– Әти-әнисе авылда яшиләр. – Абыйсының теленә үзенә кирәккәндә шайтан төкергән диярсең. – Кызның йөзе шикәр төсле ак, күзе – чакма, куллары – каз муены. Кияүдәге апасы янында шәһәрдә яши.
– Минем кебек, туганнарының хезмәтчесеме? – дип, абыйсына төрттереп алуы тегеңәргә тузынырга, нәгърәләр орырга, эчендә җыелган бар күбекләрен чыгарып ташларга сәбәп булды. «Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр» ы да, «Көт рәхмәт – алырсың нәгъләт» е дә – берсе дә калмый. Габделбары да солдатта үҗәтлеккә, үзенә тиешле ботканы сугышып булса да алырга өйрәнгән иде шул.
– Дөньяда мәхәббәт, яратышып, һич югында, йөреп өйләнү дигән нәрсә дә бар бит әле.
– Болар барысы да йомшак авызлар, селәгәен агызып йөрүче буш бугазлар, ялкаулар уйлап чыгарган нәмәстәкәйләр. Гаилә кору, балалар үстереп, нәселне дәвам иттерү килде-китте хистән өстен. Мәхәббәт дигән әкәм-төкәмнең нигезендә теләк кенә ята. Ә теләкне хатын-кызның мул күкрәге, бүселеп торган арты, балага узганчы билләрен сыгылдырып-бөгелдереп йөри белүе тудыра. Шунда шалт итеп мәхәббәт күтәрелә. Синең булачак хатыныңда боларның барысы да артыгы белән, үзе ягымлы, эш сөючән, – дип, кызны янәдән Габделбарны арытканчы мактарга керешә.
«Өлешемә тигән көмешемдер, урамга чыгып, кыз эзлимме, тапсам да, аны кая алып кайтыйм, нәрсә ашатыйм, туй чыгымнарын кем күтәрер?» кебек уйлар да керә мөстәкыйль карар кабул итүне яратмаган егет башына. Көчленеке замана икәнлекне ул армиядә бигрәк тә яхшы төшенә. Бәдрәф юучылар, бәрәңге чистартучылар арасында ул генерал түгел, хәтта майор баласын да күрмәде. Иртәме-соңмы һәркем үз гаиләсендә яшәргә, хезмәтчеләр нәселеннән булса да дәвамчысын калдырырга тиеш. Куркактан – куркак, колдан кол гына туасын чамалый иде ул. Абыйсы да ятимнән туйгандыр. Үзе исән-имин чакта аны урнаштырып калдырырга тырышуын да аңлап була.
Көзен оешкан гаиләләр бәхетле була дип, абыйсы аны Габбасовларга агачлар яфракларын кызыл, сары, тагын әллә нинди төсләргә буяган чорда үз машинасына утыртып алып китте. Җил исү уңаена яфракларның җиргә төшүләрен тәрәзәдән күзәтеп баруы күңелле икән. Абыйсының танышлары кырмызы кирпечтән салынган, әйләнә-тирәсе биек кара койма белән әйләндереп алынган авыл клубы хәтле өйдә яшиләр икән. Йортта салкын белән тартышып утырган көзге чәчәкләр, тышкы ишекне үтүгә, бик җайлы киемнәр элгече, шунда ук куелган гәҗит-журналлар өстәле, бигрәк тә ике зур бәллүр люстра эленеп торган, таба төбе кебек шома паркет идәнле бүлмә – абыйсының агач өеннән, солдат барагыннан башканы күрмәгән Габделбарны таң калдырды. «Яшиләр бит кешеләр», – дип уйларга да өлгермәде, күзләре җиләк-җимеш, яшелчә, кыздырылган тавык, туралган тел, колбаса, чикләвекләр, ак күмәчкә ягылган кызыл уылдыклар, тагын ул белмәгән нигъмәтләр белән тулган әгъла өстәлгә төште. Абыйсын шулай хөрмәт итәләрме, әллә кыздан котыласылары киләме, анысы соңрак ачыкланыр, тизрәк ашарга утыртсыннар иде.
