– Син ди мин, – дип, бөдрә чәч дустын чеметеп алды.
– Һм… Бер – ноль синең файдага. Күбегез шулай уйлый шул, кызганычка каршы.
– Әмрикан кызына өйләндем бит, малай.
Морад, аны һаман җитди кабул итмичә, шаярта, сызгыра, теленә салына, һич югында, хыялы белән уртаклаша дип, Хуҗа Насретдин ишәге кебек башын чайкап утыра бирде.
– Ярый, сузмыйм инде. Йә йөрәгең тотар. Рус телен гаиләдә яшәп өйрәнергә Америкадан килгән ханым минем әбидә урнашты. Фатиры зур, кече кызы белән икәү генә яшиләр. Әбинең дә, апаның да русчалары ындыр артына алып чыгарлык кына. Чит ил кунагын өйрәтмәгә абзаңны чакырдылар. Бер ай дәвамында мин аны – рус, ул мине инглиз теленә өйрәнә-өйрәтә торгач, бер-беребезгә үлепләр гашыйк булуыбызны сизми дә калганбыз. Бик бай генерал кызы булып чыкты, бахыр. Бездә яшәргә риза булмады, рус, татар телләренә өйрәтүне АКШта дәвам итәрсең дип, рәсми якларны кайгыртуны үз өстенә алды. Морад ахири, мин боларны сине көнләштереп, кәефеңне кыру өчен сөйләп утырмыйм. Монысы преамбула гына. Минем шактый үрчемле бизнесым бары сиңа мәгълүм. Өйләнеп, башка өлкәгә кереп китмәсәң, бергә эшләргә дә чакырмакчы идем. Банкта тупланган акчаларны гына алам да, ширкәтемне тулысы белән сиңа калдырып китәм. Үземне куып кайтарганчы. Эш анда хәтле барып җитмәс дип уйлыйм, син дә, Рөстәм шунда төпләнеп калсын дип, дога кылып тор. Кухня җиһазлары, буяулар сату белән эш итә торган кибетләремне тулысы белән сиңа яздырып китәм. Хатыным шундый шарт куйды. «Монда үз исемеңдә бизнесың калса, гел Рәсәй ягына карап яшәячәксең», – ди. Минем бер генә теләгем булыр: кайткан-киткән вакытта мине каршы алып, чыгымнарымны түләп, озатып калу.
Морад күктән иңгән бәхетне ничек бәяләргә белмичә аптырап, таң калып, карышкан булып маташкан арада, ширкәт хуҗасы булуына таныклыкны кулына китереп тә тоттырдылар. Рөстәм берничә көннән дәрья аръягына китеп тә барды.
Югары уку йорты укытучысы дәрәҗәсенә дә ризалашкан Морад аз-маз гына эшмәкәрлек күрсәтсәң дә шактый табыш китерә алырлык ширкәт белән җитәкчелек итә башлады.
Яңа эшкә чыкканчы, Ләйләгә бу хакта әйтмичә торды. Кичен, чәй эчеп утырганда, артык гадәти әйбер турында хәбәр иткәндәй, тонык тавыш белән генә:
– Ләйлә, мин башка эшкә күчәргә булдым. Сине эшкә йөртергә, өйгә алып кайтырга башка шофёр эзләргә туры килер.
Ханым ашавыннан туктап, каушаудан кашыгын идәнгә төшереп җибәрде.
– Морад, мин берни аңламыйм. Укытырга күчәргә булдыңмы?
– Юк, сиңа таныш дустым Рөстәм Айтуганов, ширкәтен миңа калдырып, Америкага яшәргә күчә, – диде дә өстәл яныннан торып китте.
Соңрак, һәрнәрсәдән хәбәрдар Габделбарның сөйләвенә ышансаң, Ләйлә әтисе белән җылый-җылый бик каты аңлашкан, тавыш күтәргән.
Морад исә, Тукайның алны-артны карамыйча утын кискән Былтыры кебек, җиң сызганып, яңа вазифасын үтәргә кереште. Әлбәттә, ул Рөстәмнең «кирәкми» енә карап кына, аны табыштан мәхрүм итәргә җыенмады. «Нобель премиясе урынына», «туган көнгә» дигән булып, Рөстәмгә әледән-әле акча күчереп торды, «Әмрикә кияве» үзен аякка бастырган туганын күмәргә кайтканда, бер артына бер алдына төшеп кунак итте. Туганыннан, бабасыннан тәтемәгән итле калҗа калдырып киткән дустыңны зурларсың да. Алыш-бирешкә корылган дөньяда сирәк очрый торган бәхеткә тарыды Морад. Ямаулык турында хыялланып йөргән яшь галим затлы тунлы булды да куйды.
Рөстәм калдырган ширкәтне үстерүгә вакыты белән санашмыйча, үзен үзе жәлләмичә эш аты кебек тырышуның тагын бер өстәмә, арка йонын күпертеп торучы сәбәбе бар иде. Аңа сарафан радиосы бабасының, ягъни мәсәлән, Сахип әфәнденең «мөстәкыйль эш алып баручы кешегә охшамаган минем кияү, булганын әрәм-шәрәм итеп бетерер дә аягыма килеп егылыр» дигән сүзләрен ирештерде. Күрәсең, Морадның бизнеста үзе белән бер дәрәҗәдә күтәрелү мөмкинлеген, баш бирмичә, мөстәкыйльлеккә омтылышын сизенгәч, көнчелек кытыгы уянгандыр. Ничек була инде ул, сәүдә шөгыленең серләрен миннән өйрәнеп, киңәш-табыш итмичә, әллә ничә кибет хуҗасы булып утырсын ди укытучы баласы. Һәр бытбылдык үз урынын белергә тиеш. Бабасының шул хакта тузынуын да Сахипның иң ышанычлы шымчысы саналган Габделбар җиткерде. Берәүне саткан кеше сине дә шалкан бәясенә ычкындырмас дип уйлап, бик нык ялгыша шул Морадның тәкәббер бабасы. Сәлимуллин Казан ханлыгы язмышы белән бәйле бер риваятьне еш искә төшерә.
