Г. Т. Аның «авыллыгы», тынлыгы, җансызлыгы минем әле хасил булмактагы европалылыгымны, культурный шәһәр кешеселегемне, шау-шу яратучанлыгыгымны, галәбәлек67, көрәш сөючәнлегемне үчекләгән кеби булды.
– Җан-тәндә көрәш сөючәнлекне саклап тоту биниһая көч-куәт бәрабәренә генә бирелә. Бу хакта сездән сораштырасым килә, әмма нигәдер җөрьәт итмичә торам. Сизелә ки, кичергәннәр турында сөйләргә яратмыйбыз.
Г. Т. Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем?
– Менә шушы сораулар тирәсендә беркадәр гәпләшеп аласы иде.
Г. Т. Кайгы-хәсрәттән башка мин дөньядан өлеш алмадым… Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.
– Гаять кыен шартларда да газиз милләтеңә хезмәт итә алу – үзеңнән соң бәһаләп бетергесез өлеш калдырып китү инде ул. Гадәттә, мондый затның кадере арта.
Г. Т. Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!
– Сез иҗат гомерен «ярты төш»кә охшатасыз. Җиде сәнәгә сузылган шушы халәттә уянып китүләр дә, яшәеш хәлләре турында уйланып алулар да булгандыр бит?
Г. Т. Андый чакларда мин әллә ничек, итегемә чия төше кергән кеби, штиблет бавым чишелгән кеби, тормышымның өскерәк кат уңайсызлыкларын да сизеп ала идем. Ләкин нә файда: бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы булган мин бичара тагы әллә кемнәрдән агу алам, тагы кәефләнәм, тагы төш күрә идем. Әйе, кардәшләр, минем уянуларым тормышымны төзәтер вә алдагы идеалыма тугърырак атлар өчен, җитди вә әсаслы68 бер эш кыйла алмыйлар иде.
– Хәтерлисездер, озын-озак әңгәмәбез башында, милләткә вәгъдә бирү төсендә эндәшкәндәй итеп: «…саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым», – дип искәрткән идегез. Әле адәм баласын һәрдаим эзәрлекләп торган, милләтнекеннән үзгәрәк чирләр дә бар бит.
Г. Т. Дөнья күрә башлаганнан бирле медицинага ышанмый идем вә һәр халәткә «Нервы расстроены» дигән докторларны һәр авыруны кизүдән диюче әбиләр белән тиңләштерә идем… Больница хадимнәре миңа: «Ник алданрак больницага кермәдегез?» – диләр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм, дип әйттем», – дидем.
– Уенын-чынын бергә кушып сөйләүчеләр искәртеп үткәнчә, бер мәртәбә җиңел генә үлеп киткәнче, ун мәртәбә бик каты авыруың хәерлерәк.
Г. Т. Бер зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларга барып авырып йөрим. Авылда авырдым, Казанда авырдым, Самарда авырдым, Уфада авырдым, ахирел әмер, патша тора торган шәһәргә – Петербургка барып авырдым… Петербургның суыгы – гыйнвар суыгы, сыросте сырость иде… Бизгәк һәр көнне дә килә – аспиринне эчеп, җөрәкне әллә никадәр зәгыйфьләндердем. Кайсы көнне икешәр мәртәбә эчә идем, чөнки суыкка чыдап булмый… Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин… Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый.
– Сез туңдыру зәхмәтенә каршы башкарак әмәл тапкансыз бит.
Г. Т. Җылыныр өчен берәү белән сугышыйм, димен.
– Иҗтимагый тәҗрибә күрсәткәнчә, тормыш – көрәш. Яшьли аңлаганыгызны исегезгә төшерәм. Менә шундый фидакяр эшчәнлектән башка халыкның гомер юлын күзаллап булмый.
Г. Т. Бу тормыш кем белән туктар талаштан?.. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез…
Хәзергә җитәр әле… Һаман үземне генә сөйлим икән.
– Җан-тәнегезнең гайре табигый халәттә әледән-әле көйсезләнеп торуы аркасында, «Бернәрсә дә язып булмый» дип, кайчак зарлангалап алгалыйсыз. Ә үзегез…
Г. Т. Җырлап торам, торган җирем тар булса да… Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?
– Кулыңнан каләм төшмәү үзе бәхет ләбаса. Шулай түгелме?
Г. Т. Фәйзы бакый – таҗе шагыйрь69.
– Менә шундый олуг таҗлы шагыйрьнең насыйп ителүе халыкның үзенә дә биниһая зур сөенеч китерә. Бер караганда, язганыңның милләткә файдалы булу-булмавына шик-шөбһә белдереп өзгәләнергә ярамыйдыр. Тәмам өмет өзмәскә кирәк. Бу очракта ясин чыгу безнең вәкаләттә түгел ич. Халкыбызның яшәешен шагыйрьлек хиссияте генә шундый ямансу төсләрдә сурәтләп күрсәтәдер.
