— Минем синең белән балык тотарга барасым килә, Гимир, — дип җавап бирә Ас.
— Минем белән балык тотарга? — шакката баһадир. — Синең болытлар өстеннән йөри белгәнеңе һәм кыяларны чүкечең белән вата алуыңны ишеткәнем бар. Минем иптәш Гримтурсеннарны юк иткәнең турында да беләм. Әмма моңарчы синең көймәдә йөзеп балык тота алганыңы белми идем. Юк, Тор, мин сине үзем белән ияртмим: син барыбер бернәрсә дә тотмыячаксың һәм миңа комачаулыячаксың.
— Курыкма, Гимир, — ди яшен алласы. — Дөрестән дә, минем кармак салганым юк, әмма ничек икәнен беләм. Көймәдә дә йөзә алырмын.
— Төньяк диңгездә салкын, ә мин көн дә төн дә балык тотам. Син туңачаксың һәм яр буена чыгарга сорыячаксың, — ди Гримтурсен.
— Минем Эливагар ташкыннарын кичеп чыкканым бар, андагы су синең диңгезеңнән салкынрак, барыбер туңмадым, — ди яшен алласы. — Күрәсең, Гимир, сиңа мине үзең белән алырга туры киләчәк.
Баһадир кашларын җыера: ул бәйләнчек кунактан ничек котылырга белми.
— Ярый, — ди ул ниһаять. — Барасың килсә, бар, ләкин минем артык балык тоту кирәк-яраклары юк.
— Мин үзем белән алдым, — ди Тор, Гимирга зур ыргак һәм агач калынлыгында аркан күрсәтеп. Албасты кычкырып көлеп җибәрә.
— Мондый ыргак белән бау бер өер китларны чыдата, — ди ул көлүдән чыккан күз яшьләрен сөртеп. Кемне тотарга җыенасың соң син?
— Ул минем эш, — ди Ас, баһадир белән бәхәсләшүдән туеп. — Әйт әле, җим бармы синдә?
— Бар, ләкин үзем өчен, — ди Гимир, кашларын җыерып. — Ә синең өчен җим табу минем эшем түгел, үзең тап.
— Яхшы, мин аны синнән башка да таба алам! — усал итеп әйтә яшен алласы һәм тау куышыннан чыгып китә.
Аның кырында, калкулыкта, Гимирның албасты сыерлары көтүдә йөри иде. Алар арасында бер үгез була, аның сырты наратлар өстеннән калкып тора. Озак уйлап тормыйча, Тор аның башын өзеп, шуның белән тау куышына кайта.
— Менә минем кармак өчен җим, — ди ул.
— Ничек үтерә алдың минем яраткан үгеземне? — дип кычкыра башлый албасты, ләкин Торның Мйольнирны тотканын күргәч, тынычлана һәм кашларын җыерып, көймәне әзерләргә китә.
— Мин ишкәкләргә утырам, Гимир, — ди Тор, Гримтурсен аны суга төшергәч.
— Ничек телисең, — ди албасты көлемсерәп, — әмма сине озакламый алыштырырга туры киләчәк, дип уйлыйм.
Әмма, Ас, аның белән чагыштырганда, кечкенә кебек күренсә дә, аннан яхшырак ишә иде, һәм аларның көймәсе дулкыннар буйлап коштан да тизрәк җилдерә иде.
Ике сәгатьтән соң Гримтурсен Торга туктарга куша.
— Килеп җиттек, — ди ул. — Мин гел монда балык тотам.
— Бәлки син килеп җиткәнсеңдер, ә мин әле юк, — ди яшен алласы, ишкәк ишүен дәвам итеп.
— Диңгезгә ерак кереп китү куркынычлы, — һаман үз сүзендә тора баһадир. — Болай без Мидгард еланы ята торган җиргә барып җитә алабыз.
— Еракмы аңа? — дип сорый Тор.
— Болай җитез ишсәң, тагын бер сәгать барырга, — ди Гимир.
Тор тагын да ныграк ишә башлый.
— Син минем әйткәнне ишетмәдеңме әллә? — ди албасты.
— Ишеттем, — көлемсерәп куя Тор.
— Нигә соң алайса туктамыйсың? — Гимирның ачуы килә.
— Чөнки ераграк барасым килә, — ди Тор.
Гримтурсен инде яшен алласына ташланып, аның ишкәкләрен алмакчы була, әмма күзе тагын Мйольнирга төшә, һәм ул үз урынында калырга була. Берникадәр вакыт ул Торның ишкәнен тын гына карап утыра, аннары ялвара башлый:
— Зинһар, кире борыл, без нәкъ албасты өстеннән барабыз.
— Миңа шул кирәк тә инде! — дип кычкырып җибәрә канәгать яшен алласы, ишкәкләрен ташлап һәм көчен ике тапкырга арттыра торган билбавын киеп.
Шуннан соң ыргагына үгез башын кидертеп, аны арканга бәйли һәм диңгезгә ташлый.
Албасты курку белән аның һәр хәрәкәтен карап тора.
— Нишлисең? Нишлисең? — дип кабатлый ул. Җим белән ыргак аска таба төшә бара. Кинәт кемдер аны кинәт кенә тартып куя. Хәтта арканны тотып торган Торның куллары көймә бортына бәрелә.
— Эләктеңме! — сөенеп кычкыра ул.
