— Нинди җирәнеч суалчан! — дип кычкырып җибәрә ул. Аны таптыйм дигәндә генә, суалчан аның алдында бик матур егеткә әйләнә.
— Кем син? — дип сорый гаҗәпкә калган кыз.
— Туган җиремдә мине Больверк дип йөртәләр иде, — дип җавап бирә Один. — Хәзергә сау бул, Гунлед. Мин сезгә үтеп барышлый гына кердем, һәм миңа юлны дәвам итәргә кирәк.
— Кал минем белән, чибәр егет! — ди кыз, кунакка сокланып карап. — Син шундый матур, сиңа карап, бөтен нәрсәне онытасың. Китмә, мин сиңа ни телисең, шуны бирермен.
— Мин синең белән өч көн генә була алам, Гунлед, — ди аллалар атасы. — Һәм шул өч көн эчендә син миңа әтиеңдә булган теге эчемлектән өч йотым эчертергә тиеш.
— Ярый, Больверк, — ди кыз. — Әти моның өчен мине каты ачуланачак, ә өч көн — ул бары тик өч көн генә, әмма бер минут бәхет өчен дә күпне бирергә була. Син теләгәнчә булсын.
Один билгеләгән вакыт тиз үтә. Өч көннән соң дүртенче көнгә Гунлед Асны бал савытлары янына алып килә дә болай ди:
— Кызганычка каршы, синең белән хушлашырга туры килә, Больверк, ләкин мин сүз бирдем һәм сине тоткарламыйм. Өч йотым бал эч тә, саубуллашабыз.
“Поэтик бал” ике чүлмәктә һәм казанда саклана. Бер йотым белән Один бер чүлмәкне, икенче йотым белән — икенчесен, өченчесе белән казандагы балны эчеп бетерә.
— Сау бул, Гунлед, кунакчыллык өчен рәхмәт, — дип әйтә дә, бөркеткә әйләнеп, тау куышыннан очып китә.
— Сау бул, Больверк, — ди яшь аралаш кыз. — Сине аннары гомер буе сагынсын өчен генә килдеңмени син?
Шул вакытта тау куышына тиз генә Гуттунг йөгереп керә. Өенә кайтышлый ул Одинның чыгып очканын күрә һәм шикләнә башлый.
— Бал кайда? — дип сорый ул кызыннан.
Гунлед эндәшмичә генә аңа буш савытларга күрсәтә.
Албасты, эченнән генә сүгенеп, бөркет тиресен кия дә, Ас артыннан китә.
Один эчкән бал аңа очарга комачаулый, һәм ул Мидгардка җиткәндә, Гуттунг аны куып җитә башлый. Шунда, албасты аны куып тотмасын дип, Один балның бер өлешен җиргә төкерә, һәм, канатларын кызу-кызу талпындырып, Асгардка җитә. Монда ул балны зур алтын савытка тутыра һәм аны улына, шагыйрьләр алласы Брагига тапшыра.
Шул көннән башлап чын шигъри сәнгать Асгардта гына яшәп килә яисә аллалар шундый сәләт биргән затларда гына. Дөресен әйткәндә, Один җиргә төкереп калдырган бал кешеләр мөлкәтенә әйләнә, ләкин ул калдык-постык балдан сәләтле адәмнәр чыкмый. Шуңа күрә дөньяда начар шагыйрьләр шулай күп.
Асларның ныгытмасы ничек төзелгән
Тор әле Гримтурсеннар белән сугыштан кайтмаган иде. Бервакыт Хеймдалль, сакта торганда, Асгардка ниндидер албасты килгәнен күрә.
Аның тавышына килгән Аслар инде Торны чакырмакчы булалар, ләкин албастының коралсыз булуын күреп, башта аның кем икәнен һәм аңа нәрсә кирәклеген сорамакчы булалар.
— Мин ташчы, — дип җавап бирә теге. — Мин сезгә бер тәкъдим белән килдем: мин Асгард тирәли стена төзи алам, аның аша бернинди дошман да керә алмас.
— Моның өчен нәрсә телисең син? — дип сорый Один.
— Күп түгел, — дип җавап бирә батыр. — Ишеткән идем, сездә Асгардта Нйодрның гүзәл кызы мәхәббәт алиһәсе Фрейя тора дип. Бирегез аны миңа хатынга, ә бирнә итеп ай белән кояшны.
Албастының тәкъдиме аллаларга шундый дорфа тоела, хәтта ачулары килә.
— Югал моннан, Торны чакырганчы! — дип кычкыралар алар.
— Туктагыз, ашыкмагыз, — дип тыя тегеләрне Локи. Миңа аның белән килешергә рөхсәт бирегез, — һәм шыпырт кына, — аңа бер тиен дә түләргә кирәк булмас, — ди.
Аллалар, аның хәйләкәрлеген белеп, каршы килмиләр.
— Мондый стенаны төзү өчен күпме вакыт кирәк сиңа, һәм кем сиңа булышачак? — дип сорый Локи албастыдан.
— Мин аны нәкъ ел ярым төзиячәкмен, һәм миңа Свадильфари атымнан башка бернинди ярдәм кирәкми, — дип җавап бирә батыр ташчы.
— Без синең шартларыңы кабул итәбез, — ди Локи, — ләкин исеңдә тот: әгәр билгеләнгән вакытка стенаның бер генә өлеше төзелмичә калса да, әгәр бер генә таш куелмый калса да, берни дә алмыйсың.
