Литмир - Электронная Библиотека

Г. Т. Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш икенче яктан тагы рәхәтләндерәләр иде.

– Кырлайда зурлап үткәрелгән Сабан туе, мөгаен, гомер башындагы беренче бәйрәмегез булгандыр. Бүләк җыюда да катнашкансыз икән.

Г. Т. Мине Сабан туе көнне уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар… Кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде… Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы – хатын-кызы, бала-чагасы – болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды…

– Чыннан да, ошбу авылда оештырылган халык бәйрәмнәре күп бизәкле булулары белән аерылып торган. Алар дәвамлы да килеп чыккандыр?

Г. Т. Исемдә юк инде – бу Сабан туе ничә көн булгандыр… Бәлки, ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.

– Димәк, Кырлайның әкияти матурлыгы сезне гомерлеккә әсәрләндергән.

Г. Т. Уйласам авылымны, гакылымнан да мин хәзер язам.

– Сез нәкъ менә Кырлайда беренче тапкыр абыстайга белем алыр өчен баргансыз, хәреф танырга өйрәнеп, башка дөньяви китапларны йотлыгып укый башлавыгыз да шушы авылда булган бит. Алар нинди басмалар иде?

Г. Т. «Рисаләи Газизә»… «Фәвакиһел-җөләса»…

– Җитди китаплардан башлагансыз. Сезгә әле ул чакта 8 яшь кенә булган. Шулар арасыннан «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият»ның кайсы өлешләрен аеруча яратып укыдыгыз?

Г. Т. Актыктагы шигырьләрен…

– Әле укый-яза белмәгән вакыттан ук сез китапның тарту көчен тойгансыз…

Г. Т. Кич белән кайчак укыйлар… Бер кызык көйле китапның моңлы тавышы тирбәтеп, күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып. Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң берзаман, як-ягың тып-тын – әле юк яктылык, таң атмаган. Шулвакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып егълыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.

– Китапка мөкиббән китүегез гомер буена сүрелмәгән. Аның сәхифәләрен әледән-әле актарып утыру сездәй мәгълүматлы затка нәрсә бирә?

Г. Т. Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, шуннан гына дәртләремә дәрман табам… Ышанычым арта минем үз-үземә, өмет берлән карый башлыйм булачакка.

– Киләчәктәге иҗат язмышыгызны билгеләгән шигърияткә тартылу нарасый күңелендә ничек барлыкка килгән икән?

Г. Т. Гаҗәба!.. Аңламыйм.

– Халык телендә йөргән төрле кызыклы такмакларны ятлап алу белән генә чикләнмичә, үзегез дә уй-хисләрегезне мөстәкыйль рәвештә шигъри калыпка салып карарга җөрьәт иткәнсез. Тәүге тапкыр каләмгә үрелү чынлап хәйран калырлык бит. Моның серен аңлый аласызмы?

Г. Т. Кайда аңлау миңа!

– Әгәренки шигырь җене кагыла икән, ул инде сине гомергә ычкындырмый. Үзеннән-үзе мавыгып киткәнсездер.

Г. Т. Бик һәвәсләндем шигырьгә күңелем, җаным белән.

– Беренче тапкыр иҗат эшенә алыну өчен әүвәл ниндидер камил үрнәк булу хәерле. Башта кемгәдер иярү дә зур гөнаһлар исәбенә кермидер. Сүз дә юк, элгәрге шагыйрьләребезнең буыннан буынга күчә килгән мирасы сезгә инде бала чактан ук азмы-күпме таныш. Халык иҗаты җәүһәрләренә дә сез яшьли игътибар биргәнсез…

Г. Т. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң… туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә ия була алыр идеммени?!

– Гавамның «күлмәктән чыгып» җыр сузуларын төрле урыннарда ишетергә туры килгәндер.

Г. Т. Халкыбызның бутылкалар урманы арасында… кәеф-сафа кылып утырган чакларында да… Монда да рәхәтләнеп тыңлый идем. Хисләрем кузгала иде. Халык хисләре белән хисләнмәгән кешеләр өчен гади бер кычкырып утыру булган бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар иде. Шуннан соң мин дә аларныкы шикелле үк итеп, алар вәзене белән, алар көенүк салып, үз хисләремне мәйданга чыгара башладым. Шулай булгач, мине «Әллә нинди такмаклар язып чыгарган!» дип орышмаслар дип уйлыйм.

– Сүз уңаеннан сорыйсым килә: халык иҗаты үрнәкләре нигезендә иҗат ителгән әсәр шигъри төрлелектә кай яклары белән аерылып тора?

Г. Т. Халык җырларына тәкълид итеп язган шигырь, тәкълид итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр.

– Үзеннән-үзе аңлашыла, теләсә нинди әдәбиятның нигезендә бәрәкәтле халык иҗаты ятадыр. Аның йогынтысы бер милләттә күбрәк, икенче милләттә беркадәр азрак сизелә. Әйтик, сез рус шигъриятен нечкәләп беләсез бит. Анда халык башлангычы «аңкып» торган әсәрләр бармы?

