Литмир - Электронная Библиотека

Һидият шашкын бер күтәренкелек белән тирә якка ут сиптерүендә булды:

–Вы думали, я – шут?! – дип кычкырды ул бөтен тирә-юн уянырлык итеп, – Я— суд! Я – Страшный Суд! Молись Эпоха!..1

Һәм ут сиптерде.

Аның аягы астында куркыныч юк, барсы да ниндидер уенны хәтерләтә сыман иде. Мин инде мондый ахмак күренештән көләргә дә әзер идем. Тик ул кинәт җилкәмнән тартып үрә бастырды.

–Боллонның газы бетә! Бензинга йөгер!

Миңа йөгерергә туры килмәде, ул юлымны яктыртып алды да мине кеше кыяфәтенә кереп өлгергән вампирлардан аралап акырын гына бензин яткан урынга чигенде. Шлангадан ургылган ут сүрәнләнә төште. Аның саен вампирлар әрсезләнде. Тик аларның җитди һөҗүмен тәрәзә пәрдәләренә, өй эчендәге башка чүпрәкләргә капкан ут кына тыеп тора иде.

–Белизна савытын бир!

Мин кулына тоттырып та өлгермәдем, Һидият аны янып яткан караватка ыргытты да, үзе белән мине дә ияртеп өстәл астына чүгәләде. Шартлау зур булмады, аның каравы өй эче миллион прожектор яктырткандай балкып китте. Без тиз генә торып ишеккә юнәлдек.

–Мә, кирәкләрен бир! – диде Һидият, шланганы миңа тоттырып, ә үзе аркылы куелган ломны алырга тотынды,– Тиз бул, анаңны…

Чынлап та тиз булырга кирәк иде. Өй эчен төтен… юк, төтен генә түгел, сасыган иттән ясалган шашлык… Юк, ул да түгел, өй эчен чыдап булмаслык, сулыш алалмаслык бер кабәхать ис баскан, ул күзләргә керә, тын юлларына үтә, торган урыныңда чәбәләнергә мәҗбүр итә иде.

–Анаңны фәлән ит…

Ломны алып бәргәч тә ишек ачылмады. Һидият аңа ярсып тибәргә тотынды. Мин якындагы белизна шешәсенең капкачын алып тирә-якта өерелгән вампирлар өстенә сибеп җибәрдем. Өй эче тагы якты нурга төренде. Ләкин мин һәлак булган вампирларны да, Һидиятны да күрмәдем. Миңа рәхәт иде, башым чиксез ләззәт белән әйләнеп китте. Дөнья әллә ничә төсләргә кереп балкый башлады. Тик борын төбендәге яман ис кенә озак җанны өтте…

–Илһам! Анаңны…

Әйтерсең, очып барган җирдән мине кемдер эләктереп алды. Без тагын очып киттек. Бөтен тирә ягыбыз тик яктылыктан гына тора иде. Мин бәхетле идем. Тик бәхетем озакка сузылмады, кемдер яңагыма сугып җибәрде. Нык итеп. Ул сугудан кабынган ут шарлары бөтен күзәнәкләремә үтеп керде. Мин күземне ачтым.

–Исәнсеңме, шайтан алгыры!.. Тор, әйдә, тот менә бу таякларны!

–Нәрсә?!. – Ялкынга чорналган йортны күрүгә мин шундук һушыма килдем, – Без исән калдык мени?!.

Һидият мәҗбүриләп диярлек миңа таякларны тоттырды да яңагыма тагын берне сылап куйды. Бу юлы җиңелчәрәк итеп. Мин тәмам һушыма килдем. Һидиятның йорты дөрләп яна иде. Аның ялкыны җаныңны алкымыңа китерерлек, яктысы бөтен тирә-якны көн итәрлек.

–Кулыңдагы таягыңны ычкындырма! – дип боерды ул, – Әле төн узмаган, алар теләсә кайда булырга мөмкин. Айратка һөҗүм иткәндәй…

Айрат турында ишетүгә дөньямның асты өскә әйләнде. Мин янган йортка укталып куйдым. Бу мизгелдә ул минем өчен бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк кебек иде.

–Айрат…

–Ул югалды, – диде Һидият тыныч кына, – Чылбырларыннан ычкынып сиңа омтылды да юкка чыкты…

–Син?!.

–Илһам!.. Улым… – Бу картыйның тавышы иде, аның үзен күрмәсәм дә якында икәнен тойдым, бөтен булмышым белән аңа омтылдым, – Балам, мин баздан чыктым. Мин үлмәгән идем. Кил яныма…

–Картый, син кайда?

–Кара монда улым!..

һәм мин аны күрдем…

Каникулга кайткан саен сагынып, тәмле-татлы ризыклар әзерләп көтеп тора торган картый… Кайткан саен кочаклап алып, җаннарымны ял иттерә торган картый… Бүген безгә коймак пешереп ашаткан картый… Картый! Тик Һидиятларның абзары ягыннан миңа атлаган картый ул түгел иде. Аның тиреләре дә, итләре дә асылынып төшкән, битендә күз һәм танау чокырларын хәтерләткән сөякләрдән башка берни дә юк…

–Мин картыең синең…

Ул шул көенә дә миңа кадерле сыман иде. Ул, барыбер, минем картый иде. Без аны тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтеп җиргә күмәлмәдек, моның өчен ул гаепле түгел, моның өчен тик без… тик мин җаваплы идем. Мин картый ягына атладым.

– Ахмак!

