«Сез кайда, ничек таныштыгыз?» дигән сөальгә Морад җавап бирергә тиеш иде.
– Безнең очрашуны күкләр оештырды дип уйлыйм. Чөнки без һич уйламаган төштә, аэропортның көтү залында таныштык. Бер карауда гашыйк булдык һәм гаилә корып, бергә яшәргә уйладык.
– Ләйлә ханым, сез кыз фамилиягездә, Габбасова булып калырга карар иткәнсез. Ни өчен ирегез белән уртак фамилиядә йөрергә булмадыгыз?
Корреспондентның соравында төрттерү дә, ирония дә барын Морад аңласа да, Ләйлә югалып калды һәм турыдан бәрде.
– Мин әтиемә борынгы фамилиябездә калырга вәгъдә бирдем. Сүземдә тордым.
Сахип әфәнденең соравы буенча, бу тапшыруны туктаусыз кабатлап тордылар. Морад бу хурлыклы клипны әүвәл кара янып тыңлады, соңрак телевизорны сүндереп куя торган булды. Күңеленнән, шул кирәк сиңа мужиклык сыйфатыңны җиргә салып таптаткач дип, үзен тиргәсә дә, Ләйләне битәрләп ләм-мим сүз әйтмәде. Чөнки ризалыкны беркем авызыннан көчләп тартып алмады.
Яшьләрнең тормышы үз агымын тапты. Бер-ике атна Морадның кечтеки бүлмәсендә яшәп алгач, Сахип белән Халидәнең иң бәхетле, баллы чоры узган өч бүлмәле хрущёвкаларына күчеп, асылташлы пар алкалар тамаклары карлыкканчы гүләүләреннән үзләре канәгать күгәрченнәр кебек яшәп киттеләр. Ике башны бер мендәргә салып йоклау бер-береңнең уңай хисләре белән уртаклаштыра икән дип, бер мендәрне идәнгә ташлап йоклауга өстенлек бирделәр. Көтеп алган, әби-бабайга кадерле уенчык булып киткән кызлары туу аларны тагы да якынайтты.
Яңа туган сабый куаныч-шатлык белән бергә өстәмә мәшәкатьләр дә алып килә шул. Иң әүвәл, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә алып, балага исем кушарга кирәк. Ул мөмкин кадәр тизрәк, сабый туганнан соң җиде көн эчендә башкарылырга тиеш. Бу йола балага яман күзләр төшмәсен, елак булмасын өчен эшләнә дип аңлатты Халидә ханым. Мәгәр исем мәсьәләсендә бәхәсләр шактый булды. Салих әфәнденең дә, Ләйләнең дә тәкъдимнәре яңгырады. Татар исемнәренә багышланган китапларны да кат-кат сөреп чыктылар. Бу сөйләшүләргә, холкын күрсәтеп, Морад нокта куйды. Нарасыен кулына алып:
– Йола буенча исемне ирләр, күп очракта ата кеше куя. Мин күптәннән күңелемдә йөрткән, төрекләрдә киң таралган Айзизә дигән исемне кушарга булдым кызыма, – дип, мулла чакырырга чыгып китте.
Халидә ханымга исем ошады, кыз белән атага бер-берсенә карашып куюдан башка чара калмады. Габбасовлар нәселендә балага борын-борыннан килгән табыну, изгеләштерү Ләйләне кайгыртучан ана буларак ачты. Кызларын татар теленә өйрәтә торгач, үзләре дә туган лөгатьләренең нечкә, сыгылмалы серләренә, күчерелмә мәгънәләренә тирәнрәк үтеп керделәр. Айзизәнең бабасы да «ана телен яхшы белергә кирәк, чит, рус телләренә яшәү ихтыяҗы болай да өйрәттерәчәк» дип такылдап торды.
Морадның бабасы белән мөнәсәбәте әүвәл таба төбе кебек шома, тигез баргандай тоелса да, акрынлап майламаган арбадай шыгырдый башлады. Соңрак кына Морад Сахип Миндрахман улының аны «урынына утырту», ул теләгәнчә яшәргә өйрәтү теләге белән янып-көеп яшәгәнен тойды.
Сахип әфәндегә Халидәнең бертуган сеңлесе Әсма ире Габделбар кебек «баш өсте, ничек әйтәсез» дип сүзен тыңлап, янында бөтерелеп йөри торган кияү кирәк иде дә, нишлисең. Дөньяда иң яраткан җан иясе кызының теләгенә каршы бара алмады. Ул-бу килеп чыкса, Ләйләсе бәхетсезлегендә аны гаепләр. Балалар алар өчен генә яшәгәнне, тырышканны бәяләп җиткермиләр шул.
Бабасының күзендә вакыт-вакыт кабынып алган эчке явызлыкның сере Морад өчен каты чикләвек, тирән сер булып кала бирде. Морад аның белән сүзгә кермәде, кимсетмәде, киңәшләре белән бимазаламады. Әллә кандидатлык диссертациясен яклап, ярты ставкага укытырга урнашуы җенен котырттымы? Сәяхәтләр оештыру ширкәтенең башкаручы җитәкчесе итеп кызын билгеләүне, хатынының урынбасары булып калуын да дәгъвасыз кабул итте Морад. «Француз теле курсларын үткәч, сине баш итеп куярмын» дигән вәгъдәсен дә елак баланы тәти уенчык белән алдарга маташу дип кенә фаразлады. Эштә хатыны хуҗа булса, өйдә ул командир кебек кыланыр. Әти-әни җилкәсенә салынмыйча, үз көнен үзе күрүгә, кеше исәбенә яшәүгә өйрәнмәгән Сәлимуллин чын күңелдән калебен биреп эшләде, укыткан җиреннән, таныш-белеш даирәсеннән шактый кешене үгетләп, аңлатып, ширкәтнең үсүенә җитди өлеш кертте.
