Литмир - Электронная Библиотека

Иртәгә иртә таңнан

Эшкә барам Матактан.

VII

Йокыга ятыр алдыннан

Әнисе улы белән,

Җылылык алып табыннан,

Тәм назлый әңгәмәдән;

Карый ана күзләренә

Зур үсеп җиткән бала:

Елмая ул сүзләренә,

Хикмәтенә соклана.

Яшел төстә карашы

Күзлек аша ялтырый,

Матур яулыкта башы

Ап-ак чәчләрен саклый.

Җитмеш ике ел йөзендә

Нур булып урын алган:

Җыерчыкларда битендә

Тормыш юлы язылган.

Сугыш чоры баласы…

Күпме кыенлык күргән;

Һәлак булган атасы

Берлинны алгач тиздән.

Бер кешенең кайгысы,

Бер гайләнең язмышы –

Халкыбызга да хаслы,

Илебезнең кайгысы.

Яшәп шул мохтаҗлыкта

Әби белән бабалар,

Сабырлап авыр чакта,

Үстергәннәр балалар;

Шул туфрактан үскән гөл –

Без синең белән, якташ:

Буынның кадерен бел,

Ашыгучан замандаш!

Чәчәген куй каберенә,

Исәннең хәлен белеш;

Хөрмәт күрсәт һәрберсенә:

Бу ярты сәгатьлек эш.

VIII

Иртәнге сәгать алтыда

Марат йокыдан бизгән;

Әнисен үбеп алды да

Казанга китте тиздән.

Сокурыда бик зур бөке:

Эшенә соңга калган.

Хезмәттәшкә авыл сөте,

Сүз биреп, алып кайткан;

Эш вакыты ахырында

Бинада утлар сүнә,

Ләкин Марат уйламый да

Ашыгырга өйенә…

Машинасын туктатып,

Казан урамы буйлап

Хисләрендә таркалып,

Йөри саф һава сулап.

Кичке сәгать унбердә

Йортына килеп керә.

Тавыш ишетеп кенә

Кайтканын хатын сизә.

– Марат, кайларда йөрисең?!

Телефоннарың сүнгән!

Моргларда сине эзлисең!

Бәлки, син кая үлгән!

– Аладалама, Алевтина…

Син мине эзләмәдең.

Карап яттың матур кино

Һәм хәлемне белмәдең.

– Ярар, теләсәң нишлә:

Син хуҗа, синең бакча.

Иртәгә кичке бишкә

Маникюрга бир акча;

Картам төгәл калды буш:

Или син миңа не муж?

– Кая китим инде синнән?…

Ярар, “Ак барс”ка салам.

– Салма гына тагын тиннәр!

Әле “Кольцо”га барам…

IX

Алевтина кырык биштә

Әле яшь кызлар сыман;

Йөрми инде күптән эшкә,

Үзен яхшы саклаган.

Ак чәчләре дә күренми,

Биле дә усак кебек.

Бассейнда йөзә иренми,

Зәңгәр күз, кара керфек.

Ләкин ун еллар элек

Ул бүтән хәлдә булган:

Ялгыз хатын диярлек,

Кибеттә җимеш саткан.

Вакыттан-вакыт Марат

Кибеткә кереп йөргән,

Шунда әйберләр карап

Беренче тапкыр күргән.

Еш очыраткан юлда

Баласы белән эштән соң

Габишев урамында

Марат аларны шуннан соң;

Бервакыт яңгыр астында

Барганнар урам буйлап:

Туктаган машинасында

Ярдәм итергә уйлап.

Шул вакыттан танышканнар,

Сөйләгән үз язмышын;

Озакламый кавышканнар,

Башлап гаилә тормышын.

Аля Читада туган,

Анда кияүгә чыккан.

Әммә бәхет тапмаган:

Ире тиздән ташлаган.

Казанга күчеп килгән

Сабый баласы белән.

Татарстанда апасы,

Туганнары яшәгән.

Мәрхәмәт хисе тоеп,

Марат аны ошаткан:

Ялгыз тормыштан туеп,

Бәхетле булган баштан.

Тора-бара аралары

Ерагая елдан-ел;

Гадәт булып тик аннары

Корыган кичәге гөл.

Пушкин язган дөрестән,

Бер зур мәгънә тутырып:

Безгә гадәт бирелгән,

Бәхеткә алмаш булып!

Ә син ничек яшисең,

Роман укучы дустым?

Гадәттә ме бәхетең? –

Әйтмә: бу серең булсын;

X

Шулай иттереп, дустым,

Беренче бүлек тәмам!

Ләкин һич мин армадым:

Көтә сине зур дәвам!

Каһарманнар алда күпләп

Каршыңа килер әле!

Арымыйча калдыр бөкләп

Бу әсәрнең битләрен.

Халкымның әдәбияты

Шигъри роман аз күргән;

Ләкин татарлар зиннәтле:

Тукайлары бетмәгән!

