре санга сугылмый… Кем әйтмешли, укымыйча гына галим булырга маташулар инде каныбызга сеңеп өлгергән бугай.
Г. Т. Гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр… Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер.
– «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясен төзергә, димәк, күңел кайтаргыч шундый хәлләр тәэсирендә ниятләгәнсез.
Г. Т. Бу… минем законный хакым иде. Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, иншалла.
– Ничек уйлыйсыз, безнең мәктәп элгәрләргә бөтен яктан да алмаш булырлык буынны тәрбияли аламы? Гомумән, татар яшьләренә ышанычыгыз зурмы?