Дүртпочмаклы өстәл өстен иңләп алганнан соң, Габделбар түр ягында утырган, халатынамы, күлмәгенәме өлгергән кызыл җиләкләр төшерелгән, киемнәренә сыеша алмыйча тырпаеп торган мул күкрәкле кызны күреп алды. Ул да кунакка килгән кеше кебек, урыныннан чак кына күтәрелеп, өлеш тәлинкәләрен, чәнечке-пычакларны урнаштыру белән мәшгуль. Өлкәнрәк ханым кебек икенче бүлмәдән ризык ташымый. Җилкәсенә сыланып торган коңгырт чәч, түгәрәк йөз, ризыкны эләктереп алу өчен әзерләнеп куелгандай алгарак чыгып торган тулы иреннәр, үрелгәндә күренеп алган сыгылмалы билләр Габделбарның күңеленә хуш килде. «Мин бу туташка әүвәл гашыйк булырга, аннан соң өйләнергә тиеш булам бит инде. Һәрхәлдә, шул тулы түшле кыз минем гомерлек юлдашым, таянычым булыр дип фаразлана. Әгәр аңа ошамасам нишләргә? Хәер, алары башларны уртак түшәккә салгач килә торгандыр», – дип уйлады Габделбар. Әрекмән колак абыйсы юлда килгәндә шулай дип аңлатты. Тын тартырга да өлгермәделәр, кулларын бер-берсенә ышкый-ышкый, хуҗа да бүлмәгә килеп керде.
– Белми дә торам, кадерле кунаклар – булачак кодалар – өемдә утыра икән. Халидәсе дә алданрак кисәтмәде. Яле, карчык, бардан Шотландиянең үзеннән үк килгән эчемлекне алып кил әле.
Элеккеге нигъмәтләр янына рюмкалар, виски, шампан шәрабы дигәннәре өстәлде.
Түргә, үзен Әсма дип таныштырган кыз янына утыртылган Габделбар беренче мәлдә үзен ашка төшкән таракан кебек бик киеренке тотты. Теле әйтерсең лә аңкауга ябышкан, тиешле сүзләрне дә укмаштырып чыгара алмый. Шулай да егет гомерендә бик сирәк күргән, беришесе бөтенләй яңа ризыклардан баш тарта алмады. Рөхсәт булуга, Габделбар, атна буе ач торган кешедәй, өстәлдәге төрледән-төрле тәмле азык-төлекне ашыгып-кабаланып авызына тутыра башлады. Әйтерсең лә, барысын да тиз генә капкаламаса, кемдер кире алып китәргә кулын сузган. Әсма егетнең әле уылдыкка, әле сөмбаш, керкә балыкларына, төрле чикләвекләргә ташлануына көлемсерәп тә, аның хәлен аңлап та күзәтеп торды. Бер-ике чәркә шәрабны тәгаенләп куйгач, мәҗлес үз җаен алды, өлкәннәр гаилә бәхете, аның киләчәге, ярдәмнәреннән ташламаулары турында сүз куерткан арада Габделбар песи баласы кебек йомшак, җылы нәрсәнең янтавына орынганын сизде. Әсма кулын кая куярга белми интегә икән. Габделбар аны киң учына алды. Дымлырак кулдан таныш булмаган дулкын бөтен тәненә таралып, җиңелчә калтырауга күчте. Рюмкалардан кыюлык алган егет кулын Әсманың итәгенә елыштырды, төртеп җибәрү урынына кызның кулын тирәнгәрәк төрткәндәй хәрәкәте күңеленә аеруча хуш килде. Өстәл артындагы юк-бар, чынлыкта яшьләрнең киләчәге, язмышлары турында сөйләшүләрне төш күргән шикелле генә кабул итеп утырдылар. Абыйсы вәгъдә иткән мәхәббәте тугланып ятканда, Габделбар өчен өстәл артындагы сөйләшүләрнең бер әһәмияте юк иде. Абыйсы нәрсә турында хәл кылганнарын соңыннан аңлатты. Яшьләр өйләнешкәч, Габбасовлар коттеджында торачаклар икән. Бүлмәләре элек гараж дип уйланылса да, җылы кертелгән, аерым ишеге бар, ди. Шуның өчен аларга йорт эшләрен үз җилкәләренә алу, болын хәтле бакчаны карап, бассейнның суын алыштырып, мунчаны ягып, этне ашатып тору вазифалары йөкләнә икән. Әсма көненә өч тапкыр аш әзерләү белән шөгыльләнергә, Габделбар хуҗаларының гипермаркетында тауарларны кабул итеп, килеш-китешне барлап, Сахипның сүзеннән чыкмый торган күзәтүчесе, ярдәмчесе функцияләрен өстенә алырга тиеш була, ди.
