Гадәттә, бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр. Егет бабай белән Искәндәр, икесе дә абруйлы, танылган кеше булсалар да, бер-берсен бик ихтирам итәләр, вакыт-вакыт бәхәсләшеп, хәтта ачуланышып алсалар да, авырлык килгәндә бер-берсенә җил-яңгыр тидермәскә тырышалар иде. Менә өченче ел инде бер бүлмәдә, кара каршы утырып иҗат итәләр, иңгә-иң куеп яшиләр, моңа яшь аермасы да, икесенең дә горур җанлы, туры сүзле, вакыты белән хәтта аяусыз ачы телле булулары да комачау түгел.
– Таланты бар моның,– дип куйды кинәт Искәндәр, үзалдына сөйләнгәндәй. Аннан соң ниндидер бер горурлык белән дәвам итте, – Мондыйлар сирәк була. Әдәби әсәр язып караганы юк микән?..
Егет бабайның үзенә сәерсенеп төбәлгәнен күреп тертләп китте, алдындагы гәзит төпләмәсен ябып ук куйды. Бу уен кычкырып әйтергә теләмәгән иде ул.
– Нәрсә, үзебезнең гәзитне күргәнең юк идеме әллә?—дип мыек астыннан елмайды Егет бабай,– Кемнең талантына исең китте тагы?
– Дөресен әйткәндә, бик җентекләп укымыйм мин аны. Үзең пешергән ашны ничек ашамак кирәк?! – Искәндәрнең үтә җитди кыяфәте үзе бер мәрәкә иде,– Әле менә синең язмаларга күз йөгертеп чыктым. Бу килештән ничава егет күренәсең…
Егет бабай бүлмә яңгыратып көлеп җибәрде.
– Синең кебек остазым булганда сер биреп тормам инде,– диде ул Искәндәрнең шаяруын кабул итеп,– Ә үзең хәйран күзәтүчән икән…
Искәндәр дәшмәде. Өстәлдәге гәҗит төпләмәсен читкә этәреп куйды да бик эшлекле кыяфәт белән алдындагы кәгазгә текәлде. Аның шулай кинәт үзгәрүенә сагаеп калган Егет бабай бераз гаҗәпсенеп торды да, бүлдермим инде моны дигәндәй, кабат эшкә тотынды. Бүлмәдә тынлык урнашты. Озак вакыт буе, тәрәзәгә сибәләгән тамчылар астында, Егет бабайның ручкасы кәгазь буйлап йөгергәне генә ишетелеп торды.
Искәндәр бер нәрсә дә язмады, алдындагы ак кәгазьгә төбәлеп тораташ кебек каткан хәлдә тик утырды. Ул язарга уйлап та карамады, ул бөтенләй бер нәрсә хакында да уйламады, бары тик тәрәзәгә бәрелгән тамчылар җырын гына тыңлады. Ә яңгыр, йөрәк тибеше белән бер ешлыкка кереп, бары бер генә сүзне кабатлый иде:«Тамчы, там. Тамчы, там…» Шушы гади генә сүзләрдә Искәдәр өчен тирән мәгънә ятадыр сыман тоела, аның бөтен гомере шушы сүзләрнең ничек яңгырашына бәйледер төсле иде. Тамчы, там… Тамчы, там… Юк шул, гади генә сүзләр түгел шул бу… Аның нәрсә аңлатканын бер Искәндәр генә белә…
Бу халәтеннән аны Егет бабайның тавышы тартып чыгарды:
– Карале, син авырмыйсыңдыр бит?
Искәндәр бертын аптырап карап торды. Егет бабайның йөзендәге кайгыртучанлыкны күргәч кенә, сорауның мәгънәсе аңына барып җитте. Ул башта иңнәрен генә сикертеп куйды, азак бу хәрәкәтнең Егет бабайны борчуга салачагын уйлап, акланырга ашыкты:
– Юк инде, нинди авыру ди ул!..