Хаталарны сүздә таза

Күзләрең белән күрсәң,

Ачуланма: мишәр яза…

Һәм кичер, дустым, тиздән.

Булыр киләсе адымның

Эзләре Төркиядә:

Телебез яши анда да –

Сорасаң мине: “Нигә?”

Икенче бүлек.

I

Диңгез каршында елмаеп,

Төркия ярларында

Измир шәһәре урнашкан

Көнбатыш якларында;

Ярга бәрелә дулкыннар:

Диярсең, бәхет шакый.

Акчарлак оча кычкырып,

Агачлар сәер шаулый;

Киңле спорт сарае буйлап

Кызлар төркеме чаба.

Түрәләр баскан абруйлап,

Үтергә дә юк ара:

Студент ярышлары уза,

Өч урын уйнатыла.

Аяк киемендә тузан,

Тренерлары кычкыра.

Җиңечүләре Казанга

Ике айдан юл тота!

Финиш тасмасы арзан да –

Бәясе кыйбат тора.

Эгей Университеты

Традицион рәвештә

Җиңел атлетика белән

Данлыклы шул, әлбәттә!

Өч чакрым чабу чамасын

Өч кыз үтте сизмичә:

Мизгелләр бүлде арасын,

Котлый ректор үзенчә;

Медалләр муенга элеп,

Пьедесталда басканнар

Кызыл битле кызлар көлеп:

Гөлҗан, Әмель һәм Аннар.

Измир мэры сүз тота,

Дулкынланып су йота:

“Кадерле булган дусларым,

Килгәнегезгә рәхмәт!

Бутала минем уйларым,

Чөнки йөрәктә ләззәт!

Табылдылар каршыбызда

Язмыш каһарманнары.

Кул чаптык без барыбыз да:

Җанатар туганнары.

Калганнарын төшенкелеккә

Бирмәвегезне сорыйм!

Катнашы тиңләш бәхеткә,

Һәрбарчагызны котлыйм!

Тренерга әйтеп китәсе

Аерым сүзләрем бар:

Елдан ел сез үстерәсез,

Йолдыз, көчле спортсменнар!

Тәҗрибәгезгә өметтә

Без калабыз куанып:

Сезгә ышандык, әлбәттә,

Студентларны тапшырып.

Халыкара ярышында

Лаеклы телим чыгыш!

Сез инде дәүләт каршында –

Бәясез якты табыш.

Чит булмаган Татарстанга

Сокланып озатырбыз!

Өметләнеп бөек данга,

Кире каршы алырбыз!”

II

Котлы арып кайтып керә

Йолдыз үз өйләренә:

Әтисе кочаклап көлә,

Әнисе елап үбә.

Күпме еллар көтелгән хәл

Гайләне шатландырган;

Әзерләп куйганнар өстәл:

Кунаклар җыелышкан.

Монда әби-бабасы да

Ике яктан килгәннәр;

Туганнары барысы да

Мактауга бирелгәннәр!

Яшүсмергә җәрәхәте

Спортны ташларга язган,

Ләкин табылган бәхете:

Тренерлыкка тартылган.

Егерме тугыз яшендә

Чемпионнар үстерә.

Еллары белән яшел дә,

Йолдыз үз эшен белә:

Җиде тәрбияләнүчесе

Беренче урын алган;

Аларның инде күбесе

Олы спортка кагылган.

Әле хәзер студентларны

Казанга әзерләгән,

Һәм кичәге балаларның

Бүген өчесе җиңгән.

Төн сыманлый кара чәчле,

Кара күзле якты кыз…

Әйтерсең дә күктәге хур

Төшкән җиргә яулыксыз.

Елмаюы – җәйнең назы,

Серле урман – карашы.

Карлыгач канатлары –

Йолдызыбыз кашлары.

III

Азан ишетелә моңлы:

Кичке намаз вакыты.

Диңгез җиле исә дымлы,

Агачларны арытып.

Фатирда тынычлык йоклый:

Туганнары таркалган.

Әти-әнисе янында

Кызлары гына калган.

Чәй эчәләр өчәү генә,

Пәхләвә кулда тотып.

Әнисе татар – Гөлгенә,

Әтисе төрек – Алып.

– Кызым, Казанда булганда,

Үтенечем сиңа бар:

Буш булып вакыт калганда,

Спас төбәгендә Болгар

Шәһәренә кайтып кил:

Тамырларга туган җир…

Иске зират ахырында

Күмелгәннәр бабалар.

Каберләре сул ягында:

Күреп белсен оныклар.

Гасырның башында бабай

Большевиклардан качкан.

Симферополь аша шулай

Төркиядә урнашкан.

Сталин үлеме белән

Әти илчелек аша

Бабай калдыгын күмгән,

Ихтыярына ошап.

Мәчеткә кереп хәер бир,

2
{"b":"914824","o":1}