Тәүге мәҗлес күп нәрсәне үз урынына куйды. Яшьләрнең ризалыгын сораучы да булмады. Әсма кунакларны озатырга чыкмады, өстәл артыннан аз гына күтәрелеп, кулларын изәп кенә саубуллашты. Никах вакытында да мулла бабайның әйткәннәрен кабатлап, өстәл янында гына утырды. Язылышкан вакытта да, туй күлмәге идәнгә төшеп тору сәбәпле, Габделбар кызның абыйсы бармакларын шартлата-шартлата мактаган тулы аякларын күз нурында коендыра алмады.
Туйның икенче көнендә өстенә кыска халат киеп, чәй әзерләп йөргән Әсмасы аңа, бодай сугып кайткан көзге тук каз кебек, як-якка авышкалап йөргәндәй тоелды. Сул як җилкәсе, атлаган саен, аскарак төшеп ала. Ятагыннан күтәрелергә иренеп яткан бәхетле Габделбар сорап куйды:
– Хатыным, әллә кичә аягыңны авырттырдыңмы, аксабрак атлагандай… Туйда биемәдең дә кебек.
Ир хатыны булу морадына ирешкән Әсма, сүз гадәти нәрсә турында баргандай гына итеп:
– Юк, авырттырмадым, минем тумыштан сул аягым кыскарак. Сиңа әйтмәделәрмени?
Габделбар, йөзе белән мендәргә капланып, шактый дәшми торганнан соң, бөтен үкенечен салып ыңгырашып куйды.
– Йа Ходам. Ятим баланы монда да алдадылар.
Бәйләнчек әтәчтән качкан тавык кызыгырлык тизлек белән Әсма күрше бүлмәдән кечкенә түгәрәк көзге алып чыкты.
– Габделбар, яле, үзеңне көзгедән кара. Минем йөземне, мамыктай тәнемне исеңә төшер. Әти мин яралган көннәрдә эчеп-тузып йөргән. Балаларыбыз сау-сәламәт булып, безнең кебек хезмәтчеләр дәрәҗәсендә калмасыннар дисәң, шайтан суыннан ераграк торырга тиешсең.
Әсма үзе дә, аягыннан оялып, яшьләр белән аралашмыйча, аңа дигән бер гарибе килеп чыкмый калмас әле дигән якты өмет белән яшәгән. Казанга апасы янына күчеп килүенең төп сәбәбе дә шул була. Кеше күп яши торган калада үзенә тиңе, чиләгенә күрә капкачы табылмый калмас әле. Ире аның өчен Алладан соң икенче олы зат булачак. Аш-суга осталыгы бар, туган авылларында да гел казан тирәсендә булды. Механизаторларны, мал караучыларны, колхоз кунакларын сыйлады. Кеше көен көйли, туң йөрәкләрне дә сүзе, җылы карашы белән эретә белә. Тоемы көчле. Ике бармак киңлегендәге маңгайлы, бәрәңге борынлы, туң бияләй кебек шапылдап торган иренле булса да, көрәк хәтле куллы, дугадай алга чыгып торган күкрәкле, бүрәнә сорап торган таза җилкәле Габделбар янына килеп утыруга, «бу минеке, моны ычкындырмаска» дип, күңеленә беркетеп куйды.