– Көйсезрәк күренәсең… Үпкәләгән дисәм… Сине белмәсәм, уйлар идем инде…
– Баш эшләми менә…
Егет бабай сынап карап торды да көлемсерәп куйды. Аннан соң өстәл астыннан бер шешә аракы тартып чыгарды:
– Бәлки?
– Бәлки…—дип килеште Искәндәр,– Берәрне җибәрик, булмаса.
Рюмкаларга салып күтәрделәр.
– Бер сорау бар!—диде Искәндәр. Егет бабай игътибар белән тыңларга әзерләнде. Монда тост әйтешү урынына сорауга җавап биреп эчү гадәткә кергән иде. – Нәрсә ул мәхәббәт?
Егет бабай, шул да булдымы сорау дигәндәй, тәкәббер караш ташлап алды, тик шундук күзләрендә хыялый очкыннар балкып китте:
– Мәхәббәтме?!– ул бераз уйлангандай итте,– Мәхәббәт ул – бөтенесе дә!
Искәндәр тулырак, фәлсәфирәк, тапкыррак җавап көткән иде. Ләкин, төптәнрәк уйласаң, моннан да тапкыр сүзне табып була микән?! Мәхәббәт ул – бөтенесе дә. Шулай шул… Кызганычка каршы, шулай…
Егет бабай, Искәндәрнең үзе белән килешүен сизеп, канәгать елмайды да рюмкасын алгарак сузды:
– Хәзер минем чират. Син әйт менә – шигърият нәрсә ул?
Искәндәр уйга калды. Колагына янә яңгыр җыры килеп керде. Тамчы, там… Там-чы-там… Тик бу хакта уйларга кирәкми иде, моннан арынырга, ераграк качарга теләп рюмка күтәрделәр түгелме соң?!.
– Шигърият ул мәхәббәт кебек, – диде Искәндәр, шаяруга күчеп,– Аны аңлап та, аңлатып та булмый…
Бу җаваптан канәгатьсезлеге Егет бабайның йөзенә үк чыккан иде. Хәзер ул ачы итеп, ник туганыңа үкенерлек итеп нәрсәдер әйтәчәк иде. Тик шуны гына көткән Искәндәр бик җитди кыяфәт белән фикерен төгәлләп куйды:
– Аның белән шөгылләнеп кенә була.
Егет бабай кычкырып көлеп җибәрде. Аннан соң рюмкасын чәкәштерергә сузды:
– Карале, синең дә баш эшли икән бит… Ярый, әйдә.
Рюмкаларны төпләп куйгач, бераз тын утырдылар. Гайрәтле урыс аракысы ашказанын рәхәт яндырып төшеп китте дә аның ләззәтле ялкыны бөтен тәнгә таралды. Мондый мизгелне сөйләшеп әрәм итү бер канунга да сыярлык түгел иде. Бераздан Искәндәр ике рюмканы да кулына алып, елмая биребрәк укырга тотынды:
– Беребез Сак булдык, беребез Сук булдык—
Ике алкашка кереп юк булдык…
Егет бабай моны өнәмәде:
– Сак-Сукка кагылма, – диде ул, катгый итеп,– Сак-Сук – тормыш гармониясе.
– Тормыш гармониясе аерылу-аймылышудан тора мени инде хәзер? Сак белән Сук кавышсалар яшәү тукталачак мени?
Егет бабай аңа:«Бүген тудыңмы әллә» дигән караш ташлады да уйчанланып дәвам итте:
– Көн бар – төн бар, ак бар – кара бар, мәгъриб бар – мәшрикъ бар, Сак бар —Сук бар… Аларның кавышуын син ничек күз алдына китерәсең?
Искәндәр телсез калды. Ул мондый җавап көтмәгән иде.
– Син кытайча фикер йөртәсең, – диде ул бераздан,– Җир-Күк, Ут-Су, Инь-Янь…
– Бер үк Җирдә яшибез, лабаса. Шуңа да Сак-Сук ул кытайның Инь-Яне кебек.
