Кулларын антисептик белән эшкәрткәндә соңгы уе күңелендә ныгынып өлгергән иде инде. Операция киемнәрен кигәндә үзен дә үткәннәре һәм киләчәге булган шәхес итеп түгел, ә бары тик әлеге мизгел өчен генә яратылган серле бер зат итеп тойды. Перчаткаларын киде, бармакларын аерып кулларын алга сузып торды. Бармакларында бернинди калтырану, күңелендә бер авыр хис юк – ул эшкә әзер иде.
Зифа җыенган арада анестизиолог укол ясады, ярдәмчеләре пациентның башын калкытып, махсус җайланмага урнаштырдылар, пычак тиячәк урыннарны спирт белән эшкәрттеләр. Зифа Саматовна хезмәттәшләренә күз йөгертеп алды да: "Аллага тапшырдык!" – дип, сурәт төшерүче рәссам җитезлеге белән сызып җибәрде. Скальпель артыннан калган дуга рәвешендәге эзләрдән кан саркыды…
Катлаулылардан исәпләнсә дә мондый операцияләрне инде күптән ясыйлар. Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк та кебек. Баш тиресен дага рәвешендә кисеп, йомшак тукымаларны араларга да сөякләрне ачарга кирәк. Эчтәге шеш тәңгәлендәге сөякләрне зарарланган урынга тиеп тормаслык итеп тишәргә, зурайтырга. Шулай иткәч, минең зарарланган өлешенә басым азая, кан әйләнеше һәм баш миен кирәкле матдәләр белән тәэмин итү җиңеләя төшә. Операциянең төп мәгънәсе шул.
Әйтергә җиңел булса да бу бик зур игътибар, төгәллек таләп итә. Чөнки кешенең баш миендә кан йөрртүче җепселләр бик күп, аларны зарарламаска кирәк. Кайберләрен кисәргә туры килгән очракта, канны туктату өчен гадәти хирургия ысуллары файдасыз, алар өстәмә авыруларга китерергә мөмкин. Махсус кыскычлар куллану да һәрвакыт көтелгән нәтиҗәне бирми, аеруча, әлеге шикелле сөякләр чатнаган урыннар булганда. Күп вакытта ассиссент һәм башка ярдәмчеләр киселеш урынындагы тән тиресен нык итеп учлары белән этеп торалар. Хирург кисеп җибәргәч, ассисент тирене аерып канны һәм новокаин эретмәсе калдыкларын суыртып ала. Шуннан тирене кайтарып, аны 2-3 сантиметр калынлыгындагы марля белән беркетеп куялар. Бу кан агышын туктатып тора, тулысынча тукламаган очракта җәрәхәт читләрендәге кан тамырларын махсус кыскычлар, клипсалар белән эләктерәләр. Тире астындагы йомшак тукымаларны да шул рәвешлерәк читкә алгач, сөякләр күренә. Сөякне каплап торган мускулларны "элеватор" дигән җайланма белән күтәртеп читкәрәк чыгаралар… Бөтен максаты баш эчендәге басымны азайту гына булса, сөякне тиешле зурлыкта тишеп кенә куюу да ярдәм итә. Баш миенә кагылу кирәк булганда, сөякне кисеп, ми катламына үтәләр, сөяк чәрдәкләнгән очракта – бернинди вак-төякләре калмаслык итеп чистарталар да ялгану өчен җайлыйлар, яки имплантант куялар.
Әлегә төп максат пациентның баш миен кан белән тәэмин итүне яхшырту һәм мидәге шешләрнең зураюын киметү иде. Ул Зифа Саматовна дәрәҗәсендәге белгечләр өчен бик катлаулы саналмый һәм вакытында эшләнгән очракта яхшы нәтиҗәләргә китерә. Әмма пациент йортлар арасында шактый яткан, монда килгәч тә тикшерүләр үткәрү өчен беркадәр вакыт киткән, өстәвенә Зифа үзе дә хисләр шаукымына бирелеп берничә минутны урлады. Шуңа күрә, эш бераз катлаулашкан иде. Баш сөягендә басым көчле булгач, андагы шешләр зурая, кысыла һәм кан йөреше аз булу сәбәпле ми күзнәкләре эшчәнлеге тукталып тора. Бу исә организмның башка әгъзаларына да көч китерә, аяк кулларны хәрәкәтсез, тән тиресен сизү сәләтеннән мәхрүм итә. Бәхеткә каршы, пациентның организмы ярыйсы ук көчле, чыныккан, физик мөмкинлекләре югары дәрәҗәдә. Югыйсә, инсульт, инфаркт, паралич кебек авыруларга да җирлек әзер иде. Шулай да шактый гына маташырга туры килде. Мөмкин булганның барсын да эшләде Зифа Саматовна, зарарланган урыннарның, гематомаларның эресеннән вагына кадәр эшкәртте, аларның таралуы өчен шартлар тудырды. Операция уңышлы үтте дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин иде.
