Магнит кыры кебек үзенә тартып торган кызның тышы куян кебек йомшак булса да, эче елан кебек зәһәр, хисе аек акылга, исәп-хисапка корылган булуын сөюдән күзләре тонган мәхлуклар башларына да китерә алмыйлар. Мәҗнүннәр белән аерым-аерым очрашып йөри дә, кыз икесенең дә күп балалы гаиләдән, стипендиядән башка керемнәре юклыкны, кыйммәтле бүләклек, ресторанлык хәлләре булмауны, бар мөмкинлекләре бармак шомартып утыру, тезгә үрелү нияте белән кинога арткы рәткә билет алуга кайтып калуны аңлауга, икесеннән берьюлы котылырга ниятли. Үзе шундый мәкерле фикергә килеп җиткәнме, берәрсе киңәшен кызганмаганмы, кыз гашыйклардан бер мизгелдә арыну әмәлен таба: егетләрнең икесен дә бер үк вакытка, бер үк урынга очрашуга чакыра. Берсе кулына арзанлы кыр чәчәге, икенчесе лимонад тотып, соңлабрак, үз бәясен белеп килгән кызны көтәләр. Бер үк чибәрне яратып йөрүләрен башларына да китермичә, талгын җил белән иңгән хушбуй тәме борыннарын әчетүгә, мәгъшукалары янына йөгерәләр.
Тездән югары чәчәкле күлмәк кигән, җитен чәчле, аяз күктәй зәңгәр күзле, күпереп торган сөт өстен хәтерләткән ап-ак тәнле, бер күрүдә ирләрнең кыргый дәртен уята алырдай кыз бүген аеруча матур, очрашуга зур өметләр белән килгән ике дивананың күзләрен камаштырырлык, акылларын җуйдырырлык кимәлдә иде. Кыз ерактан күренүгә, берсе чәчәк бәйләмен, икенчесе, татлы сулы шешәсен тотып, сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәтләрен изһар итү теләге белән сөеклеләре янына ашыгалар. «Нишләп йөри әле монда бу колга аяк астында буталып, нәрсә калган бу бүтәкәгә минем кыз янында?» дип, егетләр бер-берсенә усал караш ташлыйлар да, мәрхәмәт көтеп, чибәркәйләренең күзләренә ымсынып, нәүмизләнеп катып калалар. Мәдинә исә ирененең бер читенә тәкәббер вә битараф елмаю кысып чыгарып, тере сын шикелле басып тора. «А» да юк, «б» да чыкмый авызыннан. Чәчәкне дә алмый, суга да үрелми.
Дуамал көчләре ташып торган яшь юләр егетләр, гаепленең кем икәнен ачыклап тормастан, тар басмада бер-берсенә юл бирергә теләмәгән тәкәләр кебек акаешып карашып торалар да, Нәкыйп «кем исән кала, кыз шуңар була» дип, җан авазы чыгарып кычкыруга, хисләрен йодрыкларына төйнәп, аякларын, маңгайларын эшкә җигеп, борыннарыннан шарлап кан китеп, шешенеп беткәнче сугышалар. Нәкыйп көндәшенең ияк астына үрелә, бот арасына тибәргә тырыша, Талип үз югарылыгыннан «бүтәкә»нең башын, иңнәрен төя. Көндәшләр тәмам хәлдән таеп, җирдә авыр сулап ятканда, тилеләр орышын елмаеп багып торган сценарий авторы сөйгән егете алып биргән француз туфлиләре үкчәсендә зырылдап әйләнә дә «кстати, тамаша кызык булды, рәхмәт сезгә, тик мине әти-әни хәерчеләр өчен үстермәгән, мин башканы яратам, мине артык борчымавыгызны үтенәм, чао» дип китеп тә бара. Аякка күтәрелерлек тә көчләре калмаган, язмышларына ярык тагарак кына насыйп икәнлекне гарьләнеп, үрсәләнеп аңлаган, шул ук вакытта өсләреннән ниндидер йөкнең төшүен сизенгән, кызның җылы тәне урынына яралар, кара тимгелләр алып, бит сыйпап калган көндәшләр борыннарыннан килгән хәләл каннарын сөртеп, тормышның әле дә дәвам итүен, кыз ташлап кына ахырзаманның җитмәвен калебләре белән сиземләп, яткан җирләреннән бер-берсенә карашып көлеп җибәрәләр.
Беренче булып Талип телгә килә:
– Минем әти, ике чәүкә сугышканда, кара карга тук була, ди торганые. Хәзер генә бу мәкальнең мәгънәсен аңладым. Без үләксә өчен сугышкан чәүкәләр булабыз, ә сөеклебез кара карга кочагына чумды, шул кирәк без мәхлукларга.
Нәкыйп, үрмәләп диярлек Талип янына килеп, киләчәк дуслыклары наменә кулын бирә:
– Әйдә, каныбыз тамган, мәхәббәтебезне күмгән җирдә гомерлек дус булырга ант итешик. Бер дә борчылма, безгә насыйп кызлар үсә торсын! Тулай торагыбызга кереп, юынып алыйк та, үзебезне тәртипкә китереп, Маяковский клубына тансыга юл тотыйк.
Килешү янәдән каты итеп кул кысышу белән раслангач, бер-беренә карашалар да «карале, ничек кызык итте безне бу кызый», «бик хәйләкәр нәмәстәкәй булып чыкты шайтан», «мичтән әле генә алынган итле пәрәмәч безгә тәтемәде шул, рәхәтен башкалар күрәчәк» кебек сүзләрне кабатлый-кабатлый, сагышлары, көенү-үкенечләре, эчке моңнары чыгып беткәнче, туктала алмыйча көлешәләр. Очраклы узып баручы туктап, боларга карап, бармагын чигәсенә тидереп тора башлагач кына, аңнарына килеп, капылт борылып, тулай тораклары ягына китеп баралар.
