Башка бер сүз дә әйтмичә, Грунгнир чыгып китә, һәм, атына утырып, кире кайтып китә.
Торны ярышка чакыру хәбәре Йотунхеймда тиз тарала һәм албастылар арасында зур борчылу тудыра. Грунгнир көчле баһадир иде, аның башы — граниттан, ә күкрәгендә (юкка гына Ташлы Тауларда яшәми) таш йөрәк тибә иде. Ләкин Гримтурсеннар барыбер куркалар иде, ул Торга һәм аның чүкеченә каршы тора алмас, дип. Шунда алар Гримтурсенга Мйольнирның сугуларына да каршы тора алган калкан ясарга булалар. Өч йөз албасты эшкә тотыналар, һәм өченче көннең иртәсенә калкан әзер була. Ул иң калын имән кәүсәләреннән ясалган, ә өстән шомартылган ике зур крестьян йорты хәтле гранит кисәкләре белән капланган иде. Шул вакытта калган албастылар кызыл балчыктан Моккуркальфи баһадирын ясыйлар. Ул Грунгнирга Тор белән көрәштә булышырга тиеш була. Гримтурсеннар аңа да таш йөрәк ясамакчы булалар, әмма моңа аларның вакытлары җитми һәм алар Моккуркальфи күкрәгенә бия йөрәге салып куялар.
Менә килешенгән вакыт килеп җитә. Грунгнир кыяларны вата торган чакматашлы күсәк һәм аңа ясалган калкан белән коралланып, үзенең кызыл балчыктан эшләнгән ярдәмчесе белән көрәш урынына китә.
Шул вакытта куркуны белми торган һәм җиңүендә шикләнмәгән Тор, Тиальфины үзе белән алып, арбасында Ташлы Тауларга җилдерә иде. Алар инде диңгезне узган була, шул вакытта Тиальфи Тордан бер минутка гына туктап торырга сорый.
— Без бик иртә барып җитәчәкбез, хуҗа, — ди ул. Монда көтеп тор әле, ә мин анда йөгереп килим, хәйләкәр Гримтурсеннар безгә берәр тозак кормый микән.
— Ярый, бар, — дип ризалаша Тор. — Мин синең артыңнан барам.
Тиальфи бар көче белән Ташлы Тауларга йөгерә. Анда килеп җиткәч, калкан тоткан Грунгнирны күрә. Ул игътибар белән күккә карап дошманын көтә иде.
“Калканы яхшы, — дип уйлап куя егет. — Ул Мйольнирның беренче сугуына чыдар, булса кирәк. Кем белә, Тор икенче тапкыр сугарга өлгерерме. Ярый, хәзер мин аны хәйләлим”.
– Әй, Грунгнир! — дип кычкыра ул. — Сак бул, юкса бәладән котылмассың: син Торны өстән көтәсең, ә ул ерактан ук синең калканыңы күреп алды һәм сиңа астан һөҗүм итәр өчен, җир астына төште.
Моны ишетү белән, Грунгнир, ашыгып, калканын җиргә ташлый, аның өстенә баса, һәм, чакматашлы күсәген алып, аны өскә күтәрә. Шул вакытта яшен яшьни, бик каты күк күкри, һәм күктә Торның арбасы күренә. Дошманын күреп, куәтле Ас аңа ерактан ук чүкечен ыргыта. Әмма албасты дә аңа Торга куркыныч коралын ыргытырга өлгерә. Грунгнирның чакматашлы күсәге һавада Мйольнир белән бәрелешә һәм челпәрәмә ватыла. Аның ярчыклары төрле якка еракка таралалар, һәм аның берсе Торның маңгаена килеп кадала. Аңын югалтып Ас арбасыннан нәкъ баһадирның аяклары алдына егыла. Ләкин Грунгнир җиңүенә сөенергә өлгерми: албастының күсәген ватып, Мйольнир Ташлы Таулар хөкемдарының гранит башына шундый каты китереп бәрә, аны урталайга ярып ташлый. Һәм Гримтурсен дошманының гүдәсенә килеп төшә, муенын тезе белән кысып.
Шул вакытта Торның тугрылыклы хезмәтчесе, кулына кылыч тотып, Моккуркальфига ташлана. Аларның көрәше озак дәвам итми. Бия йөрәкле кызыл балчыктан ясалган баһадир, Торны күрү белән, усак яфрагыдай калтырап, Тиальфиның ике-өч сугуыннан кисәкләргә чәчелә. Аның егылуыннан чыккан тавыш бөтен дөньяга ишетелә һәм Йотунхеймның халыгын шундый куркыта, хәтта алар өйләренә кереп качалар һәм көне буе аннан чыкмыйлар.
— Дошманы белән төгәлләгәч, Тиальфи хуҗасына ярдәмгә ашыга һәм Грунгнирның аягын Торның муеныннан алмакчы була, ләкин ул бик нык авыр булганга, урыныннан кузгата алмый. Батыр егет югалып калмый. Ул Торның арбасына сикереп менеп, Асгардка китә һәм аннан Одинны һәм башка аллаларны алып килә. Аслар бергәләп албастының аягын күтәрмәкче булалар, әмма алар да булдыра алмый.
Аллаларның коты алына: алар Тор һәлак булган, дип уйлый. Хәтта Один да аптырап кала, өлкән улын ничек коткарырга белмичә.
Кинәт Аслар артында кемнеңдер авыр адымнары ишетелә. Алар әйләнеп карый һәм күрә: боларга таба ниндидер озын буйлы, киң җилкәле, түгәрәк йөзле һәм зур зәңгәр күзле батыр килә.
