Рейсларны әйтеп торучы туктаган арада урнашкан зыңгылдап торган тынлыкны, язылмаган кануннар буенча, ир-ат заты бозарга тиеш иде. Егет, кыз ягына вәкарь генә атлый-атлый, тиешле соравын бирде:
– Гафу итегез кызыксынуым өчен, сезнең каршы алырга тиешле кешегез килеп җитмәгән, ахры?
Үзен кыю, тәвәккәл, бәйләнчекләрне тиз урыннарына утырта алучыга санап йөргән, «сезнең ни эшегез бар миндә, үз юлыгызны белегез» дип, сорау бирүченең авызын капларга тиешле кыз, нәкъ шул сорауны зарыгып көткән кешедәй, үзен бөтенләй башкача тотты.
– Шулайрак килеп чыкты шул. Егетем каршыларга тиеш иде дә, күренми. Бик төгәл, тәртипле кеше кебек иде югыйсә.
Борчылуын, ышанычы акланмавын сиздермәскә тырышса да, тавышының дулкыннар сыртыннан элдерткән көймә шикелле тигезсез, калтырабрак чыгуы аның чарасызлыгына дәлил кебек кабул ителде.
– Шулай булгалый. Иң ышанычлыга санап йөргән якыныңның авыр хәлгә куйганын сизми дә каласың, – дип, егет әүвәл гомуми фәлсәфәгә өлеш чыгарганнан соң, үз хәсрәте белән дә уртаклашырга була. Сүзләренә икегә бүлсәң, йөк җиңелрәк күтәрелә дигән мәгънә салып:
– Үзем дә шундыйрак хәлдә калдым. Кат-кат шалтыратып, каршы алуымны зинһарлап сораган кешем самолёттан төшмәде. Кәефем кырылды, болай да юк вакытымны бар итеп килгән идем.
– Кайтырга тиешле кешегез хатыныгыз идеме? – дип, теленең кыюлыгына үзе таң калып сорап куюын кыз сизми дә калды. «Сиңа барыбер түгелме, хәчтерүш?» кебегрәк җавапка лаек булуын аңлаган кыз бит алмаларының оялудан алсуланып китеп, чәч төпләреннән салкын тир бәреп чыгуын тойды.
Дуамал сөаленнән кызның уңайсызлануын аңлаган егет: «Битараф кеше мондый сорау бирми», – дип кенә уйлап өлгерде һәм асыл затның кызыксынуын урынсызмы, тәрбиясезлекме дип, туры җавап бирүне мәҗбүри санамыйча:
– Иң авыр хәлдән дә чыгу юлы, һәр начарның, таба белсәң, уңай ягы була, диләрме әле. Мин, мәсәлән, машина белән сезне, үзем шикелле үк бәлагә тарыган кешене, өенә илтеп куя алам, – дип, җавап көтеп тормыйча, иелеп, кызның спорт чантасын кулына алды. Кызның аңа иярүдән башка чарасы юк иде. Әмма рәхмәт белән чикләнәсе урынга кыз ачыкламыш сорау бирде:
– Сез һәрнәрсәгә, аеруча кыен хәлләргә философларча, гомумирәк бәя бирәсезме, һәр тискәредән уңай якны эзлисезме?
– Белгечлегең шул булгач, кая барасың инде. Үзеңнән качып котылып булмый, диләр. Һәр каршылыкның чишелеш ноктасын эзләргә туры килә, – дип, егет, теленә салына-салына, машинасының ишекләрен ачты. Читтәрәк көтеп басып торган кыз тарафына борылып:
– Шәт, безгә танышырга да вакыт җиткәндер. Мин Марат абый булам. Мулла кушканы Морад булса да, җиңеллек өчен французчалаштырыбрак әйтәм. Киемнәрегезгә, сумкаларыгызга караганда сезнең исемегез… Хәзер әйтәм. Регина, Эльмира, Эльвира, Карина, Альбина йә Алина кебегрәктер дип фаразлыйм.
– Менә ялгыштыгыз, Марат-Морад иптәш. Ләйлә булам мин, – диде кыз, машинага якынрак килә-килешкә.
– Дүрт көпчәкле атым искитмәле булмаса да, хуҗасын тыңлый, кирәк җиргә алып бара, – дип, Морад, алгы ишекне ачып, кызны утырырга чакырды.
– Мин арткы утыргычка утырып йөрергә яратам. Мөмкин булса…
– Теләгегез. Рәхим итегез. Кунак теләге – хуҗа өчен закун, – ди-ди, Морад үз ягының арткы ишеген ачты.
– Мин сезнең кунак статусын алдыммыни инде? Алып кайткан өчен түли дә алам, – диде кыз, ни сөйләгәнен үзе дә бәяләп җиткермичә.
– Акчагыз артык булса бирерсез. Аспирант кешегә анысы да ярап куяр, – дип көлә-көлә, кыз артыннан ишекне япты.
«Машиналарны күргәләгән кыз булырга охшый, әле генә танышкан кеше белән янәшә утырып барырга теләмәве дә нәрсәнедер аңлата торгандыр», – дип уйлап куйды Морад. Атаклы якташыбыз академик-химик Арбузов бервакытта да йөртүчесе янына утырмаган. Сорасалар, элеккеге дворян баласы, «барин кучер белән янәшә утырып йөри алмый» дип җавап бирә торган булган.
