Зәйнәп күперенке иреннәрен елмаюга тартым төстәрәк җәйде дә:
– Күңелең тыныч булсын! Газизнекеләр белән бергә үсәр. Икесе кул астына кереп баралар инде. Мал-туарны карау – алар өстендә. – Улы да кабатлаган халык сүзләрен әйтеп: – Илдә чыпчык та үлми, диләр. Һәр адәм баласы дөньяга үз ризыгы белән килә, – дип тә өстәде.
Мирсәетнең «Минем балам да ачлы-туклы яшәрме»? дигән сүзләрен Зәйнәп, колагына да элмичә:
– Сиңа киңәшем шул: җылырак, ягымлырак бул икенче яртыңа, аңа ышанып, ышыкланып яшә, тапканың уртак булсын. Бигайбә! – диде.
Мирсәет үзе дә Рәфикъның астан сөзеп каравыннан, ул шиңә барганда, үсмернең көннән-көн ныгый килгән иңбашларын, йодрыкларын күрүдән, үзен «мин ул маңкадан курыкмыйм» дип ышандырырга тырышса да, очрашканда куырылып төшүе аны начар төш кебек борчып торды. Әмма, авылда тол хатыннар, кияүгә чыга алмыйча утырып калган кызлар буа буарлык дип, үзен юатты. Аерылышканда, кабул ителгән гадәт буенча, карышкан, үпкәләүгә охшатып, чыраен сыткан булса да, җиңел генә котылганына сөенеп, үз өенә күчеп куйды.
Яңа ирен куып чыгаргач, балалар матди хәлләренең хөртиләнеп китүен сизмәсеннәр дип, Зәйнәп, үзен кызганмыйча, төрле эшкә җигелде. Бала табу ялына да бик азга гына чыкты, анда да җәй көннәрендә үз урынына Рәфикъны җибәрә торган булды. Бөтен өметләре бәрәңге, кишер, суган утыртылган бакчаларында һәм куе сөтле, мәгәр бик азгын, бер мөгезле Чаланка кушаматлы сыерларында иде. Балалар кояшка тартыла барган саен, киемнәргә ихтыяҗ арта торды. Зәйнәп, үзен гаепле кешегә санап, тешен шыгырдатып түзде-түзде дә, һәр көнне ихтыяҗы чыгып торган вак-төякне, кирәк-яракны алырга да акча юнәтә алмагач, үзе дә сизмәстән, олы улын битәрләп алды:
– Характерыңны күрсәтеп, күкерт кебек кабынмыйча, үзең акча эшли башлаганчы булса да, Мирсәет абыеңны куып чыгармыйча түзсәң, мондый мескен хәлгә төшмәс идек. Аңардан артмаса да тамгалап тора иде.
– Әни, мин сине аңладым. Быел укуымны тәмамлыйм да, тәкә Хәлименә тракторчы ярдәмчесе булып барам. Читтән торып, Чистайның механизаторлар курсына укырга керермен.
Әнисенең газаплануын күрү Рәфикъка да бик авыр иде. Иң якын кешесен кызганудан үз йөрәге дә сыкрана, чөнки ул гаилә кичергән кыенлыклар өчен үзен гаепле итеп сизә. Ник шулай пырдымсызланды соң ул, Мирсәет шунда аягын сөйрәп йөрсә, дөнья җимерелер идеме? Бер-берсен тапканнар икән, яшәсеннәр иде шунда. Рәфикъ, күңеленең нечкәрүен сизеп, әнисенә җылы сүзен ирештерүне кирәк тапты. Аның уйларын җырлагандай моңсу тавышы белән янә әнисе бүлдерде:
– Юк, улым, укуыңны ташламыйсың. Урта белемне ал, аннан соң үзең карарсың.
Рәфикъ, әнисен ишетмәгән кеше сыман, үзенең күптәнге хыялын ярып салды:
– Исән булсам, беренче получкамнан син кызыгып яшәгән, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән Ырынбур шәлен алып бирермен.
– Әй балам, балам, рәхмәт инде үзеңә, бәлки, киләчәктә, тормышыбыз рәтләнер, гел болай булмас, әле бүгенгесен яшисе бар. Әйттем бит, лампага салырга ярты литр карачиным, ике әчмуха чәем калды, сабын урынына савытлар юарга ком кулланам… Әтиең үләр алдыннан «ничек тә балаларны укытырга тырыш, безнең нәсел башлы булса да, уку эләкмәде» дип әйтеп калдырган иде.
* * *
Әнисе белән бу ихлас аңлашу Рәфикъның күрше Әлмәт авылына чираттагы ял көненнән укырга китүе алдыннан булды. Бернинди бәла-каза, кайгы-хәсрәтне уйга да кертеп булмаслык язгы, кояшлы иртә иде. Эреп бетмәгән карлардан җыелган гөрләвекләр, ярыша-ярыша, байлыкларын Мораса елгасына ташыйлар. Атна ахырында Рәфикъның урамнан акча табып кайтачагы турында бар шәйдән хәбәрдар саба җиле дә сизенми иде әле. Ә өйдә исә, хәзер сәке кырыенда аунап яткан акчаларның мәктәп янындагы чокырда ятуларына сөекле әнисе шик белдергәч, Ленин башы төшерелгән кызыл кәгазьләр, каз бәбкәләре кебек, аналарына ышанып, сыланып, барына канәгать булып, артыгын таләп итмичә, тыныч кына яшәгән гаиләгә борчу, сагышлы тынгысызлык алып килделәр. Балалар, куркыныч еланнан качкан шикелле, сәкенең аргы башына ук күченеп утырдылар, дигән идек. Берсе дә кымшанмады, акчага кагылмады.
