Язмыш «Әүвәл җирдә сүз яралган» диләр. «Бул!» дигәннән адәм бар булган. Каләм биргән аннан бәндәсенә, Күк катыннан җиргә сузылган. «Каләм яза, кәгазь түзә» диләр. Бәндә юрар, тәкъдир, әй, көләр. «Мин – бәхетле!» диеп шар ярганда, Ниләр язылганын кем белгән! Ихтыярсыз җиргә туа кеше, Ихтыярсыз китә дөньядан. Үз язмышым үзем яздым мәллә, Тайпылдыммы Ходай язганнан?! Үзгәртергә теләп мең талпындым, «Минем язмыш мондый булалмый!» Мин «ак» дисәм, ул гел «кара» диде, Мин еладым, ул кычкырып көлде, Камчылары ялык-йолык килде, Уңнан-суңнан сукты аямый! …Минем язмыш мондый булалмый! Сугыш «Шәһитләрнең күз яшьләре төшәр, Тел тидермә Җиңү көненә!» – Әйтте бер карт җан ачысы белән Яшь егетнең төртмә сүзенә. «Хәрби хезмәт күрмәгәнсең бугай, Әйтеп тора килеш-килбәтең. Атаң-анаң жәлләгәндер сине, Хәл иткәндер алар ришвәте. «Иң курыкканың нәрсә иде?» дисең, Үлем түгел, юк, син уйлама. «Сатлык» диеп ялган атың чыгу, Яманатың чыгу дөньяга. Берни тормый хәзер сатылулар – «Ак билетлар» урам чатында. Бер горурлык белән сөйли ата Сатып алган билет хакында. Тик бер сәгать ут астында булсаң, Узар идең иеп башыңны. Дөнья гиздем, дөнья күрдем, дисең, Ә без исә күкрәк белән ятып, Берлинга ук бардык шуышып. Син дөньяны бары сәяхәттә Күрәм диеп, олан, ялгышма. Дөнья күрү – илгә терәк булып Иңне кую канлы орышта. Түрәләрнең хисабын күргәч Байлар-байлар бал эчә. Урта байлар сыра эчә. Ярлы мескен ни эшләсен, Ярдан ятып су эчә. Илдә кризис, диләр, Имеш, Ил төшкән бөлгенлеккә. Керемнәрен күреп түрәләрнең, Валлаһи, исең китәр! Берәү булган миллионер, Икенчесе – миллиардер! Нефть яңгыры астында Коенган диярсең бер. Кеше акчасын санау Әдәпсезлек, диләр дә… Нигәдер «кризис» дигәне Кагылмый түрәләргә. Ил ничек мантый алсын соң, Булмагач дөнья тигез. Сүт тә җимер, сат та җибәр, Менә булыр кризис! …Байлар-байлар бал эчә, Миллиардерлар ни эчә? Ярлы мескен ни эшләсен, Тиененнән бау ишә! Хисап бирә һәр ел түрә Халыкка байлыгыннан. Тик нигәдер «оныта» гына Зәкят түләргә аннан. Яшел төс – яшәү төсе
Аллы-гөлле төсләр арасыннан Яшел төскә күбрәк күз төшә. Яшел төсне «яшәү төсе» диләр, Яшьлек төсе дә ул югыйсә. Тугангамы әллә бу дөньяга Кышлар китеп, язлар килгәндә. Кыш аклыгы күңелемә күчкән, Язлар яшеллеге – күзләргә. «Дөнья буйлап җәяү китеп барам…» Дөнья буйлап җәяү китеп барам, Хәерлегә, әллә хәерсезгә. Дөнья тулы кеше арасында Әверелеп була кадерсезгә. Ф. Мөслимова Урам тулы кеше. Кемнең кемдә эше. Кемдә бүре караш, Кемдә угры күзе. Кемдә битарафлык, Кемдә тар карашлык, Җаен тапкан әнә, Сөзеп карый астан. Гүя алтын балык Капкан җәтмәсенә, Шат елмаю җәйгән Гамьсез чыраена. Синең кайгың гына Кайгы булмас аңа. …Урам тулы кеше… Кемнең кемдә эше?! Табарсыңмы берәр Башкаеңны куяр Иңнәренә кеше? Сәяхәт Мин Болгарда йөрим Сәяхәттә. Үз җиремдә бүген мин сәях. Ислам килгән монда, Мөселманлык, Ибн Фадлан кылган сәяхәт. Юлъязмасын язып калдырган ул Килер буыннарга берочтан. Зирәкләре ханның дин үткәрер, Тик үткәрмәс халкын кылычтан. Җимерелгән Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыклары – аяныч. Ханлыксыз да, дәүләтсез дә халык Диндә тапкан бераз юаныч. …Яңа буын яңа Болгар төзи, Яңа солых кора – шартнамә. Милләт кенә никтер берләшалмый, Милләт кенә һаман таркала. Безнең заман Әбкәм кочагында үсмәгәнгә, Тыңламадым әкият төннәрен. Без китаптан укып-танып белдек Тукай бабай Шүрәлеләрен. Без китаптан укып белә идек Илдә, җирдә ниләр булганын. Тәлинкәдән генә тыңлап үстек Халкыбызның моңлы җырларын. Язу карасында чын төс иде, Чын төс иде күктә, җирдә дә. Мәхәббәтне еллар саклый иде, Тугры сымак иде ирләр дә. Бер-беренә ярдәмләште кеше, Бер-беренә терәк булалды. Китаплардан укып түгел, моны Күңелебез белән тоялдык. Безнең заман шундый гади иде, Гадилеге белән гали иде. |