Г. Т. Бу җөмләдән Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик?», «Сукачы җыруы», Пушкинның «Кызлар җыруы» саналалар.

– Татар халкының әле төрле өслүптә язылган «Идегәй», «Ак бүре», «Сак-Сок»лары да бар. Андый әсәрләр каләм әһелләрен үзләренчә иҗатка рухландырып тора.

Г. Т. «Сак-Сок» хикәясе – халыкның бернәрсә белән дә чикләнмәгән киң фантазиясеннән туган бер хикәядер…

– Без чынлыкта колачлап бетерә алмаслык биниһая зур темага кереп киттек. Бу урында татар халкының иҗат мөмкинлекләрен билгеләп үтү генә дә җитәдер күк.

Г. Т. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

– Бездә каләм төшенчәсенә күпкырлы мәгънә салынган. Әлбәттә, артыгын уйлап тормаган беркатлы бала чакта ул әле язу коралы буларак кына кабул ителә. Тора-бара кулдагы каләм авырая, җаваплылыгы да арта башлый. Хәзер инде сез аңа кечкенә Апуш күзләре белән түгел, шушы юлда ачысын-төчесен татыган зуп-зур Тукай тәҗрибәсе аша карыйсыз. Гомумән, нәрсә соң ул каләм?

Г. Т. Каләм – хөкем йөртүче җир йөзендә, аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә… Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле; Ходайның телендә ант урынында ул.

– Әгәр максат тәгаен билгеле булса, аңа ирешү юлларын табу җиңелрәк, дип искәртә элгәрләр. Сезнең дә үз-үзегезгә йөкләгән олуг бурычыгыз гавамга шактый алдан ук сиздертеп куелган. Ничек язгансыз әле?

Г. Т. Телим булырга мин инсане гали…

– Әйтерсең барысын да алдан күргәнсез.

Г. Т. Эшем һәм ниятем изге иде, ләкин максудыма җиттеме – анысы минем эш түгел.

– Гадәттә, талант иясе әдәбиятка дәвамчы буларак тартыла. Шул исәптән сез дә. Артыңнан килүчеләрне дә тоеп яшәү мәслихәт. Ошбу мәсьәләдә ышанычыгыз ныкмы?

Г. Т. Әлхәмделиллаһ… Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды…

– Күңелегезне кәгазьгә әле беренче тапкыр түккәндә үк сез язучыларга олуг вазифа йөкләнүен тәкрар итәсез.

Г. Т. Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без.

– Әдиплек гамәлен дә бик зурлап күрсәтәсез.

Г. Т. Язучысыз язылдымы бу Коръән, язучысыз төзелдеме бу Форкан?

– Тфү-тфү, безне көферлектә гаепли күрмәсеннәр тагын! Монда бит күктән иңгән сүрә һәм аятьләрне кәгазьгә тәртипләп төшерү әмәле турында сүз бара. Берьяклы гына уйлаучылар өчен шундый искәрмә ясау кирәктер.

Г. Т. Наданлык сәбәпле көфергә төшү җиңел инде.

– Әлбәттә, кешелек дөньясындагы рухи тәрәккыятне язучылардан башка күзаллау кыен.

Г. Т. Бу дөньядан язучылар күтәрелгәннәр, дөньяга нәкъ ай кебек балкыганнар.

– Вәләкин шунысы кызганыч, изгегә тартыр каләм әһеленә беркайчан да җиңел булмаган. Әнә Алтын Урда чоры шагыйре Котб «Хөсрәү вә Ширин» поэмасының азагында әлеге әсәрен каләмнең күзеннән «бәгырь каны»н агызып язуы хакында искәртә. Иҗат газабы – бер хәлдер. Еш кына пәйгамбәргә тиңләнгән шул язучы тормышта да төрлечә эзәрлекләнеп тора. Җәмгыятьне аңламассың.

Г. Т. Безнеңчә, бунда бер дә аптырый торган җир юк… Китмәсен кәефең, мөхәррир, денсез дисәләр дә; син аларга бал биргәндә сиңа агу бирсәләр дә… Килер бер көн: милләтең сиңа шәфкатен күрсәтер… Тупаслар белми «шигърият» дигән сүз кадрене… Язучыларга хөрмәтләре юк… Каләм иясенең каләмгә хөрмәте юк, болар каршысында тәкәббернең хөрмәте күп.

– Чынлыкта үзен әледән-әле сиздертеп торган мондый мөнәсәбәт Коръәннең «Каләм» сүрәсен санламау булып та аңлашыла. Андый бәндәләрне исә кат-кат кисәтәсе килә.

Г. Т. Каләмгә каршы бармыйк – чәнчелербез.

16
{"b":"759208","o":1}