– Әйтегезче, миңа әтине ничек табарга микән? — дип сорый ул аллалардан.
— Кем соң синең әтиең? — дип сорый Один.
— Минем әти — күк күкрәү алласы! — дип горурланып җавап бирә батыр. — Мин аның улы Магни. Өч көн элек мин тудым, ә бүген иртән аның албасты Грунгнир белән сугышачагын ишеттем һәм аңа ярдәм итәргә барам.
Хәйранга калган аллалар бер-берсенә каранып алалар.
— Грунгнир инде үлде, — ди Тюр, — ә синең әтиең аның астында аңсыз ята, һәм без аны чыгара алмыйбыз.
— Сез аны чыгара алмыйсыз? — көлеп җибәрә Магни. — Җип-җиңел бит ул.
Шулай итеп ул иелә, Грунгнирның аягын ала һәм аны Торның муеныннан каурыйны күтәргән шикелле алып ташлый.
— Тор шунда ук тын алып, күзләрен ача.
— Исәнме, әти, — ди Магни, атасына торырга булышып. — Кызганыч, мин соңга калдым! Бер сәгатькә иртәрәк килгән булсам, мин бу албастыны бер сугуда үтерер идем.
— Батыр егет! — ди Тор, улын кочаклап. — Син бүләксез калмассың. Мин сиңа Гуль-Ааксины — Грунгнирның кара айгырын бүләк итәм. Ул хәтта Слейпнирдан калышмый.
— Хатын-кыз албастының улына мондый сылу ат бирү яхшы түгел! — дип мыгырдап куя Один.
– Ә албасты белән бер өстәл артында утырып эчү яхшыракмы? — дип сорый Тор.
Аллалар яраланган Торны арбасына утыртып, кайтып китәләр.
Шуннан бирле гасырлар үтә, әмма хәзер дә һәркайда Грунгнирның чакма ташларын, күсәк ватыкларын табарга була. Ә көнчыгышта, албастылар илендә — баһадир Моккуркальфидан калган кызыл балчыклы тау — һаман да калкып тора.
Грунгнир күсәгенең ярчыгы элеккечә Торга җәфа китереп маңгаенда кала бирә иде. Яралыга булышыр өчен, Аслар аңа тылсымчы хатын Гроаны чакыралар. Ул Аурвандиль батырының хатыны иде. Аурвандиль бер ел элек Нифльхеймга киткән була. Шуннан бирле аннан бернинди хәбәр дә юк. Гроа килә дә һәм үзенең әфсеннәрен укый башлый. Озакламый чакма ташлы китек селкенә башлый һәм тышка чыга башлый. Авыртуның азайганын сизеп, Тор рәхмәтле итеп тылсымчыга карый.
— Гроа, күрәм син кайгылы, һәм мин ни өчен икәнен беләм, — ди. — Син иреңне Нифльхеймда, карлы албастыларда әсирлектә, дип уйлыйсың. Ләкин бу алай түгел. Ун көн элек мин анда булдым һәм озак сугышканнан соң, Аурвандильны әсирлектән коткардым. Мин аны кәрзингә утырттым, җилкәмә астым һәм Эливагарның унике ташкыннарын кичеп, аны томаннар патшалыгыннан алып чыктым. Синең ирең аксакламаса, күптән өйдә булыр иде инде: мин аны күтәреп барганда, ул уң аягында баш бармагын туңдыра, шулкадәр нык, хәтта ул өзелеп төшә.
Гроаның күзләреннән сөенү яшльләре ага башлый, һәм ул дулкынланудан үзенең бөтен әфсеннәрен оныта. Аның Тор янында утыруы файдасыз була: тылсымлы сүзләр аның акылына инде килми һәм китекнең кечкенә бер өлеше Торның маңгаенда кала.
Тор Гейродта кунакта
Тор яраларын дәвалаганда, ә калганнар аны караганда, Локи Асгард буйлап, нинди яңа шаянлык уйлап табарга микән, дип, нишләргә белмичә йөри. Ниһаять ул Фрейя янына килә һәм аннан тагын лачын киемен сорый.
— Мин Йотунхеймга очып кайтырга телим, — ди ул, — албастылар безгә каршы ни кора микән.
Мәрхәмәтле Фрейя, кемнең дә булса йомышы булса, булышырга тырыша иде. Һәм ярты сәгать үтүгә, Локи инде көнчыгышка, албастылар иленә таба оча иде.
Гримтурсеннарның Грунгнирдан соң иң бөек князе Гейрод була. Ташлы Тауларның хөкемдары шикелле диярлек куәтле, әмма ул аннан акыллырак һәм хәйләкәррәк; моннан тыш, аның үзе кебек көчле өч кызы була.
Йотунхеймга килеп җитеп, аның замогының түбәсенә Локи төшә. Берникадәр вакыт ул анда ишегалдында йөрүче хезмәтчеләрне тыныч кына карап утыра, әмма бу аны туйдыра. Шуннан соң ул, башын мич морҗасына тыгып, төрле җәнлекләр һәм кошлар тавышына охшатып кычкыра башлый. Ул шулай нык кычкыра, хәтта Гейрод, ашавын калдырып, куркып ишегалдына йөгереп чыга.
Замогының түбәсендә зур лачынны күреп, бер хезмәтчесен чакырып ала һәм тупас кошны тотарга куша.
“Ярый, ярый, — дип уйлый Локи, хезмәтченең көчкә түбәгә менгәнен күреп. — Тырыш, тырыш, дустым! Син якынлашкач, мин болытларга хәтле очып китәчәкмен”.