Г. Т. Мин… саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә.
– Сөйләшүне түгәрәкләр вакыт якынлашты. Сез әңгәмәбез башында татар халкына соңгы сулышкача хезмәт итәргә вәгъдә биргәндәй, һәркайсы шигарь булырдай гыйбарәләр белән милләтебезгә иҗат асылыгызны ачып салган идегез. Шуларга өстәр сүзегез бармы?
Г. Т. Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.
– Ярты төш мисалында кичегүсез үтеп баручы ашкын гомер сәгатьләрендә халкыбыз хакына кылган гамәлләрегезнең әҗере турында уйланырга туры килдеме?
Г. Т. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса – шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
– Милләт саулыгы әллә ни тәтемәсә дә, милләт авыруы белән авыруыгыз хактыр. Әмма татарның чире байтак бит әле.
Г. Т. Аның авыруына дару куеп киттем.
– Бу әңгәмәгә нокта куеп, берәр кәлимә әйтсәгез иде.
Г. Т. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?
– Әйдәгез, әлеге катгый сорауны миңа гына түгел, эчендә җаны булган һәрбер татарга бирик.
Габдулла Тукай. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?
БЕЗДӘ ӘДӘБИЯТ БАР, ҺӘМ ДӘ БАЙ ӘДӘБИЯТ!
Теләсә нинди милләтнең тәрәккыятен әдәбияттан башка күзаллап булмый. Сәнгатьнең әлеге төре Казан ханлыгы вәйран ителгәннән соң хәтта кайбер дәүләти вазифаларны да үз өстенә алган. Әдәбиятның халык язмышыннан аерылгысыз рәвештә яшәп килүен Габдулла Тукай да яшьли үк нечкәләп аңлаган. Шагыйрь гасырлар буе тупланган язма мирасыбызны да нәкъ менә шундый күзлектән карап бәяләгән, төрлечә якынлыкта аралашып торган каләмдәшләренә дә әлеге кырыс хакыйкатьтән чыгып, үз мөнәсәбәтен белдергән, кәгазьгә төшерелгән һәрбер кәлимәсенә кан-яшь белән сугарылган ошбу бердәмлекнең асыл мәгънәсен салырга омтылган. Аның халык иҗаты турында сөйләгән лекцияләрендә дә сүз сәнгатенең төп миссиясе басым ясап күрсәтелә. Аерым кешеләргә язылган шәхси хатларында да ул әдәбият мәсьәләләренә еш кагылып үткән. Шулай ук «Теория словесности» ише гыйльми хезмәт башкарырга ниятләп йөрүе дә, уку китаплары әзерләве дә Габдулла Тукайның мәдәниятебезне һәрдаим кайгыртып яшәвен раслый. Алай гына түгел, кечкенә Апушка газиз кавемен зурларлык талант иңдерелү дә безгә Аллаһның шушы максатта хәерхаһлык күрсәтүе кебек аңлашыла. Кыскасы, болар хакында коры төстә сөйләүгә караганда шагыйребезнең үзен дикъкатьләп тыңлау күпкә хәерлерәк.
– Ана карынында чакта ук иңгән илаһи талант адәм баласының аңы белән бергә ачыла башлый, диләр. Нарасый үзен үзе белү чиген үткәч, аның инде дөньяга карашы да сиземләнә. Чынбарлыкны фикерләп кабул итү дәрәҗәсенә күтәрелгәннән соң, ул тора-бара сәләт мөмкинлекләрен дә күрсәтергә керешә. Шуны беләсе иде: аң-зиһен уяну мизгелләре хәтерегезгә сеңеп калмаганмы?
Габдулла Тукай. Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна… имамына кияүгә чыкмыштыр… Теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына… алдырырга атлар җибәрткән. Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр. Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдә70 миндә, бала булсам да, бер төрле аң ачылып китү барлыкка килгәнме, нидәндер, мин хәзер дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.
– Күпне вәгъдә иткән акыл казаныгыз нәкъ менә 3 яшьтә, әниегез белән кавышырга бару тәэсирендә чынлап кайный башлаган икән.
Г. Т. Шулай булып чыга.
– Иҗтимагый эчтәлекле эстетиканың үзәк билгесен тәшкил иткән матурлык кешеләр күңелендә тирә-юньдәге хозурлык йогынтысында гына тамырлана аладыр. Ятим балага насыйп кылынган рәхимсез язмыш кушуы буенча сезгә авылдан авылга шактый сөрелеп йөрергә туры килгән. Шулар арасыннан берсе гүзәл табигате белән дә, үтә аһәңле исеме белән дә аерылып тора. Икеләнмичә әйтергә мөмкиндер, тулышып килгән сәләт бөреләренең шигърияткә тартылуында илһамландыргыч Кырлай гаять зур этәргеч ясаган. Сәгъди абзый арбасында авылга якынлашуыгыз, шаять, хәтерегездә татлы истәлек булып сакланадыр.