Бертуганнар арасында да сирәк очрый торган көнләштерерлек, гыйбрәтле дуслык менә шундый моңлы шартларда туа.
Тормыш юллары төрле юнәлешләрдә дәвам итсә дә, Нәкыйп белән Талип бер-берсен югалтмыйлар, хәлләрен белешеп, туйларында биешеп, бәбәйләре өчен шатланышып яшиләр. Заманалар үзгәрү нәтиҗәсендә дөньяга карашлары төрлечәрәк булу да дуслыкларына кара тап төшерми. КПСС бетеп, СССР таркалып, үткәнне сүгү, тоташ кире кагу алдынгы күренеш саналган чорда да Нәкыйп коммунистлыгыннан йөз чөерми, үзе укыган партшколага яман сүз әйттертми. Киресенчә, форсат чыкканда, үзенең «коммунистик школа» да староста булуы, гел «бишле» гә укуы, Карл Марксның «Капитал» ын, Ленинның фәлән томнарын язып-сызып өйрәнүен, Берлин Рейхстагына кызыл әләм кадаган батыр кебек, күкрәк киереп искә төшерүдән тайчанып тормый. Затлы пиджакка ябышкан чүпне алып ташлаган кебек большевиклар сәясәтеннән җиңел генә арынган Талип өчен Нәкыйпнең үзен фаш иткән идеалларга табынуы көлке тоела, кәеф сипләү чыганагына әверелә.
– Нәкыйп туган, сакаллы яһүдеңнең «Россиянең татарларны яулап алуы үтә уңай күренеш» дигән реакцион фикере сиңа мәгълүмдер дип уйлыйм. Бу бит талау, басып алу сугышларын аклау дигән сүз. Чынында ул син мөкиббән киткән коммунистларның башбаштаклыгына, буйсынган халыкларны изүенә… ничек диләр әле, нәзари нигез әзерләп калдырган.
Үз фикерен яклауда Нәкыйп тә чегән арбасыннан төшеп калганнардан түгел, нәкъ мәче төсле, үзен сыртка салырга бирми. Коммунизм хыялларыннан баш тартмаса да, Ходай Тәгалә аның күкрәгенә мәхәббәт хисен тоярлык йөрәк, үзен саклый, идеалларын бәяли алырлык акыл салган.
– Марксның бу сүзләрен очратканым булмады. Ул – начар сәясәтче, әмма көчле икътисадчы. Ленинның «татарлар укуга, гыйлемгә бик һәвәс халык» дигән югары бәясен мин беләм.
Икътисад фәненең нигезендә һәр «шәйне шик астына ал», «чагыштыр», «сына» кебек төшенчәләр ята, диләр. Шул юнәлешнең докторы булу турында хыялланып йөргән зат буларак, Талип янәдән булачак сәяхәтләренең бер хәвефле ягын ачыклау нияте белән яңа сорау тартып чыгара:
– Безләрне кунакка чакырган адәм «бергә укылган, эш беткән, узган эшкә салават» димәсме икән? Димәк, җөмлә ахырына нокта куелган. Аның «бергә студент булып йөргән еллар якты истәлек булып томан артында калды, Сарытау чабатасы искерде» дип әйтүе мөмкин түгелме? Аннан килеп, шәһәр исемен дәгъвалап йөргән алдынгы районга килеп-китеп йөрүчеләрдән юл өзелми икән. Депутатлар да, халык мәнфәгатьләре турында кайгыртып, борчылып, ул төбәктә еш булалар дип ишеткән идем.
Буе тәбәнәк булса да, башы зур, коңгырт күзләре елгыр Нәкыйпне тәвәккәлләгән фикереннән, ми шәрифләрен бораулаган уеннан кире кайтаруы ифрат кыен, хәтта гайре табигый шөгыль иде. Соңгы тиенсез калыр, әмма үҗәтлеген итәр.
– Фәһим Сабирович яхшылыкны оныта торган кеше түгел. Берничә көн элек кенә үзен бер зур җыелышта очраттым. Эн… та чакыруын тагын кабатлады. Бармасак, просто яхшы түгел, кешене үпкәләтербез.
Талип, матурлыгын мактаган саен күңеле йомшара барган кыз кебек, үзендә дә юлга чыгу уе өстенлек ала баруны тойды. Сарытау партшколасында янә бер кат психология фәнен укыган Нәкыйп исә дустының күзләрендә, гольфстрим агымы килеп кергәндәй, җылылыкның артуын, басым ясауның файдасын сиземләп, саклабрак тоткан дәлилен, уен тузын чыгарып сала.
– Без ул яклардан әйләнеп, болганып кайтудан берни югалтмыйбыз. Бердән, соңгы вакытта үзебез дә сирәк күрешәбез, дөнья мәшәкатьләре басты, сөйләшәсе сүзләр, киңәш-табыш итәсе әйберләр җыелды. Машинаның арткы утыргычында иркенләп аралашып барырбыз. Икенчедән, шашлык, бәлеш, тутырма, кызыл балык, авыл тавыгы ашап, мунча кереп, кешечә сыйланып кайтырбыз.
Үзе санап үткән ризыкларның берсен алдавыч җим итеп сайлап, Талипның колагына үрелеп, Нәкыйп сүзенә үтә бер серлелек төсмере бирергә тырышты.