Һидият җиңемнән алды. Мин борылган уңайга йодрык белән туры һөҗүм ясадым. Ул чайкалып китте. Мин аның эченә типтем… һәм… һәм үзем дә упкынга очтым.

–Яныма кил, балам… – дип чакырды теге тавыш, – Картыеңны, авыр хәлгә куйма. Мин сусадым… Бер йотым бир миңа. Тик бер йотым…

– Шайтан алгыры!..

– Бер йотым бир, улым…

– Хәзер картый…

– Селкенәсе булма…

– Бер йотым…

– Илһам!

Менә шушы бәндә, беркем теләмәгәндә, беркем сорамаганда килеп чыккан шушы адәм, ничәнче кат инде минем юлыма аркылы төшә. Ничәнче кат инде минем теләгемне суырып алып, үзе кушканны эшләргә мәҗбүр итә. Һәм мин аңа буйсынам. Мин аңа хезмәт итәм. Соң, ул да вампир түгел мени?! Бәлки, минем күргәннәрем газаплы төш кенәдер? Бәлки, бу дөньяда вампирлар бөтенләй юктыр? Яки бардыр… Ләкин дөнья әлегечә түгел, ул – бер төрле вампирлар белән икенче төрлеләренең сугышыдыр?!. Һәм мин шушы сугышта катнашырга мәҗбүрмен. Кирәкме соң ул миңа?! Нигә кирәк?!. Үз гомеремне саклап калу өченме? Ә минем гомер нигә кирәк? Кемгә кирәк? Кеше гомере, гомумән, нигә кирәк? Аның кемгә хаҗәте бар? Әйе, бер-берсе белән кан дошман булып, бер-берсенең бер йотым канын эчәр өчен гаҗизләнеп яши икән, кешенең бу дөньяга ни пычагыма кирәге бар? Мин Айратның канын ләззәтләнеп суырган вампирны хәтерләдем… Мин вампирларны ләззәтләнеп кыйраткан Һидиятне искә төшердем… Мин аларның берсен дә яратмадым…

–Илһам, тилеләнмә! Һәлак буласың бит…

–Илһам, улым… Кил яныма… Бер йотым бир миңа…

Тапкан-тиенгәнен өйгә алып кайтып, хәтта ашауны да кысып, адәм арасына чыгарга, кешечә дөнья көтәргә, фәлән бүлмәле фатир алырга, затлы машинада йөрергә хыялланган әнием искә төште… Мин үземне белә белгәннән бирле ул шулай хыяллана инде…

Әтием искә төште… Ул начар язучы түгел, халык аны ярата, язганнарын йотлыгып укый, мин дә аңа табынып үстем… Тик ул гына… ул вакыты белән безнең өчен күп, бик күп тоелган акчалар алып кайтса да, ул да тормыш рәвешебезне артык үзгәртә алмады. Шуңа да мине:“Язучы булма!” – дип тирги ул. Әтием дә…

Мин Айратны хәтерләдем… Мәктәптә бай балалары да бик күп иде… Мин ел буена әтидән теләнеп, үз дәрәҗәмне төшермәскә тырышып яшим. Әти юмарт ла ул, тик мин генә үземне бер паразит итеп тоям. Әле, каникуллар башлану белән авылга сыпыртуым да, үземнең шушы халәтемнән качарга теләүдән икән бит. Мин авылга кайтмыйча, Айрат миңа кунакка килсә дә, без әтинең кесәсеннән ерак китә алмас идек…

–Илһам, тилеләнмә!..– дип кычкырды Һидият минем картый ягына атлавымны күреп, – Кеше бул, Илһам…

Мин картый ягына атладым.

Ярты юлга җиткәч, туктап калдым.

–Син юлның нәкъ яртысында, – диде картый, – Ә миңа тик бер йотым кирәк… Тик бер йотым…

Мин дәшмәдем.

–Тик бер адым гына… – Картый миңа шулай пышылдады, – Тик бер адым…

–Тик бер адым – һәм син кеше түгел, – дип кычкырды Һидият, – Илһам, уйла!..

…Ә мин нәкъ уртада басып калам…

Икенче бүлек

* * *

Ә мин нәкъ уртада басып калам…

Әйтүе генә җиңел…

Ниндидер юлны сайларга кирәктә, урталыкта калып булмыйдыр ул. Бик-бик теләсәң дә. Син уңгамы-сулгамы авышырга мәҗбүрсең, шунсыз мөмкин түгел. Бер якка да авышмас өчен яки бик көчле булырга кирәк, бик-бик көчле булырга. Минем андый көчем юк иде. Яки җансыз булырга. Ә мин тере идем.

– Тик бер йотым… Улым…

Картыйның ялварулы тавышы, мөлдерәмә тулы күзләре үзенә суыра иде. Мин инде берни дә уйлый алмаслык хәлдә калдым, бары тик бөтен булмышым белән картый янына омтылдым гына. Тормышымның бөтен максаты – аны шушы кызганыч хәленнән котылдыру сыман тоелды.

– Тик бер адым гына… – дип ялварулы пышылдады картый, – Ә миңа тик бер йотым кирәк… Тик бер йотым…

Мин ул йотымны бирергә әзер идем.

– Тик бер адым – һәм син кеше түгел, – дип кычкырды Һидият, – Шайтан алгыры!..

Картый белән безнең ара якынайганнан якыная иде.

Кинәт артымда ниндидер кыбырдау тойдым. Тавыш минем артымда гына иде. Әмма борылып карый алмадым. Карашларым аерып булмаслык көч белән картыйның күзләренә береккән иде.

12
{"b":"662968","o":1}