Литмир - Электронная Библиотека

– Кыйнадылар сине, – ди фәрештә, аның йөзе күренми, сүзләре ишетелми, ни әйткәнен Илнур сүзсез дә аңлап тора, – Синең әйбәтлегеңә кабәхәтлек белән җавап бирделәр.

Һәм ул барсын да исенә төшерә. Күңелен чиксез әрнү биләп ала. Ул бит әйбәтлек эшләргә, кемгәдер ярдәм итәргә теләгән иде. Ләкин аның әйбәтлеген кабул итмәделәр… Гомер буе шулай булды бугай. Кабул иткән хәлдә дә гарипләп кабул иттеләр. Әйбәтлеккә урын юк микәнни соң бу дөньяда?

– Кешеләргә беркайчан да яхшылык кылма, – ди фәрештә, – Аларның берсе дә моңа лаек түгел. Хәтта әти-әниең дә.

Аның соңгы сүзе бик сәер булып ишетелә. Әти-әниләргә игелек эшләргә кирәк. Монсы канга сеңгән нәрсә. Шуңа Илнур:

– Кем син? – дип сорарга мәҗбүр була, – Ник алай дисең?

– Мин синең фәрештәң. Син – минем Аллам.

– Мин алла түгел.

Фәрештә елмайган кебек итә:

– Син – алла. Синең кебек әйбәт кешеләрнең барсы да – алланың бер өлеше, димәк, алланы бербөтен итүче.

– Ә калганнары? – дип сорый егет, үзе яклашырга теләгән теге кызны күз алдына китереп, – Калганнары кем?

– Алар – чүп.

Ә бәлки чынлап та шулайдыр ул. Үзенә карата кылынган игелекне кабул итә алмаучылар, аңа начарлык белән җавап кайтаручылар, бәлки, чынлап та чүптер… Ләкин фәрештә Илнурга уйланып торырга ирек бирми.

– Син өеңә кайт, – дип таләп итә, – Әле без тагын очрашырбыз.

Һәм юкка чыга.

* * *

Фәрештә юкка чыгу белән Илнурның күз алдында ир-егет гәүдәсе пәйда булды. Кыйналудан томаланган аңы белән егет аның кем икәнен аңлап бетерә алмады. Уртача буйлы. Ныклы гәүдәле. Ул китәргә җыенган җиреннән тукталып, Илнурның чайкалып атлаганын бераз карап торды да кире килеп култыклап алды. Куллары көчле иде.

– Ярый, болай кайтып җитәлмисең инде син. Әйдә, безнең Үзәккә кагылып чыгабыз. Өс-башыңны карарсың, үзеңне тәртипкә китерерсең…

Тавышы баягы фәрештәнеке кебек иде. Шулай да Илнур бер таныш булмаган бу кешегә ияреп кайдадыр китәргә теләмәде. Бүген күргән маҗаралары да бик җиткән иде.

– Юк, мин өйгә кайтам, – дип кырт кисте ул, – Бары тик өйгә генә.

Таныш түгел кеше карышмады:

– Яхшы, – диде ул шул ук ягымлы да таләпчән дә тавыш белән, – Мин сине илтеп куям. Ерак яшисеңме?

Илнур ерак яшәми иде. Шушы паркны чыгып бераз атларга гына кирәк. Теге егет артык сүзгә бирелмичә генә култыклап подъезд төбенә кадәр озатып куйды. Һәм түш кесәсеннән алып визитка сузды:

– Әгәр кирәк булсам, теләсә кайсы вакытта шалтырат, я үзең килеп чык.

Илнур визитканы алды да бер мәлгә аптырап калды. Ул томанлы аңы белән дә чамалый иде, бүгенге чорда чит-ят кешеләр бер дә юктан гына игелек итми. Димәк бу адәмгә дә нәрсәдер кирәк.

– Кем син? – диде ул, аны исендә калдырырга тырышкандай, күзләрен кыса биреп, – Нигә миңа ярдәм итәсең?