Тик Зифа Саматовнаның беркайчан да болай дип әйткәне юк. Уйлаганы да. Уңышлы операция өчен сөенү сыманрак бер тойгы була, әлбәттә. Тик ул озакка бармый, шундук шик-шөһбәләр белән алышына. Бер нәрсәне дә онытмадыммы? Авыруның гомум халәтен тулысынча күз алдына китерә алдыммы? Һәм үзенең эшен тагын бер кат энә күзеннән үткәреп чыгарга мәҗбүр була. Гомумән, бу бүлектәге авыруларның күбесе операциядән соң ук аякка басып, табипка куаныч өсти торган чирләр белән ятмый. Кайберләре хирург кулы тигәннән соң ким дигәндә берничә көн үткәч кенә һушына килә, кайберләре айлар буена коматоз хәлендә ятарга мөмкин. Иң уңышлы дигәннәренең дә тормышка кайтуы, аякка басуы өчен айлар, хәтта еллар таләп ителә. Шулай булгач: "Мин бу кешегә гомер бүләк иттем!" – дип күкрәк кага алмыйсың. Әлбәттә, үлемнән алып калуың дөрес, әгәр син ярдәм итмәсәң, бу кеше күптән инде гүр иясе булыр иде. Ә менә гомер бүләк итү икеле. Гомер бирдеңме син аңа, әллә үлемен беразга кичектердеңме? Ә бит еллар буена урын өстендә ятканнан соң үлеп китүчеләр дә бар. Менә шуннан соң әйтеп кара: пациентларга файда китерүчеме син, әллә газапларын озайтучы гынамы…
Мондый тойгылар һәр операциядән соң диярлек барлыкка килә. Бер карасаң, өйрәнергә, күнегергә дә вакыт кебек. Тик күнегеп булмый. Кайчагында үзеңне кешенең газапларын озайтучы садист кебек хис итәсең. Ә мондый мизгелләр күбәеп китсә, стресслар тирәнәя, күңел яралары актарыла… Мәгънәсез эш белән шөгыльләнүче кебек күренә башлыйсың. Кайчагында үкенеп тә куясың, ник бу һөнәрне сайладым икән, дисең. Ник бу һөнәрне сайладым икән?..
Зифа Саматовна үзенең ни өчен шушы һөнәрне сайлавын яхшы белә иде. Һәм бу хакта искә төшерү аны һәрвакыт сабый чагының бер мизгеленә алып китә. Прихожий идәнендәге кан диңгезендә яткан әти-әнисе… Пистолет Тоткан Егет…
Операция тәмамланып, пациентны реанимация бүлмәсенә алып китәр алдыннан Зифа Саматовна аның йөзенә тагын бер кат озак кына карап торды. Һәм иреннәрен кысып баш кагып куйды. Шул.
– Танышыгызмы әллә? – дип сорады шәфкать туташы, аның киемнәрен салдырырга ярдәм итеп, – Аякка басачак, ныклы кешегә охшаган.
Зифа аңа нәфрәт тулы күзләрен төбәде. Тик берни дә дәшмәде. Хәле юк иде.
– Гафу итегез, – дип акланды шәфкать туташы.
Тик Зифа Саматовна аны ишетмәде. "Мин әле генә үземне ятим иткән кешене үлемнән алып калдым, – дип уйлады ул, – Үлемнән сакладым. Һәм мин аның калган гомерен тамугка әйләндерә алам…"
5
Төшке аштан чыгу белән пациент янына керде. Йоклый әле, дөньялыкта эше юк. Аңына килгәнче ике-өч тәүлек үтәр. Сулышы тигезләнгән, димәк, баш миенә кан килә башлаган. Мускулларының ирексездән тартышып-тартышып алуы да сизелми. Бер хәрәкәтсез ята.
Шәфкать туташының читкәрәк китүеннән файдаланып, Зифа кислород битлеген алып торды да аның йөзен фотога төшерде. Сулып, агарыныбрак калса да пациентның йөзендә таныш чалымнар күзгә бәрелеп тора. Бу бәндәнең Пистолет Тоткан Егет икәненә тамчы да шикләнмәде. Шулай да ныклы дәлилләр табарга кирәк иде. Соңыннан, эш узгач, ялгышуыңны аңлап газапланырлык булмасын.
Бүлмәсенә атлаганда таныш компьютерчының телефонын җыйды. Трубканы шундук алдылар.
– Альберт, сиңа йомыш бар, – диде ул саулык та сорашып тормастан, – Хәзер берничә фото җибәрәм. Шуларның бер үк кешеме түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Син бит ниндидер анализлар нәтиҗәсендә моны эшләп була дигән идең. Буламы? Яхшы. Җибәрәм, алайса.
Зифа елмайгандай итте. Уйлап карасаң, һөнәре ул кадәр үк начар түгел аның. Дөнья булгач, төрле кешеләр бәлагә юлыга бит инде. Чир-чордан беркем дә азат түгел. Зифа шуларга ярдәм күрсәтә, гариплектән, кайчагында үлемнән дә аралап кала. Һәм күпләре аның үзенең дә кадерен беләләр. Кайчан гына мөрәҗәгать итсә дә ярдәмгә ашкынып торалар. Нинди генә өлкәдә йомышы төшсә дә гозерен үтәрлек кешеләре бар.
Ишек төбендә полиция тикшерүчесе көтеп тора иде. Ул таң алдыннан килеп, медицина тикшерүләренең нәтиҗәсен алып киткән инде. Операциядән чыккач хәбәр иттеләр моны Зифага, төштән соң тагын киләчәген әйткән. Тик доктор моны шулай тиз булыр дип уйламаган иде.
– Зифа Саматовна, пациентыгыз белән сөйләшү мөмкинлеге юкмы әле? – диде ул исәнлек-саулык сорашкач һәм врачның баш чайкавын күреп дәвам итте, – Янына килгән, хәлен белешкән кешеләр булмадымы?
– Юк, беркем дә.