— Ярый, — дип көлемсерәп куя албасты. — Сез дә миңа комачауламаска ант итегез, ә эшне бетергәч, мине бүләк белән, зыян китермичә, өйгә җибәрәсез.
— Барысына да риза булыгыз, — дип киңәш бирә Локи аллаларга. — Ул барыбер ел ярым эчендә бернинди ярдәмсез шундый озын һәм биек стена төзергә өлгермиячәк. Һәм без теләсә нәрсә белән ант итә алабыз.
— Син хаклы, — ди Один.
— Син хаклы, — дип кабатлыйлар аның артыннан калган Аслар һәм Гримтурсенга ул теләгәнчә ант итәләр.
Албасты китә, әмма берничә сәгатьтән соң үзенең аты Свадильфари белән кире әйләнеп кайта.
Свадильфари зурлыгы белән тау хәтле иде һәм шундый акыллы, хәтта үзе Асгардка кыялар ташый иде. Ул гына да түгел, үзенең хуҗасына ун кеше эшләгәндәй булыша иде.
Аслар күңеленә курку төшә. Һәм алар тирәсендә стеналар биегәя барган саен, аллаларның куркуы да арта бара. Албастыга һәм аның кодрәтле атына карап, Фрейя, алтын күз яшьләрен түгеп, көннәр буе елый иде. Ул елаган алтын күз яшьләренә хәтта бер патшалык сатып алырга була иде.
— Озакламый миңа Йотунхеймга китәргә туры киләчәк, — дип кайгыра Фрейя.
Аның белән бергә Суль һәм Мани да елыйлар иде, шуңа күрә көн саен ай белән кояш томан белән капланып чыгалар иде.
Аслар Гримтурсенның теләген үтәгән көнне сагыш белән искә алалар иде. Шулай ук алар аңа Торны ярдәмгә чакырмаска дип ант иттеләр, әмма аларның бигрәк тә Локига ачулары килә иде.
Ниһаять, ташчы албасты билгеләгән вакытка ике көн кала, ә эше — бер генә көнгә, аллалар киңәшмәгә җыелалар, һәм Один, алга чыгып, болай ди:
— Безнең алда куркыныч туды, һәм моңа бары тик син җаваплы, Локи. Син безне Гримтурсен белән килешү төзергә күндердең, ул стенаны вакытында төзеп бетерми, дип син ышандырдың. Син моның өчен җавап бирергә тиеш.
– Ә ник сез мине тыңладыгыз? — дип аклана Локи. Мин бит Мимир чишмәсеннән су эчмәдем һәм Один кебек акыллы түгел!
– Җитте, Локи! — ди Браги. — Без барыбыз да беләбез, синең төрле хәлләрдән ничек котыла алуыңны. Уйлап тап инде хәзер, безгә албастыдан ничек котылырга. Без Фрейяны Йотунхеймга бирә алмыйбыз, дөньяны да ай белән кояшсыз калдыра алмыйбыз. Әгәр шул көн килеп җитсә, без сине һәлак итәчәкбез.
– Әйе, дөресе шул, — дип раслыйлар калган аллалар, хәтта аз сүзле Видар да “әйе” ди.
Локи озак уйлый, аннан кинәт көлеп җибәрә.
— Тыныч булыгыз, Аслар: албасты стенаны төзеп бетерә алмыячак! — ди ул, һәм урыныннан торып, тиз генә чыгып китә.
Икенче көнне, кояш чыгу белән — ул көнне ул бигрәк тә томанлы иде — баһадир ташчы, Йотунхеймнан Асгардка ташлар төяп, соңгы йөкне алып китә. Әмма, ул зур булмаган урманга барып җиткәндә генә, аннан зур матур бия килеп чыга һәм айгыр тирәли сикереп йөри башлый. Аны күрү белән, Свадильфари читкә китә һәм мичәү бавын кинәт тарта, хәтта ул ярылып чыга.
— Тукта, тукта, кая киттең?! — дип кычкыра албасты.
Әмма аның аты инде урманга кереп югалган бия артыннан чабып киткән була.
Аллалар көне буе Асгард стеналары янында баһадирны көтәләр, ләкин ул килми. Фрейя тагын елый иде, әмма бу юлы инде шатлыктан, башка Асларның да күңеле күтәренке иде.
Икенче көн үткәндә генә, шат күңелле һәм канәгать Суль күк йөзе буйлап сәяхәтен тәмамлаганда гына, аллалар Гримтурсенны күрәләр.
Арып-алҗап беткән һәм атсыз калган баһадир, ләгънәтләрен укып, Асгардка ачулы бара иде.
— Сез мине алдадыгыз! — дип кычкыра ул ерактан ук.
— Сез антыгызны боздыгыз! Сез Йотунхеймга мине атсыз калдырырга, дип бия җибәрдегез.
Аслар, моны Локиның кыланышы икәнен сизеп, дәшмичә калалар.
— Бирегез миңа Фрейяны! — дип кычкыра албасты, үзе салган стеналарга суга-суга. — Миңа ай белән кояшны бирегез, яисә ялганыгыз өчен үкенәчәксез.
Бу сүзләр белән ул, бер таш ала да аллаларга ыргыта. Тегеләргә чак кына тими кала. Таш, алар өстеннән очып, Хеймдалль сарае түбәсенә тия һәм берничә чирәпне бәреп төшерә.
— Тор! — дип кычкыралар Аслар бертавыштан.
Озак һәм көчле итеп күк күкрәве аларга җавап иде, һәм кинәт күк йөзендә җирән сакаллы баһадир сыны пәйда була.