Литмир - Электронная Библиотека

Кафега кереп берәр бокал сыра җибәрергә кирәк. Бергә килгән егетләре дә көтәдер инде… Бәлки. Ишек төбенә җитәрәк телефоны шалтырады. Таныш түгел номер булса да ул сөйләшү төймәсенә басты һәм үкенеп куйды, тагын шул коллекторлар шалтырата иде.

– Әй, бөҗәк, синең бүгенге көнең дә үтеп китте. Бурычыңны кайчан кайтарасың?

Илнур кинәт кенә нәрсә әйтергә дә белмәде. Тавыш дәвам итте:

– Бөҗәк булсаң да, баш миеңдә сыр калмаса да, син бит яхшы беләсең – алган нәрсәне кайтарып бирергә кирәк. Син аны аңлый алырлык дәрәҗәдәме?

– Пош-шел ты!.. – Илнур сөйләшүне туктату төймәсенә басты да ишек тоткасына үрелде.

2

– Сезнең дусларыгыз китте. Рәхим итеп, менә бу урынга утыра аласыз. Сезгә нинди эчемлек кирәк?

Кафеда халык күп, ә официант күрсәткән урын читтә иде. Бик әйбәт, әлегә аның беркем белән дә сөйләшәсе килми. Ресторан хезмәткәренә дә ялкау гына җавап бирде:

– Бер бокал сыра. Немецныкы.

– Ә сыра янына берәр нәрсә теләмисезме?

Теләми иде ул, тик җавапсыз да булмый:

– Кириешкы.

Хезмәтләндерүче блокнотына язды да китәргә ашыкты. Мондый хәерче клиент янында озаклап тору аның өчен дә авыр иде бугай. Ул киткәч, Илнур үзе дә җиңел сулап куйды. Аллага шөкер…

Казанда нинди генә кафелар юк инде. Грузин да, әрмән дә, чеченнар да, үзбәкләр дә, хәтта гарәпләр дә үз рестораннарын, кафеларын төзегән. Алар шәһәрнең бөтен почмагында да. Бары тик татарныкы гына юк. Бауман урамындагы "Татар ашлары" дигән кафе да хәзер башкача атала икән – Чәй йорты. Якында гына самогон йорты. Бик татарныкы кебек тә түгел инде ул… Хәтта Бауман урамында да татарлык юк…

Ә бу кафе урысныкы иде. Ничек кенә яманатын таратсак та урыс ул, барыбер, үзебезнеке инде. Менә урыс кешесе белән татарны янәш бастыр – аерып алалмыйсың. Ул төрек тә, үзбәк тә, башкорт та түгел. Алар әллә кайдан аерылып: "Мин татар түгел!"– дип тора. Урыс үзебезнеке. Кафесы да шулай.

Стеналары агач бүрәнәләрдән, өстәлләр дә әллә имәннән, әллә бүтән авыр агачтан ясалган. Урындыклары да көч-хәл белән генә кузгатмалы. Өстәлләргә зәңгәр җеп белән чигүле ак җәймә җәйгәннәр. Идән уртасында чит-читләре бизәкләнгән кызыл палас. Түшәмендә вак-вак лампочкалар.

Артык әллә нәрсәсе дә юк кебек инде, тик ничектер күңелгә якын булып тоела. Гарәп, яки үзбәк кафесына кереп сыра эчеп утыралмыйсың бит инде. Бу алланы мыскыл иткән кебек тоела. Ә монда барсы да иркен. Җайлы. Рәхәт. Монда алла да, аракы да сыя.

Иптәш егетләре китешеп беткән иде. Кызлар эләктергәч, шулай булыр инде, кайсы-кайда барып үзләре генә калырга омтылырлар. Теләсә, бәлки, Илнур да шулай итәр иде, тик әлегә анда кызлар кайгысы түгел, Ләйләсен һаман оныта алмый, күңеле тулы мәхәббәт кыйпылчыклары. Өстәвенә, коллекторлар… Өстәвенә… Әле генә булган хәл дә тормышындагы гарип күренешләр чылбырының бер боҗрасы булып тоелды.