Ас ялгышмый: Митгард еланы җимне каба, ләкин мондый гадәттән тыш зур албастыны чыгару җиңел эшләрдән булмый. Күп көч куеп кына куәтле Тор башта тезләнергә аннары бөтен буена басарга ирешә. Каты көрәш башлана. Баһадирның көймәсе яртылаш суга батканга игътибар итмичә, Тор бар көченә арканны тарта һәм акрынлап албастыны чыгара бара. Диңгез өстендә зур ямьсез елан башы күренгәнче күп вакыт үтә. Куркудан катып калган Гимир әле салкын, аяусыз нәфрәт белән тулган Локи кызының күзләренә, әле кара, якты ут кебек янган Тор күзләренә карап, кайсысы куркынычрак икәнен хәл итә алмыйча тора иде.
Кинәт каты чатнау тавышы ишетелә. Көймә төбе, чыдамыйча, тишелә, һәм яшен алласы суга чума. Бәхетенә, бу җирдә тирән булмый, һәм ул сайга баса. Ничек кенә булмасын, әмма кулыннан кармакны ычкындырмый.
— Менә очраштык без синең белән! — ди Тор, Мйольнирны күтәреп.
Бу вакытта Гимир селкенмичә көймәнең арткы өлешендә утыра. Әмма су аның аякларына үтә башлагач, ул, пычак алып, елан асылынып торган бауны кисеп ата. Шунда албасты диңгезгә чума.
— Тукта, син миннән кача алмассың! — дип кычкыра Тор һәм артыннан чүкечен ыргыта.
Мйольнир, каты чупылдап, дулкыннарда югала. Күз ачып йомганчы ул аннан кире чыга һәм хуҗасының кулына барып керә. Ә диңгез кызыллана. Бу Мидгард еланы каны иде.
Тор Гимирга борыла.
— Синең аркада мин аяусыз дошманымны ычкындыра яздым. Үтердемме мин аны, юкмы — белмим. Син үлемгә лаек, ләкин мин синең кунагың булганыңы оныта алмыйм. Син дә мине онытмас өчен менә сиңа миннән бүләк.
Бу сүзләр белән Тор аңа китереп суга, албасты, көймә аша очып, суга барып төшә.
Шуннан соң Ас су ерып яр буена юнәлә. Берничә сәгатьтән соң үзенең арбасына килеп җитә һәм, шуңа утырып, Асгардка кайтып китә. Бераздан чыланган, туңган Гимир да өенә кайтып җитә. Ул Торга ләгънәтләр укый һәм Аслар белән башка эш итмәскә вәгъдә бирә.
Яшен алласы Мидгард еланын үтердеме, юкмы — беркем белми. Әмма норналар аны исән һәм каты яраланган гына, ди.
— Килер көн, — диләр алар, — аның һәм Тор өчен соңгысы, һәм алар тагын очрашачак. Ләкин бу көннең кайчан киләсен норналар да белми.
Альвис
Гном Альвис бик акыллы, кабиләдәшләреннән күпкә акыллырак була. Ул Квазир белгән кебек диярлек күп белә һәм моның белән бик горурлана иде.
— Мин сезнең белән яшим, сез моңа лаеклы түгел, — ди ул бервакыт җир астында яшәүчеләргә. — Минем урыным Асгардта, аллалар янында. Бары тик алар гына минем акыллылыгымны аңлый алачак һәм барысын миңа хөрмәт күрсәтергә мәҗбүр итәчәк.
Аны тыңлап бетергәч, гномнар, гаҗәпләнеп, башларын селкиләр.
– Әлбәттә, син бик акыллы, Альвис, — ди аларның берсе, ләкин Свартальфхеймнан чыгу белән кояш сине ташка әйләндерерәчәк.
— Күренеп тора, син надан, — дип көлеп җибәрә Альвис. — Асгардка мин төнлә барам, ә аллалар илендә мине кояштан каплый ала торган сарай түбәләре бар.
— Альвис, ничек син аллаларны үзең белән бергә яшәргә мәҗбүр итәчәксең? — ди икенче гном.
— Мин берәр алиһәгә өйләнә алам, һәм шунда Аслар теләсә дә теләмәсә дә миңа Асгардка керергә рөхсәт итәчәкләр, — ди акыл иясе.
— Син нәрсә, Альвис, — ди өченче гном, көлеп җибәрүдән чак түзеп калып. — Җир асты күленә бар тизрәк һәм үзеңнең чагылуыңа кара. Синең белемнәреңә карамастан, син безнең шикелле үк кечкенә һәм бөкре. Синең шундый ук озын кара сакал һәм кеп-кечкенә күзләрең. Син алиһәнең ире була аласыңмыни?
— Аллалар сезнең кебек надан түгел! — Альвисның ачуы килә. — Алар акылның матурлыктан әһәмиятлерәк икәнен беләләр, һәм аларның берсе миңа кызын кияүгә бирергә риза булачак.
Гномнар башка бәхәсләшми, һәм бары тик берсе генә, иң карты болай ди:
— Мин синең кебек акыллы түгел, Альвис, һәм синең шикелле фән-гыйлемнәрне дә бик белмим, ләкин гомеремдә гномнарның аллалар белән туганлашканын һәм аларны нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр иткәнен ишеткәнем булмады. Безнең белән кал. Аслар синең дорфалыгыңны кичермәс.
Әмма тәкәббер гном көлеп кенә куя.
— Бүген төнлә мин Асгардка барам, — ди ул, — һәм мин кайткач, нинди уңышларга ирешкәнемне белерсез.