Эш хакын карточкага күчереп бару сәбәпле, Морад үзенең кем булып эшләве, нинди вазифалар үтәргә тиешлеге белән кызыксынмады, белмәде, хатынын машинасына утыртып алып килә, якты көн дәвамында сәяхәтчеләрнең көен җайлап, сайраша-сайраша, бергә өйләренә кайталар.
Көннәрнең берсендә Айзизәләре чирләп, Ләйлә өйдә калырга мәҗбүр булды. Морад хатыны белән бер бүлмәдә утыра иде. Хуҗасының эштә юклыгын белмәгән озын буйлы, бөдрәләтелгән аксыл чәчле, кәгазьләрен күтәреп бүлмәгә атылып кергән бухгалтер кыз күзләре белән Ләйләне эзли башлады.
– Банк кәгазьләренә кул куярга иде.
– Китер, үзем култамгамны салыйм, – дип, Морад кәгазьләрне алырга кулын сузды.
Хисапчы кыз кадерле уенчыгын яшергән бала кебек, документларын читкәрәк алды да, беркатлылыгы белән турыдан ярып салды:
– Сезнең имза ярамый. Банк уздырмаячак.
Берни аңламаган Морад, кулына каләмен ала-ала:
– Хуҗа булмаганда, гадәттә, аның урынына урынбасары куя. Банкта да минем фамилия булырга тиеш.
– Сез бит приказ буенча урынбасар түгел, ә шофёр-экспедитор гына, – дип, хисапчы кыз, Морад нәрсәнедер аңлап, авызын ачканчы, тәмле хушбуй исләрен калдырып, тиз-тиз атлап чыгып та китте. Нишләп инде ул юк вакытын бар итеп, хуҗабикәсенең йөртүчесе белән озаклап ләчтит сатып утырсын ди, тузга язмаганны.
Морад башын тотып, селкенмичә шактый уйланып утырды. Ул фәннәр кандидаты Ләйлә Габбасова иптәшнең шәхси шофёры гына икән. Шуны да белмичә йөргән. Бу гамәле Сахип әфәнденең яшьләр арасына каккан беренче чөе, җиңел кулдан бүлмәгә кертеп җибәргән кара мәчесе иде. Абзыйның бу гамәле Ләйлә белән килешенгән булса, бигрәк тә аяныч. Яраткан хатыны куркыпмы, ирен кызганыпмы, әллә әтисенең басымы аркасындамы, аны мыскыл итүгә юл куйган булып чыга түгелме? Гомер юлыбызда төрле хәлләр, авырлыклар очрар, хәтәр мизгелләрдә моннан соң аңа таянып булырмы?
Морад очраклы ачылган сер, дөресе, үзен кимсетү, җир суалчаны дәрәҗәсенә төшерүләре турында бабасына да, Ләйләгә дә сүз катмады, тик үз эченә кереп бикләнде. Ләйлә Морадының аны мөкиббән китергән мәзәкләрне сөйләми башлавына, сәяхәтчеләр белән аралашуны туктатуына, күз төпләрендә кара сызыкларның барлыкка килүенә игътибар итсә дә, берни аңламады, исәнлеге турында сорашудан узмады.
Бу хәл егетне бабасының, хәтта сөеклесенең мәрхәмәтенә ышанып ятмыйча, киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итте. Беренче сентябрьдән тулы ставкага укытырга күчү иң кулае булыр дип, күңеленә беркетеп куйды. Ришвәт бирсәләр алыр, бирмәсәләр, өлкән укытучының хезмәт хакы да ипи-тозга җитеп торыр. Ришвәт бит юрист, экономист, финансист кебек уч төбендә йөртелгән белгечләргә генә тәти, синең фәлсәфәң кемгә кирәк, буш сафсатага акча түгеп торырга ахмаклар нема.
Ходай Тәгалә яраткан колына чыгарып куяр юлына дип юкка гына әйтмиләр икән. Киләчәк язмышы турында кара янып, пеләш башын кашып утырганда, аңа талиблык чоры дусты, чүл гарәбе шикелле кара Рөстәм шалтыратты:
– Морад, сәлам. Хәлләрең ничек?
– Ярыйсы. Аллага шөкер, кыз үстерәбез, – диде, тавышына мөмкин кадәр шатлыклырак төсмер иңдерергә тырышып.
– Тиз генә күрешеп аласы бар. Минем конторага ярты сәгатьтән явиться ит әле. Җитди эш бар.
Бу күрешү Морадның бөтен киләчәген уңай якка борды да куйды. Нәриман урамында урнашкан эш урынында, студентлар тапкан «бөдрә чәч» кушаматлы Рөстәм аны колачын җәеп каршы алды.
– Мин дә, малай, өйләндем бит.
– Тузга язмаганны сөйләмә инде. Беренче хатыныңның хыянәтен фаш иткәч, «мәңге өйләнмәячәкмен» дип ант иткән идең.
Уку дәверендә бер бүлмәдә көн итеп, соңгы телем ипиләрен бүлешеп яшәгән дуслар арасында сер дә, әйтәсе сүзне чүпрәккә төреп бирү дә юк иде.
– Кемгә икәнне әйтсәм, урындык барын онытып, шып итеп артың белән идәнгә барып төшәчәксең!
– Йә, сузма. Бер яшь, чибәр бай кызын җәтмәгә эләктергәнсеңдер әле.