Илнурга гына шулай туры килде микән, әллә ниндиерәк дөнья булды бу – берничек тә җай тапмалы түгел. Ул күңелен һәрвакыт тырмап торган мондый уйларга бирешмәскә тырышты. Бокалын ашыкмый гына суырды, ара-тирә кипкән икмәк капкалап куйды. Берни уйламаска кирәк, уйласаң әллә нәрсәләргә кереп китәсең дә яшәвеңнең бер мәгънәсе дә калмаган кебек тоела. Тик уйлары гына үзенә буйсынмады. Торым-торымга теге кызның кыяфәте калкып чыкты:

– Урод! Нигә кысылдың? Кем чакырды сине монда? Синең "ярдәм"еңә кем мохтаҗ иде…

Тормышның төрле мизгелләре була торгандыр инде аның. Тик мондый мизгелне Илнурның күңеле сыйдыра алмый иде. Булмый инде болай. Иң яхшысы, кайтып үз бүлмәңә кереп бикләнергә дә музыка кушып куярга һәм шуның ләззәтендә йокыга чумарга. Йокы – бәхет, ул тормыштан арынып тору мөмкинлеге бирә.

Бокалының яртысына да төшмәстән, ул кафедан чыгып китте дә баягы парк аша үз өенә ашыкты. Көн бераз салкынайткан иде. Сыра сөреме шушы салкынлыктан туңып, кубып төшкәндәй булды. Уйлар да бер-берсенә ялгана башлады бугай. Ялгышты ул, хата булды барсы да… Беркемгә дә яхшылык эшләргә кирәкми иде… Бер фильм бар бит әле… Зомбилар турында… Ничек аталганын хәтерләми инде Илнур. Анда зомбилар гарип итеп күрсәтелми, барсы да нормаль кеше кыяфәтендә – кайберләре хәтта костюм-галстуктан, үзләрен итәгатьле итеп тоталар. Ә иң хәлиткеч мизгелдә, аларның зомби булуы, үз теләкләрен үтәү өчен хәтта кеше ашарга да әзерлеге ачыклана. Бу тормышта да шул ук хәл диярлек. Тыштан караганда барсы да гадәти кеше шикелле. Ә чынында… Зомби булып чыга…

Уйларына бирелеп барганда, колагына таныш тавыш килеп бәрелде:

– Әнә ул! – дип кычкырды хатын-кыз тавышы, – Тотыгыз… Әнә!..

Бу аның үз башында, үз уйларында яңгыраган ялгыш тавыш шикелле иде. Тик алай булып чыкмады… Илнур, нәрсә булды икән дип борылып караганчы, кемдер аның арт чүмеченә ниндидер каты нәрсә белән тондырды. Дөнья йөзеп китте. Илнур чайкалып беркадәр торды да җиргә ауды.

– Коткаручы! – дигән тавышы ишетелде кемнеңдер, – Вәт, менә синең дә чират җитте…

Коткаручы… Әйе шул, ул ниндидер кызны көчләнүдән коткарырга теләгән иде… Тик хаталанган булып чыкты. Беркемне дә коткарырга кирәкми икән… Хәтта ярдәм сорап кычкыручыларны да… Коткарган хәлдә дә бу халыкны, бу илне дәррәү рәвештә коткарырга кирәк. Барсын берьюлы. Ә ул… Һәм менә… Аны инде берәү дә коткармаячак. Ярым һушсыз булып җиргә егылган егетне берничә кеше аяусыз типкәли… Илнур башын капларга тырышып бөгәрләнеп ятты. Башыңа басып сикерүләре дә бар. Аяусыз хәзер кешеләр. Тик барыбер тәненең төрле урыннарына эләккән аяк эзләреннән сызлану кала иде. Ерактан ниндидер авазлар ишетелә:

– Һә, коткаручы булырга теләдеңме?…

– Герой буласың килдеме?..

