— Киңәш бир, Локи, нишләргә! — дип ялвара ул.
— Безгә аллаларны җыеп, аларга нәрсә булганын сөйләргә кирәк, — ди Локи. — Бәлки бергә без берәр нәрсә уйлап табарбыз.
Тор теләмичә генә ризалаша һәм Асларны җыярга китә. Мйольнирның югалганы һәм Тримның таләпләре турында белеп, аллалар гаҗәпкә кала. Алар озак киңәшләшәләр, ләкин берни дә уйлап тапмыйлар. Ниһаять зирәк Хеймдалль, салават күперенең тугры сакчысы, үзенең урыныннан торып баса да болай ди:
– Әйдәгез Торга хатын-кыз күлмәге кидертеп, аны Фрейя дип Тримга җибәрәбез. Бәлки ул аннан үзенең чүкечен кире кайтара алыр.
— Ләкин Трим ялганны шундук беләчәк, — дип Вали аңа каршы килә.
— Юк, — ди Хеймдалль, — ул бернәрсә ди белмиячәк. Тримның беркайчан да Фрейяны күргәне юк һәм аның нинди икәнен белми. Торга, аякларын каплар өчен, озынрак күлмәк кидертербез, фата белән йөзен капларбыз, ә башына яулык бәйләрбез. Албастыләр һичбер вакытта алар алдында Тор икәнлеген сизенмәс.
— Мин беркайчан да хатын-кыз күлмәге кимим! — дип кычкыра Тор. — Мин болай эшләсәм, сез миннән көләчәксез.
— Безгә хәзер нинди куркыныч янаганын онытасың син, Тор, — дип каршы килә Браги. Албастылар безне синең чүкечең белән кырып бетереп, Асгард белән Мидгардны яулап алуларын телисеңме? Син берни белән исәпләшмичә Мйольнирны кире кайтарырга тиеш. Әгәр барып чыкса, беркем дә синнән көлмиячәк.
— Тыңла, Тор, — ди Локи, Асның икеләнүен күреп. — Телисеңме, мин дә хатын-кыз күлмәге киеп, синең хезмәтче кызың кебек бергә Тримга барабыз? Локиның тәкъдиме бөтен аллаларга да, бигрәк тә Торга, ошый. Моннан соң Тор башка бәхәсләшми һәм Хеймдалль әйткән белән килешә. Аллалар шундук Торны һәм Локины хатын-кыз күлмәгенә кидертә башлыйлар, ә Тримга, Фрейя озакламый килә дип, хәбәрче җибәрәләр.
Албасты шатлыгыннан һәм горурлыгыннан үзен кая куярга белми иде. Кәләшне көткән вакытта ул замогына күп итеп кунаклар чакырып, аларга бай мәҗлес үткәрә. Озакламый еракта фатада һәм озын күлмәктә Тор һәм хезмәтче кыз киемендә Локи күренәләр. Трим, ашыгып, алар каршысына йөгереп чыга. Ул, ялган кәләшне кулыннан алып, аны тантаналы рәвештә замогына алып керә һәм бай әзерләнгән өстәлгә үзе кырына утырта.
Тор яхшы ашарга ярата иде, моннан тыш ул юлда шундый ачыккан иде, хәтта саклык турында оныта. Ул шундук бер үгезне йота, аннары сигез сөләйман балыгы һәм шуның артыннан бер мичкә исерткеч бал эчеп куя.
— Гомеремдә хатын-кызның болай ашаганын күргәнем булмады! — ди Трим, ялган Фрейяга шаккатып карап.
— О, Трим, — ашыгыч рәвештә Локи Тримның колагына пышылдый, — сине ямансулап, Фрейя җиде көн буе берни ашамады, эчмәде. Менә ни өчен бүген ул шундый ач.
Хәйләкәр алланың сүзләре Тримны сөендерә, һәм шундук кәләшен үбәргә тели, ләкин фата аркылы Торның күмер кебек янып торган күзләрен күреп, куркып артка чигенә.
— Мондый куркыныч күзләрне бер хатын-кызда да күргәнем юк иде әле! — дип әйтеп куя ул тотлыгып.
— Тынычлан, Трим, — Локи тагын колагына пышылдый. — Җиде көн һәм җиде төн елады Фрейя, сине ямансулап. Шуңа аның күзләре кызарган.
Фрейя аны шулай яратуын ишеткәч, албасты дулкынлана. Ул, залдан чыгып, кунакларга кәләшенең алдына чүкеч куярга дип үзенең апасын җибәрә. Ә кәләш, үз чиратында, алмашка шулай ук бүләк бирергә тиеш була.
Кызый шундук абыйсының әмерен үти. Тор сөенә: аның алдына китереп куйган чүкеч — нәкъ үзенең Мйольниры! Күз ачып йомганчы үзенең хатын-кыз киемен читкә ыргытып ташлый, һәм куркудан катып калган Тримның кунаклары алдында явыз күк күкрәү алласы пәйда була. Аңына килгән албастылар качып китәргә тотына, ләкин соң иде инде: Мйольнир аларны һәркайда куып җитә, һәм алар бер-бер артлы җиргә җансыз егылалар. Тавышка йөгереп килгән Трим да шундый бәхетсезлеккә очрый.
Шулай итеп Тор үзенә искиткеч чүкечен кайтара, һәм дөнья зур куркынычтан коткарыла.
Шул вакыттан бирле күп еллар үтә, ләкин Тор ничек каты йоклаганын һәм шуңа хатын-кыз киемендә йөргәнен оныта алмый. Һәм моны исенә төшергәнен бик тә яратмый.
