Һәм, күзләрен йомып, йоклаган булып кылана. Шул чакта хезмәтче түбәгә менә, лачын янына акрын гына килә һәм аңа кулын суза. Моны көткән Локи түбәдән очып китмәкче була, ләкин аягы белән бер чирәпкә эләгә һәм тотыла. Хезмәтче, аны ишегалдына алып төшеп, Гейродка бирә.
Тоткынның акыллы һәм хәйләкәр күзләренә карап, албасты аның алдында гади генә кош түгел икәнен аңлый.
– Әйт әле, дустым, кем син? — дип сорый.
Локи, чын лачын булып кыланып, томшыгы белән чутылдый һәм баһадирның бармагын чукымакчы була.
— Ярый! — ди Гейрод ачуланып. — Көтәрбез, син әле сөйләшерсең!
Ул Локины өенә алып кайта, аны зур тимер читлеккә кертеп утырта һәм хезмәтчеләренә исемен әйтмичә, аңа ашарга-эчәргә бирмәскә куша.
Өч ай утыра кош читлектә, ашыйсы-эчәсе килүдән газапланып. Ул Гейрод аны азат итәр, дип өметләнә иде. Ләкин түзәр хәле калмагач, ниһаять исемен әйтә һәм Гримтурсеннан аны азат итүен сорый.
— Мин сине азат итәм, — ди теге, — әмма башта миңа Тор кунакка килә, дип ант ит; җәяү килсен һәм үзенең билбавын, чүкечен һәм бияләйләрен өйдә калдырсын. Минем аның белән күптән сөйләшәсем килә.
— Мин моны башкара алмыйм, — дип каршы килә Локи. — Тор беркайчан да Мйольнирны калдырмый һәм ансыз сиңа килмиячәк.
— Башкара алмыйсың? Ярый, алайса син читлектә тагын өч айга калачаксың, — ди албасты.
— Юк, юк! — куркудан кычкыра Локи. — Ярый, берәр нәрсә уйлап табармын. Торны сиңа килергә күндерергә ант итәм!
— Билбаусыз, чүкечсез һәм бияләйләрсезме? — дип сорый Грунгнир.
— Билбаусыз, чүкечсез һәм бияләйләрсез, — дип кабатлый Локи.
— Менә килештек, — дип көлеп җибәрә баһадир.
Ул, хезмәтчеләрен чакырып, аларга Локины яхшылап ашатырга куша, аннары аны азат итә.
Ашамыйча хәлдән таеп беткән Локи Асгардка көчкә барып җитә. Анда ул лачын киемен салып, аны Фрейяга бирә, ә үзе Торга китә. Локи юк чакта Тор инде яраларын дәвалап бетергән була һәм албастылар иленә яңа сәяхәткә әзерләнә иде.
— Исәнме, Локи! — ди ул. — Кайда булдың син шулай озак? Минем белән Йотунхеймга барырга теләмисеңме?
— Мин яңа гына шуннан, — дип җавап бирә Локи. — Мин Гейродта булдым һәм аның белән бәхәсләштем.
— Нәрсәгә карата булды инде бәхәс? — дип сорый Тор.
— Мин Гейродка син беркемнән дә курыкмыйсың һәм теләсә кайсы Гримтурсенны коралсыз җиңә аласың, дидем. Ә ул сине куркак, һәм аңа җәяү, билбаусыз, бияләйсез һәм чүкечсез килергә куркачак, ди, — дип әйтә хәйләкәр алла.
Тор уйга кала. Аның Гейрод турында ишеткәне бар һәм аңа коралсыз бару — хәвеф-хәтәрле. Ләкин аны куркак дип санау аның өчен иң зур куркыныч нәрсә.
— Син бәхәсеңне җиңдең, — ди ул горурланып. — Мин Гейродка барам һәм аның башын ярырга миңа чүкеч кирәкмәгәнен күрсәтәм.
– Ә син курыкмыйсыңмы? — ди Локи, Торны тагын да ярсытырга теләп.
Ул аңа ачулы итеп күзләрен генә елтыра да Скифка китә. Тор аңа Мйольнирны, билбавын, бияләйләрен бирә дә, аның сораштыруларына җавап бирмичә, юлга кузгала.
Ас ничек кенә тиз бармасын, албастылар иленә барып җитү күп вакытны ала. Монда диңгез буенда Гридның, аз сүзле Видар әнисенең замогы тора иде. Грид, Йотунхеймда торса да, күптән инде Аслар яклы иде. Тор моны белә иде һәм анда кунарга була.
Яшен алласының җәяү килгәнен һәм бернинди коралсыз Гейродка барганын белгәч, Грид гаҗәпләнүдән кулларын җәя.
— Син, Тор, үлем эзлисеңдер! — дип кычкырып куя ул. — Беләсең бит, Гейрод һәм аның кызлары нинди көчле һәм мәкерле. Тыңла мине, әле соң түгел, кире кайт.
— Юк, Грид апа, — ди яшен алласы, — мин кире кайта алмыйм, юкса Гейрод мине куркак диячәк.
Грид башын селки:
— Ярый, алай булса — бар, — ди ул. — Ләкин кулларыңа минем иске тимер бияләйләрне ки һәм минем таякны ал. Алар сиңа кирәк булачак.
— Рәхмәт, Грид апа, — ди Тор. — Беләм, син акыллы, һәм синең киңәшеңне тыңлармын.
Мәрхәмәтле албасты хатын Торны ашата һәм йокларга яткыра, ә иртән уята. Һәм аңа үзенең бияләй белән таягын биреп, юлга озата.
