— Ни күрәм мин? Гримтурсен Асгардта?! — дип кычкырып җибәрә күк күкрәү алласы, һәм Аслардан нәрсә булганын да сорамыйча, тиз генә аңа чүкечен ыргыта.
Аллаларга икенче ташын атарга әзерләнеп торган албасты, һуштан язып егыла.
Асгардның стеналарын озакламый Аллалар үзләре төзеп бетерә, ләкин әле озак вакытлар аларның күңеле төшенке иде. Норналарның юраулары чынга аша иде. Аслар антын боздылар, һәм моның нинди нәтиҗәгә китерүен алар бик яхшы белә иде.
Свадильфариның аты эзсез югала, һәм беркем дә аның кайда икәнен белми. Локига килгәндә, ул, биягә әверелеп, Свадильфари атын үзе артыннан ияртә. Ашык-пошыктан үзен сихерләп, бер ел үз кыяфәтенә кайталмыйча йөри, хәтта колын да тудыра. Бу колын сигез аяклы булып туа һәм аңа Слейпнир дип исем бирәләр. Аны Один үзенә ала һәм аңа атланып йөри.
Идунны урлау
Озакламый, Локи үзенә элекке кыяфәтен кире кайтаргач; ул, Один һәм Нйодр дөнья буйлап сәяхәткә китәләр. Алар кыргый тауларга барып керәләр һәм берничә көн эчендә бернинди кеше яисә җәнлек очратмыйлар. Дөнья башлыгы азыкка мохтаҗ түгел иде һәм армый-талмый баруын дәвам итә бирә. Әмма аның юлдашлары ачлыктан һәм алҗудан аякларын көчкә сөйри иде. Бишенче көнгә генә аллаларга кыргый үгезләр көтүе очрый, һәм Один берсен сөңгесе белән чәнчеп суя. Аслар, сөенеп, учак ягарга ашыгалар һәм үгез итен утта пешерә башлыйлар. Бер сәгать үтә, ике, өч, дүрт; Локи белән Нйодр утка һаман да чыбык-чабыклар атып торалар, әмма үгез ите пешмәгән килеш кала бирә. Кинәт Аслар бер көлү тавышы яңгыравын ишетәләр. Алар өскә карыйлар һәм югарыда зур кара бөркетне күрәләр.
— Син нигә көләсең? — дип сорый аннан Один. — Әллә синме берәр тылсым белән безгә төшке аш хәзерләргә комачаулыйсың?
– Әйе, Один, — дип җавап бирә бөркет кеше тавышы белән. Әгәр сез бу үгез итен минем белән бүлешергә сүз бирсәгез, шунда аны пешерә алырсыз.
— Ярый, бу үгезнең чирек өлешен алырсын, — ди Один.
– Әйе, без сиңа чирек өлешен бирербез, — дип раслыйлар Локи белән Нйодр.
Алар бу сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгерми, ит шундук пешә башлый, һәм озакламый әзер була.
Аллалар, учакны сүндереп, аннан үгез түшкәсен алалар һәм, аны кисәкләргә бүлеп, бөркеткә үзенең өлешен алырга тәкъдим итәләр. Теге, озак көттермичә, аска очып төшеп, җитез генә ит кисәкләренең иң яхшысын һәм майлысын йота башлый.
Моны күреп, Локи, ачу белән калын таяк алып, әдәпсез кошка сукмакчы була, әмма бөркет читкә тайпыла һәм аны нык, үткен тырнаклары белән тотып ала. Шул мизгелдә таякның икенче ягы Локиның кулларына ябышкан кебек була, һәм ул аннан арынырга маташканда, бөркет, Локины үзе белән ияртеп, күккә оча.
— Тукта, тукта, кая киттең? — дип кычкыра куркуыннан Локи. — Төш хәзер үк, үтенәм!
Бөркет, тыңлаган кебек, җиргә чак кына тимичә, Локины куаклар һәм ташлардан сөйрәп, очып китә.
— Ай, нишлисең? — тагын да ныграк кычкырып җибәрә Локи. — Тукта, кулларым өзелә бит инде хәзер!
— Иң элек минем теләсә нинди теләгемне үтәргә ант ит, — дип җавап бирә бөркет, очуын дәвам итеп.
— Ярый, үтәрмен, ант итәм! — ди Локи! — Тукта гына!
— Яхшы, — дип көлеп куя бөркет.
Ул таякны җибәрә дә, Локи җиргә барып төшә.
— Хәзер тыңла, миңа синнән нәрсә кирәк, — ди бөркет, күрше агачка кунып. — Син, хәзер үк Асгардка барып, миңа алиһә Идунны аның алмалары белән алып килергә тиеш буласың. Кояш баеганчы өлгергән бул, — ди.
— Кем соң син? — дип сорый Локи, торып басып.
— Мин албасты Тиаци, кышкы бураннарның дәһшәтле хөкемдары, — ди бөркет горур итеп. — Син моның турында мин салкын сулышым белән суыткан үгез итен юкка пешерергә маташканда, яисә таяк синең кулларыңа ябышып катканда белергә тиеш идең инде. Минем иптәш Гримтурсеннар — ахмаклар: аллаларны ачык сугышта җиңмәкче булалар. Ә мин сезне мәңгелек яшьлектән мәхрүм итәчәкмен. Сез үзегез озакламый хәлсезләнәчәксез һәм көчегезне югалтачаксыз, һәм без дөнья белән идарә итәчәкбез. Бар, Локи, китер миңа Идунны.
