— Минем Утгард патшалыгына барып кайтасым килә, — дип җавап бирә күк күкрәү алласы.
— Болай булгач, әйдәгез ашап алыйк, — ди албасты, — аннары, каршы килмәсәң, бергә барырбыз. Мин шул якка барам.
Тор ризалаша. Скримир җиргә утыра, сумкасын чишә һәм тыныч кына ашарга керешә. Моны күреп, сәяхәтчеләр дә шулай эшли. Ашаудан соң баһадир болай ди:
— Бирегез монда сумкагызны, үземнеке белән тотып алып барам.
Тор каршы килми. Скримир аның сумкасын үзенекенә сала, каешлар белән бәйли, аркасына сала да юлга кузгала. Ул шундый зур адымнар ясый, Тор һәм аның юлдашлары көчкә аның артыннан җитешәләр. Скримир кич җиткәч кенә туктый. Сумкасын салып ташлап, ул ашыкмыйча гына зур имән астына ята.
— Мин шундый ардым, — ди албасты, — ашыйсым да килми. Теләсәгез, сумканы чишеп, аннан нәрсә кирәк, шуны алыгыз.
Бу сүзләр белән Скримир шунда ук йокыга китә һәм бик каты гырлый башлый. Тор баһадирның сумкасын ачмакчы була. Ләкин бар көченә карамастан, ул каешларны чишә алмый. Бер сәгать буе ач Тор азаплана, тиргә бата, әмма тырышуы файдасыз була. Шуннан соң ул ярсулана һәм Скримир янына килеп, башына чүкеч белән суга. Скримир күзләрен аз гына ача да һәм тыныч кына әйтә:
– Әллә миңа агачтан яфрак төште инде… Тор, ашадыгызмы инде? Алай булса, йокларга ятыгыз. Иртәгә безне озын юл көтә, — ди.
Һәм ул тагын гырларга тотына. Тор, Локи, Тиальфи һәм Ресква янәшәдәге агач астына яталар, әмма йоклый алмыйлар. Күк күкрәү алласы ярсып котырынган иде. Төн уртасында ул тора да, тагын Скримир янына килә һәм селтәнеп, чүкече белән Скримирның баш түбәсенә китереп суга. Ул чүкечнең албасты башына тирән үтеп кергәнен сизә, ләкин теге киерелә, авызын ачып ала һәм йокылы тавыш белән болай ди:
— Миңа нәрсәдер төште, имән чикләвегедер. Син йокламыйсыңмы, Тор? Торыр вакыт җиттемени инде? Караңгы бит әле, — ди.
— Иртәнгә хәтле озак әле, — ди Тор. — Тыныч кына йокла. Мин дә хәзер ятам.
Скримир тагын күзләрен йома, ә Тор, уңайсызланып, үзенең агачына китә. Гомерендә беренче тапкыр ул Мйольнирга каршы тора алган баһадирны күрә. Озакламый яктыра башлый, һәм Тор тагын бер тапкыр тырышып карарга була. Ул Скримирга әкрен генә килә дә һәм бар көченә чүкече белән чигәсенә суга. Бу юлы чүкеч сабына хәтле баһадирның башына кереп китә. Албасты уяна, чигәсен сыпырып ала да кычкырып җибәрә:
— Начар йоклый торган урын сайлаганмын мин! Агач ботакларында кошлар утырадыр, мөгаен. Бер агач ботагы яңа гына башыма килеп төште. Әй, Тор! Уянырга вакыт! Таң аткан бит инде.
Скримир тора, сумкасын чишә, аннан Торның сумкасын чыгара һәм аны шаккаткан Аска бирә.
– Әйдәгез ашарга, — ди ул, — аннары юлга кузгалабыз.
Сәяхәтчеләр, аптырап, бер-берсенә каранып алалар һәм, ике көн ашамагандай, ризыкка ташланалар. Аннары Скримир тагын алга китә, ә Тор һәм калганнар — аның артыннан. Ике сәгатьтән соң алар урман кырына җитәләр.
Скримир болай дип сүз башлый:
– Әгәр сез әле һаман Утгард иленә безнең патшабызга барырга телисез икән, сезгә моннан көнчыгышка таба барырга кирәк. Ә мин төньякка китәм. Сезгә бер яхшы киңәшем бар. Мин сезнең үзара сөйләшкәнегезне ишеттем: сез мине бик кечкенәгә санамыйсыз. Белеп торыгыз: безнең патша замогында миннән дә зуррак албастылар бар. Шуңа күрә үз көчегезгә бик өмет итмәгез. Сау булыгыз.
Бу сүзләрне әйтүгә, Скримир тиз генә төньякка таба юнәлә, ә дүрт юлчы озак кына аның киткәнен карап тора, аны башка беркайчан да очратмаска, дип өметләнеп.
Скримирның кисәтүләренә карамастан, Аслар сәяхәтен дәвам итә һәм көн уртасына биек тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган зур замок күрәләр. Бәхеткә каршы, рәшәткәнең чыбыклары бер-берсеннән ерак урнашкан була, һәм юлчылар алар арасыннан җиңел генә кереп китә. Тор Тиальфи һәм Ресква белән замокның ишекләрен кыю итеп ачып керә. Локи арттарак тора. Алар зур бер залга килеп керәләр. Аның уртасында Утгард иленең патшасы Утгардалоки утыра. Аның янында күп албастылар басып тора. Алар барысы да килмешәкләргә гаҗәпләнеп карап куя.
— Исәнме, Тор, — акрын гына әйтә Утгардалоки. Мин сине һәм синең юлдашларыңы күрүемә шат. Әмма безнең канун буенча, монда үзен нинди дә булса шөгыльдә яисә осталыкта күрсәткән һәм анда беренче урын алган затлар гына булырга хаклы. Сез үзегезне нәрсәдә күрсәтә аласыз?