Берникадәр вакыт үткәч, Тор киң елганың яр буена килеп җитә. Үзенең озын буена ышанып, ул аны кичеп чыгарга уйлый. Дөрестән дә, су аның биленнән генә иде. Әмма кинәт елгада зур дулкыннар барлыкка килә һәм Торны бәреп екмакчы була. Куәтле Ас Гридның таягына терәлеп кала һәм су агымыннан өскә карый. Анда, бер аягы белән — бер яр буенда, икенче аягы белән икенчесендә басып торып, Гейродның өлкән кызы биек булып тора иде. Иелеп, ул суны учлап ала иде һәм аны Торга куа иде.
— Мин сиңа кирәгеңне бирермен әле! — ди Ас ярсуланып.
Ул иелә дә су төбеннән зур таш чыгарып, аны бөтен көченнән албасты кызга ыргыта. Таш аның чигәсенә барып тия, һәм ул, һәлак булып, елгага егыла. Ташкын тынычлана, һәм Тор уңышлы гына икенче ярга күчә.
Тагын ике сәгатьләп йөри ул таулар буйлап. Берзаман еракта Гейрод замогының биек түбәсен күрә. Баһадир ишегалдында басып тора иде. Торны күрүгә, көлемсерәп куя.
— Уз әйдә, Тор, кунак бул! — ди ул. — Сине күрүемә шатмын, минем кабиләдәшләремне яратмасаң да.
— Алар безне, Асларны ничек яраталар, мин дә аларны шулай яратам, — дип мыгырдап куя Тор, албастының өенә уза торып.
— Ярый, ярый, элеккене искә алмыйк, — ди Гейрод. Кара әле, мин сине хөрмәтләп каршы алырга дип барсын да әзерләдем: учак яна, үгез ите пешеп килә, табында иске яхшы бал тора. Без хәзер синең белән Асгардтан да ким түгел сыйланырбыз.
“Әйе, чыннан да ул әйткәнчә, — дип уйлый Тор, шикләнеп як-якка каранып. — Әнә үгез, менә бал. Учакта нишләп кызган тимер кисәге ята микән, шунысы гына аңлашылмый”.
— Аргансыңдыр, Тор, ачыккансыңдыр да. Әйдә тизрәк утыр табын артына, — ди Гейрод көлемсерәп һәм Аска зур биек урындыкка күрсәтеп.
Тор утыра да һәм шунда ук югарыга оча, башы чак кына түбә өрлегенә бәрелмичә кала. Әмма ул аңа Грид биргән таяк белән терәлеп кала.
— Кунакларны яхшы кабул итәсең, Гейрод, — тыныч кына әйтә ул, кемдер аны түшәмгә терәргә теләвен сизеп. — Мин болай югары утырырга күнекмәгән.
Бу сүзләр белән Ас таягы белән этәрелеп җибәрә, һәм урындыгы шунда ук тәбәнәя. Моның белән бергә идәндә Гейродның ике һәлак булган кызын күрә.
— Күрәсең, мин бик авыр, һәм мине тотып калу җиңелдән түгел, — дип көлеп җибәрә ул.
Албасты, гаҗәпкә калып, берникадәр вакыт ачык авыз белән әле кунагына, әле кызларына карап тора, аннары учакка ташлана. Аннан кыскыч белән теге кызган тимер кисәген эләктереп, Торга ыргыта.
— Бәхеткә каршы, Асның кулларында Видар әнисе биргән бияләйләр иде, һәм ул, тимерне тотып алып, өскә күтәрә.
— Бу сый миңа ошамый, Гейрод, — ди ул, күзләрен елтыратып. — Сиңа аны үзеңә ашарга туры киләчәк.
Гейрод, куркып, зал уртасында торган колонна артына кача, ләкин теге тимер кисәге, Тор ыргытып, аны үтәли тишә һәм хәйләкәр албастының йөрәгенә тия.
“Хәзер мөгаен, мине бер Гримтурсен да кунакка чакырмас, — ди үз-үзенә Тор, Гейрод замогыннан чыгып һәм кайту юлына юнәлеп. — Зарар юк, мин аларга чакырусыз килермен”.
Тор һәм Мидгард еланы
Торның Тримны, Грунгнирны һәм Гейродны җиңүләре аның исемен бөтен дөньяга данын тарата. Албастылар Йотунхеймнан китәргә башка батырчылык итми һәм җиргә һөҗүм ясамый, ләкин яшен алласы әле барыбер канәгать булмый. Ул үзенең тылсымлы Утгард патшалыгына барганын һәм Мидгард еланын күтәрә алмавын оныта алмый. Норналар сүзләрен дә исенә төшерә: алар аңа Локиның иң куркыныч кызыннан үлем күрәзә итә. Тор батыр иде, һәм ничек кенә көчле булмасын, аңа бу дошман һөҗүм иткәнен көтәргә тиеш була. Ниһаять, ул җирне әйләндереп алган албастыны эзләп табарга һәм, үзенең тормышы куркыныч астында булса да, дөньяны аннан арындырырга тели. Ләкин Мидгард еланы тирәндә, дөнья диңгезе төбендә яши. Ул беркайчан да су өстенә чыкмый иде. Аны табар өчен, Тор диңгез албастысы Гимирдан ярдәм сорарга тиеш була. Бервакыт иртән, берүзе, Асларга берни дә әйтмичә, Тор юлга кузгала.
Гимир Нифльхеймда яши торган була, яр буенда тау куышында. Албасты Мимир шикелле ул аллалар белән сугышмый, алар белән дус та булмый, алардан читтә тора. Шуңа күрә Торны күрүгә ул бернинди сөенеч тә күрсәтми, ә бары кырыс итеп кенә аның ни өчен килгәнен сорый.