Г. Т. Берзаман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдыйк исемле, авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде. Үзе исерек иде. Миңа килеп сәлам бирде – сәламен кайтармадым, кулын сузды – кулын алмадым. Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт «Бәдәвам»ның:
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма, –
дигән бәетен ярдым да салдым..
– Сезнең баш бирмәү гадәте, ай-һай, бик иртә бәреп чыккан. Димәк, туры Тукай үзенең усаллыгын сигез яшендә үк күрсәтә башлаган. Менә шушы балаларча үссүзлелек хасияте тора-бара сәяси каршылыкка кадәр үскән…
Г. Т. Бу тормышка кальбән разый булган кеше мөселман да түгел, инсан да түгел диясем килә. Бу тормыш бар вакытта үзләрен мөселман дип йөрүчеләр, түгел Коръәннең эчендәге әмерләренә буйсыну, бәлки катыргасы арасына язылган сүзләрен дә ишетмиләр.
– Шулай килеп чыга: мәдрәсәдә укый башлаганда ук сез «дошман» җыярга керешкәнсез. Шагыйрьлек таҗы җиңел бирелмәгәндер?
Г. Т. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым.
– Телем – дошманым, диләрме әле? Сезне күралмаучыларның шулай ишәюе, мөгаен, туры сүзле булуыгыздан киләдер. Иблис өшкергән кемсәләр дә хәттин ашып киткән.
Г. Т. Мин дә усал бит… Ачуланам һәм каш җыерам дөньяга… Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хакыйкать дустны мин.
– Монысын иллә дә дөрес әйттегез. Югыйсә хөкем карарына охшаган язмаларыгыз астына «Биик усал», «Тәртә башы» кебек тәхәллүсләр куймас идегез. Төзәлә алмаслык дәрәҗәдә усал булуыгыз хактыр.
Г. Т. Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим.
– Каләм очына эләккәннәргә карата нинди генә «образ»лар кулланмыйсыз?! Алар бик ишле: кибәк баш, мие черегән чүбек баш, әфьюн баш, салам баш, бәрәңге корсагы, нәҗес вулканы, бәдбәхет, ата күркә, карга, агач попугай, дурной вә дурак, кыска аяклы маймыл, печән өстендә өреп яткан эт, бушбугаз, кабахәт сурәт, хәсис, ачу йоткан көчек, сыер, дуңгыз, ишәк…
Г. Т. Аның нәрсәсенә исеңез китте?.. Һәммәбез Алла бәндәсе һәм оҗмахка керәчәк Гозәер галәйһиссәлам ишәге, ягъни – Ходай ишәге.
– Әле генә санап үтелгән «эпитетлар» ниндидер лөгать китабыннан алынган кебек. Ә бит аларның һәркайсы артында үзенә күрә мәгълүм шәхес тора. Шул рәвешле тулы бер кавемнең мозаик сурәтенә ишарә ясала күк. Татарда яманатлы инсаннар күбрәк килеп чыкмыймы?
Г. Т. Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр, вәләкин һичбере милләткә мондый сасы иснәтми… Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап?
– Хәтта ниндидер аңлатмалы сүзлекләрдән дә сез тискәре бәяләмәләр эзләп табасыз. Бу инде кайбер мәгълүм затларны күзаллап, аларга «төртмәле фал» ачу булып чыга.
Г. Т. Көннәрдән бер көн мин, …словарьны тотып утырганда, уйладым: «Тукта, үзем белгән вә хәзерге заманымызда азмы-күпме шөһрәт тапкан кешеләр тугърысында шушы словарьны ачып фалланыйм әле, нәрсәләр чыгар икән?» – дидем. Словарьны иң элек Акчурин Йосыф тугърысында ачтым: «Төркиядә солдатлык дәрәҗәсе» дигән сүз килеп чыкты. Мин аны инде генералдыр дип уйлый идем. Фаразыма муафикъ булмады.
– Бу уңайдан фалнамә биргән мәгълүматлар дөреслеккә туры килеп бетми бит. Истанбул югары хәрби уку йортында белем алган, штаб офицерлары курсына йөргән, гаскәриләргә дәресләр биргән зат солдат дәрәҗәсендә каламы?! Аннары милләттәшебез Йосыф Акчураның мөстәкыйль Төрек Җөмһүриятен төзүдә турыдан-туры катнашуы, президент Мостафа Кәмал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт буенча киңәшчесе булуы, Истанбул һәм Анкара университетлары кебек абруйлы дарелфөнүннәрдә профессор вазифаларын башкаруы, Төркиядә Тарих җәмгыятен оештыруы һәм аның беренче рәисе урынын биләве… Болар тулаем, минемчә, генераллыкка тарта.
Г. Т. Фал нәрсә икәне һәркемгә мәгълүмдер… Булса булсын инде. Күп мәгълүмат сатмыйм.
– Элгәрләр дөрес әйткән: багучыга барма, башыңа кайгы алма. Сезнең кебек фалчы хөкеменә тагын кемнәр дучар ителде?
Г. Т. Соңра Муса Бигиев хакында ачтым. Гаҗәпләнүемнән үзем дә көлеп җибәрдем: «Интеллигентный монах, ягъни зыялы монах» дигән сүз чыкты.