— Аслар илендә, — ди Торның артында басып торган Локи, миннән дә тизрәк ашаучы юк.
— Бу бик зур осталык, — дип җавап бирә Утгардалоки, — әгәр дөресен әйтсәң, сине бездә хөрмәт көтә. Хәзер без сиңа Логи исемле зат белән ярыш оештырачакбыз.
Утгардалоки кулларын чабып ала да, һәм аның хезмәтчеләре шунда ук күп итеп ит алып чыгалар. Ярышчылар кара-каршы утыралар, һәм Утгардалоки үйтүе буенча ашарга тотыналар. Локи итне генә ашый, ә Логи итне дә, сөякләрне дә ашап бетерә, хәтта ит алып чыккан савытны да ашый башлаган була. Шуңа ул җиңүче дип игълан ителә.
— Аллалар бик тиз ашамый икән, — ди Утгардалоки көлемсерәп. — Ә бу егет, Тиальфи исемле ахрысы, нәрсәгә оста?
— Мидгардта миннән дә тизрәк йөгерүче юк, диләр, — дип җавап бирә Тиальфи, албасты аның исемен белүенә гаҗәпләнеп.
— Ярый, — ди Утгардалоки. — Сынап карарбыз.
Барысы да замоктан чыга. Алар алдында яхшы тапталган юл белән киң басу ята иде. Монда ярыш узарга тиеш була. Утгардалоки якын кешеләре арасыннан Гуги исемле бер егетне чакырып ала һәм аңа Тиальфи белән узышырга куша. Шуннан соң, Утгардалоки кул селтәве буенча, ярышучылар йөгерергә тотына. Тиальфи бик тиз йөгерә, әмма Гуги аны бер адымга уза.
— Тагын бер тапкыр сынап карыйк, — ди Утгардалоки.
Тиальфи белән Гуги тагын йөгерә. Ләкин бу юлы Тиальфи ярышташыннан ук очу ераклыгына артта кала. Өченче чабу Тиальфи өчен тагын да уңышсызлырак булып чыга. Ул ярты юлны да чапмый, ә Гуги инде килеп җиткән була.
— Ахрысы сездә ничек ашыйлар, шулай йөгерәләр, — дип көлеп куя Утгардалоки. — Ә син, Тор? Син нәрсә эшли аласың?
— Аслар арасында минем кебек яхшы эчүче юк, дип сөйләнәләр, — дип җавап бирә Тор.
— Менә бу осталык! — ди Утгардалоки. — Киттек кире замокка. Шунда син Асгардта ничек эчкәнне күрсәтерсең.
Барысы залга керә. Утгардалоки әмере буенча Торга су тутырылган озын һәм нечкә савыт алып киләләр.
— Кайберәүләр бу савытны бер йотымда эчеп бетерәләр, ә күбесе — ике йотымда. Утгардның иң көчсезләренә генә өч йотым кирәк. Син, әлбәттә, бер йотымда эчеп бетерерсең.
Савыт бик озын булса да, ул Торга бик зур тоелмый. Ас бар көченә суны эчәргә керешә. Ниһаять, ул ял итәргә туктый һәм шакката: савыттагы су кимемәгән диярлек.
— Икенче эчүгә бик күп калдыргансың, — ди Утгардалоки. — Бу юлы яхшырак тырыш.
Тор тагын эчәргә тотына һәм тыны беткәнче дәвам итә. Әмма бу юлы су беренче тапкырга караганда да азрак кими.
— Начар эчәсең син, — ди Утгардалоки.
— Хәзер безнең арада дан казану өчен, сиңа осталыгыңны башка нәрсәдә күрсәтергә кирәк булыр.
Ярсыган Тор өченче тапкыр эчәргә тотына. Ул шулай озак эчә, хәтта аның күз алдында әллә нәрсәләр күренә башлый. Әмма суны эчеп бетерә алмаса да, савытта су бик күп калмаган була.
– Җитәр, — ди Утгардалоки. — Син үзең дә күрәсең, бездә Асгардта кебек эчмиләр. Әйт әле, тагын нәрсәләр эшли беләсең?
— Мин сезгә үземнең көчемне күрсәтә алам, — ди Тор.
— Рәхим ит, — ди Утгардалоки. — Монда көчен сынап карарга теләүче яшьләр минем песине күтәреп карыйлар. Әлбәттә бу күңел ачу өлкәннәр өчен түгел. Ләкин синең ничек эчкәнеңе күргәч, син моны башкара алмассың, дип уйлыйм.
Шул минутта залга зур соры песи керә. Тор аны ике куллап күтәрмәкче була, ләкин ничек кенә тырышса да, песи урыныннан да кузгалмый, бары тик бер аягы гына күтәрелә.
— Мин шулай уйлаган идем аны, — дип көлеп җибәрә Утгардалоки. — Аңлашыла ки: песи зур, ә Тор кечкенә. Ничек күтәрсен ул шундый җәнлекне!
— Бәлки мин кечкенәдер дә, — дип кычкыра Тор ярсып, — ләкин мин сезнең буегызга карамастан, теләсә кем белән көрәшергә әзер.
— Безнең белән көрәшер алдыннан, — ди Утгардалоки, — мин сиңа башта көчеңне Элли исемле минем карт дая белән сынарга киңәш итәм. Әгәр син аны җиңсәң, мин сине андый ук көчсез түгел икәнлегеңне таныйм. Әгәр ул сине җиңсә, сиңа ир-атлар белән көрәшү турында уйларга да түгел.