– Мин сине, Габделбар бәгърем, ишектән килеп керүгә ошаттым, янәшәмә килеп утыргач, гашыйк булдым. Синнән салкын көнне көтеп алган җылы җил шикелле ягымлылык бөркелә. Без бик тату булып, яратышып яшәрбез. Тупылдап торган балалар үстерербез. Мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам, – дип сөйләнә-сөйләнә, Габделбарның дуамалланырга әзер җан канатларын урыннарына утыртты.
Абыйсы Таҗига «Ник Әсманың кимчелеген алдан әйтмәдең?» дигән үпкәсенә җавап урынына «Кызлыгын саклаган идеме соң?» дигән сорауга гына лаек булды.
Мондый борылышны көтмәгән Габделбарның ак борыны кызыл бәрәңге төсенә керде. Гомерендә сирәк була торган киеренкелек белән үткән төн маҗараларын исенә төшереп, канәгать елмаеп:
– Шулайрак иде кебек. «Авырттырасың, ашыкма» дигән булды. Мин бит хатын-кыз белән беренче тапкыр.
– Соңгысы булмасын. Аксаклыгы турында нәрсә әйтим. Сиңа кыз да булсын, буаз да булсын. Бәлки, сиңа чибәркәйне Париждан йә Варшавадан алдырырга кирәк булгандыр. Яшәргә урын бирделәр, акыл белән киңәшкәләсәң, эш урының төшемле. Ятакта аякның кыскалыгы, озынлыгы беленми. Абыеңа көненә өч тапкыр булса да рәхмәт әйтеп яшәвеңне бел.
Әсма белән алдан килешеп куйганнар диярсең.
– Хатыныңның аксаклыгы бәгыреңә тигәндә, үзеңне көзгедән караштыр. Соңгы сүзем: сиңа кире юл юк. Безгә күчтәнәчләреңне төйнәп кунакка килгәләргә генә рөхсәт бар.
Таҗи машинасының зәңгәр төтенен калдырып китеп тә барды. Хәзер Габделбар абыйсы урынына калган яңа хуҗасы Сахип Миндрахман улына хезмәт итәргә тиеш була.
Кибеттә эшли башлагач, Габделбарның тормышы тәмам җайланып китеп, кесәсенә акча керә башлады. Беренче балалары туганчы дип, Сахип абыйларыннан фатиха алып, Төркиягә ялга да барып кайттылар.
Хуҗа кеше Габделбарны сынау барышында алдына куелган бурычларны катлауландыра торды. Ул шул ук олы кибет белән җитәкчелек иткән Халидәсенең кемнәр белән аралашуы, туганнарыннан кайсыларының кереп-чыгып йөрүе, акчаны кая туздыруы һәм бигрәк тә, олы кызының шәхси тормышы килеп чыкмагач, кечесенең гаиләсен саклау нияте белән, кияве Морадның кемнәргә сәлам бирүе, дөнья бизәкләре белән кызыксынуы, ягъни сөяркәсен (хәлле ир-атның сөяркә тотмавына ышанмый иде) ачыклау бурычы куелды. Габделбарга шымчылык бик ошады дип әйтү дөрес булмас иде. Мәгәр өстәмә һөнәр буларак ул ифрат төшемле икән. Шулай булмаса, дөньясын шпионнар басмас иде. Берәүләрен фаш итеп торсалар, икенчеләре акча алганда тотылса, өченчеләре шул көнне үк эшкә керешә. Урын бер дә буш тормый. Һәр яңа хәбәр Габделбарның кесәсен калынайтуы хак. Башка вакытта ифрат кысмыр Сахип абыйсы хатыны, кияве турында кызыклы яңалык алып килсә, акча янчыгын киң итеп ача торган булды. Айзизә тугач кына, Халидә гел оныгы белән чәбәләнде. Күзәтү үзәгендә бер ише кибет, офис хезмәткәрләреннән башка, Морад кына калды. Дөрес, ул баҗасын башбирмәс холкы, бөтен кешене тигез күрүе өчен хөрмәт итә. Тик хөрмәтне май урынына ипигә ягып булмый шул. Беркөнне Сахип абыйсы аңа ифрат авыр, әмма уңышлы чыкса, бик төшемле бурыч йөкләде. Сахип абый, әйтергәме-әйтмәскәме дип, маңгай сырларын йөнтәс кулы белән угалый-угалый уйланып торгандай булды да сүзен Габделбарның салпы ягына үткән елгы саламны кыстырудан башлап җибәрде.
– Энем, син минем иң ышанычлы ярдәмчем, намуслы дустым. Иң тирән серләремне сиңа гына ышанып тапшыра алам. Кайвакыт икебез бер кеше булып китәбез кебек.
«Берәүнең дә күпертеп мактау сүзләренә ышанма» дип, миенә сеңдерә килгән Әсмасы, бу хакта сөйләгәч, җизнәсенең сүзләрен шик астына алды.
– Кемгәдер берәр этлек кылырга җыена торгандыр әле. Арзанга сатылма. Бала караватын куярга да урын җитми. Үз фатирыбыз да булырга тиештер, өе барның гына көе бар, – дип, иренә юнәлеш ноктасын тоттырды.
– Морад артыннан ныклабрак күзәтәсе иде. Башка хатыннар белән чуала торган гадәте юкмы икән? Утыз яшенә чаклы өйләнмәгән ирнең таныш хатын-кызлары арасында сөяркәсе дә булу ихтималы бар. Үзе фирма хуҗасы булып алгач, артыгын кылана башлады, сәнәктән көрәк булган укытучы баласы. Чиста суга чыгарыйк әле үзен, – диде Сахип Миндрахман улы.
