– Син, Талип, ничектер, мин үзем шашлыкның үзеннән бигрәк исен үлеп яратам. Аның шаян җил алып килгән хуш исе сихри көчкә ия, күңелләрне иләсләндереп, яшисе килүнең мәгънәсен киңәйтә. Ашый башлагач, серлелек югала. Мин үземнең бүлектә болынга, шашлыкка чыгып керәбез дигәч, күбесе төкерекләренә буылып, көнләшеп калдылар. Юзликәев шашлыкны сарыкның кабыргасыннан, сөяге белән зур итеп ясата икән. Гадәти кеше генә түгел шул минем сабакташ, – дип сүзен тәмамлады Нәкыйп, күңелен иләсләндергән горурлык хисен яшерүне кирәк тапмыйча.
Талип хыялый сәрхуш дустын җиргә төшерү вакыты җиткәнне сизде.
– Синең хыялларың, абзый, бик зурдан. Өметең боз тавына килеп сөртенгән кораб кебек уалса, акланмаса нишләрсең? Куаныч куыгың буш булып чыкса? Шашлыкның исен дә исни алмыйча калсак? Японнар, гомерләрен озайту чарасы итеп, әүвәл ризыкның исе белән генә канәгать булып, ярты сәгать утырсалар да, соңыннан аны бик тәмләп ашап куялар, ди. Шунысын да уйлап куйдым әле. Ягулыкка түккән акчага «Буш тавыгы» аякларын сатып алып, шашлыкны үзебез ясап, син аның серле исен туйганчы иснәп, мин мескенең итен кимереп бәйрәм итсәк, арзанракка да төшәр, ышанычлырак та булыр кебек.
– Ничек инде арзанракка төшәр. Аңа күпме тәмләткеч, әзерләргә вакыт, утын кирәк. Ә юл романтикасын, яңа кешеләр белән аралашу шатлыгын кая куясың? Сиңа җирдән шуышып барырга гына булсын. Романтиканы аңламыйсың! Хакимият башлыгы итеп теләсә кемне куймыйлар, аның белән аралашу үзе ни тора! Аның һәр өлкәдән продвинутый кеше булуы турында легендалар йөри. Дөрес, үзе башлап җибәрсә, берәүгә дә сүз бирми, ди. Кунакта анысына гына түзәсең инде.
Нәкыйпнең үзеннән югарырак мөнбәр биләгән кешеләргә нисбәтән сәвит чорыннан ук ябышып калган гадәте бар иде. Ул аларны изгеләштереп кенә калмый, язмыш үзе сайлап күтәргән кашка тәкәгә тиңли. Андый кешеләрнең, бигрәк тә сәяси юлбашчыларның, җитешсезлеген танымый, күзенә төрттереп әйтсәләр дә, аклау юлын эзли. Җитәкче әһелләр белән аралашуга, бергә рәсемгә төшүгә, автограф алуга мөкиббән китүен берни белән дә аңлатып булмый. Мәскәүдә булырга туры килгәндә, олы түрәләр күмелгән зиратка бармый калмый. Бер баруында Нәкыйп элеккеге СССР башлыгы Горбачёвны хатыны Раиса төрбәсе янында туры китереп, аралашып та алган. Шул вакыйга турында бәян иткәндә, Нәкыйп кояш нурларына тарган язгы боздай эри, сөйләгәндә, дулкынланудан тотлыга, кабалана, күзләрен әле ача, әле яба, аякларына тынгы бирмичә, биеп-биеп алгандай була. Бу очрашудан иң зур үкенеч, янында фотоаппараты булып та, элеккеге генсек белән карточкага төшә алмый калу икән.
Бер-ике көннән юлга чыгарга тәвәккәлләп, кул бирешеп саубуллашкач та, Нәкыйп үзен якында гына көтеп торган машинасы янына ашыкмый. Төп мәсьәлә хәл ителгәч тә әле, чалбар балагына ябышкан кырмавыктай кечерәк мәсьәләләр калган булып чыга. Нәкыйпнең янә бер үзенчәлекле сыйфатын әйтмичә булмый. Ул – дәрәҗәсен төшерә торган вак саранлык. Сугыштан соңгы елларда күп балалы гаиләдә черек бәрәңге коймагы, алабута шулпасы ашап, әтисез үсү галәмәтеме, башка берәр сәбәбе бармы, өздереп әйтүе кыен. Талип: «Ни әйтсәң дә, Нәкыйп егет кеше инде, вакланып тормый», – дип уйлап та өлгерми, тегесе мичкә балга бер кашык дегетне тамыза да куя: әлеге дә баягы вакчыл саранлыгы калкып чыга. Талип дустының машинасына утырып китәргә ашыкмавын өстәмә бурыч куймакчы буладыр дип фаразлады. Бу юлы да элеккеге көндәше аның «ышаныч» ын аклады. Нәкыйп бәдәненнән кыскарак аякларында таптанып алды да:
– Машина олы юлга чыгарга ажгырып тора. Өр-яңа двигатель куйдык. Ягулык ягы гына кыенрак. Минфин безне бик нык кысты, көненә нибары 10 литрга калдырды. Ярты юлга җитәрлек запасыбыз бар бугай. Нәрәстәгә барып җитәр өчен кимендә бак ярым ягулык кирәк. Нишләрбез икән? – дип, коңгырт күзләренә, киң маңгаена, борыны читендәге миңенә чарасызлык тудырган сипкелле моңсулык йөгертеп, Талип ягына борылды.
