– Ләйлә матурым, мәхәббәт ул – җан белән тәннең бердәмлеген табу билгесе, язгы суларның иңрәп ташуларына, күк күкрәүләренә, яшеннәргә тиң бөек хис, олы бүләк, тетрәндергеч халәт. Аны саклый, кадерли белергә кирәк. Ул, – мин сиңайтим, зиһен белән аңлап бетерә алмаслык илаһи көч, күктән иңгән бәхет, – дип, кызны сәрхушландырганчы сайрады.
Күрәсең, еш-еш утлы сулаудан, Морад теленнән төшкән матур сүзләрдән Ләйләнең йон күлмәгендәге өске каптырма сәдәпләр чишелеп китә. Кыз, берни уйламыйча:
– Морад, сәдәпләрем ычкынды, каптырырга булышмассыңмы? – ди.
Сәдәп төймәләү капчык ташу яисә эссе көндә печән чабу түгел ич, бу шөгыльгә егет бик теләп алына. Мәгәр күлмәкнең өске өлешен каптырырга гына вәкаләтле куллар күкрәкнең тигез кырда калкып чыгып, тырпаеп торган биеклегендә тукталып калалар. Өлгергән алманы кыскан куллар төймә каптыру турындагы вазифаларын онытып җибәргән мизгелдә Морадның бөтен тәне буйлап ток җибәрделәрмени, үзе әйтмешли, бала-чага кебек теше тешкә шакылдап бәрелгәнче калтырана башлый. Сәдәпләрне заманча «каптыру» кыз күңеленә дә хуш килә. Ашыктырмый, көйсезләнми. Морадка аның тавышы ерактан, мәңгелектән килгәндәй тоела:
– Абзыкай, әй, абзыкай, мин сездән күлмәк төймәләрен каптырырга сораган идем, сез аларны чишеп барасыз түгелме?
Ләйләнең тавышы да тамагына юкә балы утырган кешенеке кебек карлыгыбрак, дөресе, күкрәктән, егетнең кулы тирәсеннән чыккандай тоела. Икесенә дә отыры рәхәт иде. Кызык инде, нибары ике ай элек дөньяда яшәүләреннән дә хәбәрдар булмаган кешеләр янәшә атлап киләләр дә, туктап, беренче күргәндәй, озак итеп бер-берсенә, мишәрең әйтмешли, багып торалар. Ике арада сузылган наз җебе күрешмичә торганда да йөрәкләренә яшәү дәрте биреп тора.
– Китап укыганда да, синең йөзең күз алдымда, ачык битнең сул ягында хәрефләр бии, уң ягында син елмаеп басып торасың, Морад. Аэропортның көтү залындагы кебек.
Шул мизгелдә кызның күзләрендә шаян ут чаткылары бии. Тик Морад кызның катлаулы эчке халәтен аңлап бетерми. Кирәге дә юк. Алар бер-берсен күптәннән белгәннәр, тик очрашу сәгате генә кичектерелә килгән. Моннан соң Алла юк, булса да, вак-төяк, артык шәхси хәлләргә юнәлеш биреп торырга җитешми дип әйтеп кара!
Бөтен барлыгын онытып сөешкән мизгелләрдә дә Ләйләнең күзләреннән моңсулык сөремен юып төшерә алмаган ике сәбәп бар иде. Аң төпкелен туктаусыз тырнап, борчып торган серне Морадка да чишеп булмый шул. Киләчәкләре өчен нәкъ аңа белдермәү хәерле. Һәрхәлдә, туй узганчы. Берсе – баскетболистның дәгъваларыннан котылу, китергән зарарын сиздермәү, үзеннән биздерү булса, икенчесе – яраткан әтисенең төпченүеннән, әхлакый киңәшләреннән файдалы гына арыну иде. Алёша Мәскәүдән кайтып төшкәннең икенче көнендә үк шалтыратып, «мин бик ашыгыч рәвештә башка шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр булдым, кесә телефонымны өйдә онытып киткәнмен, зинһар, гафу ит, сине югалту куркынычы янагач, төн йокыларым качты, мәхәббәтемнең Урал тауларына тиң олылыгын аңладым, бүген безнең уенны карарга килегез, соңыннан иң затлы ресторанга алып барырга риза» дип, сөйгәнен очрашуга чакырган сандугач кебек сайраса да, аның поезды тукталышны узып киткән иде. Күңелен башка ялкын биләгән кыз, спортчының гомуми сүзләрен колагы яныннан уздырып, дәгъвачыга бернинди өмет калдырмыйча, кискен итеп җавап бирде:
– Яратуың чын булса, мин моңа, әлбәттә, шикләнәм, миңа артык шалтыратма, Алёша. Үтенеп сорыйм. Үзеңә кирәген минем киләчәк турында уйламыйча талап алдың. Яшьлек хатам өчен гомерем буенча күз яшьләрем белән түләргә туры килмәгәе. Сборларга йөрүеңне, буең белән алдавыңны дәвам ит!
Тыелган алманы татып караган баскетболчы соңгы тапкыр булса да очрашып, сөйләшеп утыруны кат-кат сорады, әзерләп куйган зиннәтле бүләкләре белән дә кызыктырып карады. Өйләнергә теләге барлыгы турында кат-кат тәкрарлагач та, кызның чакма ташы сыман каты торуын күргәч, соңгы чараны – коткыны эшкә җикте:
– Синең яңа егетең турында мәгълүматым бар. Аның хатын-кызның башын әйләндерү тәҗрибәсе зур икән. Уйлап кара: аны утыз яшенә җиткәнче өйләнмичә яисә кыз-кыркынны таптамыйча яшәгән дип уйлыйсыңмы? Шуның өстенә ул иске, шалтыр-шолтыр йөри торган тугызлы машинадан башканы күрмәгән хәерче аспирант.