Машина олы юлга чыккач, Морад арттагы юлны күзәтеп бару өчен өскә элеп куелган көзгедән Ләйләнең чагылышына күз төшереп алды. Артык нәфис, гүзәл дип күтәрелеп бәрелерлек булмаса да, кыз сөйкемле йөзле, нечкә билле, җыйнак гәүдәле иде. Бит тиресенең кыйммәтле бизәнүләргә күнеккәнлеген, юлга җайлаштырып киелгән өс киемнәренең дә, базар тауарлары булмыйча, кыйммәтле икәнлекләрен чамалавы авыр түгел. Зәңгәр күзләренең кырыйларына күгелҗем буяу төшерелгән. Күрәсең, егетенә матуррак күренергә тырышып, самолётта да бизәнү әмәлен тапкан.
Эленеп торган көзгедән Ләйлә дә аны күзәтеп бара икән. Кайсыдыр мизгелдә Морад белән кызның карашлары очрашып алды. Егет зәңгәр күзләрдән чыгып бетмәгән ихласи балалыкны, кемгәдер рәнҗү тудырган аҗаган биеп алуны күреп өлгерде. Йөртүченең озак итеп көзгегә кадалып бару мөмкинлеге чикле булса, кыз исә гомерендә беренче тапкыр күргән иргә озаклап текәлеп торуны тәрбиясезлек санады.
Сүзне янәдән егет яңартырга тиеш иде.
– Тагын бер сорау бирим инде, гафу итәрсез. Сез самолёттан төшкәч, егетегезгә шалтыратмадыгызмы? Бәлки, җитди сәбәбе бардыр, әйтик, чирләп киткәндер.
Сорау биргәннән соң гына, Морад үзен «синең ни эшең, хакың бар, барыбер түгелмени» дип битәрләп алса да, әйткән сүз очкан кош иде шул. Икенчедән, ул Ләйләне егетенең каршы алмавын эчтән хуплавына, хәтта канәгать булуына игътибар итте. Кыз исә әүвәл кечкенә, озынчарак бите өчен зуррак күренгән, ымсындырып торган кызыл иреннәрен түгәрәкләп, турсайтып алды.
– Минем кемгәдер ялына торган гадәтем юк. Алдан сөйләшенгән иде. Сүзендә тормаган кешене яратмыйм мин.
Артында ниндидер көч, терәк барын тоеп яши торган горур кыз икән бу дигән нәтиҗә ясау фәлсәфә белгеченә авыр булмады.
«Бер хатасы өчен егетегез сезнең мәрхәмәттән мәхрүм буламыни инде?» дигән соравына егет «хәзер уңга борылыгыз, аннан турыга, әнә теге йортны узгач, янәдән уңга китәрбез, килеп җитәрәк тагын әйтермен» дигән җавапка гына лаек булды.
Шулай кемгәдер юк-бар тоелган, ә сөйләшүчеләр өчен җитди күренгән сорау-җөмләләр алышу вакытны кыскартты, машинаның Ләйләләр өе урнашкан Казан Рублёвкасы – атаклы Салмачыга килеп бөялгәнен сизми дә калдылар. Икесенә дә артык тиз кайтып җиткәндәй тоелды. Кызый челтәрле биек тимер коймалы, яшерен төймә ача торган кара иркен капкалы, кызыл үгез тиресен хәтерләткән кирпечтән төзелгән ике каты күренеп торган затлы сарайда әти-әнисе белән яши икән. Морад, ниһаять, кызның теге вакыттагы соравына да җавап бирүне кирәк тапты. Өч дистәсен тутыруга якынлашса да, буйдак икән әле ул, кандидатлык диссертациясен яклауга әзерләп йөрмеш, ди. Сабакташы Үзәк дәүләт архивыннан бер документның күчермәсен алып кайтырга тиеш булган икән. Берәүне каршы алмаганнар, икенчесенеке, кайтып, кемнедер бәхетле итүне мәҗбүри санамаган. Тәкъдир, шул рәвешле, ике яшь йөрәкне аэропортның көтү залында очраштырырга булган.
Ләйлә үзенең заманында ярты ел булса да Ленин бабай укыган белем йорты студенты булуы, бу көннәрдә чыгарылыш квалификациясе эшен якларга әзерләнүе, ә Мәскәүгә әтисенең сәяхәтләр оештыру ширкәтенең йомышы белән баруы, диплом алгач, үзенең дә шунда эшләячәге турында бәян итте. Кызык бу дөнья: ике-өч сәгать элек кенә бер-берсенең яшәве турында хәбәрдар булмаган кешеләр, сере табылып, кинәт ачылган сандык байлыгына тап булгандай, ашыга-ашыга үзләре турында мәгълүмат белән алышуны кичектергесез бер нәрсә дип таптылар. Ләйлә Морадка ачык, шатлана белүчән, күзәтүчән, юморны аңлый торган, хисчән, әмма артык иркә кыз кебек тоелды. Ләйләгә егет тәртәгә утырган, тормышта кыйбласын тапкан, үз-үзен ирония белән бәяли алучы җитди кеше мисле күренде. Саубуллашканда, егетнең үзен ифрат тәрбияле тотуы, әрсезләнеп кочакларга ашыкмавы, ярымзыялылар кебек болагайланып кулын үбәргә алынмавы һәм гади генә итеп ясаган тәкъдиме дә ошады кызга.
– Ходай Тәгалә үзе оештырган бу очрашуны, «кайгыларыбыз» ны уртаклашуны иртәгә кичен берәр кафеда чәй яисә каһвә эчеп билгеләп үтүгә сез ничек карар идегез? Минем яктан шундый тыйнаксыз тәкъдим ясалып, каршы алырга тиешле егетегез рөхсәт итсә…
Ул иртәгә тирләп-пешеп чәчәк күтәреп килеп җитәр дип өстәмәкче иде дә, артыграк булыр дип, үзен тыеп кала алды. Болай ук төрттерү кирәк тә булмагандыр.