Казан университеты доценты, янәсе, бәгъзенең икътисади хәленә кереп, аны аңларга, киңәш бирергә, ярдәм кулын сузарга тиеш. Гадәттә, «минем йомыш белән йөрибез, чит машина ялласаң, кыйммәткәрәк төшәр иде, бензин миннән булыр» дип, дустын «кома» дан чыгаргалаган Талип бу трит Нәкыйпнең сораулы-ялварулы карашын соры күзләренең корычтай катылыгы белән каршылады.
– Минем акча ягы такыррак шул, малай. Булганда кысылып тормаганымны беләсең. Хатын йокы бүлмәсенә кыйммәтле австрийский гарнитур алып кайткан, – дип, бик тәмләп зарланып алгач, – соң, бензин мәсьәләсе бик авыр булгач, эч пошырып, кычытмаган җирне кашып, көпчәк һәм туфлиләр туздырып йөрмик! Ул тарафларда безне зар-интизар булып көтеп торучы кызлар да юк бугай. «Башкорт бәхете» ндә Исхакый «күкрәкләре мул булса да, мишәр кызлары бик усал, телләренә шайтан төкергән» дип язган түгелме соң? – диде.
Нәкыйп, бокс уенында дошманнан саклану алымына охшатып, ике кулын аркылыга куйды. Район хакимияте башлыгы белән күрешүгә каһәр суккан бензин аркасында гына бармый калып буламы соң, тузга язмаганны?!
– Юк-юк, бер килешкәч, юлга чыгабыз булгач чыгабыз. Шундый олы кеше үзе (бу сүзгә басым ясады) чакырып торганда бармый калу һич кенә дә дөрес булмас. – Ак дымлы тешләрен ялтыратып кеткелдәп алганнан соң өстәп куйды: – Ягулыкны эзләп карармын. Берәр дусны кысармын. Әйткәнемчә, кара сарык кабыргасыннан ясалган шашлык искә төшкәч, авыздан сулар килә, эссе мунчасы күз алдына килеп баскач, аркалар кычыта башлый. Фәһим Сабировичка хас кунакчыллык гаҗәеп диләр. Безне дә ашатып-эчертеп, тәмам хәлдән тайдырмыйча җибәрмәс ул.
Инде икенче тапкыр саубуллашкач та, Нәкыйп Талип яныннан китәргә ашыкмады. Аны нәрсәдер бимазалый, агач корты кебек җанын, миен эчтән кимерә. Борчылуының сәбәбен ачыклый алмый интеккәннән соң, зиһен капкачы ачылып киткәндәй булды. Ул үзен ни, нәрсә бораулаганны аңлады. Бөтен авырлык аның өстенә төшә түгелме соң? Глава белән ул сөйләште, машина аныкы, ягулыкны да ул табарга тиеш. Ә Талиптан нәрсә: газ биреп торган машинага кияү егете кебек колга гәүдәсен ташлый да шуның белән вәссәламме? Дус дигәч тә, алай ук салынырга ярамый.
Акча юк дип шомарткан була, хәчтерүш. Дуслык ул бәллүр савыт кебек, аны саклый белергә акыл кирәк. Кысмырлыгы олыгайган саен көчәя баруы сизелә. Башына шул мизгелдә күктән иңгәндәй яңа фикер килде.
– Карале, Талип, без юлга чыгасы көнне бик иртә кузгалабыз: ашарга да, эчәргә дә өлгермибез. Безнең юл өстендә, чамалавымча, кафе-мазар юк, нишләрбез икән? – дип, дустының тәкъдимен кабул итәргә әзерләнгәндәй, тавышына инәлү катыш кызгандыру төсмере чыгарырга тырышты. Мәгәр икътисад белгеченең кырынганда бит уртасында пәкегә эләкми калган йоны да селкенмәде.
– Ну и что! Ачка үлмәбез әле. Ашказаныбыз ял итәр. Табыныбыз хуш килмәде бугай дип, хуҗаларның кәефен бозмас өчен, кунакка ашамыйчарак бару лязим (монысы – узган ел Төркиядә ял итү җимеше) диләр.
– Синең хатын итле пәрәмәчне тәмле итеп пешерә, безгә юлга әзерләп җибәрмәсме икән дип кенә әйтмәкче булган идем.
Нәкыйпнең фикерләү тәртәсенең борылыш кыйбласын (машина – миннән, бензин – миннән, синнән хет пәрәмәч булсын) алдан ук сиземләгән Талип бу юлы да арканы бирмәскә булды. Укытучы буларак, әйтеп торучыларны җене сөйми иде.
– «Юл газабы – гүр газабы» дигәннәр борынгылар. Итле пәрәмәч бик шәп булыр иде дә, хатын бер-ике көнгә Чистайга әниләренә киткән иде. Кайтып җитәрме-юкмы – әйтә алмыйм, хатын-кыз акылын үзеннән калдырмый. Юкса чын милли пәрәмәч белән главаны да сыйлаган булыр идек, – дип, Нәкыйпнең ачуын китереп, саруын кайнату өчен өстәде укытучы.
Бу «биеклекне» дә алмагач, Нәкыйпкә, кулын селтәп, машинасына титаклаудан башка чара калмады. Талипка сиздермәсә дә, Нәрәстәгә баруларының нәтиҗәсе өчен Нәкыйп бик борчыла иде. Сәбәбе шул: Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүче бер танышы урамда очраклы гына күрешкәч, аның күңеленә акрын гына, әмма гел кимереп торырлык корт, шул ук вакытта начар камыр кебек кабара торган шөбһә салды.
– Фәһим Сабирович хозурына барырга җыенасызмы? Хуш, хуш. Ифрат киң күңелле, шул ук вакытта кырыс, усаллана торган шәхес. Аның ниндирәк вакытына туры киләсез бит әле.