Һәм башта калкып чыккан уйларны да өзәрлек итеп тибәләр. Типсә тимер өзәрлек, дигән сүз бар бугай… Болар уйларны да өзә…

"Герой буласың килдеме?.." Әллә нинди сәер дәвер бу… Батырлык хөрмәттә булырга тиеш бит инде, үз геройларын кешеләр югары бәяләргә, аларга тиңләшергә омтылырга тиешләр. Һәрхәлдә, элек-электән шулай килгән. Ә бүгенге тормышта ниндидер батырлык кылган кешеләргә сантыйга караган кебек карыйлар: акылы аек, пстихикасы дөрес булса кеше мондый адымга барырга тиеш түгел, дип уйлыйлар. Хәтта үткән заманнарның каһарманнарын да төрлечә пычратырга, аларның бөеклеген кимчелек итеп күрсәтергә теләүчеләр бар. Намус, гаделлек, кешелеклелек кебек төшенчәләр дә шундый ук хәлдә. Әгәр кем беләндер сөйләшкәндә бу хакта авыз ачасың икән, ул сине тыңлап та тормый, йогышлы чирең барлыгын белгәндәй, тиз арада китәргә ашыга. Монда да нәкъ теге фильмдагы шикелле: тышы бер төрле, эче – бүтән. Кешеләрнең генә түгел, хис-тойгыларның да, һәртөрле билгеләмәләрнең дә…

Ә аның чынлап та герой буласы килә иде. Үз Ватанын илбасарлардан азат иткән ата-бабаларына тиң егет булырга тели иде. Ил бит инде ул. Илне ирләр якларга тиеш. Халык өчен, илдәге кешеләр өчен ирләр җаваплы булырга тиеш. Тик аның бу теләкләрен уртаклашырга атлыгып торучы юк, шунлыктан җаны телгәләнә һәм тормышның һәр күренеше диярлек җан җәрәхәтенә тоз сипкәндәй тоела иде.

* * *

Кеше нинди авыр хәлләргә калып кайларда гына егылса да аның яклаучы фәрештәсе була, диләр. Аңа да үз фәрештәсе килеп сарыла. Җирдә бөгәрләнеп яткан гәүдәсен канатлары белән каплый да:

– Хәлең ничек синең? – диеп сорый.

– Ыһһы, – дип җавап бирә Илнур һәм керфекләрен күтәреп карый. Төнге парк караңгылыгын ертып, якты нур булып аның янында фәрештә басып тора. Йөзеннән ягымлылык, наз, ярату бөркелә. Илнурны ышыклар өчен җәелгән канатларыннан якты нур тама.

– Тор, – ди ул, – Монда ятма. Никадәр авыр булса да торып басарга тырыш. Аунап ятучыларның кадере юк. Хәтта алтын булсалар да.

Илнур торырга маташа. Тик буыннары тотмый. Егыла.

– Син көчле, – дип дәрт өсти фәрештә, – Син аягыңа басарга тиеш.

Илнур тагын торырга маташа, дүрт аяклап, сабый бала сыман мүкәйләп беркадәр бара, аннан бераз күтәрелә төшеп аякларына баса да чайкалып тора. Тирә-ягына каранып ала. Нәрсәләр булганын, үзенең ничек шушы хәлгә төшкәнен хәтерләргә тырыша. Төн. Караңгылык. Агачлар. Кошлар тавышы. Кайдадыр якында машиналар шавы ишетелә… Бөтен тәне сызлый. Сулыш алган саен нәрсәдер чәнчеп-чәнчеп куя. Аз гына көчәндергән саен аяк буыннары өзелеп китә… Нәрсә булды соң бу?

2
{"b":"752469","o":1}