– Сез инде аның мулла булып та, ап-ак якадан, эшләпәдән йөреп, үзен үтә тәрбияле тотуыннан көләсез бугай. Изге Китапны өйрәнүгә кагылышлы тирән хезмәтләрен дә Коръәннән хата эзләүгә кайтарып калдырасыз сыман. Югыйсә Муса Бигиевнең кабатланмас олуг галим булуын, философ дәрәҗәсенә ирешүен бөтен мөселман дөньясы таный. Әйе, гаҗәпләнүдән көлеп җибәрерлек: монах, имеш.
Г. Т. Тәнакыш юк мисальдә…52
– Сезнең даими көлү үрнәгенә әйләнгән Зариф Бәшири хакында берәр кәлимә укып үтәргә нигәдер чират җитми әле. Әгәр ул ошбу сүзлеккә кертелгән булса, анда аңа карата нинди мәгълүмат бирелгән?
Г. Т. «Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе»53 дигән сүз… күренде.
– Янәдән саркастик чагыштыру. Аның кайбер әдипләр белән ярышырга теләп тә, әллә ни ерак «сикерә» алмавына ишарә ясау… Исегездәдер, сезнең мөхәррир Әхмәт Урманчиевка язган хатыгызда тупаслык күрсәтүгә карата мөнәсәбәт белдерү бар. Төгәлрәк әйткәндә, «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 38 нче санын күздә тотып, «Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар», – дип искәртү ясыйсыз. Сезнеңчә, моның ише алама әйтешүгә киләчәктә юл киселергә тиеш. «Милләткә файда урынына зарар» исемле мәкаләгездә дә хәдис шәрифтәге шундый сүзләрне ассызыклап үтәсез: «Мөселман кеше мөселманнарны теле белән дә, кулы белән дә рәнҗетмәс». Ә менә үзегезнең яктан әлеге кагыйдә үтәләме соң?
Г. Т. Эшнең дөрестен сөйләргә кирәк… Әйе, без язганнарда да кимчелекләр һәм зур кимчелекләр булырга мөмкин. Без мәкаләләребезнең башына: «Бу мәкалә яки бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакь», – дип язмадык лабаса!
– Белгәнебезчә, татар дөньясында танылган байтак шәхес сезнең бизмәндә үз үлчәнешен таба. Бәяләүләр төрлечә булучан. Аерым замандашларыгыз турында шулай тәфсилләп сораштыруым күпләрне кызыксындырган сорауга җавап эзләүдән киләдер. Аллаһ колларының үзара тәнкыйть итешүе әдәп яссылыгында калырга тиештер бит? Чынлыкта сезнең мәрхәмәтсез «тәртә башы» нинди затларга гына тиеп үтмәгән! Алар күп: Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Акмулла, Исмәгыйль Гаспринский, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Кәрими, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галиәсгар Гафуров-Чыгътай, Зариф Бәшири, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнанетдин Вәисовлар, Габдерәшит Ибраһимов һәм башкалар. Бу «кара исемлек»тәге әһелләрнең һәркайсы да үз халкына хәленнән килгәнчә хезмәт иткән. Алай гына түгел, әлеге төркемдә милләт горурлыгы булып саналганнары да, сезнең хөкемнән коткаруга мохтаҗ калганнары да бар. Шулай тоташ шелтәләү зыянга түгел микән?!
Г. Т. Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем! Нишлим инде, чарасызмын – тел тидерткән дөньядыр… Һәрнәрсә дә үз асылына бер әйләнә… Фәкать сабыр кирәк.
– Бу җайсыз сораудан сез бик җиңел котылдыгыз әле… Дөнья төрлелектән гыйбарәт. Искә алып үтелгән шәхесләр дә бер-берсеннән шактый аерылып тора: иман камиллекләре буенча да, кылган гамәлләре ягыннан да… Һәрберсенә үзенчә вазифа йөкләнгән. Аларның шундый булуы хәерле.
Г. Т. Шулай инде, дөньяның, мәсәлән, кошларыннан вә хәшәрәтеннән генә дә акыллы кешегә гыйбрәт алырга мөмкин. Аларда да тигезлек юк. Мәсәлән, черки дә оча, чыпчык та оча. (Күгәрчен дә оча, чәүкә дә оча, карга да оча, козгын да оча.) Шулар белән бергә, бөтен кошлар ханы булган каракош – орёл да оча. Ләкин һәрберсе үз канаты куәтенчә… Һичберсенә дә ачуланып булмый. Алла шулай яраткан. Боларның кайсы шәригатькә хилаф?.. Инсаннарның дөньяда торган чактагы таләпләре дә, күңелләрендәге теләкләре дә шул кошларның очышына охшыйдыр.
– Тәнкыйтьне күтәрү җиңел түгел. Әнә бит, замандашыгыз Зариф Бәшири «Чүкеч» журналында чыккан шигъри памфлетында (1908 ел, 21 июнь) сезне гап-гади тәрҗемәче шагыйрь итеп кенә күрсәтергә омтылган. «Волжский листок» газетасының 1908 елгы 696 нчы санында Касыйм Уралец та сезгә нәкъ шундый гаепләү ташлый. Утсыз төтен чыкмый. Аларның язганнарында сезгә күпмедер файда китерерлек, мыекка чорнарлык бер фикер дә юкмыни?