Чыннан да, Суль таулар артында качу белән, Альвис юлга чыга. Шунда ул кайсы алла кызының кулын сорарга микән, дип уйланып бара. Ниһаять, ул яшен алласы кызын сайлый. Унҗиде-унсигез ел элек, Асларның крепосте төзелгәнчегә хәтле, Сифның кызы туа, һәм аңа Труд дип исем кушалар. Ул төскә-буйга матур, тыйнак була. Һәм гном моннан да яхшы хатын булмас, дип карар кыла.
“Шуның өстенә, — фикер йөртә ул, — Тор куәтле булса да, бик акыллы түгел һәм аңа минем кебек мондый зирәк кияү кирәк булачак. Миңа аллалар иленә генә барып җитәргә иде!”
Озакламый ул Бифрёстка килеп җитә һәм Хеймдалльны чакырырга тотына. Сизгер Ас шунда ук аның нечкә, чәрелдек тавышын ишетеп ала һәм аңа нәрсә кирәк, дип сорый.
— Минем Асгардка эләгәсем килә, — дип җавап бирә Альвис, — әмма сезнең күпердә янган ут аша ничек үтәргә белмим.
— Нәрсә кирәк сиңа аллалар илендә? — дип сорый Хеймдалль.
— Тор кызы Трудның кулын сорарга барам, — ди гном. Ас көлеп җибәрә.
— Ул аны сиңа кияүгә бирергә риза булыр, дип уйлыйсыңмы?
– Әйе, Хеймдалль, — дип горур кыяфәт белән җавап бирә Альвис, — чөнки Квазир һәлак булганнан соң, дөньяда миннән дә зирәгрәк беркем юк!
— Менә ничек? — Хеймдалль тагын көлеп җибәрә, ул үзе дә бик акыллы иде. — Ярый, мин сиңа Асгардка керергә булышырмын. Син анда зыян китермиячәксең, ә миңа синең ничек уңыш казанганыңны карау кызыклы булыр.
Ул Бифрёсттан аска төшеп, Альвисны кулына ала һәм аны Асгардка алып килә.
Салават күпере сакчысына рәхмәтләр әйтеп, гном аннан Торның сарае кайда урнашканын сорый һәм шунда китә.
Яшен алласы бу вакытта Гимирда була һәм Мидгард еланын эзләргә китәргә әзерләнгән була. Труд каты йоклый, һәм Альвисны Сиф каршы ала. Аңа ишек ачып һәм гномны күргәч, алиһә, гаҗәпләнеп, кулыннан алтын чәчләрен тарый торган тарагын төшереп җибәрә һәм кунакка “рәхим итегез”, дип әйтү урынына кычкырып җибәрә:
— Ничек килеп эләктең син Асгардка, кара эльф, һәм нәрсә кирәк сиңа миннән?
— Башта минем исемне сорарга кирәк иде, — дип шелтәли аны кәрлә, — шунда син минем исемем Альвис һәм минем дөньяда иң акыллы икәнемне белер идең.
— Гафу ит, Альвис, — ди Сиф. — Чыннан да, минем синең турында ишеткәнем булмады. Кунак бул һәм безгә ни өчен килгәнеңе сөйлә.
— Мин синең кызың кулыңны сорарга килдем, Сиф, — эре кыяфәт белән дип әйтә гном, сарайга кереп.
— Минем кызымның кулын сорарга? Син Трудка өйләнергә телисең? — дип кычкырып җибәрә алиһә, ни ишетүенә ышана алмыйча.
– Әйе, Сиф, — дип раслый Альвис, эскәмиягә көчкә менеп. — Мин Трудка өйләнергә телим һәм синең ни өчен гаҗәпләнүеңне аңламыйм. Акыл бар нәрсәдән кыйммәтрәк, мин Один диярлек акыллы һәм теләсә кайсы алиһәнең кулын сорарга лаеклы. Мин синең кызыңны сайлаганга син сөенергә тиеш.
– Әмма, Альвис, — дип каршы килә Сиф, — Асларның кызлары гномнарга кияүгә чыкмый: алар җир астында тора алмый.
– Әмма мин Асгардта тора алам, — ди Альвис. — Әлбәттә, көндез мин өйдә утырачакмын һәм аннан төнлә генә чыгачакмын, ләкин бу бик мөһим түгел. Мин бик бай, минем алтыным күп. Ә минем белемнәрем аркасында мин тагын да баерак булачакмын. Минем хатыныма барысы да көнләшәчәк.
Аларның бәхәсе әле озак дәвам итә, һәм ниһаять хәйләкәр гном Торның хатынын күндерә ала. Ул шунда ук Трудны чакыра һәм, Тордан да сорамыйча, кызына гномга кияүгә бирүе турында әйтә.
Кәрләгә карау белән, кыз елый башлый: ул аңа бик җирәнгеч тоела. Әмма Альвис сөенечтән һәм горурлыктан балкый иде. Ул Сифта көне буе утыра, ә кич белән икенче көнне төнлә килергә, дип сүз биреп һәм Трудка йокларга ятмаска кушып кайтып китә. Свартальфхеймга кайтканда, ул түзми һәм Хеймдалльга барысын сөйли һәм уңышлары белән мактана.
— Мин сиңа бәхет телим, — ди теге, — ләкин иртә шатланмыйсыңмы син? Тор бит әле аның кызын сиңа кияүгә бирү турында белми?
— Ул Сиф миңа биргән сүзне бозарга теләмиячәк, һәм мин аның кияве, дип санала алам, — ди гном, һәм, Хеймдалль белән саубуллашып, шат күңелле алга китә.