Тик бернәрсәне дә хәтеренә сеңдерерлек хәлдә түгел иде, шулай да таныш түгел егетнең сизелер-сизелмәс елмаюын күрә алды.

– Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, чөнки без шулкадәр аз калдык.

Әлеге сүзләр Илнурның аңына барып җиткәнче беркадәр вакыт узды.

– Шайтан алгыры! Ә син каян беләсең минем әйбәт икәнлекне.

Бу юлы егет кычкырып көлеп җибәрде:

– Бу заманда әйбәт кешеләр һәрвакыт кыйнала… – Һәм кулын сузды, – Мине Джон дип йөртәләр…

– Илнур…

Кул кысыштылар да Джон китәргә ашыкты:

– Ярый, Илнур, очрашырбыз әле… Ә син шалтырат, я үзең килеп чык. Ярдәм һәрвакыт булачак.

Ул киткәч, Илнур беркадәр подъезд алдындагы эскәмиядә утырып торды да авыртудан авыр сулый-сулый чалыш-молыш адымнар белән фатирына атлады.

3

– Уф, аллакаем!.. – дип каршылый әнисе, – Тагын хәмер исе килә! Әллә шуышып кайткансың инде. Киемнәрең катып беткән, йөзеңдә нур әсәре калмаган. Нишләтергә инде сине, ә!

Илнур фатирга уза. Гади генә ике бүлмәле фатир. Обойлары күптән алыштырылмаган, стеналарының кыек икәне әллә кайдан күренеп тора. Совет чорыннан калган агач плинтусның буяулары кубып беткән. Элек алар өч бүлмәледә яшиләр иде. Ансы да әллә кайда киткән түгел, шулай да адәм рәтлерәк иде. Абыйсына бер бүлмәле яхшы фатир алыр өчен ансын саттылар да менә шушында яши башладылар. Абыйсының акчасы да бар иде. Чиновник ич! Бер файдасызга ыштан туздырып утырса да акчаны чамасыз түлиләр. Абыйсы хәзер ул фатирын курчак өе сыман бизәп бетергән инде. Бер бүлмәле дип кенә аталса да квадраты зур аның – йөз метр, бу ике бүлмәле фатирдан ике тапкырга зуррак. Абыйсы шунда берүзе яши. Ә Илнур әти-әниләре белән шушында гомер сөрә. Ярый, берни әйтеп булмый инде монда…

Әнисе эттән алып эткә салып сүгә.

– Ичмасам, йөзендә дә бер нур әсәре калмаган бит…

Илнур дәшми. Ни дип әйтәсең инде. Хәер… Бәлки, әйтеп караргадыр… Әйтергә кирәк…

– Әни, мин бер кызны яклашкан идем…

– Бар әле бар, юкны сөйләп торма. Юын башта, киемнәреңне алыштыр. Бу кыяфәтеңдә идәнгә дә яткырырлык түгел.

Илнур ванна бүлмәсенә уза. Яшелле-зәңгәрле-күкле төстән торган стеналар. Әтисе бер исерек чагында әнисенең чәйнәнүенә үртәлеп иске плиталарны кубарып ыргытты да эшләп бетерерлек көч табалмады. Хәзер бу бүлмә дөньяның бер ташландык почамагын хәтерләтеп тора. Тутыга башлаган иске ванна хәерчелеккә тагы да бер деталь өсти. Илнур ваннаны чистарта торган порошок алып кайтып бик яхшылап ышкып ялтыратып куйган иде бер заман. Әнисе сөенде башта, тик әтисе:

– Син нәрсә, әткәңнән алда йөрисең? Үзеңне күрсәтәсең килә мени? – дип шелтәләгәч, әнисе дә Илнурга кул селтәде.

– Болай гына итеп әтиең ярты сәгатьтә буяп чыга аны, менә син яңа ванна табып кара, – дип чәйнәнеп алды.

Югыйсә, Илнур хаклы иде бит инде. Аларның барлы-юклы акчасы белән ванна алыштыру әлегә җиңел түгел, ә болай ул күпмедер вакытка матур булып балкып торачак иде.

