«Шатлыгына шикләнелә…»
Шатлыгына шикләнелә
(Миңамы бу шатлык килә?!);
Кайгысына күнегелә:
Беренчесе бит түгел лә!
Яши-яши һәммәсе дә –
Шатлыгы да, сагышы да,
Үлеме дә, китеме дә,
Кайгысы да, хәсрәте дә
Бер гадәти төсмер ала,
Килешмичә юк бер чараң,
Яшәү диеп шул атала.
Язылып бетмәгән шигырьләр
Язылып бетмәгән шигырьләр…
Һаман да күңелдә йөриләр.
Кәгазьгә төшкәннәр югыйсә
Хисләргә салынган ул көйләр.
Юл ала агымсу шикелле,
Һәр сүзнең үз моңы, үз көе.
Кемнәрдер яратыр үз күреп,
Кырыйга тибәрер кайбере…
Язылып бетмәгән шигырьләр…
Җан өрү кирәкме сезләргә?!
Аңлаучы булырмы сезләрне
Минем күк бәгыре өзелеп.
Уйларым – пәрәвез ятьмәсе,
Мин әсир, колымын аларның.
Өстәлдә яталар күч булып
Буталган, чәчелгән уйларым –
Яшәлгән гомерем еллары,
Узылган гомерем юллары…
«Коя яңгыр. Күкри күкләр…»
Коя яңгыр. Күкри күкләр.
Котырына җил-давыл!
Йөзьяшәр имәннәрне дә
Берни түгел аудару.
Тәрәзәмә ышыкланып
Күзәтәмен дөньяны.
Сабый чакта, яшен күрсәм,
Яба идем юрганны.
Куркынып сыена идем
Әнкәмнең кочагына…
Бүген никтер күзем теким
Яшеннең учагына.
Шул яшеннең бер чаткысы
Төшсен димме күңелгә.
Кара күмер, әллә күңел –
Сүнми дә, дөрләми дә.
Гаепләүчеләргә
Булсын! Тимә!
Ул – минем тормыш.
Анда бар төсләрнең
Агы да, карасы да.
Сүтелеп киткән җиреннән
Бар әле ямыйсы да!
Ул миңа шундый кадерле,
Алыштыргысыз, якын.
Анда самими яшьлегем
Һәм беркатлы ярату.
Булсын! Тимә!
Гаепләмә!
Син бит хөкемдар түгел.
Җавабын үзем бирермен,
Вакыты җитәр беркөн.
«Гомер узган саен, бер уй килә…»
Гомер узган саен, бер уй килә:
Кайтарырга иде яртысын.
Башлап булса әгәр яңабаштан,
Кайсы елдан башлап карыйсы?
Тәпи киткән еллар? Мөмкин түгел,
Бик еракта, томан артында.
Соңгы сыйныф укучысы булып
Басып карыйм парта артына…
Студент чор. Иләс-миләс чаклар…
Хата ни дә сиңа, ялгышлар…
Үгетләүләр әле үтәмени
Гел хыялдан торган ул башка.
Туй күлмәген кияргә дип йөргән
Чакларга соң кире кайтыйммы?
Атсыз бармагымны атлы иткән
Туй балдагын суга атыйммы?
Һәрбер елдан җуелмас эз кала,
Тирән булып сызылып-уелып.
Нәселләрне тоташтырган җепләр
Бик еракка китә сузылып.
Һәйкәл салам
Рәссам түгелмен мин,
Ә шулай да
Килә кайчак сурәт уясым.
Балачакның гүзәл мизгеленә
Күңелемдә һәйкәл куясым.
Көзге муллык. Өем-өем ашлык
Таратканбыз чирәм өстенә.
Чүп-чарыннан аны аралыйбыз,
Мондый эшләр безгә төс кенә.
Яны белән әни җилгә баскан,
Ашлык тулы чиләк кулында,
Шатлык нуры балкый йөзләрендә,
Уйлый булыр безнең турыда…
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.