– Ләкин Сак-Сук ике бертуган бит…
– Менә шулай шул,—Егет бабай тантаналы елмайды,– Ике бертуганның кавышканын кайчан күргәнең бар?! Инсест – табу. Борын-борыннан. Ул гарип балалар тууына сәбәпче була.
– Бәлки, син хаклыдыр. Ләкин без бер нәрсәне оныттык. Ир белән Хатын дигәне дә бар бит әле.
Бу юлы Егет бабай уйга калды.
– Алар хакында да «кавышу» сүзен кулланалар, әлбәттә. Ләкин бу очракта ул образлы сүз буларак яңгырый. Ә асылда алар да көн белән төн кебек бер-берсен тулыландырып яши.
Искәндәрнең бирешәсе килмәде. Дөресен генә әйткәндә, бу нәрсәләрне ул күптән киптереп элгән иде инде, аның бөтенләй башка юнәлештә сөйләшәсе, Егет бабайның сүзләре аша үз уйларына, үз тойгыларына яклау табасы килә иде.
– Бер-берсен өзелеп яратып та бергә кала алмаган ярларны да Сак-Сук белән тиңлиләр бит әле.
Егет бабай аңа серле караш ташлады. Аннан соң шелтәле тавыш белән әйтеп куйды:
– Нәрсә өчен бу юк-бар сорау белән маташа әле, дип уйлаган идем аны. – Аннан соң беркавем тын торды,– Бездә эшлиме, әллә авторларыбыз арасыннанмы?
– Кем?
– Ярый, вакыты җиткәч, кем икәнен үзем әйтермен.
Егет бабай рюмкаларга аракы койды да Искәндәргә карады:
– Монысын тост әйтеп эчик әле, —диде ул, үтенгәндәйрәк итеп, Искәндәрнең баш кагуын күреп рюмкасын чәкәштерергә сузды – Әйдә. Гаиләләребезнең иминлеге өчен!
Озак кына дәшми утырдылар. Искәндәр инде тамчы җырын да тыңламады, хәмер тәэсире белән дә ләззәтләнмәде, ул бары тик бер генә нәрсә хакында баш ватты – үзе дә уйларга курыккан нәрсәне Егет бабай ничек сизде икән? Бу сорауга ул җавап таба алмаячак иде, бу сорауга җавап эзләү үз көчеңне юкка әрәм итү. Шуңа ул сүзне бөтенләй башка юнәлешкә борды:
– Карале, Егет бабай… Чынлап та яздан бирле яңгыр яумады мени?
Егет бабай елмаеп куйды:
– Бер дустым бар иде. Черниковкада яши бу, телецентрда эшли. Көн дә шул араны урый инде. Шул сөйли торган иде: «Малай, бер мәлне айнып китсәм, Октябрь проспектын төзеп бетергәннәр.» Теге кич кайтканда исерек була, йоклап кайта икән, иртән эшкә килгәндә – махмырдан, башын да күтәрерлек хәлдә түгел. Ә син соң… Исереп тә йөрмәдең бугай инде…
Искәндәр елмайды гына. Акбабай дәвам итте:
– Мин ул хакта бер нәрсә язган идем. Теләгең булса, сиңа укыйсым килә… – Искәндәрнең ризалык белдерүенә сөенеп, өстәп куйды,– Ләкин ул озын һәм… Ярый, укып карыйм әле…
Искәндәр тәүдә җиңел әйбердер дибрәк уйлаган иде, шуңа бик игътибар бүлеп бетермәде, ә соңыннан аны туктатып, яңадан укырга кушты. Үзе, аңламыйрак калган урыннары булса, соңрак иркенләп тикшерермен дип, сиздермичә генә диктоффонын кушып куйса да, һәр сүзгә диккать биреп тыңлый башлады. Егет бабай үзенә күрә бер канәгатьлек белән, шигырь сөйләгәндәй итеп укырга тотынды: