Шуннан соң ул каты тавыш белән:
— Элли! Элли! — дип кычкыра.
Аның чакыруына залга какшаган һәм җыерчыкланып беткән карчык керә һәм аңа нәрсә кирәк, дип сорый.
— Минем кунагым белән көрәшүеңне телим, — дип җавап бирә Утгардалоки. — Ул көче белән мактана, сине җиңәр микән, шуны беләсе килә.
Тор Эллины тотып ала да аны екмакчы була. Ләкин теге егылмый, ә Торны шундый каты кыса, хәтта Асның тыны кысыла. Тор ныграк тырышкан саен, карчыкның көче арта. Кинәт ул Торга аяк чала, һәм моны көтмәгән Ас бер тезенә егыла.
Утгардалоки гаҗәпләнгән шикелле була, ләкин ул моны сиздерми һәм Торга болай ди:
– Үзең дә күрәсең, сиңа безнең белән көч сынарга мәгънәсе юк. Син минем замокта кала алмыйсың. Ләкин мин кунакчыл хуҗа һәм сезне ач килеш җибәрә алмыйм. Шуңа күрә сезне табынга чакырам.
Утгардалоки кунакларын бик яхшы сыйлый, ә аштан соң үзе аларны озата бара. Алар замоктан чыккач, болай дип сорый:
— Сәяхәтең белән канәгатьме, бездә ошадымы, Тор?
— Миңа сездә ошады, — ди Тор, — әмма сезнең илдә булу миңа канәгатьлек китерде, дип әйтә алмыйм. Минем бер сәяхәтемнең дә болай данлыксыз тәмамланганы юк иде әле.
– Ә мин синең мондый куәтле икәнеңне белмәгән идем, — ди Утгардалоки елмаеп. — Белгән булсам, замогыма кертмәс идем! Хәзер инде, сез аннан чыккач, мин сиңа серемне ача алам. Сезне алдадылар. Сезгә урманда очраган албасты Скримир — ул мин идем. Син минем сумкамны ача алмадың, чөнки аның биштәрләре тимер белән беркетелгән иде. Ә син миңа чүкеч белән сукканда, мин кыя таш кисәге белән капландым. Бәлки син синем замогымда өч чокырлы зур таш искәрткәнсеңдер. Ул синең сугудан калган эзләр. Локи бик тиз ашады, әмма аның ярышташы Логи — ут иде. Үзең беләсең, утны туйдырып булмый. Тиальфи — бик яхшы йөгерүче, ләкин ул Гугины узалмады, чөнки ул — уй. Уйдан да тизрәк йөгерүче юк. Син су эчкән савытның икенче ягы дөнья диңгезе белән тоташкан иде. Әлбәттә аны эчеп бетереп булмый. Ләкин син шундый күп суын эчтең, хәтта ул су чигенеше булган кебек саегып калды. Син песине түгел, ә Мидгард еланын күтәрдең. Ул бөтен дөньяны әйләндереп алган. Син аны шундый өскә күтәрдең, ул борыны һәм койрык очы белән генә җиргә кагыла иде. Иң авыр сынауны син карчык Элли белән көрәшкәндә үтәдең. Элли ул — картлык. Үзең беләсең, ул теләсә кайсы кешене ега, син бары бер тезгә генә егылдың. Хәзер, Тор, мин үзем синең көчеңдә инандым һәм сине бар күңелемнәм башка беркайчан да күрмәскә, дип өметләнәм. Сау бул!
Тор ярсуыннан чүкечен ала, әмма Утгардалоки кинәт юкка чыга. Аның белән замогы да юкка чыга. Аның урынында тигез, яшел чирәм белән капланган басу гына кала.
Шулай итеп Торның Утгард илендә маҗаралары тәмам була.
Торның Грунгнир белән көрәше
Тылсымлы Утгард патшалыгыннан кайткач, яшен алласы шунда ук көнчыгышка үзенең мәңгелек дошманнары — албастылар белән сугышырга китеп бара.
Тор юк чакта, Один, дөньяда нинди яңалыклар барлыгын белергә дип, Слейпнирга атланып, сәяхәткә барып кайтырга тели. Башта аллалар атасы җирне йөреп чыга һәм анда барысы да тыныч кына барганын күреп, үзенең сигез аяклы атын көнчыгышка юнәлтә. Болыттан болытка сикереп, Слейпнир Йотунхеймга тиз барып җитә һәм Ташлы Таулардан, рәхимсез һәм куәтле албасты Грунгнир биләмәләреннән чабып китә. Бу вакытта Грунгнир замогыннан чыккан була һәм югарыда канатлы алтын башлык кигән җайдакны күреп, шаккатудан күзләрен шар ача.
— Атың яхшы синең! — дип кычкыра ул. — Аны уза алган чабышкы атлар күп түгелдер, булса кирәк.
Один атның тезгеннәрен тарта, һәм Слейпнир, барлык сигез аяклары белән бер болытта тукталып кала.
— Минем Слейпнирны уза ала торган ат дөньяда юк, — дип горур җавап бирә карт Ас, — Асгардта да, Мидгардта да, Йотунхеймда да.
— Син мактанасың! — каршы килә албасты ачулы итеп. — Минем атым Гульфакси, сигез аяклы булмаса да, синең атыңны узачак!
— Алай булса, ярышырбыз, — ди Один. — Миңа өйгә исән-сау кайтмаска, әгәр синең атың минекен куып җитсә дә.
— Хәзер кирәгеңне бирәм, мактанчык карт! — дип кычкырып җибәрә Грунгнир, тагын да ачуланып.
