– Бар, җитәрлек. Менә шул Мария дигән сөйрәлчеге көннәр буена иреңнең машинасында йөри. Мин Морадның кемгәдер үз машинасын биргәнен хәтерләмим. Ул аны синнән бүтәнрәк яратып, беркемне якын китерми торганые, – дип, Сахип җиңүче кыяфәтен сиздермәскә тырышып, кызын сүз белән дөмбәсләвен дәвам итте.
– Кем күргән аларны бергә, шаһитың бармы? – дип кенә сорый алды Ләйлә.
– Габделбар очраклы рәвештә тоткан үзләрен. «Узып барам, таныш джип, – ди. – Тавыш биреп туктатмакчы идем, руль артында башка кеше. Имәнеп киттем. Күзәтеп барып, кереп киткән өйләре янында уңайсызланып озак басып тордым», – ди. Үзе кая икән соң әле?
– Халидә, Габделбар бүлмәләрендәме икән, чакыр әле.
Һәрвакыт өй эшләре йә оныгы белән мәшгуль Халидә, керә-керешкә юеш кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә зарланды:
– Хәзер чакырам, аны өске катка син яраткан китек көзгене тагын бер кат ябыштырып кара әле дип менгереп җибәргән идем. Аптырап беттем инде. Беркая да төзәтергә алмыйлар. Нинди уңган Габделбар да «төрле-төрле җилем белән ябыштырып карыйм, ябышкан төсле була да янәдән кителеп төшә» ди.
Ләйлә, елаудан арып туктаган бала кебек, әллә нинди инәлүле, үкенечле тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Тагын шул ватык көзге. Минем бәхетсезлегем тамгасы. Көтмәгәндә күктән иңгән бәхет, кадерен белмәсәң, башкалар белән бүлешсәң, көзге кебек уала да төшә икән. Син, әти, сорамаганны эшләп, минем гаилә тормышыма тыкшынып, максатыңа ирештең. Котлыйм!
Күңеленә үрләгән икеләнүен, шиген җиңеп, сөекле әтисе көткән сүзне йөрәгеннән кысып чыгарды.
– Мин дә Морадны тормышымнан киселгән икмәк кебек кире ябышмаслык итеп чыгарып ташлыйм. – Болай ук кабул итүне көтмәгән атасы ягына борылып, чалшайган авызы, яшьле күзләре белән әмер биргәндәй, каты итеп: – Син бар нәрсәне булдырасың. Дусларың ашамы, акчаң ярдәмендәме, тиз генә аерылышуны оештыр, – диде Ләйлә, һәлакәт юлына соңгы адымын ясаганын аңышып та бетмичә. Шуны әйтте дә, олы яшьтәге апалар кебек авыр атлап, бүлмәдән чыгып китте.
Үзен якын итеп кабул итмәвен, гади йөртүче булып кызы янында гына буталып йөрисе килмичә, ширкәт хуҗасы дәрәҗәсенә күтәрелүен хупламавын сизенсә дә, Морад бабасының мәкер юлына басуын көтмәгән иде. Баласы тугач, аны үстерергә булышучылар кирәк дигән сылтау белән, Ләйлә үзе дә әти-әнисе ягын каера башлады. Командировкадан кайтканда, Айзизәкәемне сагындым дигән булып, әүвәл аларда туктый, берничә көннән соң гына шәһәр үзәгендә затлы фатир сатып алган ире янына килә. Морад, болай гаилә саклап булмый, син әүвәл төп йортыңа, минем янга төшеп, аннан соң теләсәң – икәү, мине ияртергә кирәк тапмасаң, үзең генә әтиләреңнең хәлен белергә барырсың, дип үгетләп, үзе кирәк санаганча аңлатырга тырышты, кат-кат үгетләп карады. Файдасы тимәде, Айзизәгә анда күбрәк ошый, монда кайтасы килми дигән сылтау белән, үзе мәгъкуль күргәнчә яшәвен дәвам итте. Күрәсең, атасының аңлатулары, вәгъдәсе, үгет-нәсыйхәте үтемлерәк булгандыр. Беркөнне Морад ямьсез төш күреп, куркып уянып китте. Имеш, ул Ләйләне очраткан аэропортның көтү залыннан каядыр очып китәргә җыенып йөри. Билетларны күрсәтеп, тиешле тамгаларны салдыргач, чыгу ишегенә якынлашканда, түбә ишелеп төшмәсенме, Морад, кулындагы тәгәрмәчле чемоданын ташлап, читкә сикерергә өлгерә. Кинәт уянып киткәч, нәрсәгә ым булды инде мондый куркыныч төш, кызыбыз гына сау-сәламәт булсын дип, озак уйланып ята. Төшнең мәгънәсе тиз бүртеп чыкты. Ләйлә араларын өзү юнәлешендә җитди карар кабул иткән икән.
Яраткан хатынының аерылышуга гариза бирүе турында үтәлеш кәгазе килеп төшкәч, берни аңламыйча, әйләндереп-тугландырып кат-кат укыды. Аңлагач, әйтерсең лә җанына кара кисәү тыктылар. Һавасы да, аның халәтен аңлагандай, чыраен сыта. Эчпошыргыч, вак яңгыр ява. Канны мәлҗерәтә, йокыны китерә торган тымызык яңгыр. Ә тегесенең кешеләр фаҗигасендә кайгысы юк, түбә калаенда табигать көен башкара да, тәрәзә пыялаларыннан, җылый-җылый, кечтеки елгачыклар булып агып төшә.
Морадның башында уйлар тилерә, җанын кая куярга белми. Шулай тилеләрчә яратышып башланган тормыш кемнеңдер теләге белән җимерелергә тиешме? Аның рухын кемдер сындырырга тели, яшәешенә аяк чала.