Габделбар, хуҗасының күзенә карамыйча гына:
– Сез әйткәннең барысын да эшләрмен, безнең фатир мәсьәләсен дә ничектер хәл итәсе иде бит.
Әсмасы «вак-төяк акчасы кирәкми, анысын үзең дә табарсың, фатирны шарт итеп куй» дигән иде.
– Морадны хатын-кыз белән тотсаң, анысын да эшләрмен, – дип өзде Сахип абыйсы сүзне.
Габделбар өчен бу шактый катлаулы шөгыль булып чыкты. Эшләгән урыннары арасындагы юлны, машина бөкеләрен дә исәпкә алсаң, шактый җыела. Иртән үз кибетләрендә күренеп, сатучыларга яңа тауарларны өләшә дә, Сахип абыйсы биреп торган машинага утырып, Морадның ширкәте, кибетләре урнашкан тарафка юл тота. Айга якын ышкылып йөрү берни бирмәгәч, «Сахип абый, яңалык юк, вакыт уздыру гына бара, киявегез гел эштә, үзен бик әдәпле тота» дип, өстеннән төшермәкче булган иде, нәкъ шул минутта Морадның 438 санлы зәңгәрсу машинасы күзенә чалынды. Ну и что, диярсез. Бөтен хикмәт «ну и что» да шул. Руль артында Морад урынында аксыл чәчле, ак тәнле, ымсындыргыч тулы гәүдәле бухгалтеры утыра иде. Габделбар детектив фильмнардагы шикелле, күздән югалтмаслык кына ара калдырып, джип артыннан элдертте. Юкка мине беркатлы дип уйлап йөри Сахип абыйның кияве, каты итеп чеметкәндә дә елмая белә Габделбар. Ханым әүвәл банкка, аннан соң базарга кереп чыкты һәм, эзне югалтырга теләгәндәй, шәһәр буйлап шактый боргаланып йөргәннән соң, биш катлы кирпеч йорт янында машинасын калдырып, сумкасын иңенә элеп, кәс-кәс атлап, подъездга кереп гаип булды. Габделбарның озак юкка чыгуын хупламаган Халидә ханым үзенең кесә телефоныннан «тауар кайтты, бушатырга кеше юк, тиз генә килеп җит» дип, бик каты кисәтсә дә, артында чын хуҗа торган Габделбар селкенмәде дә. Бәхет кошы кулга керәм дип торганда, тауар бушатып йөримени ул, тузга язмаганны. Кияүне фаш итсәң, фатирлы итәм дип торганда, ул ярты юлда туктап каламы соң инде?! Ханым ике сәгатьтән соң гына урамда пәйда булды. Машинасын ераккарак куеп, карт юкә астында угры кебек биеп торган Габделбарга ханымның күзләре каймак ашаган мәченеке төсле ялтырагандай, бит очлары кызаргандай тоелды. Хатын-кызның, ир-ат белән якыннан аралашканнан соң, шулай алланып, матураеп китүе аңа мәгълүм иде. Ханым машинасына утырып киткәч тә, Габделбар Морад килеп чыгарга тиешле тимер ишеккә өмет белән озак карап басып торды. Теге шайтан укыган кеше шул, бик хәйләкәр булып чыкты, тәки Габделбарның хәленә кермәде. Бәлки, подъездның икенче ягында да ишек бардыр дип, әләкче эш урынына юл тотты.
Шул кичне сөенечле хәбәре белән Сахип абыйсы янына керде.
– Эләктердем мин теге тәти егетне. Боргаланырлык бер хуты калмады.
– Йә, сөйлә тизрәк, көттермә!
– Өсләренә бастым дисәң дә була. Морадның беркемгә, хәтта хатынына да рульне бирми торган машинасында фирмасының бухгалтеры, ак чәчле матур хатын, ду китереп йөри. Очраша торган йортларын да беләм. Киявең алданрак килеп, хатынны фатирда көтеп торды бугай.
– Син машинаның номерын бутамадыңмы?
– Юк-юк. Менә язып та алдым. Мин аның зәңгәр джибын йөз машина арасыннан таныйм.
– Ярый, рәхмәт. Күзәтүеңне дәвам ит, – дип, мөнәсәбәтен тышка чыгармыйча, кабинетына кереп китте.
Сахип Миндрахман улы чит илдә командировкадагы кызын, ач кеше мичтә пешеп яткан бәлеш көткәндәй, зар-интизар булып каршы алды.
Юлдан кайткан кешенең хәл-әхвәле, чит илдән алып кайткан яңалыклары турында да белешеп тормыйча, Ләйлә шул хәбәр турында хыялланып кайткандай, үз янына диванга тартып утырткач:
– Кызым, миңа ышанмыйчарак йөрдең, ничә тапкыр Морад сиңа хыянәт итә дип кисәттем. Исең дә китмәде. Хәзер аңа боргаланырга урын калмады. Үзенең бухгалтеры, син белгән Мария белән бутала икән. Алма кебек кызымны кемгә алыштырган бит. Явочный фатирлары да мәгълүм.
Бу хәбәрне Ләйлә бик авыр кабул итте. Йөзе әүвәл агарынды, соңыннан өлгергән помидор кебек кызыл төскә керде. Битләрен матур куллары белән каплап, сорарга көч тапты.
– Синең Морадны яратмаганыңны беләм. Аны пычратырлык дәлилләрең бармы?