Олы спорт даирәсендә кайнаучыларның рухи дөньялары сай, акчага береккәнлеген, мактанудан тәм табуларын, үзләрен әллә кемгә куярга маһирлыкларын белгән Ләйлә озын егетнең авызын япты:
– Мин аның тормыш маҗараларын яхшы беләм. Һәммәсен бәйнә-бәйнә үзе сөйләп бирде. – Шунда ук үз ялганыннан кызарып китеп. – Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Тиздән гөрләтеп туй уздырачакбыз, – диде.
3
Морадның үзенә җитди мөнәсәбәтен, киләчәген бәйләргә җыенуын, акылыннан бигрәк хисси тоемы белән ачыклагач, Ләйлә әтисе белән сөйләшергә, киңәшергә булды. Шуңа инанганчы әтисенең чакырулы карашын сизмәмешкә салышып йөрде.
– Әти, без Морад белән бик якынаеп киләбез. Ул миңа көннән-көн ныграк ошый бара.
Бөдрәлеген саклаган аксыл-җирән чәчле, зәңгәр төс йөгергән соры күзле, уртача буйлы, җитез хәрәкәтенә караганда, яшьлегендә йә йөгерешче, йә биюче булганлыгы сизелеп торган әти кеше, олы залдагы күн тышлы диванга җайлап утырып, янында басып торган кызының учын йөнтәс кулына алып:
– Әйбәт булган, кызым. Хуплыйм. Юкса, Ләйләмнең дә кәҗә бәтие кебек сикеренеп, бушка вакыт уздырып йөрер көннәре үтеп, үз учагын ягып җибәрер сәгате узып китмәсен дип борчылып йөри башлаган идем. Кызлар бит кыяр кебек, тиз өлгерә, момент бозыла.
Ләйлә әтисенең сүзләреннән юри чыраен сыткан булды, сары кашлары, таң атканчы күрешергә ашкынган Сак-Соклар кебек, бер-берсенә тартышып куйдылар.
– Юкка хафаланасың, әти, һәрнәрсәнең үз вакыты, җае бар. Әллә миннән туйдыгызмы, бу кыздан тизрәк котыласы иде дигәнрәк хыял белән янып-көеп яшисезме? – диде, уенын-чынын бер ми казанында кайнатып.
– Ничек инде сезнең язмышыгыз, киләчәгегез өчен без борчылмыйча яшик ди. Балаңны бөтен өметеңне баглап үстер дә, аның иртәгесе көне турында уйлама, имеш. Бигрәк тә кыз баладан аерылу авыр икән. Кадерлеңне бөтенләй белмәгән чит-ят кеше кулына тоттырып, кош баласын очырган кебек, ояңнан чыгарып җибәр әле. Хәлемнән килсә, үзегез риза булсагыз, газизләремне гел янымда гына тотар идем дә, балалар тизрәк өйдән чыгып китү ягын карыйлар шул, – дип, Сахип әфәнде ихластан көрсенеп алды.
Әтисен бераз кызганып куйса да, кәефе хуш Ләйлә югары дәрәҗәдәге гәпләшеп утыруны янәдән шаянрак эзгә төшерү ягын каерды:
– Мине яныгызда тотасыгыз килсә, ике як та хупларлык вариант тәкъдим итәм.
– Нинди?
– Өйләнешкәч, Морадны монда алып кайтырмын. Өенә чакырганы булмаса да, сөйләвенә караганда, аның бер бүлмәле фатиры безнең Томан оясыннан аз гына зуррак булырга тиеш.
– Кая яшәү мәсьәләсен әтиең исән-имин чакта хәл итәр. Урамда калдырмам. Безнең янда, оҗмахта яшәргә теләмәсәгез, әниеңне килен итеп төшергән хрущёвкабызны да саклап тотам.
– Дөнья барышы шуңа җайланган инде, – диде Ләйлә, җитдиләнеп. – Ата күңеле – балада, бала күңеле – далада дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер, – дип өстәде, кайчандыр ишеткән мәкальне бераз үзгәртеп.
Әти кеше бу фикерне ошатмады, кызының шаяртуын да кабул итмәде.
– Бу – тәрбиясез, ата-ана мәхәббәтен күрмәгән, бәяләп җиткермәгән балалар турында әйтелгән мәкаль. Син аны башыңнан чыгарып ташла, – дип, килде-китте сөйләшүне хупламаганын күрсәтү йөзеннән булса кирәк, урыныннан торып йөренеп алды. Атасының холкын яхшы белгән Ләйлә ялгышмады. «Озаклап сөйләшеп, теңкәгә тия торган вәгазь укырга җыена бугай», – дип уйлап куйды.
– Кызым, тормыш юлыңда нинди генә кыенлыклар, бәхетле, ничек диләр әле шагыйрь иптәшләр, мизгелләр булмасын, синең өчен таяныч, якты маяк төсле әти-әниең торса, аларга яхшы мөнәсәбәтең күңел тынычлыгы алып килер. Кешеләрне нәрсә якынлаштыра? – Сахип, галәм серләрен ул гына белгән кешедәй, имән бармагын алтатар көпшәседәй өскә күтәрде. – Кан уртаклыгы, кызым. Шул гына кешеләрне бәйләп, җепкә тезеп тота. Ни өчен гаиләләр еш таркала? Аларны уртак кан бәйләп, укмаштырып тотмый. Ә мәхәббәт дигән әкәм-төкәм мәңгелек булмый, утка эләккән коры йомычка кебек, тиз көлгә әйләнә.