Ну, болай булгач, мулла гаеплеме? Әллә безнең милләт гаеплеме? Әлбәттә, милләт гаепледер…
Бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаетләрдә имам тора, никах, талак эшләрен карый, казыйлык итә, туганнарны, үлгәннәрне, никахланганнарны яза. Шул арада ук мәдрәсәгә кереп мөдәррис тә була… Зиратка да бара. Җә, бер кешегә бу кадәр хезмәт бирелсен дә, ул кешегә ни өчен жалование алу дөрест булмасын?!
Әүвәл бер кешегә шулкадәр эш бирү дөрест түгел, инде бирелгәч, аңар жалование бирмичә, теләндереп йөртү дөрест түгел. Бер култыкка ике үгез башы сыймавы, бер көймәче ике көймәнең койрыгын тота алмаганы һәркемгә мәгълүм була торып, бер муллага әллә тагы 20 төрле эш биргәннәр. Шулай булгач, ул мулладан нинди укыту, нинди иҗтиһат, нинди хәер көтәргә кирәк?
Минем уемча, муллаларны жалованиеле ясарга кирәк – бер; һәм аның өстендәге йөкләрнең һәрберсен аерып, үзенең ияләренә тапшырырга, йөкләтергә кирәк – ике… һәм боларның һәрберсенә аерым-аерым жалованиеләр бирелсен…
Муллаларның берсе бигрәк тук, икенчесе бигрәк ач булуының һәм дөрес укыта алмауларының… һәммәсенә сәбәп жалованиесезлектер. Шуның өчен мин үз тарафымнан, муллалар жалованиесез хезмәткә көчләнмәсеннәр, дип әйтергә батырчылык итәмен.
14. Үзенә башка хатиб, вагыйзьләр дигәнемез дә, безнең хәзергә чаклы булган муллаларымыз төсле, мөнбәргә менеп, баласын тирбәтеп җоклатучы хатын шикелле, халык аңламаган тел илә көйләп, җырлап, халыкны гыр-гыр җоклатмасыннар, тик өч мәртәбә «әлхәмделиллаһ»ны гарәпчә әйтсәләр җитәр. Вагыйзьләр безнең үземезнең ана телемез илә безгә, динемезгә, дөньямызга кирәкле вәгазьләр сөйләсеннәр. Халыкның тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар. Мөнбәргә менгәч, фәлән мәкам берлә җырлау, төгән көй илә көйләү бик зур ояттыр. Иске муллаларга алай гавам халкын көйләп тирбәтеп җоклатканчы, бер дә кешесез сахрага чыгып, гарәп шигырьләре көйләсәләр, артыграк булыр иде…
Хатибның сүзләре дару хөкемендәдер. Даруны, шифа биргәч, ачы булса да эчәләр бит.
15. Халыкның җыелган җире мәҗлестә, милләт исемене бер-ике кәлимә булса да, халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсәләр, нинди яхшы булыр иде… Мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кыйлмак кирәк…
Халык каршында җен теле төсле ят телләр илә мөнбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул ук мөнбәрдәге сүзләрне шамил булган36 шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер…
Кыскасы гына, милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер… Һайдәңез, борадәрләр!..37 Галәме исламга нур сачик, нурланыйк, тырышыйк!.. Без… халыкны караңгыда калдырып адаштырырга кулымызда аз гына бер икътидар38, тәнемездә җан бар вакытта аслан разый булмаячакбыз.
VIII. Гаилә өчен иң кирәге – тигезлек
1. Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе – кендек әбиседер ки, ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе – яучы карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә – өйләндерер. Өченчесе – мәзиндер. Ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә – җуар да күмәр.
2. …теләмәсәң дә – өйләндерер… Юк, ул алай булмый шул… Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы…
Әгәр булса «сөю»… кочаклау куллар арганчы, үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы – гомер дә сөйгәнем юк һәм «сөям» дип әйтмәмен һич тә; сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә.
3. Үзенә нәрсә лаек икәнен һәркем үзе белә… Мәхәббәт төрлечә… Мин, ахрысы, сөюдә дә милләтче… Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам.
4. Өйләнү – түгел сөйләнү… Гаилә хакында минем фикерем коры гына: …син – аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә… килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш. Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса, гаилә өчен әллә нинди түбән кешеләргә мөрәҗәгать йә тәлинкә тотарга булса – Алла сакласын!
5. Тигез-тиңлеккә юл куймау бездә гадәт. Ярың тиң-пар булмаса, әлбәттә, һәлакәт, пар булу шарт, пар булу шарт, пар булу… Наз итәр кемнәргә гөл – каршында былбыл булмаса?.. Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә39 дөнья бәһа; ул болай бер кыз гына – каршында Мәҗнүн булмаса… Өйләнештә иң кирәге – тигезлек.
6. Күңелсез сүз сөйли бәгъзе гакыллылар хатын-кызга: фәкать бер ел күңелле, дип, календарь һәм хатын безгә… Хатын өстенә хатын алсаң… Җитмәгәнме бер хатын, өч-дүрт хатын асрау нигә?..
Хәзерге өйләнүчеләр… Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар: «Булыр безнең хатын булса йөзе айдай», – диләр анлар. Әгәр басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса, убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
7. Кеше арасында гашыйкка өстенлек мәңге юк… Адашкан кыз… Төшкән ул сатлык кызлар рәтенә… Суына төшкән кочагы. Шулай да ул типтерә, бетәсен сизеп тора; җылыйсы күз яшьләрен күз эчендә киптерә…
Уйнаш кыйлуы бик уңгай да, бала табуы бик читен, диләр… «Уйнаш»тагы40 яман күздән Ходай үзе сакласын.
8. Аерылу һәрвакыт начарлыкка илтәдер. Аерылмаңыз!..
IX. Туган тел. Дөньяга фикеребез юл алсын
1. Мин Казанны тәхте пай41 һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим.
2. Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «Госманлыез, әфәндем» дип йөрүче хиффәтләребез42 дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте… Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр – Истанбулда, без – монда.
3. Язучы… Каләме – милләткә файда, язганы – Хак көзгесе… Безнең милләткә кирәк… Каләм иясе булып чыгучыларымыз күбәйсен, солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын. Мөхәррирләр гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәрләребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз…
Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр. Әгәр… кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы мөхәррирләр генә калачактыр…
Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без…
Әлхәмделиллаһ… Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды… Каләм кулда була торып, …мәгълүмдер ки, курку берлән өркү хәрәм… Ничаклы изсә дөнья, ирке бар – куркытмыйдыр безне…
Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дуслар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен… Милләт… тик каләмнән генә хәят, тик каләмнән генә нәҗат көтә.
4. И каләм! Китсен газап, ит син безне шат; без дә синең аркаңда туры юлга басыйк аяк… Милләткә мәрхәмәт ит… Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне – җиде кат җир астына кадәр? Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?.. Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит…
Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так». Һәр кеше күңелен күрмә, милләт авыруына бак!.. И каләм, безгә һәрдаим ярдәм һәм мәрхәмәт ит.
5. Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була… Максуд җитәр: бара торгач – юл кыскарыр… Алгарыш һәм күтәрелеш юлларына атлап үтик… Алга адым сал, татар… Бари Тәгалә сезләрне… сәламәт кыйлсын… Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый…
Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз… Тик якты булсын фикерегез; фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез… Олы фикерләр кузгалсын… Дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, – бу мәгълүм булсын һәркемгә, – шушындый безнең фикер.