Торның Утгардка сәяхәте
Көнчыгышта, албастылар илендә Утгард дигән гаҗәп патшалык бар һәм анда куәтле тылсымчылар яши, һәм аларны әле беркем дә җиңә алмаган, дигән сүзләрне Торга еш кына ишетергә туры килә иде. Әлбәттә, үзенең көчен сынар өчен, аның анда барып кайтасы килә. Тримнан кайтканнан соң, ул шунда ук юлга әзерләнә башлый, Локига да аның белән барырга тәкъдим итә. Хәйләкәр алла андый ише маҗараларны Тор кебек ярата иде, шуңа күрә бик теләп ризалаша. Шуннан соң Аслар, арбага утырып, кузгалып китәләр.
Аллалар көне буе баралар. Ниһаять, кояш тау артына кереп качкач, алар басуда кечкенә өй күрәләр һәм шунда тукталырга булалар. Өйдә хатыны, улы Тиальфи һәм кызы Ресква белән ярлы крестьян Эгил торалар иде. Ул Асларны кунакчыл каршы ала, ләкин аларны сыйларга әйбер булмаганына кызгана.
— Менә ике көн инде без берни дә ашамадык, һәм сез безнең өйдә бер валчык ипи дә таба алмассыз, — ди ул.
— Азык турында борчылма, — дип җавап бирә Тор, — ул барыбызга да җитәр.
Ул арбасыннан ике кәҗәне дә туара, аларны суя һәм өйгә алып керә. Шуннан соң түшкәләрне казанга пешерергә сала. Ит әзер булгач, Тор крестьяннарны ашарга чакыра. Ач кешеләр сөенеп ризалашалар һәм азыкка ташланалар. Аллалар ашап туйгач, йокларга яталар, әмма китәр алдыннан Тор идәнгә кәҗә тиреләрен җәя дә крестьяннарга болай ди:
— Мин сезгә туйганчы ит ашарга рөхсәт итәм, ләкин сөякләргә тимәгез. Бөтен сөякләрне җыеп, тирегә куегыз, юкса мин сезгә җәза бирәм.
— Сөякләр бит иң тәмлесе, — дип пышылдый Локи Тиальфи колагына.
Мәкерле алланың сүзләре бушка китми. Эгил, аның хатыны һәм кызы Торның әмерен төгәл үтиләр, ләкин җелекне татып карарга теләгән Тиальфи бер сөякне пычагы белән яра. Иртә белән Тор, кәҗә тиреләре янына килә һәм аларга чүкече белән кагыла. Ике кәҗә дә, бернәрсә булмагандай, аякларына торып басалар. Ләкин берсе арткы аягына бераз аксый иде.
Моны күреп Тор, крестьяннарның берсе аның әмерен бозган икәнлеген аңлый, һәм аның кашлары астыннан яшен ялтырап китә. Ул инде тыңламаучыны үтерергә дип Мйольнирны ала, әмма Эгилның гаиләсе ялварып, Тиальфины гафу итүен сорыйлар. Тор, крестьяннарның күз яшьләрен күреп һәм ялваруларын ишеткәч, аның ачуы бетә. Ул аларга җәза бирмәскә була, ләкин Эгилдан үзенә хезмәткә балаларын сорый. Эгил сөенеп ризалаша.
Кәҗәнең аягы төзәлеп бетмичә, арбада йөрүне дәвам итеп булмый иде, шуңа күрә Тор Тангиост белән Тангризнирны Эгилда калдыра. Ә үзе Локи һәм яңа хезмәтчеләре белән җәяү китә.
Җирне албастылар иленнән аерып тора торган зур диңгезнең яр буена җитеп, юлчылар, көймә ясап, көнчыгышка таба йөзеп китәләр. Берничә көннән соң таң атканда алар уңышлы гына Йотунхеймның яр буена килеп туктыйлар. Монда алар тагын җәяү китәләр һәм озакламый куе урманга барып җитәләр. Бер көн буе йөриләр анда, әмма урманның очы-кырые күренми. Кич җитә, Тор ялан җирдә йокларга туры килер, дип уйлый, әмма бер өйгә очрый. Бу өйнең өч стенасы һәм түшәме генә бар иде. Әмма юлчылар бик арган булалар, шуңа күрә моңа игътибар итмиләр. Тиз генә ашап алалар да йокыга яталар.
Төнлә кинәт күк күкрәгән тавышлар ишетелә, һәм өй селкенеп куя. Тор чүкечен ала, ә аның юлдашлары качар урын эзли башлыйлар. Ниһаять өйнең бер стенасында алар бер төзелмә табалар һәм шунда куркудан качып посалар. Ә Тор чүкече белән сакта төне буе тора. Иртә белән ул урамга чыга һәм ерак түгел бер йоклап ятучы албастыны күрә. Аның гырлавыннан җир селкенә. Тор көч арттыра торган тылсымлы билбавын кия һәм албастыга чүкечен атмакчы була, ләкин теге уяна һәм торып баса. Ул шундый зур һәм куркыныч була, Тор хәтта үзенең коралын кулланмаска була, ә бары тик баһадирның исемен генә сорый.
— Минем исемем Скримир, — дип җавап бирә теге. — Ә синең исемеңне сорыйсы да түгел инде: син, әлбәттә, Тор. Тукта әле, минем бияләем кая китте соң әле?
Тор күреп ала: алар кунган өй зур бияләй икән, ә юлчылар качкан төзелмә бияләйнең баш бармагы булып чыга.
— Кая барасын, Тор? — дип сорый Скримир.