Стеналарын матурларга тырышып та ПЖХ панельләре алып кайтты, тигез итеп бер-берсенә беркетеп куйганда ул бик әйбәт булып торачак иде. Дус егетләренең берсе шулай итеп эшләгән. Илнурның бер атна буе йөк ташып җыйган акчасына шул дус егете белән барып алдылар. Тик әтисе моны күрү белән каршы төште:

– Кит әле, эт җыккан малай, кулыңнан килмәгәнгә нәрсә дип кысылып йөрисең. Шундый нәрсәне кеше ваннага куя мени. Плитка җәйдертәм.

Дус егетләрендә андый панель күптәннән тора һәм бернәрсә дә эшләми иде. Әтисе кире каккач, башка юл калмады. Илнур алып кайткан әйберләрен кире илтеп тапшырды.

Күңеле дә сүрелде. Әтисе яратмады, әнисе ирен хуплады, абыйсы мәсхәрәле елмаеп кына карады. Кулыңнан эш килмәгәнгә, печтәнләп йөрмә, янәсе. Абыйсын яратмый иде Илнур. Ниндидер астыртынлык, мәкер бар иде анда.

Аның ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләве, иң кадерле кешеләренә көтелмәгән әйбәтлек ясарга маташуы үзенә аянычлы хәлат булып кайтты. Беркемгә дә бертуктаусыз ярдәм итеп булмый. Хәтта ул үзеңнең әткәң-әнкәң булса да. Алай гына да түгел әле ул… Синең әйбәтлегеңне ятлар бәяли алмаска мөмкин… Ләкин синең игелегеңне, яктылыгыңны, ихласлыгыңны бәяли белмәгән ата-ана иң кабәхать кеше булып күренә. Чөнки син аларга ышанасың, бөтен күңелеңне әйләндереп саласың, кесә төбендәге соңгы тиеннәреңне кырып бирәсең – ә алар моны күрә һәм бәяли белми. Дөньяның бөтен чит-ят кешесе рәхмәт укыр иде, ә болар уйлап та бирми. Тиргиләр әле өстәвенә… Бала гына булгач, аны без карап үстердек, ул безнең өчен чәче белән җир себерергә тиеш дип уйлыйлар микән? Ата-аналар, сез нәрсә, балаларыгызны үзегезгә мәңгелек кол булсын дип табасыз мени?

Кеше үзаллы фикер йөртә алган көннән алып беркемгә дә буйсынырга бурычлы түгел. Хәтта ата-анасына да. Сез аның күңеленә мәхәббәт сеңдерә алгансыз икән, ул сезгә һәрдаим ярдәм итәр. Әмма ул сезгә бурычлы түгел. Ул шәхес һәм сезне дәвам итүче буларак бурычын түләгән инде. Сезнең аңа басым ясарга бер хакыгыз да юк. Балагызның өлкәнлеген һәм үзаллылыгын кичерә алмыйсыз икән, тапмаска иде.

Әллә мин теләп алган балагыз булмадыммы? Кемнеңдер бәйрәменнән эчеп кайткач котырып киткән хисегезнең нәтиҗәсе идемме? Кинәт ялкынсынып киткән тойгыларның физиологик чагылышымы? Яки арзан хакка сатып алган презервативыгыз ертылып киттеме? Яки аборт ясатырга соңлаган булып чыктыгызмы, акчагыз җитмәдеме? Ни өчен яратмыйсыз соң? Әти-әни үз баласын яратырга тиеш ич инде… Хәтта сез мине ялгышлык нәтиҗәсе дип уйласагыз да ходай сезгә баланы бер дә юктан гына бирмәгән ич. Бу кешеләрнең дә җаны, каны дәвам итсен, болар да мәңге яшәү бәхетенә лаек булсын дип баланы ул сезгә ышанып тапшырган. Бала ул сезнең киләчәк тормышыгыз. Бала ул мәхәббәтнең, гомернең дәвам итүе. Ул кешенең гомерен мәңгелек итүче көч…

3
{"b":"752469","o":1}