Аерылышуны оештыручы кешенең кем икәнен сизенсә дә, Ләйләнең шулай бик тиз коткыга бирелүенә ышанасы килмәде. Хатынын телефоннан эзләп табып, аңлатуны үтенүгә «хыянәтне гафу итә алмыйм, ялган белән мәхәббәтне саклап булмый» дигән җавап кына алды. Тавышы салкын тимергә кагылгандай тәэсир калдырды Морадта.
«Айзизәнең киләчәге өчен булса да гаиләбезне саклап калыйк» дип үгетләүгә дә каршы якта теләктәшлек тапмагач, Морад та эчтән сыкранып, уфтанып, арты белән суга чумган аптыраган үрдәк кебек, мәхкәмәнең беренче утырышын инкяр итсә дә, икенчесенә килеп, ризалыгын бирергә булды. Дөньяны җил бозар, адәмне сүз бозар дип, юкка гына әйтмиләр икән. Мәхәббәт җимеше – яңа яшь гаилә шулай тиктомалдан яшәүдән туктый. Мәхкәмә залына керер алдыннан гына, ишек төбендә Морад Ләйләгә берничә сорау бирергә өлгерә.
– Ләйлә, яратуың шулай тиз уздымыни? Беренче сынауны да үтә алмадык. Аерылышу, кызыбызны ятим итү турындагы карарың үзеңнекеме, чын-чынлап уйладыңмы?
– Мин хыянәтне күтәрә алмыйм дип әйттем бит инде, – кыска җавабына «мин олырагын да кичердем» дип өстәмәкче булган иде дә, үзе кылган үкенмәс, теләсәң ни кылан дигән мәгънәдә кулын гына селкеде. Әлбәттә, Морадның фатирын, машинасын, ширкәтеннән башка бөтен мөлкәтен урталай бүләргә дигән карар чыгарып, суд гаиләне таркатуга ризалык бирде. Рөстәм Айтуганов калдырган кибетләрне бүлә алмадылар. Хәйләкәр бөдрә чәч бер урында «вакытлыча» дигән сүзне кыстырган. Шул байлыгын коткарып калды.
Шул рәвешле, Сахип әфәнде теләгенә иреште: кабул итмәгән киявен хур итеп, кызы белән оныгын үз янына кайтарды. Җиңүенең өченче көнендә үк йөрәк парәләрен Франциянең атаклы курорты Вишарага ялга алып китте. Бәһале, затлы шифаханә, диңгез суы Ләйләне дә бераз суытты. Гаилә көймәләренең комга терәлүен «тәкъдирдә шулай язылгандыр, китек көзге шул хакта күптәннән искәртте, илдә яшәүче хатын-кызның яртысы балаларын ялгыз үстерә, минем бит әле үземне, оныкларын мәҗүсиләрчә яраткан әти-әнием бар» дип, үзен юатырга тырышса да, тынычлык килмәде. Морадка битараф түгеллеген, аның ифрат зыялы, итагатьле кеше булуын, очрашулар, яратышулар үткәндә калгач кына, бөтен барлыгы – җаны-тәне белән аңлады. Вакытлыча юатырга хатыннар янына ашыгучы ирләре табылыр анысы. Кыланчык Артурның да очрашасы килә, баскетболист та һаман яратуы турында такылдый. Шулай да ирсез хатын – йөгәнсез ат дәрәҗәсенә төшәсе килми Ләйләнең.
Ялдан кайтканнан соң, эчке чакыруына, җан тартуына буйсыныпмы, машинасын беркөнне Морад ширкәте ягына борды. Нәриман урамы тарафында бер йомышы да юк иде. Автомобильләр кую өчен махсус эшләнгән мәйданчыкта янәшә диярлек үк куелган ике зәңгәрсу джипны күргәч, күзләренә ышанмыйча, тагын да якынрак килеп, тормозга басты, кукраеп утырган машиналарны игътибар белән карагач, төсләре, маркалары, зурлыклары арасында шактый аерма булуын ачыклады. Иң гаҗәбе – икесенең дә артында берүк 438 саны эленеп тора. Тик хәрефләре генә үзгә. Берсе – В, икенчесе М белән башланганны күргәч, ахмак Габделбарның һәлакәткә алып килгән хатасын аңлады. Машиналарның маркасын танымаган, серияләренең төрле булуын исәпкә алмаган. Шуны аңлагач, күзен кара болыт каплагандай, йөрәге урыныннан күтәрелеп, бугазын томалагандай, утлы үкенеч бөтен тәнен яндырып алгандай булды.
Уеннан уймак чыгу буламы бу, әллә язмыш шаяртуымы? Габделбарга ышанган әтисенә рәнҗү йөрәгендә төер булып укмашты.
Иреннән аерылгач, апасының ни өчен коттедждагы оҗмах тормышны ташлап китүенең серен Ләйлә аңлый башлады кебек. Әтиләренең кызларын шәхси милек кебегрәк бәяләвендә аларның мөстәкыйль тормышларына урын каралмаган икән.
Кем гаепле соң аның фаҗигасендә? Әлбәттә, үзе. Морад белән очрашып, күзгә-күз карашып аңлашу, һич югында, әнисе кебек борын төбендә йодрык уйнату урынына дуамалланып, әтисе мәхкәмә язып биргән гаризага кул куеп, нинди төзәтеп булмаслык хата эшләгәнен Ләйлә хәзер генә бөтен тирәнлеге белән аңлады. Үзенең халәтендәге үзгәрешкә дә игътибар итте. Кирәксә-кирәкмәсә дә тозлы тамчыларын агызырга әзер күзләреннән яшь чыкмый, ә күңеле җылый да җылый.