Башын иеп, кайгылы Локи Асгардка таба атлап китә. Браги хатынын һәм мәңгелек яшьлек алмаларын урлау өчен Аслар аңа үч итүеннән Локи курка иде, әмма антын боза алмый иде.
Аңа озак барырга туры килми: Тиаци аны Бифрёстка кадәр диярлек алып килә. Бифрёсттан менеп, Локи шагыйрьләр алласы сараена ашыга, иң матур һәм зур залларның берсендә Идун яши иде.
— Син миңа алмалар артыннан килгәнсеңдер, Локи? — дип сорый ул, аңа каршы чыгып. — Менә, ошаганын ал.
— Юк, Идун, — дип җавап бирә хәйләкәр алла. — Җирдә бер урманда мин бер алмагач күрдем, аның алмалары синекеннән дә яхшырак. Мин сиңа шуны сөйләргә килдем.
— Син ялгышасың, Локи, — дип гаҗәпләнә алиһә. — Минеке шикелле алмалар башка бер җирдә дә юк.
– Әгәр ышанмыйсың икән, мин сине шунда алып барам. — Үзеңнең алмаларыңы да ал, кайсылары яхшырак икәнен чагыштырырсың.
Ялганны сизмичә, Идун хәзер үк мәңгелек яшьлек бирә торган алмаларын ала да Локи артыннан китә. Локи аны нәкъ Тиаци көткән урманга алып килә. Яшь алиһә урман читенә җиткәндә генә, дәһшәтле бөркет аңа ташлана да аны алмалары белән үзенең төньяктагы ерак замогына алып китә.
Локи урманда Асгардка кайтып баручы Один белән Нйодрны күргәнгә тикле була. Шунда ул, аларга каршы чыгып, бер хәл турында сөйли: янәсе бөркет аны ерак тауларга илткәнен, һәм ул аннан яңа гына кайтып барганын. Әмма Локи ничек кенә хәйлә кормасын, аның хәйләсе сер булып озак ятмый. Хеймдалль үзенең үткен күзләре белән Локиның Асгардтан Идун белән чыкканын күреп торды. Хәйләкәр аллага аның Тиацига Идунны урларга ярдәм итү турында әйтергә туры килә.
— Син яшәргә лаеклы түгел! — дип кычкырып җибәрә Браги. — Син икеләтә гаепле, чөнки албастыга минем хатынны бирүдән башка, безне аның алмаларыннан мәхрүм иттең, алардан башка без озакламый һәлак булачакбыз. Син үлемгә лаек, мин сине үтерәм, Локи!
— Тукта, — ди Один. — Локиның үлеме безгә ярдәм итмәс. Ул үзенең гаебен төзәтсә яхшырак булыр: Тиацидан кире Идунны алып кайтсын. Ул бит шундый хәйләкәр, андый эшне бездән яхшырак башкарыр.
— Мин үзем дә күптән шулай эшләмәкче идем инде, — дип каршы килә Локи, — әгәр Тиаци замогына ничек барырга икәнен белсәм. Минем бит Торныкы шикелле арбам юк.
— Кара әле, Локи, — дип сүз кузгата моңа кадәр тыныч утырган Фрейя, — син беләсең, минем тылсымлы лачын киеме бар. Аны кисәм мин җилдән дә тиз очам. Мин аны сиңа биреп тора алам. Тик безнең Идунны гына тизрәк кайтар.
Локи мәхәббәт алиһәсенең сүзләрен куаныч белән тыңлый һәм, икенче көнне иртә белән, аның ярдәмендә зур лачынга әйләнеп, төньякка очып китә.
Албастының боздан ясалган искиткеч замогы Нифльхеймның нәкъ яр буенда ике биек, мәңгегә кар белән капланган таулар арасында урнашкан иде. Аңа очып килгәндә, Локи диңгездә Тиаци һәм аның кызы Скадины күрә. Алар көймәдә утырып балык тоталар иде; Локиның аларның баш очларыннан җил кебек очканын сизми дә калалар. Баһадир өенә кайтканчы, Идунны алып китәргә тырышып, Локи замокның ачык тәрәзәсенә очып керә. Тәрәзә кырында, Асгардка таба карап, мәңгелек яшьлек алиһәсе, алмалы кәрзинен тотып, тыныч кына елап утыра иде.
— Тизрәк, Идун! — дип кычкыра Локи аны танымаган алиһәгә. — Безгә ашыгырга кирәк, Тиаци балык тоткан арада. — Юлга әзерлән.
— Аһ, Локи, бу син! — ди Идун сөенеп. — Әмма ничек син мине һәм минем кәрзинне күтәрә аласың?
— Син кәрзинне тот, ә мин сине күтәрәм, — дип тәкъдим итә Локи.
— Юк, Локи, — дип каршы килә Идун. — Сиңа очарга авыр булачак, һәм Тиаци безне куып тотачак. Тукта, мин уйлап таптым! — ди Идун шатланып.
— Син белмисең, әмма мин чикләвеккә әверелә алам.
Ул өч тапкыр кул чаба да, һәм шундук кечкенә генә урман чикләвегенә әверелә. Локи аны алмалар арасына салып, кәрзинне ала да тәрәзәдән очып чыга. Шунда ул Тиаци кызы белән көймәдә яр буена килгәнен күреп ала.
— Кара, әти, — ди Скади, Локига таба күрсәтеп. — Безнең тәрәзәдән лачын чыгып очты, ә тырнакларында — кәрзин.
— Ул Асларның берәрсе, — дип җавап бирә Тиаци. — Ул Идун алмаларын алып китә. Курыкма, ул миннән ерак китә алмас!