Озак еллар дәвамында Казанда типтереп, алып-сатып яшәгән, хәзергечә әйтсәк, әрмән диаспорасы Иван Грозныйга казанлылар эчә торган су юлын, дарының кая саклануын, шартлату урыннарын күрсәтеп, бүләкләр көткәннәр. Казан егылгач, гаскәр башлыгы «әрмәннәргә ничек рәхмәт әйтик» дип сорагач, патша «барысын да кылыч аша уздырыгыз, бер хуҗасын саткан кавем, файдасы күренүгә, икенчесен дә сатачак» дигән, имеш.
6
Сахип Миндрахман улы киявенә үгет-нәсыйхәтне кызы аркылы җиткерергә тырыша. Тик кызы, ирен шәхси йөртүчесе итеп мыскыллаулары фаш ителгәч, гел Морадны яклап чыга торган булды.
– Кызым, игътибар иттеңме икән, ирең тәмәке тарта, кисәт, ул бик зарарлы. Өйдә дә тартса, минем фатирны сасытачак, ярыкларга тулган төтен үпкәләргә күчәчәк, – дип, Морадны тәнкыйтьләвенә Ләйлә бик тиз җавап бирә.
– Морад – җитлеккән ир. Нәрсә эшләргә, ничек яшәргә икәнен үзе белә. Ул бик затлы папирос кына тарта. Аңа вак-төяк киңәшләрең белән бәйләнүеңне ташла.
Ләйләсе тулысы белән ире ягына авышкандай тоелгач, Сахип әфәнде башка гаилә әгъзаларын Морадка каршы әзерләү әмәлен эзли башлады. Кеше уйлап та өлгерми, аны гамәлгә ашыру юллары шунда ук табыла.
Кичке чәйне көтеп, китап шүрлегенең тузаннарын сөртергә әзерләнеп йөргәндә, Сахип бер мәҗмуганы кулына алып, авторның фамилиясен дә карап тормыйча, ваемсыз гына битләрне актара башлый. Шунда шигырь булып җитмәгән, прозага дәгъва итә алмаслык бер куплетка юлыгып, кычкырып көлеп җибәрә. Сеңлесе Әсма белән аш-су бүлмәсендә маташкан җиңел сөякле Халидәсе ире янына йөгереп чыга.
– Нәрсә булды, Сахипҗан? Үзеңне Шүрәле кытыклады дияр идем, яныңда беркем күренми.
– Карале, әнисе, бер китапта безнең кияүне мактап язганнар. Шуңа тап булдым әле.
Иренең ирониясен аңламаган беркатлы Халидә:
– Язарлар да, яхшы кеше бит. Әти-әнисе аны кызыбыз бәхетенә үстергән, – дип, киявен мактарга керешә.
– Мә, укы. Юк, үзем таныштырам. Син җиренә җиткереп укый алмассың. Тыңла! Әсма, син дә чык. – Сәхнә таләпләреннән шактый ерак торса да, үзенең текстка мөнәсәбәтен белдереп, туктый-туктый, илһамланып укый Миндрахман абый малае. – Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел. – Сахип, күзлеген салып, канәгатьлеген яшерүне кирәк тапмыйча, өнсез калып басып торган тыңлаучылар ягына борыла. – Йә, ничек? Безнең кияүгә тач ябышып тора. Акча түләп яздырсаң да, шундый төгәллек белән бәя бирә алмаслар иде.
Нәрсә, кем турында сүз баруын аңламаган Әсма, риясыз күзләрен апасы ягына борып, сүзсез сорау бирә: ничек инде ул кеше бер үк вакытта озын да, кыска да, чирле дә, сәламәт тә була алсын ди.
Иренең дөньясын онытып «шигырь» укуыннан югалып калган Халидә, Әсманы чыгарып җибәргәч, аның терекөмеш кебек хәрәкәтчән табигатенә килешмәс озын-озак паузадан соң телгә килә:
– Кешедән көләргә яратасың инде, Сахип. Син бөтен кешене үзеңчә яшәргә, синеңчә уйларга өйрәтмәкче, үз кубызыңа биетмәкче буласың. Син бит дөньяда берәү генә…
– Аңламадым. Нинди мәгънәдә берәү генә? Яхшы чуттамы, начармы?
Халидә сүзләренә аңлатма бирүне кирәк тапты.
– Син кияү Морадтан көлүеңне, аңа каныгуыңны ташла. Аның миңа да ошамаган яклары булса да, ул – горур, үз бәясен белеп яши торган кеше. Бер чиктән икенчесенә сикерә торган җилбәзәк тегел. Мин сезгә «Морад күпме түләсәгез дә, шофёр йә хезмәтче булып йөри торган адәм тегел» дип, сразы әйттем. Сүземне тыңламадыгыз. Аңа яхшы эш тәкъдим итмәгәч, барысын үзе хәл итте, хәзер бизнеста синең дәрәҗәгә күтәрелеп бара.
Сахип, хатынының акыл өйрәтүен кабул итмәвен, ризалашмавын сиздереп, борын тишекләрен кабартып, авызын турсайтып, бүлмә буйлап йөренеп алды.