Өйләргә ут, газ кергәнче, авыл хатыннарының иң күп вакытын уздыра торган, эш, уй-фикерләрен тәртипкә китерү урыны, сердәше, аңлаучысы мич иде. Ул кешеләрне салкыннан саклаучы, дөньяда иң тәмле коймак, кабартмалар, җәймәләр, ипиләр белән сөендерүче чыганак булып торды. Табагач белән чуен чүлмәкне, табаны алыштыра-алыштыра кайнашкан арада, Зәйнәпнең уйлары тулы иреккә чыкты. Әлбәттә инде, аны иң борчыганы Рәфикъ алып кайткан каһәр суккан акчалар иде. Улының кеше кесәсенә яисә сумкасына керүенә аның һич кенә дә ышанасы килми. Ул бит бөтен киләчәк тормышыңа, намусыңа кара тамга салу дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы, ваемсызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә, төрле юллар белән хуҗасын табарга, һич югында, директорның үзенәме, башка берәүгәме кертеп бирергә тиеш иде. Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы, башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп куйды да, катгый карарга килеп, хуҗасыз һәм гаепсез акчаларны, әүвәл, тизрәк котылырга теләгәндәй, алъяпкыч кесәсенә тыгып, аннан, аңына килеп, эш киемен салып, соры күлмәгенә урнаштырып, балаларына:
– Шыпырт кына өйдә утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен, – дип, тиз-тиз атлап, олы улы Рәфикъ артыннан ук диярлек чыгып та китте.
Мәгәр ул акчалы кешеләр өчен ишекләрен агачтан туймаган ут кебек һәрдаим ачык тоткан кибет ягына борылмады, ә Рәфикъ укый торган Әлмәт авылына йөреп эшләүче тарих укытучысы Нәсимнәргә юл алды. Ул карт әнисе белән авылның Чебил дип аталган (элек анда хәзер тулысынча татарлашкан чувашлар көн иткән, исеме шуннан калган, имеш) ягында яши иде. Өйләре, тышкы кыяфәте, купшылыгы белән күршеләренекеннән аерылып тормаса да, аңлатып булмаслык эчке сөйкемлелеге, мәгърифәт нуры белән үзенә тартып торгандай тоелды Зәйнәпкә. Урамда каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече капканы ачканда, кулларының калтыравын басарга тырышып, эчкә үтте. Әнисенә, балаларча, ярдәм итәм дип, әхлакның тыюлы сызыгын үтеп, тайгак юлга басуын аңлаган Рәфикъның да, шул ук урамдагы мунча бүрәнәсе артында качып торуыннан Зәйнәп хәбәрдар түгел иде, әлбәттә.
Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып кергән ханымны уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле тарих укытучысы, тыштан ачык чырай белән, чынлыкта бераз сәерсенеп, хәтәр хәбәр көткәндәй сагаебрак каршы алды. Яшелгә ак сызыклар төшерелгән спорт костюмы гәүдәсенең төзлеген ассызыклап тора. Әлбәттә, зыялы кеше ошбу бусаганы бик сирәк атлап кергән ханымга гаҗәпләнүен сиздермәде.
– Рәхим итегез, Зәйнәп апа. Әни, бездә кунак бар, чәеңне сикерт. Ни йомыш төште, Зәйнәп апа? – Үзе үк ашыгып бирелгән соравы өчен оялгандай: – Минем фәннән Гайнанов начар укымый. Тәртибе дә, белүемчә, малайлар өчен тавыш күтәрерлек түгел. Ул интернатта кунарга калмаганда, еш кына чакрымнарны бергә саныйбыз. Сезне бик хөрмәт иткәне, яратканы тавыш төсмереннән сизелеп тора.
– Рәхмәт инде җылы сүзләрегез өчен, – дип, Зәйнәп йомгакны ничегрәк сүтәргә белмичә, беразга югалып калды. – Йомыш дисәң дә ярый. Бик авыр хәлдә калдым әле. Дөресе, киңәш-табыш итәргә дип килгәнием сезгә.
– Рәхим итеп, түрдән узыгыз!
Ханым янәдән, ник килгәненә үкенгәндәй, эшнең зурга китәсен аңлап, әйтергәме икән, әллә улының өлгерешен белешеп чыгып китәргәме дип икеләнеп торды да, бу хәлне ачыкламыйча калдырырга ярамый дигәндәй, тавышының калтырануын басарга тырышып:
– Беләсезме, Нәсим Кадыйрович, Рәфикъ «юлдан таптым» дип, өйгә 25 сум акча алып кайтты. Хәзерге заманда кем шулчаклы акчаны төшереп калдырсын инде?! Бу хәлнең шәһәрдә, һич югында, район үзәгендә булуы мөмкин әле. Улым турында начар сүз әйтәсем килми. Үзем дә гаепле. «Кирәк-яракны алырга акчабыз юк» дип зарланып торам. Мине жәлләп берәр укытучының сумкасына кермәдеме икән?
Нәсим шунда ук бүген генә директор бүлмәсендә булган сөйләшүне исенә төшерде. Башкортстаннан эшкә җибәрелгән биология укытучысы Рәсимәнең, өенә кайтырга чыкканда, укытучылар бүлмәсендә дәреслеген онытып калдыруы исенә төшеп кире керүе, ә коридор тәрәзәсе төбендә калдырган сумкасыннан акчасы югалуы һәм, гомумән, күрше авыллардан килеп укучылар өчен ачылган интернатта урлашу очраклары ешаюы турында сүз булган иде. Ул гына да түгел, озак еллар директор вазифасын башкаручы Замир Яруллович, каракны тотып булуга ышанмаса да, Рәсимә тавыш күтәргәннән соң, бу очракны тикшерүне, ягъни бурны кояш яктысына чыгаруны, җаваплылыкны үз өстеннән төшерү өчен, Нәсимгә тапшырды.