Ул ат абзарына йөгерә, аннан кара куәтле атын алып чыга һәм, ияргә менеп атланып, Одинга юнәлә. Один аны якынрак китертә, аннары Слейпнирны борып, кире көнбатышка чаптырып китә. Ул албастыны артта калдырам дип уйлый, ләкин Грунгнир атын юкка гына мактамаган икән. Гульфакси, Слейпнир кебек, һавада җиңел сикереп йөри. Үзенең сигез аяклы ярышташын куып җитә алмаса да, тизлек буенча аннан калышмый иде. Җайдаклар озакламый Йотунхеймнан ерак китәләр, өермәдәй диңгез өстеннән, аннары Мидгардтан чаптырып үтәләр һәм сизелмәслек кенә Асгардка килеп җитәләр. Чабыш белән мавыгып, һәм ачудан күзләре томаланган баһадир, юлны белештермичә чаба. Один сараена килеп җиткәч кенә һәм аны уратып алган Асларны күргәч кенә һушына килә. Грунгнир көчле һәм батыр иде, әмма ул каушап кала, чөнки белә иде: Аслар Торны чакырырга мөмкин. Аның каушаганын сизеп, Один көлеп җибәрә.
— Курыкма, Грунгнир, — ди ул. — Уз әйдә, кунак бул. Ачыккансыңдыр мондый чабыштан соң. Синең атыңа да ял итәргә комачауламас.
Грунгнир атыннан төшә, масаеп залга керә — ул бит аллаларның сый мәҗлесенә чакырган бердәнбер албасты була. Аслар аны Торның урынына өстәл артына утырталар һәм алдына ике зур савытлы исерткеч бал куялар. Бу савытлар яшен алласыныкы иде. Тор шикелле эчүче булмаганга, Грунгнирның аларга көче җитми. Үзенең зурлыгына һәм тазалыгына карамастан, баһадир озакламый исерә һәм мактана башлый.
— Дөньяда миннән дә көчле зат юк! — ди ул. — Сезнең атаклы Торыгыз минем янда кәрлә генә. Мин сезне ансат кына кырып бетерә алам.
— Тынычлан, Грунгнир, — рәхимле генә әйтә Один. — Син безнең кунак, һәм без синең белән сугышырга җыенмыйбыз.
— Дәшмә! — дип кычкыра аяусыз албасты. — Шактый хакимлек иттегез дөньяда — хәзер минем чират, ә сез үлемгә әзерләнегез!
Ул ачуда шундый куркыныч иде, Аслар, аның янында утырудан куркып, бер-бер артлы залның икенче ягына күчәләр. Бер Фрейя гына батырлык белән баһадир янына килеп, аның савытларына тагын бал сала. Грунгнир аларны эчеп бетерә дә тагын да ныграк исерә.
— Мин Вальгалланы Йотунхеймга күчерәм, — ди ул теле бәйләнеп. — Фрейя һәм Сиф минем белән барачак һәм минем колларым булачак. Ә калган Асларны Асгард белән мин дөнья диңгезендә батырам, ләкин башта мин сезнең бөтен балыгызны эчеп бетерәм.
Һәм ул Фрейяга тагын бал тутырырга савытларын суза.
Аның мактануына башка чыдый алмыйча, Аслар барысы бергә Торның исемен әйтәләр. Шунда ук тимер арбаның гөрелдәве ишетелә башлый, һәм залда кулына чүкеч тоткан яшен алласы күренә. Грунгнирны өстәл артында күреп, Тор катып кала. Ул, бер сүз дә әйтмичә, бүлмәне күздән кичерә, аннары Грунгнирга күз сала һәм ачудан тешләрен шыгырдата башлый.
— Ничек! — дип кычкыра ул. — Мин аллаларның һәм кешеләрнең явыз һәм рәхимсез дошманнары — албастылар белән сугышып йөргәндә, сез шуларның берсен минем урынга утыртасыз һәм бергә эчәсез?! Кем кертте аны Асгардка? Кем аңа Вальгаллага керергә рөхсәт итте? Фрейя, ничек сиңа оят түгел, аллалар бәйрәмендә безне сыйлаган кебек мәкерле Гримтурсенны сыйларга?!
— Аслар уңайсызланып берни дә дәшмиләр, ә Грунгнир, яшен алласын күргәч айнып, болай дип җавап бирә:
— Мине монда Один үзе чакырды. Ул мине сыйлый һәм мин аның сагы астында.
— Сине кем генә чакырса да, бу сый өчен син моннан чыкканчы түлиячәксең! — дип каршы килә Тор, чүкечен югары күтәреп.
— Хәзер күрәм, нинди юләр булганмын монда коралсыз килеп, — кырыс итеп әйтеп куя Грунгнир. — Әйт әле, Тор өчен гаҗиз затны үтерү намуслы буламы? Минем белән ватанымда, Ташлы Тауларда көрәшергә риза булсаң, күбрәк батырлык күрсәтер идең.
Гримтурсеннардан әле беркемнең дә Торны көрәшкә чакырганы юк иде. Ас көрәштән баш тарта алмый. Дан аның өчен иң кыйммәтле нәрсә иде. Тор акрын гына чүкечен төшерә.
— Ярый, Грунгнир, мин синең чакыруыңы кабул итәм, — ди ул. Өч көннән соң төгәл төш вакытында мин сиңа, Ташлы Тауларыңа киләм. Ә хәзер өеңә кайт. Болай җиңел генә котылмас идең, әмма бүген миңа сөенеч: Ярнсакса миңа малай тудырды. Мин аңа Магни дип исем куштым.