Иртән иртүк, Мидгард еланы белән сугышканнан соң, аллалар иленә Тор кайта.
— Асгардта нинди яңалыклар бар? — дип сорый ул Хеймдалльдан. — Албастылар килмәдеме?
— Албастылар килмәде, Тор, — ди Хеймдалль, — әмма безгә бер гном килде, Альвис исемле, һәм синең кызың Трудның кулын сорады.
— Син көләсең миннән! — ди Ас, ярсудан кызарып. — Минем кызым ничек ниндидер кара эльфның хатыны булсын? Сиф беркайчан да моңа риза булмыячак!
— Юк, Тор, Альвис аны күндерә алган, — дип җавап бирә Зирәк Ас. — Ул аңа сүз биргән, һәм бүген кич гном кәләшен күрергә киләчәк.
— Бүген кич ул кәләшен күрергә киләчәк? — дип кабат сорый Тор һәм уйланып кала. — Һәм син аны бик зирәк дисеңме?
— Ул үзен дөньяда иң акыллы зат, дип саный, — ди Хеймдалль.
Яшен алласы көлеп куя.
— Ярый, бүген мин аны үзем Бифрёст янында каршы алырмын, — ди ул һәм тыныч кына сараена китә.
Сиф аңа кызын гномга димләгәнен сөйли. Ул бөтен фән-гыйлемнәрне белә һәм Один яки албасты Мимир кебек акыллы, ди.
— Аннан да яхшы кияү юк, Трудка ошамаса да, — дип тәмамлый ул сүзен.
— Мин синең белән бәхәсләшмим, — ди Тор. — Син Альвиска сүз бирдең инде, һәм аны бозып булмый.
Хатынына гномны каршы алырга җыенганы турында әйтмичә, куәтле Ас чыгып китә.
Свартальфхеймга яшен алласы кызына өйләнү турында хәбәр тараткач, Альвис, көчкә кич җитүен көтеп, кәләше янына ашыга. Күк йөзендә әле беренче йолдызлар кабынырга өлгерми, ул инде Бифрёст янында иде.
— Хеймдалль, Хеймдалль, күпердән менәргә булыш! — дип кычкыра ул.
Гномның тупас дорфалыгы Зирәк Асның күңелен ача иде. Һәм ул бу вакытта да аның үтенечен башкара. Ләкин Альвис аллалар иленә җиткәч, монда аны Тор көтеп тора иде.
— Исәнме, Альвис, — ди ул ягымлы итеп. — Әйт әле, кая барасың син?
— Мин синең кызыңа барам, Тор, — дип җавап бирә гном, Торны танып. — Сиф аны миңа кияүгә бирергә вәгъдә итте.
— Яхшы, мин хатыным белән риза, — ди яшен алласы. — Башта синең зирәклегеңне тикшереп карыйк.
Гном горурлыгыннан хәтта кабарып китә.
— Миннән теләсә нәрсә турында сорый аласың! — ди ул. — Мин синең бөтен сорауларыңа җавап бирермен.
— Ярый, алайса миңа Асгард һәм Мидгард, Ванахейм һәм Йотунхейм, ут патшалыгы, җир астындагы үлеләр иле, шулай ук җирдә яшәүче барлык кабиләләр һәм халыклар турында сөйләп бир, — дип таләп итә Тор.
Яшен алласының беренче соравына Альвис ике сәгатьтән артык җавап бирә, әмма төртелмичә сөйләп бирә.
— Күпне беләсең син, — дип мактый аны Тор. — Ә хәзер миңа җирдә яшәүче барлык җәнлекләр һәм кошлар һәм диңгез-елгаларда йөзүче барлык балыклар турында сөйлә.
Альвис куәтле Асның икенче соравына да җавап бирә, әмма ул сөйләп бетергәч, күк йөзе караңгыдан якты соры төскә керә.
— Син чыннан да зур акыл иясе, — ди яшен алласы, күз кырые белән көнчыгышка карап. — Сиңа күк йөзендәге йолдызларны саныйсы һәм аларның исемнәрен генә атыйсы кала, һәм без иртәгә үк сезнең туегызны үткәрәбез.
Бу сүзләрдән Альвисның башы әйләнә. Якынлашып килгән куркынычлык турында онытып, ул йолдызларны атый башлый, ләкин дүртенче өлешен дә санарга өлгерми, еракта Суль арбасына җигелгән атларның көчле кешнәве ишетелә. Кояшның беренче якты нуры күк йөзендә пәйда була һәм, гномга төшеп, кинәт аны ташка әверелдерә.
Шулай итеп, Тор, Сиф биргән вәгъдәне бозмыйча, кызын кирәкмәгән кияүдән коткара һәм хәйләкәрлек зирәклектән кайвакытта өстенрәк булуын исбат итә.
Бальдрның үлеме
Гасырлар үтә. Элеккечә дөнья белән Один идарә итә; элеккечә Асгардны һәм Митгардны албастылар һөҗүменнән куәтле яшен алласы саклый; элеккечә Идунның Асларга яшьлек һәм көч бирә торган тылсымлы кәрзине алмалар белән тулы иде. Аллаларның болай шат һәм бәхетле булганы юк иде әле.
Бервакыт сабыр һәм мәрхәмәтле Бальдрны начар төшләр интектерә башлый. Һаман ешрак ул шундый төш күрә: имеш якты аллалар иле белән хушлаша һәм караңгы Хель җир асты патшалыгына төшә. Һаман ешрак аның йөрәге якынлашып килгән үлемне сизә, һәм ул шат күңелледән — моңсуга, гамьсездән уйчанга әйләнә.